Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме
олимпиадные задания на тему

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jaz_tat_gr_8_klass.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олиимпиада биремнәрен тикшерү методикасы.

8 сыйныф (60 минут)

  1. Бабасының һәр сүзен исе китеп тыңлады Рәхимҗан.
  2. – Элгәре картлар белми әйтмәс, ди торганнар иде.
  3. Беләсеңме ни сөйли торганнар иде картлар без яшь чакта?
  4.  Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар ди торганнар иде.
  5.  Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак.
  6. Әйтик, Карт Тирәк чишмәсенең суы гомерне озайта.
  7. Бакырчы чишмәсе егетләргә көч, гайрәт бирә.

8) Әллә нинди чир-сырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең.

9) Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә.

(Р. Мөхәммәдиевтән)

БИРЕМНӘР

  1. 1 нче җөмләдән иренләшкән сузык аваз булган сүзне күчереп алыгыз.

  1. 3 нче җөмләдә  сонор тартыклар булган сүзләрнең санын күрсәтегез.

  1. Тексттан алынма сүзләрне күчереп алыгыз.

  1. 4-8 җөмләләрдән синонимнарны күчереп языгыз.

  1. Бабасының сүзенең дөрес итеп морфемаларга бүленешен күрсәтегез.

А) ба-ба-сы-ның

Ә) баба-сы-ның

Б) бабасы-ның

В) дөрес җавап бирелмәгән

6.  Бакырчы сүзе сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

А) сүзләрне кушу юлы белән

Ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы белән

Б) Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән

В) дөрес җавап бирелмәгән

  1. 9 нчы җөмләдә кулланылган шуны алмашлыгының төркемчәсен билгеләгез.

А) зат алмашлыгы

Ә) күрсәтү алмашлыгы

Б) билгеләү алмашлыгы

В) дөрес җавап күрсәтелмәгән

8.  Бакырчы чишмәсе егетләргә көч-гайрәт бирә ... җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.

     А) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

     Ә) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә урын хәле булып килгән, тамыр сүз.

     Б) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

      В) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, ясалма сүз.

9.  Чишмәнең шифасы сүзтезмәсенең төркемчәсен билгеләгез.

А) сыйфат сүзтезмә

Ә) фигыль сүзтезмә

Б) исем сүзтезмә

В) Алмашлык сүзтезмә

10. Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә... җөмләсендәге кара хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булып килүен языгыз.

11. 8 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

     12. “Табигать – безнең уртак йортыбыз” дигән темага 12 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...