Затланышлы фигыльләрне кабатлау.
методическая разработка (7 класс) по теме

 Саляхова Филия Фарахутдиновна

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zatlanyshly_figyllrne_kabatlau.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

                        Тема:   Затланышлы  фигыльләрне кабатлау.

Максат:    Затланышлы  фигыльләр   буенча  өйрәнгәннәрне  системага салу, ныгыту

                    камилләштерү.

                   Затланышлы    фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

                   Укучыларда туган  якны ярату, туган  як белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер,презентация.

   

                                                          Дәрес барышы

I. Оештыру.

 

    Дәрескә хәзерлек, уңай халәт тудыру.

-        Исәнмесез, укучылар!

        Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле иртә сезгә.

Кәефләрегез ничек?

-        Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен – туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

-        Бик әйбәт. Бүгенге дәрестә без туган телебезгә хас үзенчәлекләрне  тагын да тирәнтенрәк өйрәнербез, ныгытырбыз, камилләштерербез.

-        Сыйныфта кем дежур? Барыгыз да бармы? ( дежур укучы җавабы)

-        Өйгә эш нәрсә бирелгән иде?

-        Затланышлы  фигыльләр темасы буенча өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлап килергә.

-        Бик яхшы. Затланышлы  фигыльләр темасын ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне дәрес барышында тикшереп үтәрбез.

   II. Төп өлеш.

-        Укучылар, бүгенге  дәресебезнең темасы: “Затланышлы  фигыльләрне кабатлау ”. (1 слайд)

Максатыбыз:  затланышлы  фигыльләр   буенча  өйрәнгәннәрне  ныгыту, камилләштерү. аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. Бүгенге дәресебез гади дәрес кенә түгел, ә дәрес – ярыш формасында узачак. Без сезнең белән ике төркемгә бүленеп утырдык. Һәрбер төркем үзенә исем уйлый һәм сәламләү сүзләрен әйтә. Сезгә затланышлы  фигыльләр  темасы буенча биремнәр биреләчәк, кайсы төркем өлгеррәк, җитезрәк, биремнәрне дөрес итеп эшли, шул төркем җиңүче дип билгеләнәчәк.

      Эшебезне үзебез белән таныштырудан башлыйк. Рәхим итегез!

“Дуслык” командасы. Сәламләү.

  1.       “Ялкын”лыларга дусларча кайнар сәлам !
  2.        Телик бер-беребезгә без,
  3.         Уңыш  һәм саулык  !
  4.        Кайсыбыз җиңеп чыкса да,
  5.        Бетмәсен безнең дуслык.

Ялкын”командасы. Сәламләү.

      - “Дуслык командасына ялкынлы кайнар сәлам !

        Ялкындай янып яшик,

       Көч сынашыйк без бүген.

       Үскәч тә искә алырбыз

       Бүгенге сынау көнен.

  1. Молодцы, бик матур сәламләү сүзләре әзерләгәнсез. Әйдәгез, ярышыбызны башлыйк. Укучылар,  хәзер  мин  сезгә  табышмак-шигырьләр  укыйм.  Сез  миңа  

 кайсы   фигыль төркемчәсе турында  сүз  барганын  әйтерсез. Кайсы төркем беренче кул күтәрә, шул төркем җавап бирә.

         1)          Кирәк  икән - боерабыз,                        

                      Кирәк  икән - тыябыз.

          Җөмләләрдә  төрле - төрле

          Зат  һәм  санны  тоябыз.             (Боерык фигыль) 2 слайд.

Боерык фигыль нәрсәне белдерә? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

                 

      2)     Эш,  хәлне,  хәрәкәтне

           Без  белдереп  киләбез.

           Эшләүченең  азмы,  күпме

           Икәнен  дә  беләбез.                     (Хикәя фигыль)  3 слайд.

Хикәя фигыль нәрсә белән төрләнә?

3) Күрсәтәмен  шартын  эшнең,

 Үтәлү - үтәлмәсен,

 Белдерәм  теләк - үтенечнең

 Күптөрле  мәгънәсен.                 (Шарт фигыль)  4 слайд.

Шарт фигыль нәрсәне белдерә? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

  1. Димәк, затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә икән? Ни өчен без аларны затланышлы фигыльләр дип атыйбыз?

Ярышыбызны дәвам итәбез. 2нче бирем. Әйдәгез, хәзер игътибарыбызны экранга юнәлтик әле. Сезнең алдыгызда шигырь юллары. Сез әлеге куплетлардан фигыльләрне табарга һәм нинди фигыль икәнен әйтергә тиеш буласыз.

Язар өчен илһам эзлә, диләр,

Урын эзлә, диләр, ямьлерәк.

Никтер минем шигъри хисләремә

Арышларның исе тәмлерәк! (Сибгат Хәким) эзлә - боерык фигыль  5 слайд.

Таң атканда яшьлек җырым булып

 

Бер кайтырмын туган якларга.

 

Әрәмәләр сихри моңга тулып,

 

 Каршыларлар мине таңнарда  (Рәүф Баһаветдинов) кайтырмын, каршыларлар - хикәя фигыль. 6 слайд.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. ( Г. Тукай) күрем, ташлар, калыр -  хикәя фигыль.

Барсам, торсам - шарт фигыль. 7 слайд.

  1. Молодцы, булдырдыгыз. Укучылар, без укыган әлеге шигъри юлларда нәрсә турында сүз бара?
  2.  Туган якны ярату, сагыну хисләре турында сөйләнелә.
  3. Шагыйрьләребез безгә нәрсә дип әйтергә телиләр?
  4. Шагыйрьләребез безгә туган яктан да кадерлерәк, якынрак нәрсә юк дип әйтергә телиләр.
  5. Бик дөрес. Туган як һәркем өчен дә якын һәм кадерле. Без дә сезнең белән туган ягыбызны яратабыз, аның белән горурланып яшибез.

     Әйдәгез, хәзер затланышлы фигыльләр буенча алган белемнәребезне ныгытып, аларның кушымчаларын да искә төшереп үтик. Сезнең алдыгызда җөмләләр бирелгән, күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

1) Син ярдәм ит... , ул сине ташламый.

2) – Киләчәктә безнең авыл шундый бул ... , - диде Гариф абый.

 3) Көзен таң атып өлгер ... , кич бул... .
4) Сугышта безнең бабайлар тынычлык өчен көрәш... нәр.
8 слайд

Физкультминут.

  1. Дәресебезне дәвам итәбез. Дәреслегебезнең  118 битен ачабыз һәм 213 нче күнегүне карыйбыз.  Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясыйбыз.

Иң элек морфологик анализ тәртибен искә төшереп үтик әле. 9 слайд.

Һәрбер төркемнән берәр укучы такта янына  чыга, калганнар урыннарыбызда эшлибез. Соңыннан бергәләп тикшерәчәкбез. ( 213 күнегү)

  1. 4 нче бирем. Һәрбер төркемнән берәр укучы такта янына чыга, мин сезгә фигыльләр әйтәм. Сез аларны мин әйткән формада, затта, заманда язарга тиеш буласыз.

Уйный – билгесез үткән заман хик.ф.   II зат берлек формасын яса.

Эшли -  билгеле киләчәк заман хик. Ф.   I зат күплек формасын яса.

Сагына -  шарт фиг., III зат күплек формасын яса.

Утыра – боерык ф, II зат берлек формасын яса.

Һәркемнең үз туган авылы, туган шәһәре, туган иле була. Әйдәгез, хәзер туган якка багышланган мәкальләрне дә карап үтик әле.

10 слайд.1) Туган җирдәй җир булмас,

              Туган илдәй ил булмас.

          2) Туган илең — туган анаң.

3) Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

 4) Туган туфракка баскан эз суынмас.

5) Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас

 6)Мал - туйган җирен, ир туган илен онытмас.

Әлеге мәкальләр арасыннан  билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне табыйк әле.

-        Булмас, белерсең, суынмас, онытмас.

-        Бик дөрес. Монда билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләр барлык һәм юклык формасында кулланылганнар. Әлеге мәкальләр безгә туган якның, туган җирнең ни дәрәҗәдә якын һәм кадерле икәнен күрсәтәләр. Хәзер безгә Фатрахманова Сәрия туган авыл турында бик матур шигырь сөйләп үтәчәк.

   (Рәүф Баһаветдинов “Туган җирем”)

-        Ә инде хәзер алган белемнәребезне ныгытып, без сезнең белән мөстәкыйль эш эшләп алыйк.  

                                                  Тест эшләү.

1.            1. Затланышлы фигыльләрне билгеләгез.

          1) Сыйфат  ф; хәл  ф; исем ф.

          2) Исем ф;инфинитив; шарт ф.

          3) Хикәя ф; исем ф; хәл ф.

          4) Боерык ф; хикәя ф; шар

2.               2.  Болар нинди фигыльләр ?

  Тырышса, кайгырса да.

        1) Хикәя фигыльләр.

        2)Боерык фигыльләр.

 3) Шарт фигыльләр.  

  3.Монда кайсы фигыльләр боерык фигыльләр?

       Җырлый,тырышса,укы,төзе,язар,уйнаса,яшәсен,шаярыр,шаярсын,

   уйнаган,омтылса да.        

        1) Укы,төзе,яшәсен,шаярсын.

        2) Җырлый,язар,шаярыр,уйнаган.

        3) Тырышса,уйнаса,омтылса да.

        4) Уйнаган,уйнаса,җырлый.

4.        4.Монда  нинди  фигыльләр ?

Тырышты,эшләгән,күрдек,барганбыз.

       1) Үткән заман хикәя фигыльләр.

       2) Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

       3) Хәзерге заман хикәя фигыльләр.

       4) Шарт фигыльләр.

5. Б      5. Бу  нинди  фигыль ? Аның  турында  ниләр  әйтә  аласыз ?

 Хөрмәт итәчәк.

              1)   Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль,  III зат , берлектә, барлык төре.

              2)  Билгеле  үткән  заман  хикәя  фигыль,  III зат , берлектә, барлык төре.

              3)  Билгеле киләчәк  заман  хикәя  фигыль,  III зат ,   берлектә, барлык төре.

              4)  Билгесез үткән  заман  хикәя  фигыль,  III зат , берлектә, барлык төре.

        

6. З      6. Затланышлы  фигыльләрнең   кайсысы  өч   заманда  да  була ?  

  1) Шарт фигыль, боерык фигыль.

  2) Боерык фигыль, хикәя фигыль.

  3) Боерык фигыль.

  4) Хикәя фигыль.        

III. Өй эше бирү.

  85 нче бит, 145 нче күнегү

IV. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")

В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Затланышлы фигыльләр

Затланышлы фигыльләр...