Татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре
олимпиадные задания (9 класс)

Вильданова Лейсан Марсовна

9нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyattan_olimpida_soraulary.docx19.86 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Халык авыз иҗатының дастан жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Беренче театр”

2) ” Хисаметдин менла“

3) ” Бичара кыз“

4) ”Сак-сок “

5) “Иң гүзәл кеше икәнсез “

6)” Шәмдәлләрдә генә утлар яна“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Үзегез миннән яхшырак беләсез, минем яшисем күп калмады. Васыятем шул: кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак булса, үзенең җанын саклап калу өчен, теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да, хәтта Ватанын да  сата!...

А) Әлеге өзекнең авторын, исемен билгеләгез. Б) Әсәр кайсы әдәби төргә карый? Жанрын билгеләгез. В) Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. Театр тарихы турында яз. Берәр артистның тормыш юлын искә төшер

5. Шигырьгә анализ яса

Давыл чәчәкләре

Печән җиткән, мин болында йөрим,
Тугайларга күңлем табынды.
Озын, сары давыл чәчәкләре
Көтеп утыра кебек давылны.

Җир өстеннән күпме давыл узды,
Бөтерелде күпме өермә...
Утыра шомлы давыл чәчәкләре,
Куркам никтер якын килергә...

Кыңгыраулар, сары кыңгыраулар
Сизәрләр дә давыл кубарын,
Хәбәр Салып, уятырлар төсле
Бу тынгысыз җирнең улларын.

Юк, купмасын иде кабат сугыш...
Кыңгыраулар нигә кагарга?
Халык җыена, ничәнче кат җыена
Чын-чынлап бер яшәп карарга.

С.Хаким

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Халык авыз иҗатының мәкаль жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Беренче умырзая”

2) ” Хәят“

3) ” Идегәй“

4) ”Әсма, яки гамәл вә җәза “

5) “Буранда “

6) ” Ул“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Инсанның яшьлегендә алган тәрбиясе каберенә кадәр берлектә буылыр, аерылмас. Бу исә-акыллы кешеләрнең тәҗрибәләре белән исбат ителгән бер шәйдер...

А) Әлеге өзекнең авторын, исемен билгеләгез. Б) Әсәр кайсы әдәби төргә карый? Жанрын билгеләгез. В) Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. Болгар чоры әдәбияты һәм тарихы турында яз.

5. Шигырьгә анализ яса

Башка берни дә кирәкми...

Туып-үскән шушы җирнең ямен
"Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.

Миңа гына шулай тоела микән
Бөтен рәхәтләре соң аның?
Башка берни дә кирәкми,
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын.

Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,
Ул үрләрнең чиге кайда соң?
Башка берни дә кирәкми,
Дусларның мин гомерем буе
Тойсам җылы карашын.

С.Хаким

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Поэма жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Диване – лөгатет төрк”

2) ” Ана догасы“

3) ” Кыйссаи Йосыф“

4) ” Кышкы юл“

5) “Җомга көн кич белән “

6) ” Банкрот“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Туганлык кадерен белсә-туган ул,

Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул.

А) Әлеге афоризмның авторын билгеләгез. Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. Г.Камал иҗаты һәм тормыш юлы турында яз.

5. Шигырьгә анализ яса

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

21.01.03 Р.Миңнуллин

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Комедия, трагикомедия жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Беренче умырзая”

2) ” Хәят“

3) ” Идегәй“

4) ”Әсма, яки гамәл вә җәза “

5) “ Имән “

6)” Сөннәтче бабай“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Мәхәббәт үтеп керә алмаган бернинди стеналар юк. Төрмәләрнең тимер ишекләре дә, больницаларның таш стеналары да, юлларны бүлеп торган биек кыялар да, ургып-ургып аккан елгалар да киртә була алмыйлар аңа. Кешеләр диңгезләрне кичеп, карурманнар гизеп бер-берсен табышалар.

А) Әлеге өзекнең авторын, исемен билгеләгез. Б) Әсәр кайсы әдәби төргә карый? Жанрын билгеләгез. В) Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. 19 гасыр тарихы һәм әдәбияты турында яз.

5. Текст өстендә эшлә.

         Хикәябез-гаҗәп бер хикәядер. Аңа керешер алдыннан, иң әүвәл вакыйганың кайда һәм кайча булуын әйтеп үтик. Хикәябездән укып аңлашылачак вакыйга моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә булды.

  1. Әсәрнең авторын, исемен, жанрын яз.
  2. Төп геройларны яз. Берсенә  характеристика бир.
  3. Әсәрнең тема, идеясен яз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...