БДТ
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Вильданова Лейсан Марсовна

БДТ бирем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ert_zadanie.docx27.38 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче вариант

1 нче бүлек.

Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10, С1 биремнәрен үтәгез.

(1)Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. (2)Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. (3)Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый.

(4)Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек.(5)Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. (6)Кышын да шулай, көзен дә.

(7)Әнинең кулында озын ыргак. (8)Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз.(9) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

(10)Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. (11)Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. (12)Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак.

(13)Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. (14)Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. (15)Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.

—(16)Җитәр инде, әни, бик авыр була,— дигәч, күтәрелеп карады. 17)Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте.

—(17)Нишлим соң, улым! (18)Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. (19)Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде,— диде.

(20)Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

— (21)Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. (22)Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— (23)Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап:

— Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды.

(Г.Бәширов)

Укылган текст нигезендә А1-А10 биремнәрен үтәгез. А1-А10 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

А1.Саңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгеләгез.

1) килгәч

2) утын

3) мине

4) кичке

А2. Нечкә сузыклардан гына торган сүзне табыгыз.

1) әни

2) улым

3) карт

4) ботак

А3. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) ботакка

2) буыннарың

3) дөнья

4) яшедәй

А4. Орфографик хаталы сүзне табыгыз.

1) пычырак

2) ямьсез

3) бәйләменнән

4) күбрәк

А5. Парлы сүзне табыгыз.

1) чыбык-чабыкны

2) көн

3) иске өебез

4) утын

А6. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый

җөмләсендә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә бирелгән?

1) имәннәрнең

2) күз яшедәй

3) очкалый

4) берән-сәрән

А7. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым.

1) хәл фигыль

2) сыйфат фигыль

3) исем фигыль

4) хикәя фигыль

А8. Иялек килеше кушымчасы булган сүзле җөмләне табыгыз

1) Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде.

2) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

3) Шулай маташа торгач, көн дә кичекте.

4) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул

аларны бирмәде.

А9. Бер-ике санының төркемчәсен билгеләгез.

1) төп сан

2) чама саны

3) җыю саны

4) бүлем саны

А10. Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди сүз төркеме? Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган.

1) сан

2) рәвеш

3) исем

4) алмашлык

2 нче бүлек

В1-В10 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1.1-6 нчы җөмләләрдән ясалма рәвешләрне арта бару тәртибендә язып алыгыз

Җавап: ______________

В2. 8 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

Җавап: ______________

В3. 1 нче абзацтан аерымланган хәл булган җөмләнең санын языгыз.

Җавап: ______________

В4. 3 нче абзацтан гади җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ______________

В5. 17-23 нче җөмләләрдән чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешне табып языгыз.

Җавап: ______________

В6. 11 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: ______________

В7. Тойгылы җөмләне табып, номерын языгыз.

Җавап: ______________

В8. Эндәш сүз булган җөмләләрнең номерын арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В9.4-6 нчы җөмләләрдән вакыт рәвешләрен язып алыгыз.

Җавап: ______________

В10. 20 нче җөмләдәге аларны сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә. Җавапны сүз белән язырга.

Җавап: ______________

3 нче бүлек.

Укылган текстан файдаланып, С1 биремен эшләгез.

С1. “Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана...” җөмләсенең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз

Укылган текстан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисалларны китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

2 нче вариант

1 нче бүлек.

Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10, С1 биремнәрен үтәгез.

(1)Урман буенда озак йөрде Ахияр.(2) Урманның иң матур чагы бу. (3)Көзнең үз законы, үз таләбе бар. (4) Никадәр генә кояшлы, җылы булмасын, усак инде сап-сары. (5)Якты, сары сихри урман буеннан барганда кинәт кенә кызыл төлке булып бер ялкын бәрә.(6) Анысы – миләш. (7)Табигать аны усаклар сарылыгының шигъриятен күрсәтер өчен алар белән бер үк вакытта кызарткан. (8)Чыршыларның яшеллеге җәй көне беленми, ә менә сентябрь аенда аларның буявы тагы да яктырып китә. (9) Көрән-сары төскә кергән өрәңге яфраклары инде аяк астына түшәлә башлаганнар.

(10) Менә күп тә үтмәс, табигать алар өстенә мул гына яңгыр бирер дә, бер төнне суытып, җир өстен каты кабыклы яфрак юрган белән төреп алыр, шул юрган агач орлыкларын, үлән тамырларын кышкы зәһәр салкыннардан саклар.(11) Күк йөзеннән пәрәвез оча, биек-биек зәңгәр күктән аксыл ефәк җепләр бара.(12) Бәрәңге басуы саргылт кояш нурына коена, анда-санда сыек зәңгәр төтен үрмәли, янган коры билчән исе борынны кытыклый. (13) Олы кеше, олы ир булсаң да, әллә нигә генә елыйсы килә.(14) Сары-кызыл-яшел урманның җәй белән саубуллашуымы, күк йөзендәге ефәк җепләр очуымы, әллә коры билчән сабагыннан чыккан төтеннең күзне кытыклавымы – елыйсы килә, әйбәт итеп, кешеләргә, җиргә игелек китерерлек итеп елыйсы килә...

(М.Мәһдиев)

Укылган текст нигезендә А1-А10 биремнәрен үтәгез. А1-А10 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

А1.Язучы нәрсәне төлке белән чагыштыра?

1) миләшне

2) өрәңгене

3) урманны

4) яфракны

А2.Аяк астына түшәлә сүзтезмәсенең (9 нчы җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

1) үсә башлый

2) коела

3) ята

4) сибелә

А3.Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) билчән

2) ефәк

3) төлке

4) миләш

А4.Орфографик хаталы сүзне табыгыз.

1) тәләбе

2) табигать

3) көрән

4) буявы

А5.Табигать сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

1) иҗекне нечкәртү өчен

2) тартыкны нечкәртү өчен

3) аеру билгесен белдерү өчен

4) сүздә нечкәлек кирәкми

А6. Парлы сүзне табыгыз.

1) көрән-сары

2) җепләр

3) саубуллашу

4) усаклар

А7. Иялек килеше кушымчалы сүзе булган җөмләне табыгыз.

1) Урманның иң матур чагы бу.

2) Күк йөзеннән пәрәвез оча, биек-биек зәңгәр күктән аксыл ефәк җепләр бара.

3) Урман буенда озак йөрде Ахияр.

4) Никадәр генә кояшлы, җылы булмасын, усак инде сап-сары.

А8. Калын хәреф белән бирелгән сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез. Никадәр генә кояшлы, җылы булмасын, усак инде сап-сары.

1) кимлек

2) артыклык

3) чагыштыру

4) гади

А9. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. Күк йөзеннән пәрәвез оча, биек-биек зәңгәр күктән аксыл ефәк җепләр бара.

1) хәл фигыль

2) сыйфат фигыль

3) исемфигыль

4) хикәя фигыль

А10.Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди сүз төркеме? Көзнеңүз законы, үз таләбе бар.

1) сан

2) алмашлык

3) исем

4) рәвеш

2 нче бүлек

В1-В10 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1.2-7 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В2. 10 нчы җөмләдәге каты сүзенә антоним уйлап языгыз.

Җавап: ______________

В3. 1 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: ______________

В4. 2-5 җөмләләр арасында тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрнең номерын арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В5. 6-8 җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ______________

В6. 12 нче җөмләдәгекоры сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә.Җавапны сүз белән язарга.

Җавап: ______________

В7.12-14 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Җавап: ______________

В8. 9 нчы җөмләнең төрен билгеләгез.

Җавап: ______________

В9. 6-9 нчы җөмләләрдән парлы сүз булган җөмлә санын күрсәтегез.

Җавап: ______________

В10. Ялгызлык исем булган җөмләнең номерын күрсәтегез.

Җавап: ______________

3 нче бүлек.

Укылган текстан файдаланып, С1 биремен эшләгез.

С1. “Сары-кызыл-яшел урманның җәй белән саубуллашуымы, күк йөзендәге ефәк җепләр очуымы, әллә коры билчән сабагыннан чыккан төтеннең күзне кытыклавымы – елыйсы килә, әйбәт итеп, кешеләргә, җиргә игелек китерерлек итеп елыйсы килә...” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган текстан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисалларны китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

1 нче вариант

1 нче бүлек.

Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10, С1 биремнәрен үтәгез.

(1)Менә көз җитте. (2)Укулар башланды.

(3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар.

(5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри.(7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.(8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. (10)Ә кайчакта уйчанланып китә. (11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

(12) Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

(16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. (17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

(18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады.(19)Язга таба минем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарымда сизә башлады.

(20)Уку елы тәмамланды. (21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. (22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. (24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

(25)Күп еллар үтте. (26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (27)Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

(Г.Бакиров)

Укылган текст нигезендә А1-А10 биремнәрен үтәгез. А1-А10 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

А1. Язучы кемне ефәк шарфлы дип атый?

1) әнисен

2) укытучысын

3) апасын

4) сеңлесен

А2. Төсе качты сүзтезмәсенең (22 нче җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

1) курыкты

2) авырды

3) кычкырды

4) читенсенде

А3. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) көз

2) укытучы

3) балалар

4) юлда

А4. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

1) укулар

2) мәктәптә

3) авыл

4) атна

А5. Орфографик хаталы сүзне табыгыз.

1) Анна Сергеевна

2) уйчаннанып

3) тәмамланды

4) күңел

А6. Ясалма сүзне табыгыз.

1) еллар

2) төсе

3) авылга

4) шарфлы

А7. Менә көз җитте җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) Осень, ты пришла?

2) Осень идёт.

3) Вот осень пришла.

4) Золотая осень пришла.

А8. Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша җөмләсендәге мәктәптә сүзе нинди килештә килгән?

1) баш килештә

2) юнәлеш килештә

3) урын-вакыт килештә

4)төшем килештә

А9. Калын хәреф белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган.

1) хәл фигыль

2) сыйфат фигыль

3) исемфигыль

4) хикәя фигыль

А10. Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди сүз төркеме? Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

1) сыйфат

2) алмашлык

3) исем

4) рәвеш

2 нче бүлек

В1-В10 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1.Тексттан ялгызлык исеме кулланылган җөмләләрнең саннарын арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В2.19-24 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз.

Җавап: ______________

В3. 7-9 нчы җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемнәрне арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В4.Тексттан рус алынмалары кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В5.20-27 нче җөмләләрдән юклык формасында килгән фигыльләрне арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: ______________

В6. 24 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап: ______________

В7. 11-13 нче җөмләләр арасында тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрнең номерын языгыз.

Җавап: ______________

В8. 3 нче җөмләдәге мәктәптә сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә. Җавапны сүз белән язарга.

Җавап: ______________

В9. 11 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

Җавап: ______________

В10. 20-23 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Җавап: ______________

3 нче бүлек.

Укылган тексттан файдаланып, С1 биремен эшләгез.

С.“Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребездә онытмады..” Текст ахырында китерелгән бу җөмләнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган текстан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисалларны китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.