Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.
статья (6 класс) по теме

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы

 

Тема: «Затланышлы фигыльләр» темасын йомгаклау.

 

            Бу укучылар белән 5 нче класстан бирле эшлим. 6  сыйныфта 11 укучы. 2 укучының белем дәрәҗәсе түбән. Дәрес планын төзегәндә укучыларның белем дәрәҗәсен истә тотарга тырыштым. Шуннан чыгып дәрестә төрле эш формалары (төркемнәрдә, фронталь, индивидуаль) һәм техник чаралар кулландым (экран).

Тематик план буенча  бу темага 5 сәгать бирелә, бу 5 нче соңгы дәрес – йомгаклау дәресе.

Дәрес тибы: Йомгаклау дәресе.

Дәреснен максатлары:

  1. Белем бирү максаты.

Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү; фигыльләрне сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  1. Фикерләү сәләтен үстерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү.

  1. Тәрбияви максат.

Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды.

Дәрестә төркемнәрдә, индивидуаль һәм фронталь эш формалары оештырылды. Алар укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм иттеләр дип уйлыйм. Дәрес материалын фәнни дәрәҗәдәһәм максатка туры китерерлек итеп төзергә тырыштым. Дәреснең эчтәлегенә программа таләбенә туры килә. Прграммадан тыш материаллар да алынды татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (төрле темага караган табышмаклар). Дәреснең тәрбияви көче зур дип уйлыйм, чөнки сөйләм телләрен баетырга ярдәм итә.

Тероретик материал практик күнегүләр белән ныгытылды (фигыль формаларын тормышта куллана алалар). Ләкин без грамматик категорияне генә ныгытмадык,. Иҗади эш белән шөгыльләндек. Мәсәлән, журналистика һөнәрендәүз көчләрен сынадылар.

Экран белемнәрне кабатлау өчен, ә таратма материаллар укучыларның белемнәрен тикшкрергә ярдәм итте.

Дәрес этапларына күчсәк, оештыру этабында кыш турында әңгәмә дәреснең темасын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Без 2 төркемгә бүленеп эшләдек. Һәр төркемнеңүз биреме булды. Төп этапта җиңелдән авырга бару принцибыннан чыгып 1 нче биремнәрдәһәр төркем текстның эчтәлеген аңлап кирәкле формада фигыльне куярга тиеш иде. Балалар биремне җиңеп чыканнар. 2 нче биремдә  эзер таблицага  хәзерге , үткән заман фигыльләрне, боерык фигыльләрне язып алырга тиешләр. Алдагы биремдә табышмакларнычишеп, кроссвордка җавап язгач укылачак текстның исеме килеп чыкты. Һәр бирем алдагы биремгә терәк булып торды.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты дип уйлыйм. Дәрес башында балаларга максатны җиткерү эш атмосферасы тудыруга нигез булып торды дип уйлыйм.

Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы күнегүләрматериалны үзләштерергэ ярдәм иттеләр. Гомумән, өч максатны да тормышка ашырдым дип уйлыйм.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....

Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")

В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Затланышлы фигыльләр

Затланышлы фигыльләр...