Татар теленнән олимпиада биремнәре. 9 сыйныф татар төркеме
олимпиадные задания на тему

9 сыйныф өчен олимпиада биремнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jaz_tat_gr_9_klass.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олиимпиада биремнәре.

9 сыйныф (90 минут)

  1. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кергән мәкальне билгеләгез.

ә) Хезмәте барның хөрмәте бар;

ә) Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй;

б) Күршелек кардәшлектән якын;

в) Алтын җирдән табыла, белем – китаптан.

2. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына “ә” хәрефе языла?

а) мәгълүм...т, шәф...къ;

ә) гыйб...рәт, һәл...кәт;

б) тәгълим...т, мәшәк...тъ;

в) һәмм..., хик...я

3. Агач атка атландыру, коры елгага батыру, сабын суына утырту дигән фразеологик әйтелмәләрнең синонимын табыгыз.

  а) алдалау;  

ә) сүз бирү;  

б) ярышта беренчелекне алу;

в) тырышып эшләү.

4. Бәйләгеч кушымчалар гына булган  рәтне күрсәтегез.

а) –са/-сә, -ган/-гән;

ә) –ның/-нең, -у/-ү;

б) –ыш/-еш, -чан/-чән,

в) дөрес җавап бирелмәгән.

5. Кайсы рәттә фигыльдән ясалган исемнәр генә бирелгән?

а) үзгәреш, көчлелек;

ә) уйсызлык, уңайсызлык;

б) көчәнеш, сызым;

в) дөрес җавап бирелмәгән.

6. Кайсы рәттә бер генә төркемчәгә керә торган алмашлыклар бирелгән?

а) нинди, беркем, алар, үз;

ә) шул, шуныкы, теге, кайчан;

б) бөтен, һәрнәрсә, барлык, һәммә;

в) һичкем, беркайчан, әллә кем, кемдер.

7. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльләр рәтен билгеләгез:

а) барасы – сыйфат фигыль,

ә) бармас – шарт фигыь,

б) барсын – боерык фигыль,

в) бармаска – инфинитив.

8) Җөмләнең фигыль белдерелгән кисәген ачыклап, барлык килеш сорауларына җавап бирә торган иярчен кисәк

а) аергыч дип атала;

ә) тәмамлык дип атала;

б) хәл дип атала;  

в) дөрес җавап бирелмәгән.

9) Ялгыш җавапны билгеләгез. Синтетик бәйләүче чаралар:

а) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

ә) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр;

б) кушымчалар;

в) янәшә тору.

Текст белән танышыгыз һәм аңа бәйләнешле биремнәрне үтәгез.

  1. ...Әйбәт кенә үсеп утырган гөлгә әллә ни булды. 2) Берничә көн эчендә, таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 3) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сыгылып төште.

4) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым.. 5) Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде. 6) Шунда миңа әни: 7) “Туфрагы килешмәгәндер, улым, туган туфракка ни җитә”, - 6) дип, уйчан гына әйтеп куйды.

8) Кеше дә табигать баласы бит. 9) Туган якларыннан аерылып, җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен ятим хис итә, моңсулана, боега, шиңә...  (Г. Гыйльманов)

10. Составында тартым белән төрләнгән ике исем булган җөмләләр кайсы рәттә бирелгән?

а) 2,3,7; ә) 3,8,9; б) 2, 4, 9; в) 2,3,9.

11. Составында сыйфат фигыль булган җөмләне билгеләгез.

а) 2; ә) 1; б) 7; в) 9.

12. Тезмә кушма җөмләләрне билгеләгез.

  а) 2,4; ә) 2,7; б) 3,7; в) 4,9

“Шушы яктан – шушы туфрактан без” дигән темага 13 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...