Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме
олимпиадные задания на тему

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jaz_tat_gr_5_klass.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

олимпиада биремнәре

5 нче сыйныф (60 минут)

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. В хәрефе ирен-теш тартыгы булып килгән очракны атагыз.

1) авыл;

2) вакыт;

3) вариант;

4) ватык.

2. Кече тел тартыкларыннан торган рәтне күрсәтегез.

1) кала, мәкалә;

2) кечкенә, сигез;

3) чәчәк, мәктәп;

4) бүген, гөл.

3. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

1) киткәнче;

2) телебездә;

3) хөрмәтле;

4) китерделәр.

 

4. Фарсы теленнән кергән алынма сүзне күрсәтегез.

1) дөрес;

2) китап;

3) рәсем;

4) дүрт.

5. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) агач ат;

2) агачка терәтү;

3) кәкре агач;

4) кәкре каенга терәтү.

6. Ясалма нигезле сүзләрне табыгыз.

1) бара, мәктәпләрдә;

2) өчпочмак, сүзлек;

3) кызчык, матуррак;

4) килделәр, күгелҗем.

7. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзне табыгыз.

1) урман-нар;

2) йөгер-ә;

3) са-тып;

4) сары-рак.

II. Ирен гармониясе күзәтелә торган 5 сүз уйлап языгыз.

III. Мәкальләрдә төшеп калган сүзне табыгыз.

Кошның да ... оясы бар.

Булдыклы кешенең көрәге ... кисәр.

... сүз тимер капканы ачтыра.

IV. Түбәндәге фразеологизмнарның русча эквивалентларын табыгыз.

урманга утын төяп бару

кызыл кар яугач

канатлы сүз

V. “Әти-әни – чын дустым” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) IV - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылар өчен олимпиада эше. 4-вариант...