Затланышлы фигыльләр.Тест.
тест (6 класс) по теме
"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 60.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Затланышлы фигыльләр (тестлар).
1. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
- эш кушуны, объектны;
- эшнең үтәлү - үтәлмәвен;
- чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне.
2. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
- эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен;
- эш – хәрәкәтнең шартын;
- эш кушуны, боеруны.
3. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?
- эшне ничәнче зат үтәвен;
- эш – хәрәкәтне үтәүнең шартын;
- эшнең үтәлү – үтәлмәвен.
4. Затланышлы фигыльләр барысы да зат – сан белән төрләнәме?
- төрләнә;
- төрләнми;
- кайберләре төрләнә.
5. Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш – хәлнең кайчан үтәлүен белдерә?
- сөйләгән вакытта үтәлүен;
- сөйләгән вакытка кадәр;
- сөйләгән вакыттан соңрак.
6. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табыгыз.
- кайта, барган, килгән;
- барды, кайтты, килде;
- кайт, барса, килсен.
7. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне табыгыз.
- кайтса, кимесен, укыды;
- кайт, кайтма, укы;
- кайткан, килгән, көткән.
8. Шарт фигыльләрне табыгыз.
- кайтасы, киләсе, эшлисе;
- көтсен, көтмәсен, килсеннәр;
- барса, килсә, укыса.
9. Боерык фигыльләрне билгеләгез.
- кил, килсен, килегез;
- килә, килми, килмәде;
- укыса, укысагыз, укыган.
10. Барам, барасыз, барабыз сүзләре нәрсә белән төрләнгән?
- сан;
- тартым;
- зат – сан.
11. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән?
- билгесез киләчәк;
- билгеле киләчәк;
- киләчәк үткән.
12. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне билгеләгез.
- сизгер, үткер, тапкыр;
- кишер, сыер, сикер;
- кайтыр, килер, эшләр.
13. Барам, эшлимен, кисәләр фигыльләре нинди төркемчәгә керә?
- затланышлы;
- затланышсыз;
- төрләнми торган.
14. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын билгеләгез.
- –ыр, -ер, -р;
- –ар, -әр, -р;
- –а, -ә,- ый, -и.
15. Үткән заман хикәя фигыльләр ничә төрле була?
- 1;
- 2;
- 3 .
16. Үткән заман хикәя фигыльләр нинди төрләргә бүленә?
- билгеле һәм билгесез;
- һәрвакыт билгеле;
- һәрвакыт билгесез.
17. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди эшне аңлата?
- сөйләүче үзе күрмәгән;
- сөйләүче үзе күреп белгән;
- сөйләүче кешедән ишеткән.
18. Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди эшне белдерә?
- сөйләүче үзе күрмәгән, кешедән ишетеп белгән;
- сөйләүче үзе күреп белгән;
- сөйләүче үзе ишетеп белгән .
19. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль булачак эш турында ничек хәбәр итә?
- ышанып хәбәр итә;
- билгесезлек төсмере белән хәбәр итә;
- булачак эшне белдерә.
20. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль булачак эшне ничек хәбәр итә?
- булачак эшне белдерә;
- ышанып хәбәр итә;
- билгесезлек төсмере белән хәбәр итә.
21. Боерык фигыль татар телендә фигыльнең нигезенә туры киләме?
- барысы да туры килә;
- берсе дә туры килми;
- кайберләре туры килә.
22. Фигыльнең барлык – юклык формалары ничә төрле була?
- 2;
- 3;
- 4.
23. Барлык – юклык нәрсәне белдерә?
- эш – хәлнең үтәлүен;
- эш – хәлнең үтәлмәвен;
- эш – хәлнең үтәлү – үтәлмәвен.
24. Барлык формасы ничек белдерелә?
- һәрвакыт кушымча белән;
- кушымчаларсыз;
- кайвакыт кушымчалар белән.
25. Юклык формасы ничек белдерелә?
- һәрвакыт кушымчалар белән;
- кушымчаларсыз;
- кайвакыт кушымчалар белән.
26. Киләчәк заман хикәя фигыль ничә төрле була?
- 2;
- 3;
- 4.
27. Хикәя фигыльнең заманнары ничә формада кулланыла?
- 5;
- 6;
- 7.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/12/19/picture-47510-1387461821.jpg)
Затланышлы фигыльләр.
Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре. ...
Затланышлы фигыльләр.
"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....
Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.
Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат кызының дәрескә үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...
Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")
В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.
Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...