Затланышсыз фигыльләр.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Вильданова Лейсан Марсовна

Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_figyl.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Затланышсыз фигыльләр темасын кабатлау.

Максат: 1.Укучыларның фигыль сүз төркемен гамәли куллана алуларына          

                 ирешү, затланышсыз фигыльләрне кабатлау, ныгыту.

 2. Фигыльләрнең дөрес язылышын камилләштерү. Бәйләнешле       сөйләм  күнекмәләрен үстерү.

              3. Укучыларда туган якка мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Җиһаз:  тарату өчен тестлар, компьютер, презентация, перфокарталар.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез укучылар. Хәерле көн.

- Бүген безнең дәрес гади генә түгел. Дәрестә безнең кунаклар утыра. Шуның өчен дәрестә белгәннәребезне күрсәтәбез, дөрес итеп, уйлап җавап бирәбез.

     II. Төп өлеш.

1. Искә төшерү. Мин сезгә кагыйдәләр укыйм, ә сез искә төшереп дөрес җавапны әйтәсез.

  1. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр?
  2. Претметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль?
  3. Эш яки хәлнең атамасын белдерә торган фигыль?
  4. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль?
  5. Эш яки хәлне максат яки тиеш буллу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль?

-Килеп чыккан фигыльләр ничек атала? Димәк, без бүген дәресдә нинди теманы кабатлап китәбез?(затланышсыз фигыльләр).

- Укучылар тагын бер тапкыр фигыль турында белемнәрне ныгытып китик әле?

- Нәрсә ул фигыль? Фигыль нәрсә белән төрләнә? Нинди 2 зур төркемгә бүленә? Затланышлы фигыльләрне, аннан затланышсыз фигыльләрне әйтеп чыгыгыз?

- Без затланышлы фигыльләрне кабатлап киткән идек инде. Ә бүген дәрестә затланышсыз фигыльләргә тукталырбыз.

- Нәрсә ул исем фигыль?

- Нәрсә ул сыйфат фигыль?

- Нәрсә ул хәл фигыль?

- Нәрсә ул инфинитив?

- Без кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшереп кабатлап киттек. Шушы кагыйдәләргә нигезләнеп төрле күнегүләр, уеннар уйнап китәрбез. Дәресне йомгаклап тест башкарырбыз.

2.“Эзләп тап” уены.

1.Бирелгән җөмләләр арасыннан  сыйфат фигыльләрне табып дәфтәргә язабыз, бергәләп тикшерәбез.

2. Шушы җөмләләрдән исем фигыль булган җөмләне табабыз. Исем фигыльгә бер укучы тактада морфологик анализ ясый. Калган укучылар дәфтәрдә эшли.

Җөмләләр.

Әйтер сүзләр эчтә калды.

Абдулла Алишның әкиятләрен укырга күңелле.

Китап уку бик тә рәхәт ул.

Менә ул мин эзләгән йорт.

Абынырга түмгәк табыла.

Уку – фигыль, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлеш, берлек сан, Б.к., тартым белән төрләнмәгән, ия.

3. Ял минуты.

Төрле кул-аяк хәрәкәтләре.

4.Перфокарталар белән эш.

Хәл фигыль

I төр

II төр

III төр

IV төр

Уйнап

сүтә-сүтә

белгәч

пешкәнче

сөрткәч

куна бара

бирелеп

барганчы

5.Иҗади эш.

-Хәзер төркемнәрдә эш үтәп китәбез. Тактада 4 төрле рәсем. Шушы рәсемнәргә карта  затланышсыз фигыльләр булган җөмләләр төзибез. Мәсәлән, беренче рәсемгә исем фигыль кергән, икенчесенә сыйфат фигыль булсын һ.б.

6.“Туган як” турында әңгәмә.

Укучылар белән туган яклары Мактама  видеофильм турында карау.

- Үзегезнең туган ягыгыз турында сөйләп китегез әле.

- Мин сезгә сюрприз әзерләдем. Без дәрестә Мактама турында видеофильм

карап китәрбез. Җырны тыңлаганда нинди фигылләр ишетелде, шуларны истә калдырырга тырышыгыз. Бу фигылләрнең кайсы төркемгә караганын әйтерсез.

- Сез туган ягыгыз матур булсын өчен нинди эшләр башкарасыз?

Тест "Затланышсыз фигыльләр”

1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?
а) исем фигыль;

ә)хәл фигыль;

б) инфинитив;

в) сыйфат фигыль. 
2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?
а) исем фигыль;

ә) сыйфат фигыль;

б) хәл фигыль.

в) инфинитив        
3. Хәл фигыльнең ничә төре бар? 
а) 1

ә)2

б) 3

в) 4
4.Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)нишләде?

ә)нишләү?

б)нишләп?

в)нишләгән?
5.Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?
а) –ган, -гән;

ә)-ырга, -әргә;

б) -гач, гәч;

в) –у,-ү.
6.Исем фигыль кушымчасын тап. 
а)-асы,-әсе;  

ә) –п, -ып,-еп;

б)-ырга,-әргә,

в)-у,-ү.
7.Нинди фигыль эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә?
а)инфинитив;

ә)хәл фигыль;

б)сыйфат фигыль;

в) исем фигыль.
8. Хәл фигыль нинди сорауларга җавап бир¸?
а) нинди? ни эшләгән?

ә) нишләргә?

б)кайчан?нишләп? һ.б.
в) нишләү?

III. Йомгаклау. Билгеләр кую.

- Бүген без дәрестә нинда фигылләрне кабатлап киттек? Ни өчен алар затланышсыз фигыльләр дип атала.

IV. Өй эше.

212 нче күнегү. Тиешле фигылләрне куеп күчереп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышсыз фигыльләр

Презентация к уроку "Затланышсыз фигыльләр"...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

6нчы сыйныфта татар теле. “ Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.”

Татар  мәктәпләрендә кайбер мөстәкыйль фигыльләр җөмлә эчендә ярдәмче фигыль урынына килә. Дәрестә мисаллар ярдәмендә һәм Сингапур алымын кулланып үткәрү теманы аңларга ярдәм тә. Укучыларга шәхси...