Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме
олимпиадные задания на тему

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jaz_tat_gr_6_klass.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

олимпиада биремнәре

6 сыйныф (60 минут)

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге:

1) этимология;

2) морфология;

3) фонетика;

4) лексикология.

2. Менә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла башлый... (Ә.Еники) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.  

1) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

2) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, тамыр сүз.

3) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, ясалма сүз.

4) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, тамыр сүз.

3. Билгеләү алмашлыгы кергән җөмләне күрсәтегез.

1) Һәр заманның үз көе.

2) Кем эшләми, шул ашамый.

3) Бердәм өйдә бәрәкәт була.

4) Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач – сүз ия.

4. Юктан рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

1) саф;

2) күләм-чама;

3) сәбәп-максат;

4) охшату-чагыштыру.

5. Кайсы очракта фразеологизмның мәгънәсе дөрес күрсәтелмәгән?

1) җилгә туздыру – әрәм итү;

2) авыз белән кош тоту – игътибарсызлык күрсәтү;

3) кәкре каенга терәтү – ышандыру;

4) авыз турсайту – буйсынмау.

6. Бирелгән сүзләрдә ирен ассимиляциясе күзәтелгән очракны билгеләгез.

1) унбиш;

2) таңнар;

3) идәннәр;

4) түшәмнән.

 

7. III зат, берлек сан, иялек килешендә килгән исемне күрсәтегез.

1) кызлары;

2) мәктәбем;

3) авылының;

4) апаңа.

II. Сингармонизм законына буйсынмаган 5 сүз уйлап табып языгыз.

III. Сыйфатлар кергән 3 мәкаль-әйтем уйлап языгыз.

IV. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган 5 исем языгыз.

V. “Яхшылык кешене бизи” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) IV - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылар өчен олимпиада эше. 4-вариант...