Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")
план-конспект урока (7 класс) на тему

В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный материал по теме глагол; развивать умение анализировать и обобщать полученные знания; воспитывать чувство доброты к окружающим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zatlan.figyl_konkurs.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

                                                                            Яхшы-җанга якын,

                                                                            Яхшы-тәнгә сихәт,

                                                                                Ул начарга дошман,

                                                                              Ул күркәм сыйфат.

 (Зәки Нури.)

Максат: затланышлы фигыльләр темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлап системалаштыру; уку,сөйләү,фикерне ачык итеп әйтү күнекмәсен үстерү;күчереп һәм ишетеп язу күнекмәсе өстендә эш; укучыларда кешеләргә,дөньяга карата шәфкәтьлелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: мультипроектор,күргәзмә материаллар, Асылгәрәева Р.А.«Татар теле»,7класс.-Казан: «Мәгариф»,2005.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты. 

II.Кереш сүз. 

   Укытучы:  Исәнмесез,диеп сезгә дәшәм,

                       Укучыларым минем.

                       Татар телен, ана телен

                        Сөючеләрем минем.

Укучылар:    Исәнмесез,остазыбыз,

                        Аң-белем бирүчебез!

                        Ана телен өйрәткән,

                        Кадерле укытучыбыз!

      Укытучы: Укучылар,бар әйберләрегездә әзерме? Китап-дәфтәрләрегез,ручка-каләмнәрегез урынындамы?

      Укучылар: Әйе,без дәрескә әзер.

    Укытучы: Мин сезне бүген үзем белән «Яхшылык иленә сәяхәткә» чакырам.Сезнең алдыгызда,күрүегезчә,биек тау,ә иң өстә «яхшылык иле».Без шул тау башына менәргә тиешбез, тик юлда безгә төрле каршылыклар очрар.Бу каршылыкларны җиңәр  өчен без сезнең белән «Затланышлы фигыльләр» темасын искә төшерергә тиешбез.Шуның өчен без бүгенге дәрестә үзебезнеә алга менә мондый максат куябыз. Затланышлы фигыльләр темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлап системалаштырырбыз;уку,сөйләү,фикерне ачык итеп әйтү күнекмәсен үстерербез;күчереп һәм ишетеп  язу күнекмәсе өстендә эшләрбез.                                                                                                               Шулай ук Зәки Нуриның сүзләрен дәресебезнең эпиграфы итеп алыйк һәм әйдәгез бергәләп укыйк.

III. «Яхшылык иленә» сәяхәт.

                                 Яхшы җанга якын,

                                 Яхшы-тәнгә сихәт,

                                 Ул начарга дошман,

                                  Ул күркәм сыйфат.

           (Зәки Нури.)

I тукталыш «Затланышлы фигыльләр».

1 слайд.

1)Нәрсә ул фигыль?(Фигыль-ул сүз төркеме.)

2)Нәрсәне белдерә?

                  -предметнымы?

                    -предметның эш-хәрәкәтенме?

                  -предметның билгесенме?

(Предметның яки затның эшен,хәрәкәтен яки хәл- торышын белдерә.)

3)Фигыльләрнең төркемчәләре белән танышкансыз,аларның затланышлы-затланышсыз булуын беләсез.Нинди фигыльләр ул затланышлы фигыльләр?

     (Зат-сан белән төрләнүче фигыльләргә затланышлы фигыльләр диләр.)  

4)Затланышлы фигыльләргә фигыльнең нинди төркемчәләре керә?

(Хикәя фигыль,шарт фигыль,боерык фигыль.)

II тукталыш «Боерык фигыль».

      Менә,укучылар,без сезнең белән икенче тукталышка килеп җиттек.Ул боерык фигыль тукталышы дип атала.

     1)Нинди фигыльләргә без боерык фигыльләр дибез?

           -нәрсәне белдерә,эш кушылунымы, боерунымы?(Эш кушылуны,боеруны.)

           -нәрсә белән төрләнә?(Зат-сан белән төрләнә.)

          -нинди формалары бар?(Барлык-юклык.)

(Укучылар әйтә алмаса,искә төшереп үтәр өчен китапның 50-нче битен ачырга кушырга мөмкин.)

   2) Әйдәгез әле,бар  һәм кит  фигыльләрен барлыкта төрләндереп чыгыйк.(Телдән 1 укучы.)

     « хәзер юклык формасында бармыйм  һәм  китмим фигыльләрен төрләндерик.(Телдән 1 укучы.)

2 слайд.

   -Укучылар,әйдәгез дәфтәрләрне ачып теманы һәм числоны язып әуейк.                                                                                                  -Тактада язылган боерык фигыльләрне җәя эчендә бирелгән зат-санда куегыз.

    хөрмәтлә(III зат.,берлектә)-хөрмәтләсен

   уйла(I зат.,күплектә)-уйлыйк

   җырла(II зат.,берлектә)-җырла

   сөйләмә(I зат.,берлектә)-сөйләмим

   биемә(III зат.,күплектә)-биемәсеннәр

   язма(II зат.,күплектә)-язмагыз  

(Ике укучы тактада эшли,калган укучылар дәфтәрләрендә эшлиләр.)

III тукталыш «Хикәя фигыль».

-Боерык фигыль тукталышындагы барлык биремнәрне дә дөрес эшләп без өченче «Хикәя фигыль» тукталышына килеп җиттек.Монда безне нинди каршылыклар көтә икән?

      1)Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?/Сколько времен у глагола в изъвительном наклонении?/(Хәзерге заман,үткән заман,киләчәк заман.)                                                                                                 3слайд

2)Укучылар,менә монда бер чәчәк бар.Аның һәр таҗына сүзтезмәләр язылган. Сез шул сүзтезмәләрдәге фигыльләрнең заманын күрсәтергә тиешсез.

 4 слайд

олырга ярдәм итә-хәзерге заман

тырышып укыды-билгеле үткән заман

әнисенә булышыр-билгесез киләчәк заман

һәрвакыт ихтирамлы булачак-билгеле киләчәк заман

кешеләргә изгелек иткән-билгесез үткән заман

шигырь ятлый-хәзерге заман      

    3)Бик әйбәт,афарин,укучылар!Ә хәзер алдагы биремгә игътибар итик.

5 слайд

      -Дәфтәрләрегезгә текстны күчереп языгыз һәм фигыльләрнең асларына сызыгыз.

4)Ял минуты.«Очты-очты…» уены.

5) Карточкалар буенча эш.(Һәр вариантка карточкалар таратылып бирелә.)                                                                                   Бирем:Зат алмашлыкларын хикәя фигыльләр белән дөрес итеп тоташтырыгыз.

              I вариант                                        II вариант

билгеле үткән заман                        билгеле киләчәк заман

          берлектә                                               берлектә

мин сөйләдең                                      мин язачаксың

син сөйләде                                         син язачак

ул сөйләдем                                        ул язачакмын

билгесез үткән заман                      билгесез киләчәк заман

        күплектә                                           күплектә

без ятлаганнар                                   без укырсыз

сез ятлаганбыз                                   сез укырлар

алар ятлагансыз                                алар укырбыз

-Ә хәзер слайдны ачабыз һәм һәркем үз эшен үзе тикшерер һәм үзенең эшенә билге куяр.

6 слайд

IV тукталыш «Шарт фигыль».

-Укучылар,сез бик тырыш балалар икән,карагыз әле,без сезнең белән дүртенче «Шарт фигыль» тукталышына да килеп җиткәнбез икән бит.

7 слайд.

-Укучылар,биремне эшләр алдыннан,әйдәгез әле шарт фигыльнең кушымчаларын искә төшерик,алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?(Шарт фигыльләр –са/-cә кушымчалары кушылып ясала.)

-Ә хәзер,укучылар,мин сезгә «Затланышлы фигыльләр» темасы буенча тест таратып бирәм,һәркайсыгыз үзаллы эшләр.

                  Тест «Затланышлы фигыльләр».

1. Затланышлы фигыльләр:

           а) боерык,хикәя,шарт фигыльләр;

           б) хәл,сыйфат,боерык фигыльләр;

           в) инфинитив,хәл,сыйфат фигыльләр.

2.  Укы,ярдәм ит,эшлә   фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез:

         а) хикәя фигыль;

         б) шарт фигыль;

         в) боерык  фигыль.

3. Сөйләгез  боерык фигыленең зат-санын күрсәтегез:

         а) I зат,күплек сан;

         б) II  зат,күплек сан;

         в) III зат, берлек сан.

4. Үткән заман хикәя фигыльне табыгыз:

        а) килә;

        б) җырладым;

        в) барачак.

5.Мәкальдәге фигыльләрнең заманын күрсәтегез:

Белем  ашарга  сорамас, ашарга  бирер.

        а)  хәзерге заман;

        б)  үткән заман ;

        в)  киләчәк заман.

6. Мәкальдәге киләчәк заман хикәя фигыльнең төрен күрсәтегез:

       Акыл  тузмас  кием, белем  корымас  кое.

       а)   юклык;

       б)   барлык.

7.Мәкальдәге фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз:

       Яхшылык ташны да эретә.

      а) хәзерге заман хикәя фигыль ;

      б) киләчәк   заман хикәя фигыль;

      в) үткән заман хикәя фигыль.

8.Барсам, килсәң, язсалар   фигыльләре кайсы төркемчәгә керә:

         а) хикәя фигыль;

         б) боерык  фигыль;                            

         в) шарт фигыль.

9.Аерып бирелгән фигыль җөмләнең нинди кисәге булып килә:

      Белем  һәр  куркынычны  җиңә.

а) ия;

б) хәбәр;

в) тәмамлык.

-Укучылар,хәзер тестның җавапларын слайдтан  карап, һәркем үзенә билге куя.

8 слайд

IV.Йомгаклау.

        V тукталыш «Яхшылык иле».

-Укучылар,без бүген сезнең белән затланышлы фигыльләрне кабатладык,аларның зат-сан белән төрләнүен,юклык-барлык формаларын,модальлек кушымчаларын искә төшердек. Шулай  ук бу дәрестә нинди эшләрнең яхшы булуын,кешеләр яхшылыкка омтылып яшәргә тиешлеге турында сөйләштек.Һәр кешенең күңеле изгелектә булса, якыннарына, дусларына, ярдәм итсә-ул кешенең бәхетле булуына,киләчәктә бәхетле булачагына шик юк.Яхшылык эшләүнең чиге юк.

V.Өй эше. 

141- нче күнегү (79 бит.) ( Тактага язылып куела.)

VI.Билгеләр кую.

Укучылар карточкалар,тестлар буенча куйган билгеләр белән укытучы билгесенең уртачасы куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Затланышлы фигыльләр

Затланышлы фигыльләр...