Затланышлы фигыльләр
план-конспект урока на тему

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

Затланышлы фигыльләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Затланышлы фигыльләр15.27 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

(Дәрес сәяхәт)

Максат: 1. Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен системалаштыру.

2. Затланышлы фигыльләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.

3.Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү,халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Сәяхәтнең маршруты, девиз язылган плакатлар,аудио язма, табышмаклар, мәкальләр язылган карточкалар,компьютер.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез,укучылар!
  • Исәнмесез.
  • Бүген татар теле дәресен сездә мин алып барачакмын. Минем исемем .....Дәресебез гадәти генә түгел, чөнки сезгә бик күп кунаклар килгән.Алар сезнең ничек итеп татар телен яратуыгызны, дөрес җаваплар бирүегезне карап утырачаклар.
  • Бүген безнең максатыбыз затланышлы фигыльләрне кабатлау, аларны сөйләмдә дөрес итеп куллану.Моның өчен без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.

2. Девизны билгеләү:

- Фигыль чакыра безне тик алга,

Барлык белемне ныграк ачарга.

3. Ә сәяхәткә чыгу өчен безгә транспорт төрен сайларга кирәк. Моның өчен сез мин әйткән табышмакның җавабын табарга тиеш.

Табышмак:

Дүрт тәгәрмәчле әрҗә

Үзе зур көчкә ия.

Олы юлдан йөгерә-

Максатка тиз җиткерә.

  • Бу нәрсә?  (автобус).

4. Автобуска утыру өчен билетлар алырга кирәк. Әгәр дә сез мин әйткән сорауларга дөрес җавап бирсәгез, без  сәяхәткә кузгалачакбыз. Билет алу өчен сорауларга җавап бирү:

II Актуальләштерү

  • Нәрсә ул фигыль?
  • Нинди фигыльләр затланышлы дип атала?
  • Затланышлы фигыльләрнең төркемчәләрен әйтегез.
  • Әйе, бик дөрес. Хәзер сәяхәткә кузгалсак та була.

III Төп өлеш.

  1. Беренче тукталыш. “Боерык фигыль” тукталышы.2 зат,берлек сан боерык фигыль барлык фигыльләрнең нигезе булып тора. Калган төркемчәләр шул нигезгә кушымча ялганып ясала.

- Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

- Боерык фигыльнең нинди грамматик категорияләре бар?

             2.   Карточкалар белән эшләү.Нокталар урынына тиешле сузык аваз,тартык аваз хәрефен куеп боерык фигыль ясарга һәм юклык формасында язып куярга.

Биремне бик әйбәт үтәдегез, юлыбызны дәвам итик.

  1. Икенче тукталыш: “Хикәя фигыль” тукталышы.
  • Билгеләмә бирү:
  • Грамматик категорияләрен әйтү:

а) зат –сан белән төрләнә.

б) 3 заманы бар (үткән, хәзерге,киләчәк).

в) барлык – юклыкта килә.

г) җөмләдә хәбәр.

- Әйдәгез хәзер магнитофон язмасыннан текстны тыңлап китик. Казан – борынгы һәм зур шәһәр. Ул Идел ярында урнашкан. Башкалада тарихи урыннар  бик күп. Шәһәр үзәген Кремль бизи. Кремль мәйданында Сөембикә манарасы калкып тора. Аның башында ай балкый. Халык арасында Сөембикә турында бик күп легендалар таралган. Ул бу манараны үзе төзеткән.

Хикәя фигыльләргә игътибар итегез.

  • Текста нәрсә турында сүз бара?
  • Нинди фигыльләрне отып калдыгыз?( урнашкан, бизи, тора, балкый таралган, төзеткән) фигыльләрнең заманын билгеләргә, зат – сан белән төрләндерергә.
  1. “Ял паркы” тукталышы.
  2. Физминутка.
  3. “Шарт фигыль” тукталышы.

а)билгеләмә бирергә.

б) грамматик категорияләрен әйтергә.

- зат –сан белән төрләнә

- барлыкта яки юклыкта килә.

-җөмләдә шарт хәле яки хәбәр.

2. Мәкальләр белән эшләү.

Ә хәзер мәкальләрдә нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп шарт фигыль ясагыз. Соңыннан мәкальләр укыла.( Шарт фигыль тикшерелә)

6.Ныгыту.”Мин барысын да беләм” тукталышы.

Компьютер ярдәмендә тест үткәрү.

V Йомгаклау.

VI Билгеләр кую.

  • Ә хәзер сәяхәтебез турында 5-6 җөмләдән торган хикәя язып куегыз. Хикәягездә фигыльләр кулланыгыз. (1-2 укучыдан хикәяләрен укыту).
  • Димәк, бүген без нәрсәне кабатладык?
  • Әйдәгез, укучылар,затланышлы фигыльләрнең уртак һәм аермалы якларын карап китик.(Нәтиҗә чыгарыла).

VIIӨй эше.

 Табышмаклардан фигыль сүзе килеп чыгарлык итеп кроссворд төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләр.

Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре.   ...

Затланышлы фигыльләр.Тест.

"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....

Затланышлы фигыльләр.

"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....

Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")

В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...