Олимпиадага әзерләнү

Вильданова Лейсан Марсовна

Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты 120 минут

Максималь балл – 43

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ирен ассимиляциясе чагылыш тапкан сүзләр төркеменнән торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) иртәнге, алдынгы, сүнгән, бүгенге;

        ә) салкыннан, таңнан, килгәннәр, яланнан;

        б) җирдән, көздән, кышта, балыкка, сандыкта;

        в) унбиш, унбер, ун пот, туксан бер.

2. Дөрес язылган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) хөрмә, һөнәр, рәхмәт, һаман;

        ә) һәйкәл, зәһәр, илхам, сәһнә;

        б) ашһанә, ниһаять, иһтирам, баһадир;

        в) хата, мөхим, хәбәр, бәхет.

3. Салам, эскерт, арыш, бүрәнә кебек сүзләрнең татар теленә кайсы телдән кергәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) гарәп теленнән;

        ә) фарсы теленнән;

        б) грек теленнән;

        в) рус теленнән.

4. Җөмләдәге калын хәрефләр белән билгеләнгән сүзнең ясалыш ысулы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Үлчәү тәлинкәсенең формасы төрле булырга мөмкин.

        а) сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү;

        ә) сүзләрнең аваз составы үзгәрү;

        б) сүзләрнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүе;

        в) сүзләр кушылу.

 

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бар җырымны илгә багышладым... (М.Җәлил)

        а) боерык фигыль;

        ә) билгеләү алмашлыгы;

        б) хәбәрлек сүз;

        в) исем.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. (Г.Тукай)

        а) ымлык;

        ә) аваз ияртеме;

        б) бәйлек;

        в) кисәкчә.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән билгеләнгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күргәзмәдә катнашучыларга рәсем бик ошады.

        а) ия;

        ә) аергыч;

        б) хәл;

        в) тәмамлык.

8. Кушма җөмләдәге иярчен компонентның мәгънә ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Сәбәбе шул гына: озын юл кешене чирләтә. (Н.Гыйматдинова)

        а) иярчен ия җөмлә;

        ә) иярчен хәбәр җөмлә;

        б) иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) иярчен аергыч җөмлә.

II. Теоретик бирем.

        Үтәүчесез бер составлы фигыль җөмлә турында языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләп барыгыз. (15 балл)

III. Иҗади бирем.

Бирелгән тарихи сүзләрне кертеп, аңлатмалы сүзлек төзегез:

лашманнар, биләмә җир, тылмач, дөньяви, фәрман, яу (12 балл)



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен 

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре 

(2013/2014 нче уку елы) 

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез. 


А1. Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез: 

  1. унике; 
  2. сабый; 
  3. сәгыйть; 
  4. җырлаучы. 


А2. Ирен ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә? 

  1. әнкәй; 
  2. шомыртның; 
  3. унбиш; 
  4. йөрәгемнең. 


А3. Борын ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә? 

  1. шаяннар; 
  2. дәште; 
  3. айлы; 
  4. борынгы. 


А4. Саңгырау һәм яңгырау тартыклар чиратлашкан сүзләр кайсы мәкальдә бар? 

  1. кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит; 
  2. бәйрәм ашы – кара-каршы; 
  3. бер аягын атлаганчы, икенче аягын эт ашый; 
  4. ирнең асылы эштә танылыр. 


А5. Авылга сүзендә тартыклар охшашлануның нинди төре күзәтелә: 

  1. яңгыраулыкта охшашлану; 
  2. саңгыраулыкта охшашлану; 
  3. яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашлану күренеше сакланмау; 
  4. охшашлануның бер төре дә күзәтелми. 


А6. Телара сүзлекләр алар ... 

  1. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен синонимнары белән аңлатып бирәләр; 
  2. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен икенче телдә аңлатып бирәләр; 
  3. бер телдәге сүзнең мәгънәсен шул ук телдә аңлатып бирәләр; 
  4. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен омонимнары белән аңлатып бирәләр. 


А7. Бу сүзләр татар теленә кайсы телдән кергән?

Арыш, сука, салам, уҗым, әвен, эскерт, кәбестә, бүрәнә, мич, мичкә

  1. фарсы теленнән; 
  2. гарәп теленнән; 
  3. рус теленнән; 
  4. рус теле аша башка телләрдән. 


А8. Түбәндәге өзектә калын хәреф белән билгеләнгән сүзнең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләгез:

Бер уйласаң, син кем миңа?

Беренче күрәм алда.

...Без – Җирдәш шул. Кеше булып

Яшәргә килгән җаннар. (Р.Фәйзуллин) 

  1. архаизм; 
  2. неологизм; 
  3. тарихи сүз; 
  4. актив лексикага карый. 


А9. Җөмләләрдән һөнәри, диалекталь сүзләрне, фәнни терминнар һәм жаргоннарны табып, каршы яктан уклар белән күрсәтегез. 


Ике авыл арасында ләпек ерып йөргән эзләребезне калын кар каплады. (К.Кәримов) 


Жаргон сүз 


Авазларның формант төзелеше аларның спектрында ачык күренә. (Ф.Сафиуллина) 


Диалекталь сүз 


Гомумән, безнең студентлар универда күңелләренә хуш килгән урыннарга яңа исемнәр уйлап табарга яраталар (Көнд.м.) 


Фәнни терминнар 


Юл чатларында плакатлар, “Тракторчы, уңга кермә!” дигән язулар, резервуарлар, промысел вышкалары күзгә чалынып кала. (Г.Ахунов) 


Һөнәри сүзләр 

А10. Синоним, омоним, антоним сүзләр кергән җөмләләрне табып, каршы яктан уклар белән күрсәтегез.


Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара. (Ә.Еники)


Антоним сүзләр 

Кояшның һәм Җирнең

Мәхәббәт җимеше,

Тормышка омтылган

Яңа зат – ул кеше.

Җир-ана аермый

Олыга, кечегә;

Улларын, кызларын кадерләп үстерә. (М.Әгъләмов) 


Омоним сүзләр 

Берни дә күрмим, ишетмим,

Җир һәм галәм кап-кара.

Анаң күкрәгенә ятып,

Йөрәген тыңлап кара. (И.Юзеев)


Синоним сүзләр 

А11. Тиз, җәяү, аягүрә, яланөс рәвешләренең төркемчәсен билгеләгез.


  1. саф рәвешләр; 
  2. күләм-чама рәвешләре; 
  3. вакыт рәвешләре; 
  4. охшату-чагыштыру рәвешләре. 


А12. Казлар, үзара сөйләшә-сөйләшә, муеннарын боргалый-боргалый, ишегалдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юыналар (Г.Б.) җөмләсендәге калын хәреф белән бирелгән фигыль кайсы юнәлештә? 

  1. йөкләтү юнәлешендә; 
  2. уртаклык юнәлешендә; 
  3. кайтым юнәлешендә; 
  4. төшем юнәлешендә; 


А13. Рәшидә, яшьләрен йота-йота, шак-шок атлап, урам буйлап китеп барды (Ә.Е.) җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы төркемгә карый? 

  1. рәвеш; 
  2. ымлык; 
  3. аваз ияртеме; 
  4. кереш сүз. 


А14. Мәсьәләне телдән чишәбез җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз ничек ясалган? 

  1. яңа сүз ясалмаган; 
  2. тамырга ясагыч кушымча ялганган; 
  3. әлеге формада икенче сүз төркеменә күчкән; 
  4. алдагы төркемнәрдә дөрес җавап күрсәтелмәгән. 


А15. Мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчалары гына булган рәтне билгеләгез.

1. -ды/-де, -сыз/-сез, -чы/-че;

2. -рак/-рәк, -кай/-кәй, -шар/-шәр;

3. -лар/-ләр, -ган/-гән, -да/-дә;

4. -са/-сә, -ып/-еп, -ачак/-әчәк.

А16. Ясагыч кушымчасы булмаган сүзләр рәтен күрсәтегез.

  1. көзләр, балакай, яшьлек, тормыш; 
  2. карга, язгы, эшчән, килгән; 
  3. җиденче, берара, укымыйча, кызчык; 
  4. бүген, бишәү, көлеп, бушлай. 


А17. Сыйфат фигыльләрдән генә торган рәтне табыгыз. 

  1. баргач (белү), алып (китү), килүче (кешеләр), ашау (турында уйлау); 
  2. яза (белмәү), алачак (китап), белгән (вакыйга); 
  3. уйнаганчы (елау), укып (чыгу), яза-яза (тыңлау), сөйләгәч (белү); 
  4. укыйсы (газета), китә торган (пассажирлар), кайтучы (кунаклар), менгән (тау). 


А18. Сүзтезмәне күрсәтегез. 

  1. сары чәчәк; 
  2. сап-сары; 
  3. сары һәм соры; 
  4. сарылары үсеп чыкты. 


А19. Калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы җөмлә кисәге булып килә?

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын... (Г.Тукай)

  1. тәмамлык; 
  2. аергыч; 
  3. кереш сүз; 
  4. хәл. 


А20. Синнән башка яши алмыйм (Җыр) җөмләсендәге “башка” сүзе: 

  1. юнәлеш килешендәге исем; 
  2. бәйлек; 
  3. теркәгеч; 
  4. сыйфат. 


А21. Җөмлә ахырында кайсы тыныш билгесе куела? 
Ни белән үлчәнә үткән гомер ( ) (С.Сөләйманова) 

  1. нокта; 
  2. өндәү билгесе; 
  3. сорау билгесе; 
  4. күпнокталар; 


А22. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. (Г.Әпсәләмов)

  1. сәбәп хәле; 
  2. рәвеш хәле; 
  3. максат хәле; 
  4. вакыт хәле. 


А23. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. (И.Г.)

  1. иярчен вакыт җөмлә; 
  2. иярчен шарт җөмлә; 
  3. иярчен кире җөмлә; 
  4. иярчен сәбәп җөмлә; 


А24. Күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә иярчен җөмләгә хәтле килсә, алар арасына 

  1. өтер куела; 
  2. ике нокта куела; 
  3. сызык куела; 
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый. 


А25. Түбәндә бирелгән үзенчәлекләр телнең кайсы катламына хас:

Билгеле бер даирәдә генә кулланыла торган тел үзенчәлекләренә ия; терминнар, китап сүзләре очрый; тотрыклы калыпка ия; хис-тойгы сүзләре кулланылмый.

  1. фәнни телгә хас; 
  2. публицистика теленә хас; 
  3. рәсми телгә хас; 
  4. матур әдәбият теленә хас. 



II. Теоретик бирем. 


  1. Алмашлык сүз төркеме турында языгыз. 



III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз. 

  1. Сингармонизм ике төргә - ... гармониясенә һәм ... гармониясенә бүленә. 
  2. [к], [къ], [п] саңгырау тартыклары ике сузык арасында яки сузык белән сонор тартык арасында яңгырау парлары белән … . 
  3. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның ... дип атала. 
  4. Бертөрле аваз составына ия булган сүзләр ... дип атала. 
  5. Билгеле бер формада гына омоним булган сүзләр ... дип атала. 
  6. Билгеле бер төбәктә генә кулланылган сүзләрне ... дип атыйлар. 
  7. Мөнәсәбәт белдерүчеләр ... төркемгә бүленә. 
  8. Биеп, шаулый-шаулый, кергәч, чыкканчы - ... фигыльләр. 



IV. Гамәли бирем. 

Шул арада табигать бик нык үзгәргән юл буендагы печәне чабып алынган җирләрдә куе яшел келәм булып яшь үлән үсеп чыккан. (В.Нуруллин). 

  1. Тыныш билгеләрен куярга. 
  2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә. 
  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. 
  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә. 
  5. Яшел сүзенә фонетик анализ ясарга. 
  6. Үзгәргән, җирләрдә, куе сүзләренә морфологик анализ ясарга. 
  7. Алынган сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. 

    V. Иҗади бирем.

Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк. (Н.Арсланов) 


Әлеге юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне белдереп, күләме 8-10 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз. 

Татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен 

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре 

(2013/2014 нче уку елы) 


  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез. 


А1. Татарларда гарәп алфавиты кайсы гасырларда кулланылган? 

  1. X – XVIII гасырларда; 
  2. X – XX гасырларда; 
  3. X – XXI гасырларда; 
  4. X – XIX гасырларда. 


А2. Төрки телләрне генә үз эченә алган төркемне күрсәтегез. 

  1. комык теле, фарсы теле, уйгыр теле, башкорт теле; 
  2. караим теле, үзбәк теле, урум теле, печенег теле; 
  3. төрекмән теле, якут теле, таҗик теле, казах теле; 
  4. дөрес җавап бирелмәгән. 


А3. Тел гыйлеме - ... 

  1. телне, аның яшәү һәм үсеш закончалыкларын өйрәнә торган фән; 
  2. телнең сүзлек байлыгын төрле яктан өйрәнә торган фән; 
  3. сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән; 
  4. сөйләм авазларын өйрәнә торган фән. 


А4. Татар теле - ... 

  1. тамыр тел; 
  2. полисинтетик тел; 
  3. флектив тел; 
  4. агглютинатив тел. 


А5. Аваз ул - ... 

  1. фонемаларның язуда белдерелүе; 


2. тон һәм шау катнашында барлыкка килгән саңгырау берәмлек;

3. сөйләмнең таркалмый торган иң гади берәмлеге;

4. тон һәм шау катнашында барлыкка килгән яңгырау берәмлек.

А6. Сузык һәм тартыклар артикуляциясенең бер-берсенә җайлашуы ничек атала?


  1. ассимиляция; 
  2. аккомодация; 
  3. сингармонизм; 
  4. диссимиляция. 


А7. Татар телендә сузыкларны телнең горизонталь хәрәкәтенә карап төркемләгәндә, нинди төркемнәр барлыкка килә? 

  1. озын һәм кыска сузыклар; 
  2. иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар; 
  3. алгы һәм арткы рәт сузыклары; 
  4. югары, урта һәм түбән күтәрелешле сузыклар. 


А8. Татар телендәге [о] авазына кайсы характеристика туры килә? 

  1. арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән сузык; 
  2. алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән сузык; 
  3. арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән сузык; 
  4. алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән сузык. 


А9. [w] авазына туры килгән характеристиканы күрсәтегез. 

  1. ирен-ирен, өрелмәле, сонор, авыз авазы; 
  2. тел алды, ярым-йомык, сонор, авыз авазы; 
  3. ирен-теш, өрелмәле, шаулы, яңгырау аваз; 
  4. ирен-ирен, йомык, сонор, борын авазы. 


А10. Татар теленә хас булмаган иҗек калыбын күрсәтегез. 

  1. СТ; 
  2. ТСТ; 
  3. ТТС; 
  4. СТТ. 


А11. Этимология ул - ... 

  1. ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган фән; 
  2. сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән; 
  3. сүзнең атау мәгънәсен, атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган фән; 
  4. телнең тотрыклы төзелмәләре җыелмасы; 


А12. Шигырь юлларыннан омонимнарны табып, астына сызыгыз, төрен билгеләгез. 

Салават күперен күрдем, 
Шундый матур буялган! 
Ялганын да ялган инде, 
Ләкин матур бу ялган. (М.Галиев) 

  1. пароним; 
  2. омограф; 
  3. омофон; 
  4. омоформа. 


А13. Парлы сүзләр нинди берәмлекләргә нигезләнеп барлыкка килгәннәр? 

Чит-ят, бата-чума, әйләнә-тулгана 

  1. омоним; 
  2. антоним; 
  3. пароним; 
  4. синоним; 


А14. Синонимик рәттәге доминанта сүзне табыгыз. 

  1. ризык; 
  2. нигъмәт; 
  3. ашамлык; 
  4. азык. 


А15. Модальлек кушымчалары булмаган сүзләр төркемен билгеләгез. 

  1. һәрвакытта, уйнамаган, ашлаган; 
  2. әнкәйгә, батырларны, сөенечтән; 
  3. уйлама, аңлашкан, киттеләр; 
  4. уйчанлык, яшьлектәгечә, тынычлыкның. 


А16. Сүзнең нигезе дөрес билгеләнгән төркемне күрсәтегез. 

  1. әйтелгәнчә-рәк, тынычсызлык-та, уйламаганлык-тан; 
  2. кызыклы-лык, җырлама-гач, эшчеләр-ебез; 
  3. шифалы-рак, беләкләр-гә, әдәпле-лек; 
  4. өстәлләр-дә, кызчык-лары, ашъяулык-ны. 


А17. Ярый, бар, мөмкин, тиеш, кирәк сүзләре:

1. фигыльләр;

2. хәбәрлек сүзләр;

3. бәйлек сүзләр;

4. кисәкчәләр.

А18. Җөмләдә калын хәреф белән бирелгән фигыльнең юнәлешен ачыклагыз.


Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар. (Г.Кутуй) 

  1. төшем юнәлеше; 
  2. кайтым юнәлеше; 
  3. төп юнәлеш; 
  4. йөкләтү юнәлеше. 


А19. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез. 
Әгәр кешене кеше итү безнең кулдан килә торган булса иде, без аны инде алтыннан коеп куйган булыр идек. (Г.Камал) 

  1. иярчен тәмамлык җөмлә; 
  2. иярчен шарт җөмлә; 
  3. иярчен кире җөмлә; 
  4. иярчен сәбәп җөмлә. 


А20. Кайсы вариантта тиңдәш кисәкләр арасына өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән? 
Эссе һавада мин суда койнам (1) йөзәм; 
Чәчрәтәм (2) уйныйм (3) чумам (4) башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай) 

  1. 1,2,3,4; 
  2. 1,3,4; 
  3. 2,3,4; 
  4. 3,4. 


А21. Синтетик иярчен урын җөмлә баш җөмләгә: 

  1. парлы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә; 
  2. хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә; 
  3. җирдә, якта, урында сүзләре ярдәмендә; 
  4. ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә. 


А22. Без өчәү тын гына ятабыз (Г.Әпсәләмов) җөмләсендә билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге? 

  1. ия; 
  2. хәл; 
  3. аергыч; 
  4. аныклагыч. 


А23. Күзгә төртсәң дә күренми, шул дәрәҗәдә караңгы (М.Юныс) җөмләсендә иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнгән. 

  1. кушымча ярдәмендә; 
  2. мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә; 
  3. янәшә тору юлы белән; 
  4. көттерү интонациясе ярдәмендә. 


А24. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез. 

Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды (Г.Әпсәләмов)

1. сәбәп хәле;

2. рәвеш хәле;

3. максат хәле;

4. вакыт хәле.

А25. Игътибарсызлыгы сүзе нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?

1. тамыр, модальлек, сүз ясагыч, бәйләгеч;

2. тамыр, сүз ясагыч, сүз ясагыч, бәйләгеч;

3. тамыр, сүз ясагыч, модальлек, бәйләгеч;

4. тамыр, модальлек, модальлек, бәйләгеч.


Теоретик бирем. 

  1. Татар халкында язу тарихы турында языгыз. 



III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз. 

  1. Сүзнең беренче иҗегендәге [о], [ө] сузыкларының аннан соңгы иҗекләрдә килгән [ы], [е] сузыкларын иренләштерүләре сингармонизмның ... гармониясе дип атала. 
  2. Калын һәм нечкә сузыклары булган сүз сингармонизмның ... гармониясенә буйсынмый. 
  3. Антонимнар – мәгънәләре буенча ... сүзләр. 
  4. Татар теленең төп язу принцибы – ... принцип. 
  5. Татар телендә барлыгы ... мөстәкыйль сүз төркеме бер. 
  6. -мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнәкисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүздән ... киләләр һәм ... язылалар. 
  7. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә ... була. 
  8. Аерым җөмләләре үзара санау, каршы кую интонациясе аша бәйләнгән җөмләләрне ... тезмә кушма җөмлә диләр. 
  9. Кереш сүзләр сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле ... белдерәләр. 



IV. Гамәли бирем. 

Табигатьне мәсхәрә итсәк киләчәк буын безне беркайчан да кичермәс чөнки аның да табигатьтән файдаланырга хакы бар. (К.Паустовский) 


  1. Тыныш билгеләрен куярга. 

  2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә. 

  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. 

  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә. 

  5. Чөнки сүзенә фонетик анализ ясарга. 

  6. Беркайчан, кичермәс, табигатьне сүзләренә морфологик анализ ясарга. 

  7. Файдаланырга сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. 


V. Иҗади бирем

Кеше кайчан матур була? 

Кеше матур шул вакыт – 

Иле өчен, халкы өчен 

Яшәгәндә җан атып; 

Замананың авырлыгын 

Җилкәсенә алганда; 

Олы данга ирешеп тә, 

Кече булып калганда. (Р.Харис) 
Әлеге шигъри юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Әнә шундый сыйфатларга ия булган якташларыгызны беләсезме? Фикерләрегезне белдереп, күләме 10-12 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз. 

Татар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен 

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре 

(2013/2014 нче уку елы) 

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез. 


А1. Кайсы җөмләдә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүз бар?

1. Үтә икән, китә икән

Гомер дигәнең агып...

2. Җитә икән яшәү чоры

Кадерсезләргә калып.

3. Беркем килми, беркем китми,

Һичкем белми хәлеңне. 

Берьялгызың үткәрәсең 

Шулай картлык мәлеңне (Ш.Җиһангирова).

А2. Дуслык турындагы фразеологизмны табып билгеләгез:

1. авызы колагына җиткән;

2. энә белән җеп кебек;

3. ике куян артыннан куу;

4. ике тамчы су кебек.

А3. Семасиология ул - 

  1. тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган фән; 
  2. тел гыйлеменең сүзнең мәгънә мөнәсәбәтен өйрәнә торган бер тармагы; 
  3. сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган фән; 
  4. сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен өйрәнә торган фән. 


А4. Телнең кулланылыш өлкәләре үзенчәлекләрен нинди фән өйрәнә? 

  1. диалектология; 
  2. стилистика; 
  3. гомуми тел белеме; 
  4. лексикология. 


А5. Исемнәрдә күплек сан кушымчалары кайсы төргә карый:

1. ясагыч кушымча;

2. бәйләгеч кушымча;

3. модальлек кушымчасы;

4. берсе дә туры килми.

А6. Әнкәй, төнге, төзелеш, унбиш сүзләре татар орфографиясенең кайсы принцибына нигезләнеп язылалар?
1.морфологик принципка нигезләнеп язылалар; 

2.фонетик принципка нигезләнеп язылалар; 

3.график принципка нигезләнеп язылалар; 

4.тарихи-тридицион принципка нигезләнеп язылалар. 


А7. Кайсы рәттә сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән? 

  1. кунакханә, канәфи, мәшгуль, итәгатьле, диккать, вәгазь; 
  2. кунакханә, кәнәфи, мәшгуль, итагатьле, дикъкать, вәгазь; 
  3. кунакханә, канәфи, мәшгүль, итагәтьле, диккәть, вәгәзь; 
  4. бер вариант та дөрес түгел. 


А8. Ничә сүздә басым соңгы иҗеккә төшми: дәфтәр, укучымын, машина, татарча, алтынчы, утырыгыз.

1. 1;    2. 2;   3. 3;     4. 4.

А9. Кайсы мәкальдә тел арты ассимиляциясе күзәтелгән сүз бар?

  1. Иренгәннең ирене икмәккә тимәс; 
  2. Эш акылны таба, акыл – эшне; 
  3. Йокы тамак туйдырмый; 
  4. Адәмне адәм иткән – әдәп; 


А10. Акустик яктан бары тавыштан гына тора, иҗек төзи ала торган авазлар нинди? 

  1. сонор авазлар; 
  2. яңгырау тартыклар; 
  3. сузык авазлар; 
  4. саңгырау тартыклар. 


А11. Бу сүзләрнең ничәсендә ирен гармониясе күзәтелә? 
Өмет, сөтле, көе, борыч, өмә, коңгыз, төлке. 

  1. Барысында да; 
  2. 6 сүздә; 
  3. 5 сүздә; 
  4. 4 сүздә. 


А12. “Тел уртасы, өрелмәле, сонор, авыз авазы” билгеләмәсенә туры килгән аваз кайсысы?

1. [w];    2. [л];  3. [й]; 4. [м].

А13. Алынма сүзләрдә иҗек ахырындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, бу хәрефләрдән соң ...

  1. калынлык билгесе куела; 
  2. нечкәлек билгесе куела; 
  3. сызыкча куела; 
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый. 


А14. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез. 
Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. (М.) 

  1. иярчен аергыч җөмлә; 
  2. иярчен тәмамлык җөмлә; 
  3. иярчен аныклагыч җөмлә; 
  4. иярчен вакыт җөмлә. 


А15. Кул-аяк җитмәү фразеологизмының мәгънәсе:

1. бөтен эшкә өлгерү;

2. теләсә нинди эшкә катнашып йөрү;

3. эшне тиз башкарып чыгу;

4. уйлаган эшеңне эшләргә җитешмәү.

А16. Балавыз сыгу фразеологизмының мәгънәсе –

  1. куану; 
  2. елмаю; 
  3. елау; 
  4. көлү. 


А17. Авылдашкайларыбыздан сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора? 

  1. 7; 
  2. 5; 
  3. 6; 
  4. 8. 


А18. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр тупланган рәтне билгеләгез. 

  1. юынгандыр, уйландыру, ярату; 
  2. очырам, күрсәткәннәр, яшелләндерү; 
  3. 3. җырлашу, карату, юыну;

4. караштылар, сөйдергән, җыелган.


А19. Имән өстәлләр өстенә алтын кашыклар кирәк (Җыр) җөмләсендә билгеләнгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? 

  1. сыйфат; 
  2. исем; 
  3. рәвеш; 
  4. хәбәрлек сүз. 


А20. Кара диңгез сүзенең ясалу ысулы ягыннан сүзнең төрен билгеләгез? 

  1. тамыр сүз; 
  2. тезмә сүз; 
  3. ясалма сүз; 
  4. кыскартылма сүз. 
    А21. Икесе дә якты, алсу йөзле, икесе дә матур, сөйкемле. (М.Җ.) җөмләсендә ияләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән? 
  1. сан; 
  2. сыйфат; 
  3. исемләшкән сыйфат; 
  4. исемләшкән сан. 


А22. Үзен үзе тыңлата алмаган – кешене тыңлата алмас мәкалендә билгеләнгән сүз - 

  1. киләчәк заман сыйфат фигыль; 
  2. киләчәк заман хикәя фигыль; 
  3. хәл фигыльнең беренче төре; 
  4. хәл фигыльнең өченче төре. 


А23. Иясе исемләшмәгән сүз төркеме белән белдерелгән мәкальне билгеләгез. 

  1. күп укыган күп белер; 
  2. өйрәнгән җирдә калмас; 
  3. илсез кеше – телсез сандугач; 
  4. егылмаган калыкмас. 


А24. Урап-урап карлар күмә 
Кышның озын юлларын, 
Чың-чың итә, җил тузгыта 
Җиз кыңгырау моңнарын. (Ә.А.) шигырендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы сүз төркеменә карый? 

  1. хәбәрлек сүз; 
  2. ымлык; 
  3. аваз ияртеме; 
  4. кисәкчә. 


А25. Ул үзенең олы улын (1) минем әтине (2) солдатка әзерли иде. (М.Мәһдиев) җөмләсендә саннар белән билгеләгән урыннарга ниди тыныш билгесе куярга кирәк? 

  1. өтер; 
  2. ике нокта; 
  3. сызык; 
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый. 


А26. Кем сабыр, шул эшнең җаен табар мәкалендә иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. 

  1. иярчен ия җөмлә; 
  2. иярчен аергыч җөмлә; 
  3. иярчен тәмамлык җөмлә; 
  4. иярчен аныклагыч җөмлә. 


А27. Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе (Г.Тукай)җөмләсенең төрен билгеләгез; 

  1. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә; 
  2. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә; 
  3. катнаш кушма җөмлә. 
  4. иярчен җөмләле кушма җөмлә. 


II. Теоретик бирем. 

  1. Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре турында языгыз. Мисалларга нигезләнеп аңлатырга. 


III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз. 

  1. Борын тартыгына беткән сүзләргә кушымчаның борын тартыгына башланган варианты ялгану тартыкларның ... ассимиляцисе дип атала. 
  2. Тон һәм шау катнашында ясалган тартыклар ... тартыклар дип атала. 
  3. Искергән сүзләр - ... төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр. 
  4. ... заман сыйфат фигыль кушымчасы - -учы
  5. Сүзнең төп мәгънәсен белдереп, сөйләмдә аерым кулланыла ала торган һәм аерым бер сүз төркеменә керә торган кисәге ... дип атала. 
  6. Ике яки икедән артык иярчен җөмлә бер баш җөмләгә ияреп килеп, алар үзара тиңдәш булсалар, андый җөмлә ... дип атала. 
  7. Әйтү максаты буенча җөмләләр ... булалар. 
  8. Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ... дип атала. 



IV. Гамәли бирем. 

Кояш кыздырган саен көн эсселәнә бара иде урман куера барган саен һава да дымсурак салкынчарак булып тоела иде. 

  1. Тыныш билгеләрен куярга. 
  2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә. 
  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. 
  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә. 
  5. Тоела сүзенә фонетик анализ ясарга. 
  6. Салкынчарак, кыздырган, да сүзләренә морфологик анализ ясарга. 
  7. Куера сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. 



V. Иҗади бирем. 

Яңа, гүзәл чорга кергән чакта 

Синең туган илең, 

Хуҗа булып бассын алгы сафта 

Акыл, Намус, Белем! (Г.Афзал) 

Әлеге шигъри юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне белдереп, күләме 12-14 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.



Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Халык авыз иҗатының дастан жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Беренче театр”

2) ” Хисаметдин менла“

3) ” Бичара кыз“

4) ”Сак-сок “

5) “Иң гүзәл кеше икәнсез “

6)” Шәмдәлләрдә генә утлар яна“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Үзегез миннән яхшырак беләсез, минем яшисем күп калмады. Васыятем шул: кеше булыгыз! Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак булса, үзенең җанын саклап калу өчен, теләсә нинди түбәнлеккә бара. Атасын да, анасын да, хәтта Ватанын да  сата!...

А) Әлеге өзекнең авторын, исемен билгеләгез. Б) Әсәр кайсы әдәби төргә карый? Жанрын билгеләгез. В) Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. Театр тарихы турында яз. Берәр артистның тормыш юлын искә төшер

5. Шигырьгә анализ яса

Давыл чәчәкләре

Печән җиткән, мин болында йөрим,
Тугайларга күңлем табынды.
Озын, сары давыл чәчәкләре
Көтеп утыра кебек давылны.

Җир өстеннән күпме давыл узды,
Бөтерелде күпме өермә...
Утыра шомлы давыл чәчәкләре,
Куркам никтер якын килергә...

Кыңгыраулар, сары кыңгыраулар
Сизәрләр дә давыл кубарын,
Хәбәр Салып, уятырлар төсле
Бу тынгысыз җирнең улларын.

Юк, купмасын иде кабат сугыш...
Кыңгыраулар нигә кагарга?
Халык җыена, ничәнче кат җыена
Чын-чынлап бер яшәп карарга.

С.Хаким

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Халык авыз иҗатының мәкаль жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Беренче умырзая”

2) ” Хәят“

3) ” Идегәй“

4) ”Әсма, яки гамәл вә җәза “

5) “Буранда “

6) ” Ул“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Инсанның яшьлегендә алган тәрбиясе каберенә кадәр берлектә буылыр, аерылмас. Бу исә-акыллы кешеләрнең тәҗрибәләре белән исбат ителгән бер шәйдер...

А) Әлеге өзекнең авторын, исемен билгеләгез. Б) Әсәр кайсы әдәби төргә карый? Жанрын билгеләгез. В) Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. Болгар чоры әдәбияты һәм тарихы турында яз.

5. Шигырьгә анализ яса

Башка берни дә кирәкми...

Туып-үскән шушы җирнең ямен
"Алыштырмый икән һичнәрсәң.
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.

Миңа гына шулай тоела микән
Бөтен рәхәтләре соң аның?
Башка берни дә кирәкми,
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын.

Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,
Ул үрләрнең чиге кайда соң?
Башка берни дә кирәкми,
Дусларның мин гомерем буе
Тойсам җылы карашын.

С.Хаким

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Поэма жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Диване – лөгатет төрк”

2) ” Ана догасы“

3) ” Кыйссаи Йосыф“

4) ” Кышкы юл“

5) “Җомга көн кич белән “

6) ” Банкрот“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Туганлык кадерен белсә-туган ул,

Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул.

А) Әлеге афоризмның авторын билгеләгез. Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. Г.Камал иҗаты һәм тормыш юлы турында яз.

5. Шигырьгә анализ яса

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!

21.01.03 Р.Миңнуллин

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 9 сыйныфында

 укучылар өчен олимпиада сораулары

1. Комедия, трагикомедия жанрына билгеләмә бирегез. Аңа хас сыйфатларны күрсәтегез. Фикерегезне мисаллар белән дәлилләгез.

2. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын билгеләгез, жанрын күрсәтегез:

1) “ Беренче умырзая”

2) ” Хәят“

3) ” Идегәй“

4) ”Әсма, яки гамәл вә җәза “

5) “ Имән “

6)” Сөннәтче бабай“

3.Әлеге текст белән танышыгыз:

Мәхәббәт үтеп керә алмаган бернинди стеналар юк. Төрмәләрнең тимер ишекләре дә, больницаларның таш стеналары да, юлларны бүлеп торган биек кыялар да, ургып-ургып аккан елгалар да киртә була алмыйлар аңа. Кешеләр диңгезләрне кичеп, карурманнар гизеп бер-берсен табышалар.

А) Әлеге өзекнең авторын, исемен билгеләгез. Б) Әсәр кайсы әдәби төргә карый? Жанрын билгеләгез. В) Бирелгән өзеккә үз фикерегезне белдереп инша языгыз.

4. 19 гасыр тарихы һәм әдәбияты турында яз.

5. Текст өстендә эшлә.

         Хикәябез-гаҗәп бер хикәядер. Аңа керешер алдыннан, иң әүвәл вакыйганың кайда һәм кайча булуын әйтеп үтик. Хикәябездән укып аңлашылачак вакыйга моннан берничә ел элек Казан шәһәрендә булды.

  1. Әсәрнең авторын, исемен, жанрын яз.
  2. Төп геройларны яз. Берсенә  характеристика бир.
  3. Әсәрнең тема, идеясен яз.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татар теленнән олимпиада үткәрү өчен биремнәр

9 нчы сыйныф

1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)

1.Кайсы сүздә элизия күренеше бар?

А) бүрәнә

Б) эскерт

В) карурман

Г) сеңлем

2.Хәят, мәгыйшәт сүзләре белән бер синонимик рәткә кергән сүзне табыгыз.

А) мәнфәгать

Б) тормыш

В) канун

Г) махсус

3.Җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Ул көнне без әниебез алдында үзенә күрә исәп-хисап тотабыз, аның гомере буе безгә күрсәткән яхшылыкларына яхшылык белән җавап бирергә тырышабыз. (Х.С.)

А) бер

Б) ике

В) өч

Г) дүрт

4.Татар телендә хәл фигыльләргә нинди грамматик категорияләр хас?

А) тартым, зат-сан

Б) юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык

В) берлек-күплек, тартым

Г) зат, килеш

5.Катнаш кушма җөмләдә кимендә...

А) ике хәбәрлек булырга тиеш

Б) өч хәбәрлек булырга тиеш

В) дүрт хәбәрлек булырга тиеш

Г) биш хәбәрлек булырга тиеш

6.Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтеге.Ничек кергән булсалар, алар шулай тиз генә китеп тә бардылар. (Г.А.)

А) ялгызак мөнәсәбәтле сүз

Б) парлы мөнәсәбәтле сүз

В) янәшә тору

Г) кушымчалар

7.Кайсы сүз фонетик принципка нигезләнеп язылмый?

А) малай

Б) төнге

В) чыршы

Г) дөрес җавап бирелмәгән

8.Мәгънәдәш берәмлекләрдән торган парлы сүзне табыгыз.

А) сату-алу

Б) эңгер-меңгер

В) аклы-каралы

Г) исәпсез-чутсыз

9.Калтырата. Бер составлы җөмләнең төрен билгеләгез.

А)билгеле үтәүчеле

Б) билгесез үтәүчеле

В) үтәүчесез

Г) сүз җөмлә

10.”Күк йөзе караңгыланып китә” җөмләсендә –ып кушымчалы хәл фигыль...

А) тезмә фигыль составында төп эшне белдерә

Б) икенче бер фигыльдән аңлашылган төп эшкә өстәмә эшне белдерә

В) иярчен җөмләнең хәбәре булып килә

Г) дөрес җавап бирелмәгән

11. График принципка нигезләнеп язылган сүзне табыгыз.

А) алтын

Б) тозсыз

В) сеңлем

Г) компьютер

12. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

А) ярату, киенгәндер, уйландыру

Б) укыйм, карашам, көрәләчәк

В) Очырам, укытачакмын, яшәртәм

Г) җырлашу, юыну, карау

13. Басым һәм иҗек калыпларының үзенчәлекләрен саклап, билгесез сүзне табыгыз.

Һәркем: каләм = калам: Х

Х = ?

А) Һичбер

Б) Торна

В)Хәбәр

Г) китап

14. Дифференциаль билгеләре буенча авазны табыгыз.

Саңгырау, йомык, кече тел тартыгы

А) /ң/

Б) /т/

В) /н/

Г) /къ/

...........................................................................

2.Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алып языгыз, бер сүзтезмәгә анализ ясагыз. Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында танылган галимнәр шактый күп. (5 балл)

3.Иҗади бирем. Шагыйрьнең әлеге фикерен ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)

Билгеле бит инде: һаваларга

Очар кош менә. (Р.Әхмәтҗанов)

4.Нәрсә ул пунктуация? Тыныш билгеләрен куюның нигезләре. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. (10 балл)

5.Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз, сүз төркемнәрен билгеләгез. (5 балл)

Качаклар, ял өчен яшерен урын табылганга шатланып, Григорий артыннан киттеләр. (А.Р.)

                              Татар теленнән олимпиада үткәрү өчен биремнәр

10 нчы сыйныф

1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)

1.Яңгырау тартыклы сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез.

 А) дөнья, җир, галим, яңгыр

Б) китап, яшеллек, дәүләт, көз

В) яз, елмаю, җитди, боз

Г) күзлек, өстәл, тәрәзә, безнеңчә

2. Бала чагым, үткәннәрдән кайтып,

Тәрәзәмне ачып елый кебек. (Х.Латыйф) җөмләсендә бала чагым -

А) эндәш сүз

Б) кереш сүз

В) аерымланган кисәк

Г) тезмә ия

3.Җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән

Без ничек калдык әле? (И.Юзеев)

А) бер

Б) ике

В) өч

Г) дүрт

4.Хатасы булган сүзләрне табыгыз.

1) бичаракай; 2) китапхәнә; 3) хак нахак; 4) әүлия

А) 1,4                  Б) 2,4                    В) 3,4                 Г) 2,3

5.Тамырдаш сүзләрне табыгыз:  1) утлык; 2) утын; 3) утар; 4) утыз

А) 1,3                 Б) 2,4                   В) 1,2,3             Г) барысы да тамырдаш

6.Дифференциаль билгеләре буенча авазны табыгыз.

Югары күтәрелешле, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы

 А) /а/                 Б) /ә/                   В) /ү/                  Г) /и/

7.Пенза, Саратов, Тамбов өлкәләрендә яшәүчеләр түбәндәге диалектларның кайсыларында сөйләшә?

А) урта

Б) көнчыгыш

В) көнбатыш

Г) дөрес җавап бирелмәгән

8.Унбер, һичшиксез, әнкәй, тозсыз, буранлы сүзләренең язылышы кайсы принципка нигезләнгән?

А) морфологик

Б) фонетик

В) график

Г) тарихи-традицион

9.Авылдашларыбыз сүзендә тамырга түбәндәге кушымчалар ялганган:

А) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча+бәйләгеч

Б) тамыр+сүз ясагыч+модальлек кушымчасы+модальлек

В) тамыр+сүз ясагыч+бәйләгеч +тартым кушымчасы

Г) тамыр+сүз ясагыч+модальлек кушымчасы+ бәйләгеч

10.Сузык авазларның үзара ярашуы нәрсә ул?

А) ассимиляция

Б) аккомодация

В) сингармонизм

Г) диссимиляция

11. “Иртә торгач та үрдәк тамагын туйдырган” җөмләсендәге торгач сүзенә морфологик-синтаксик анализның дөрес вариантын күрсәтегез.

А) фигыль, затланышлы, III зат хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә

Б) баш килешне таләп итүче бәйлек сүз

В) фигыль, затланышсыз, II төр кушымчалы хәл фигыль, барлыкта, зат-сан белән төрләнми, төп юнәлештә, җөмләдә тәмамлык булып килә

Г) затланышсыз фигыль, хәл фигыль, тамыр нигез, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә

12. Чит сөйләмнең төрләрен күрсәтегез

А) туры, кыек һәм автор сөйләме

Б) туры һәм кыек сөйләм

В) автор сөйләме һәм туры сөйләм

Г) автор сөйләме һәм кыек сөйләм

13. Тезүле бәйләнеш...

А) бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына була

Б) теркәгечләр ярдәмендә генә оеша

В)җөмләнең теләсә кайсы кисәкләре арасында булырга мөмкин

Г) бары тик тезмә сүзләр арасында гына була

14. Без, шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. (Ә.Еники). Бу җөмләдә “шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп” – нәрсә ул?

А) аныклагыч

Б) кереш җөмлә

В) аерымланган сәбәп хәле

Г) аерымланган рәвеш хәлләре

...........................................................................

2.Бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз. (5 балл)

Мактанчыкларның, борынгылардан, елмаюларга, аерылмыйк, уртаклашмыйлар

3.Иҗади бирем. Шагыйрьнең әлеге фикерен ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)

Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Г.Кандалый)

4.Татар теленең орфографик принциплары турында языгыз, мисаллар китерегез. (10 балл)

5.Кирәк урынга тыныш билгеләре куеп языгыз (5 балл)

1) Анда ягъни сөзәк тау битендә бер йомран тырыша-тырыша үзенә өн казый икән (Г.Галиев)

2) Нишләп бу кадәр йөрәккә якын икән соң син туган җир (Р.Сибат)

3) Хәер Касыйм әллә ни аптырап тормады телен чыгарып тәрәзә пыяласындагы бозны ялый башлады (Ф.Хөсни)



Предварительный просмотр:

Теоретик сораулар

  1. Эпик төр әсәрләренә хас үзенчәлекләр.
  2. Драма әсәрләренә хас үзенчәлекләр.
  3. Трагедия һәм драма арасында охшаш һәм аермалы яклар.
  4. Чәчмә һәм драма әсәрләренең уртаклыгы һәм аермасы.
  5. Төзмә һәм чәчмә әсәрләрнең уртак һәм аермалы яклары.
  6. Лирик герой төшенчәсен мисаллар белән аңлатыгыз.
  7. Үзең теләгән бер әсәрнең эпиклыгын дәлиллә.
  8. Әдәбиятта милли герой, милли характер, милли психология төшенчәләрен ничек аңлыйсыз?
  9. Урта гасыр әдәбиятында күчемлелек, дәвамчанлык.
  10. Романтизмга хас үзенчәлекләр. Бер әсәрне алып, аның романтик әсәр икәнлеген дәлилләгез.
  11. Дидактик әдәбият төшенчәсе.
  12. Сатира төшенчәсен бер әсәр мисалында аңлатыгыз.
  13. Конфликт төшенчәсен бер әсәр мисалында аңлатыгыз.
  14. Язма әдәбият һәм фольклор нинди мөнәсәбәттә?
  15. Бүгенге әдәбиятта синең замандашың.
  16. Татар классик шигыре.
  17. Мәгърифәтчелек реализмына хас үзенчәлекләр.
  18. Мәсәл жанры.
  19. Дастан жанры.
  20. Суфыйчылыкның татар әдәбиятында чагылышы.
  21. Реалистик прозаның үзенчәлеге.
  22. Бүгенге әдипләребез нинди темаларга иҗат итә?

Чор әдәбияты

  1. Борынгы төрки әдәбиятның төп ядкәрләре.
  2. Гомумтөрки әдәбиятта нинди жанрлар кулланылган?
  3. Борынгы төрки әдәбиятка хас үзенчәлекләр.
  4. Шәрык классикасының татар әдәбиятына йогынтысы.
  5. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә традицияләр һәм новаторлык.
  6. "Идегәй" дастаны һәм тарихи чынбарлык.
  7. Урта гасыр әдәби традицияләренең үзеннән соңгы әдәбиятта дәвам итүе.
  8. Мәгърифәтчелек реализмында шәхес һем мохит проблемасы ничек хәл ителә?
  9. "Коръән" китабының татар әдәбиятына йогынтысы.
  10. Урта гасыр әдәбиятында кеше шәхесе.
  11. Татар әдәбиятының чыганаклары.
  12. Казан ханлыгы чоры әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
  13. 19 нчы йөздә реалистик проза үсешенә тәэсир иткән факторлар.
  14. 20 нче йөз башы поэзиясенең үзенчәлекләре.
  15. 20 нче йөз башы татар драматургиясенә хас үзенчәлекләр.
  16. 20 нче еллар әдәбиятындагы төп темалар.
  17. Сугыш чоры әдәбиятына хас үзенчәлекләр.
  18. Бүгенге әдәбиятта тарихи жанр.
  19. Әдәбиятта шәхес культының чагылышы.

Монографик тема

  1. Г.Исхакый әсәрләрендә милләт, дин язмышы.
  2. С.Рәмиев иҗатының романтик үзенчәлекләре.
  3. Ә.Еники әсәрләрендә ялгызлык һәм сагыш.
  4. К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.
  5. Ш.Камал иҗатында бәхет темасы.
  6. Ф.Кәримнең сугыш чоры лирикасының үзенчәлекләре.
  7. Татар язучыларыннан кемнәр "Халык язучысы" исеменә лаек булды? Берәрсенең иҗаты турында яз.
  8. Т.Миңнуллин әсәрләрендә милләт язмышы.
  9. Тарихи роман остасы дип кемне атар идегез?
  10. Г.Камал ‒ комедия остасы.
  11. Һ.Такташ ‒ мәхәббәт җырчысы.
  12. Һ.Такташ иҗатында символик сурәтләр.
  13. Г.Тукай иҗатында дини мотивлар.
  14. Г.Тукайның сатирик шигырьләре.
  15. Г.Исхакыйның мөһаҗирлектә язган әсәрләрендәге төп темалар.
  16. С.Хәким ‒ туган як җырчысы.
  17. Мөхәммәдьяр ‒ гуманизм җырчысы.
  18. Г.Кандалый поэзиясенең үзенчәлеге.
  19. Ф.Әмирхан ‒ психологик анализ остасы.
  20. Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен дәвам итегез.
  21. Р.Фәйзуллин иҗатының төп үзенчәлеге.
  22. "Моабит дәфтәрләре" ‒ Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы.



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Калын сузык авазлардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Күп укыган күп белер.

        ә) Суда балык адашмас.

        б) Сүз – чәчәк, мәкаль – букет.

        в) Дөньяда иң зур байлык – белем.

2. Сүзнең транскрипциясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Шигырь

        а) [шигэр];

        ә) [шигыр];

        б) [шигэрь];

        в) [шигъэр].

3. Нокталар урынына о хәрефе языла торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

        а) т..лке, й..рәк, с..лге;

        ә) ч..ршы, мам..к, җ..ләк;  

        б) б..лыт, й..зак, к..яш;

        в) кав..н, яңг..р, җ..рчы.

4. Күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

        а) көмеш алка;

        ә) көмеш чишмә;

        б) көмеш кашык;

        в) көмеш йөзек.

5. Синоним фигыльләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) чаба, йөгерә;

        ә) ача, яба;

        б) укый, яза;

        в) сөйли, тыңлый.

6. Парлы сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) аккош;

        ә) биш-алты;

        б) сап-сары;

        в) кулъяулык.

7. Нокталар урынына куела торган кушымча дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Яхшылык җир.. ятмый. (Мәкаль)

        а) -нең;

        ә) -не;

        б) -дән;

        в) -дә.

8. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бер тамчыдан диңгез булмый. (Мәкаль)

        а) исем;

        ә) сан;

        б) сыйфат;

        в) алмашлык.

9. Киләчәк заман хикәя фигыль кулланылган мәкаль күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Тел ташны эретә.

        ә) Сүздә мактанма, эштә мактан.

        б) Ашыккан ашка пешкән.

        в) Ашыккан бер эшне ике эшләр.

10. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Акылсыз башка алтын бүрек файда бирми. (Мәкаль)

        а) башка;

        ә) акылсыз;

        б) бүрек;

        в) алтын.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Беренче тамыры Ак- булган 8 кушма исем сүз төркеме языгыз. (8 балл) 

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Татар телендә ... , ... , ... хәрефләре сүз башында язылмый. В хәрефе [...] һәм [...] авазларын белдерә. Сүзләрнең мәгънәләре ... сүзлекләрдә күрсәтелә. Бер тамырдан ясалган сүзләр ... сүзләр дип атала. -ның/-нең – ... килеше кушымчасы. Мин, син, ул – ... алмашлыклары. Җөмләләр ... уйны белдерә.

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (12 балл)

        Дети пошли в лес. –

        В лесу растут берёзы, сосны, дубы и ели. –

        Там много грибов и ягод. –

        Лена у берёзы нашла большой гриб. –

        Максим на сосне увидел белку. –

        Шарик около дуба нашёл ёжика. –

        

        2. Чыршы агачы турында кечкенә генә хикәя төзеп языгыз. (8-10 җөмлә). (6 балл)

                



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 58

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Нечкә сузык авазлардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Вак яңгыр да чылата. 

        ә) Эш сөйгәнне ил сөйгән.

        б) Тамчы, кечкенә булса да, таш тишә.

        в) Аз сөйлә, күп эшлә.

2. Хәрефләр белән авазлар саны тигез булган сүзне билгеләгез. (2 балл)

        а) хыял;

        ә) вәгъдә;

        б) төньяк;

        в) елъязма.

3. Нокталар урынына ө хәрефе языла торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

        а) ..тер, к..нбагыш, ч..гендер;

        ә) б..так, б..лын, й..кы;

        б) аг..ч, б..кча, к..лмәк;

        в) с..ер, ч..лмәк, чит..к.

4. Җөмләнең кайсы сүзлектән алынганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Укучы – башлангыч яки урта уку йортында укый торган бала.

        а) Синонимнар сүзлеге;

        ә) Антонимнар сүзлеге;

        б) Аңлатмалы сүзлек;

        в) Татарча-русча сүзлек.

5. Синоним исемнәр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) елмаю, авыз еру, көлү;

        ә) ашамлык, ризык, азык;

        б) матур, чибәр, гүзәл;

        в) малай, кыз, бала.

6. Кушма сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кура җиләге;

        ә) савыт-саба;

        б) сыйныфташ;

        в) ислемай.

7. Ил (дәүләт) исемнәре язылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Айнур, Гөлназ, Ләйсән;

        ә) Ык, Агыйдел, Мишә;

        б) Түбән Кама, Актаныш, Кайбыч;

        в) Россия, Төркия, Франция.

8. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Караңгы төндә йолдызлар яхшырак яна. (Мәкаль)

        а) гади;

        ә) чагыштыру;

        б) артыклык;

        в) кимлек.

9. Күрсәтү алмашлыкларыннан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) мин, син, ул;

        ә) минеке, синеке, аныкы;

        б) бу, шул, теге;

        в) кем, ничә, кайсы.

10. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Мәкаль)

        а) егет;

        ә) кешегә;

        б) җитмеш;

        в) һөнәр.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Нокталар урынына тиешле хәрефләрне языгыз һәм әлеге сүзләрне рус теленә тәрҗемә итегез. (10 балл)

        аш...яулык – ....................                 бер...юлы – ............................

дөн...я – ...........................                 вәг...дә – ................................

табигат... – .......................                 кул...яулык – ..........................

төн...як – ............................                 яш...лек – ................................

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Рус алфавитында – ... , ә татар алфавитында ... хәреф бар. [...], [...], [...], [...] – парсыз саңгырау тартыклар. Сүзнең мәгънә белдерә торган кисәге ... дип атала. Татар телендә ... генә к е м? соравы куябыз. Килеш кушымчаларының калын һәм нечкә булуы ... авазга бәйле. Сан ачыклаган исем ... дип атала.

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Табышмакны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз, җавабын табыгыз. (8 балл).

То он красный, как черешня,

То он жёлтый, как дыня,

То зелёный, как огурец. (..................)

        

2. Төсләрне татар теленә тәрҗемә итегез. (4 балл)

        Чёрный – ................

        Серый – ..................

        Рыжий – .................

        Фиолетовый – .........

3. Төрле төсләрне файдаланып, иптәшегез турында кечкенә генә хикәя языгыз. (10-12 җөмлә) (6 балл)

        



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 65

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Иренләшкән сузык авазларның барысы да кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) борын, сөт, урман, бүре, юл;

        ә) вагон, телевизор, ноутбук, телефон, конфет;

        б) төтен, бүлмә, тоз, кино, урындык;

        в) көн, боз, туфрак, радио, курай.

2. Парсыз саңгырау тартыклардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [ң], [ч], [ц], [щ], [һ];

        ә) [щ], [ц], [х], [һ], [ ̓ ];

        б) [й], [р], [w], [м];

        в) [п], [ф], [т], [с], [ш], [ч], [к], [къ].

3. Җөмләдәге ТС калыбына туры килгән иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Аю өнендә, куркак өендә көчле. (Мәкаль)

а) 2;

        ә) 3;

        б) 4;

        в) 5.

4. Ябык иҗекләрдән генә торган сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

а) әни, әби, бака;

ә) шәһәр, халык, шкаф;

б) ишек, кибет, урман;

в) өстәл, туфрак, башлык.

5. Басым соңгы иҗеккә төшмәгән сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) ялкау;

        ә) төлкедәй;

        б) матур;

        в) яхшылап.

6. Җөмләдә юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һәркем үз эшен үзе белә. (Мәкаль)

        а) 1;

        ә) 2;

        б) 3;

        в) 4.

7. Җөмләдәге күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бакча чәчкәсе, көлә-көлә, җилдә тирбәлә. (Нәкыйп Каштанов)

        а) бакча;

        ә) көлә-көлә;

        б) җилдә;

        в) тирбәлә.

8. Тарихи сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) яңгыр, кар, буран;

        ә) винтаж, клинер, коуч;

        б) чирү, морза, алпавыт;

        в) углым, берлән, вә.

9. Исем ясагыч кушымчалар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) -даш/-дәш, -лык/-лек, -ма/-мә;

        ә) -га/-гә, -ны/-не, -дан/-дән;

        б) -лы/-ле, -сыз/-сез, -чан/-чән;

        в) -сы/-се, -быз/-без, -гыз/-гез.

10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ялкауның көн дә башы авырта. (Мәкаль)

        а) хикәя;

        ә) сорау;

        б) боеру;

        в) тойгылы.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Я хәрефеннән башланган һәм исем сүз төркеменә генә караган сүзләр уйлап языгыз. (15 балл)

я

я

я

я

я

я

я

я

я

я

я

я

я

я

я

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Тел белеменең сөйләм авазларын өйрәнә торган бүлеге – ... . Татар телендә [...] авазы сүзнең беренче иҗегендә бераз иренләштерелеп әйтелә. ... авазлар тавыштан гына торалар. Сузык авазга тәмамланган иҗек ... иҗек дип атала. ... мәгънә – сүзнең төп мәгънәсе. ... сүзләре – төрле профессия, һөнәр кешеләре сөйләмендә файдаланыла торган сүзләр. Яңа сүзләр икенче төрле ... дип атала. Бер тамырдан булган сүзләр ... сүзләр була. ... сүзләр ике сүз кушылып ясала. Тамыр сүзгә ясагыч кушымча ялганса, ... сүз барлыкка килә.    

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (12 балл)

Давным-давно наши предки называли воскресенье по-другому – неделя. Потому что в этот день ничего не делали, отдыхали.

Понедельник – первый день недели.

Среда – средний день недели. Он делил неделю на две равные части: три дня до среды (воскресенье, понедельник, вторник) и три дня – после (четверг, пятница, суббота).

Суббота – шестой день. Им заканчивается рабочая неделя. (И. Панкеевтан)

2. Бүгенге көнегез ничек башланды? Сез нинди эшләр башкардыгыз? Кичен нәрсә белән шөгыльләнергә уйлысыз? Бүгенге көнегезне сурәтләп,  кечкенә генә хикәя төзеп языгыз. (10-12 җөмлә). (8 балл)

        



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 65

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Сүзләре алфавит тәртибендә язылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Акыл башта түгел, эштә.

ә) Аз сөйлә дә күп эшлә.

б) Башлаган эшне ташлама.

в) Башлый белсәң бетерә бел.

2. Сингармонизм законының ирен гармониясенә буйсынган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

Дөрес эш өчен кыю басып тор. (Мәкаль)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

3. Җөмләдә юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Урман – авыз, кыр – колак, күл - күз. (Мәкаль)

        а) 1;

        ә) 2;

        б) 3;

        в) 4.

4. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.  (2 балл) 

Сөт тә юк, йон да юк

а) күп сөйләшә торган;

ә) бик ярлы;

б) бернинди дә файдасы юк;

в) саран.

5. Француз алынмалары кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) хат, хушбуй, ватан, заман;

        ә) мода, ресторан, актёр, колледж;

        б) директор, химия, гимн, музей;

        в) матч, биатлон, бокс, хоккей.

6. Архаизмнар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) сәгадәт, угры, ошбу;

        ә) селфи, блокчейн, промоутер;

        б) хан, чулпы, чирү;

        в) ата-ана, сеңлем, дәү әни.

7. Кушымча ялганып ясалган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) кишер, чия, карлыган, җиләк;

        ә) мәктәп, кояш, карлыгач, сарык;

        б) китап, түшәм, кызык, идән;

        в) аша, бушлай, сынык, тарак.

8. Кимлек дәрәҗәсендә кулланыла алмый торган сыйфат дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) ябык;

        ә) әче;

        б) сары;

        в) ак.

9. Җөмләдәге алмашлыкның мәгънә төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һәркемнең үз гадәте. (Мәкаль)

        а) тартым;

        ә) күрсәтү;

        б) билгеләү;

        в) билгесезлек.

10. Җәенке җөмлә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Белем – байлык. (Мәкаль)

        ә) Эш үтермәс. (Мәкаль)

        б) Кыюлык – бәхет. (Мәкаль)

        в) Эш – кешенең көзгесе. (Мәкаль)

II. Башыгызны эшләтегез.

1. Сүзләрне рус теленә тәрҗемә итегез. (4 балл)

        Даруханә – ...........................................

        Сырхауханә – ......................................

        Хастаханә – .........................................

        Шифаханә – .........................................

2. -ханә компонентына тәмамланган тагын 6 сүз өстәп языгыз. (6 балл)

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Тел белеменең ... бүлеге сүзләрнең дөрес әйтелешен өйрәнә. Тартык авазлар үзләре генә ... барлыкка китерә алмыйлар. Саңгырау тартыклар ... тора. [һ] – ... тартыгы. Берничә лексик мәгънәсе булган сүзләр ... мәгънәле сүзләр дип атала. Капма-каршы мәгънәле сүзләр ... була. ... кушымчалар сүзләрне бәйләү өчен кулланылалар. ... саны бер төрдәге предметларның бергә туплану санын белдерә.  ... рәвешләре эш яки хәлнең үтәлү урынын һәм юнәлешен белдерә. ... алмашлыклары алмашлыкларга -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясала.  

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (15 балл)

Несколько правил правильного питания:

1. Не менее 5 приемов пищи в сутки. Они включают три основных и два перекуса. Голодать нельзя – это аксиома. Чтобы всегда чувствовать себя хорошо, научитесь кушать 5 раз в день в одно и то же время.

2. Хорошо пережевывайте пищу. Специалисты рекомендуют жевать пищу не менее двадцати раз.

3. Ешьте жидкое. Обязательно ежедневно употребляйте супы. Они способствуют выделению желудочного сока.

4. Пить, пить и еще раз пить. Нормы воды в сутки – 1,5-2 литра. Чай, кофе и супы не в счет. Утром натощак выпивайте стакан воды. Для вкуса можно добавить лимон. (Интернеттан)  

2. Дөрес туклану белән бәйле тагын нинди кагыйдәләр беләсез? 5-6 кагыйдә өстәп языгыз, фикерләрегезне дәлилләп барыгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 65

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ирен-ирен тартыкларының барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) [д], [т], [з], [с], [л], [н], [ц];

ә) [къ], [гъ], [х], [ң];

б) [м], [н], [ң];

в) [б], [п], [м], [w].

2. Сузык авазларны белдерә торган хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) 28;

        ә) 13;

        б) 24;

        в) 12.

3. Җөмләдәге ТСТ калыбына туры килә торган иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ипи йомшагын кечкенә кисәкләргә вакладым да, тәрәзә төбендәге калайга куеп, өйгә кердем. (Ринат Мөхәммәдиев)

а) 10;

ә) 11;

б) 12;

в) 13.

4. Архаизм булган мәктүп сүзенең хәзерге көндә кулланыла торган варианты дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) мәдрәсә;

ә) хат;

б) укучы;

в) мәктәп.

 

5. Фразеологизмның татарча тәрҗемәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Кот наплакал –

а) энә очы хәтле;

ә) балавыз сыгу;

б) арадан кара мәче үтү;

в) тире дә сөяк кенә.

6. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кеше атналар буе ашамыйча тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. (Гомәр Бәширов)

        а) ашамыйча;

        ә) ашамыйча, сусыз;

        б) ашамыйча, сусыз, берничә;

        в) атналар, ашамыйча, сусыз, алмый.

7. 4,3; 3/7 кебек саннарның төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) микъдар;

ә) бүлем;

б) чама;

в) тәртип.

8. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Җиде кат үлчә, бер кат кис. (Мәкаль)

        а) рәвеш;

        ә) кисәкчә;

        б) теркәгеч;

        в) бәйлек.

9. Җөмләдәге хәл фигыльләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Азрак баргач, иелеп, мамыктай карны ике куллап учыма алдым, кысып-кысып йомарлый башладым, ә кар укмашмый. (Әмирхан Еники)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

10. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һәр гөлнең үз исе бар. (Мәкаль)

        а) һәр;

        ә) гөлнең исе;

        б) үз исе;

        в) исе.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Шакмакларга Я хәрефеннән башланган, -лык ясагыч кушымчасына тәмамланган исем сүз төркемнәрен языгыз. (10 балл)

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

я

л

ы

к

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

         Сузык авазлар ... гына торалар. Татар телендәге [ы], [э], [о], [ө] сузыклары ... әйтелә. ...-... алынмалары тә-, мә-, мө- кушылмалары белән башлана. Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерә торган кушымчалар ... кушымчалары дип атала. ... сыйфатлар сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр. Барлык саннарны да ... санына үзгәртеп булмый. Татар телендә рәвешләр ияртүче сүздән ... килә. Фигыльләр исемнәрдән, сыйфатлардан һәм ... ясала. Тезүле бәйләнештәге сүзләр ... һәм тезүче теркәгечләр аша бәйләнәләр. Ияртүле бәйләнеш нәтиҗәсендә ... һәм җөмлә барлыкка килә.    

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (15 балл) 

Наше тело – это наш главный инструмент. С его помощью мы можем выполнять все свои функции. Поэтому очень важно, чтобы тело всегда было в порядке. В первую очередь им нужно пользоваться. Движение – это жизнь. Лучше и не скажешь. Возьмем для примера автомобиль. Если он стоит без дела многие годы, то покрывается ржавчиной и становится непригодным для использования. Так и наше тело. Чем меньше мы двигаемся, тем больше риск заболеваний. Хорошо, если у вас много свободного времени. Вы можете заниматься в тренажерном зале или танцевать. Вариантов очень много. Отлично влияет на организм человека бег. Утренняя или вечерняя пробежка поднимает настроение. (Интернеттан)

2. Иртәнге гимнастика ясау өчен, 10 күнегү тәкъдим итегез, башкару тәртибен аңлатып языгыз. (10 балл)



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 65

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитындагы 21 нче хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) О;

        ә) Ө;

        б) П;

        в) Р.

2. Җөмләдәге яңгырау тартыклардан гына торган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Байлык – бер айлык, хәерчелек, саклап тотсаң, гомер буена җитә. (Әмирхан Еники)

        а) 2;

        ә) 3;

        б) 4;

        в) 5.

3. Тарихи сүз кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Ханнан бала олы,

            Баладан ана олы.

        ә) Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

        б) Баланың телен анасы белер.

        в) Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.

4. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе тишекле бер тиен. (Мәкаль)

а) эшләнеп;

ә) эшләнеп, тишекле;

б) эшләнеп, эшнең, тишекле;

в) эшләнеп, бетмәгән, тишекле, тиен.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Калган эшкә кар ява. (Мәкаль)

        а) икесе дә хикәя фигыль;

        ә) икесе дә сыйфат фигыль;

        б) беренчесе сыйфат фигыль, икенчесе хикәя фигыль;

        в) беренчесе хикәя фигыль, икенчесе боерык фигыль.

6. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күтәрелебрәк тәрәзәдән карасам, тышта кар яуган икән ләбаса! (Әмирхан Еники)

        а) бәйлек;

        ә) ымлык;

        б) модаль сүз;

        в) кисәкчә.

7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәгенә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кешеләр чәчәкнең матурлыгына соклана-соклана узып китәләр. (Мәгъфур Ханнанов)

        а) аергыч;

        ә) туры тәмамлык;

        б) кыек тәмамлык;

        в) урын хәле.

8. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. (Афзал Шамов)

а) ипи;

ә) ипи бит;

б) ипи бит ул;

в) ул.

9. Разил Вәлиев иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан инверсия күренеше чагылыш тапкан җөмләне билгеләгез. (2 балл)

        а) Урман буш.

        ә) Агачлар шәрә.

        б) Әминә ул якта да күренми.

        в) Кочакка алып җылытасы, иркәлисе иде агачларны.

10. Кушма җөмлә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Корт агачны эчтән ашый. (Мәкаль)

        ә) Еланның агы да, карасы да елан булыр. (Мәкаль)

        б) Оясын актарсаң, агусыз елан да тешләр. (Мәкаль)

        в) Балык ашыйсың килсә, судан курыкма. (Мәкаль)

II. Башыгызны эшләтегез.

        Хәрефләрне дөрес итеп урнаштырып, Шәүкәт Галиев фикерен языгыз. (8 балл)

        ДННАА   ЛСЕКҮЗ   РЫАЙМАК,   ИЛАМГ   НАЫ   ОРМГЕ   ЕБУ   ЙКУЫ.

 

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Тартык авазга тәмамланган иҗек ... иҗек дип атала. Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану ... ассимиляциясе дип атала. Сүзләрнең мәгънәләре ... сүзлекләрдә аңлатыла. Килеп чыгышы ягыннан сүзләр гомумтөрки һәм ... сүзләрдән тора. Сүзнең ... тамырдан яки тамыр һәм ясагыч кушымчадан тора. Зат яки предметның, билгенең, санның билгесез булуын күрсәткән алмашлыклар ... алмашлыклары дип атала. Хәл фигыль ... һәм фигыль сүз төркемнәренең билгеләрен үзенә ала. Туры сүз тәртибендә ... аерылмыш алдыннан урнаша. Максат хәле һәрвакыт ... заманга, сәбәп хәле ... заманга карый.      

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (15 балл)

Учиться нужно всегда. До конца жизни не только учили, но и учились все крупнейшие учёные. Самое благоприятное время для учения – молодость.

Умейте не терять времени на пустяки. И вот тут я слышу тяжкий вздох молодого человека: какую же скучную жизнь вы предлагаете! А где же развлечения?

Учение тяжело, когда мы не умеем найти в нём радость.

Посмотрите, с каким удовольствием маленький ребёнок учится ходить, говорить, играть. Постарайтесь продолжить эту радость освоения нового.

Учитесь любить учиться! (Дмитрий Лихачёв)

2. Сез нәрсә белән кызыксынасыз? Мәктәп программасыннан тыш, үз белемегезне ничек арттырасыз? Шул хакта 12-15 җөмлә төзеп языгыз. (12 балл)

        



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2019-2020 нче уку елы)

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 75

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Җил әйтерсең ай буе бикләнеп яткан да бүген генә иреккә чыккан: йорт тирәсендәге агач башларын селкетә, пальто чабуларын җилфердәтә, колак тирәләрен чеметеп уза, борын очларын кытыклый. (Рәфкать Кәрами)

а) борын;

        ә) йорт, колак, борын;

        б) йорт, колак, борын, очларын;

        в) йорт, пальто, колак, борын, очларын.

2. Җөмләдәге фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Өйдә һәркем лаф ора,

        Батыр мәйданда ега. (Мәкаль)

а) сугыша;

        ә) ярышка әзерләнә;

        б) курка;

        в) шапырына.

3. Җөмләдә алынма сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Техника, электроника үзгәрә; компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (Роберт Миңнуллин)

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 8.

4. Җөмләдә алынма сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Без чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. (Гомәр Бәширов)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

5. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Көмеш беләзек, тимер ишек, күн куртка

а) исем;

        ә) сыйфат;

        б) рәвеш;

        в) сыйфат фигыль.

6. Җөмләдәге санның төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ундүрт-унбиш яшьлек чагымда җәен дә, кышын да мин суга барырга ярата идем. (Халисә Ширмән)

а) тәртип;

        ә) бүлем;

        б) чама;

        в) җыю.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Без, бөтен тирә-күрше малайлары, бергә җыелып, йомшак чирәмдә ауныйбыз. (Габделхәй Сабитов)

        а) ия;

        ә) аергыч;

        б) тәмамлык;

        в) аныклагыч.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Үзеңнән бер көн иртә туганнан да акыл сора. (Мәкаль)

        а) ике составлы җөмлә;

        ә) бер составлы фигыль җөмлә;

        б) ким җөмлә;

        в) кушма җөмлә.

9. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның мәгънә ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

        Баш маймыл ни кыланса, калганнары да шуны күрсәтер. (Мәкаль)

        а) аналитик тәмамлык җөмлә;

        ә) синтетик тәмамлык җөмлә;

        б) аналитик шарт җөмлә;

        в) синтетик шарт җөмлә.

10. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның мәгънә ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

        Җир кемнеке, икмәге шуныкы. (Мәкаль)

        а) аналитик тәмамлык җөмлә;

        ә) аналитик аергыч җөмлә;

        б) аналитик хәбәр җөмлә;

        в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

Шакмакларга С хәрефеннән башланган, -лык ясагыч кушымчасына тәмамланган исем сүз төркемнәрен языгыз. (10 балл)

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

с

л

ы

к

 

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Сингармонизм законы кимендә ... иҗекле сүзләргә карый. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларда һәм рәвешләрдә басым ... төшә. Сүзләрнең күпмәгънәлелеге ... дип атала. Кыскартылма сүзләр ... сүзләрне кыскарту юлы белән ясала. Аваз ияртемнәреннән ... һәм ... сүз төркемнәре ясала. Бәйлекләр үзләреннән алда килгән исемнең ... килештә килүен таләп итәләр. ... җөмлә -ма/-мә, -мый/-ми, -сыз/-сез кушымчалары, юк, түгел сүзләре ярдәмендә барлыкка килә. Баш кисәкләрдән хәбәре генә булган һәм ияне куеп карап булмаган җөмлә бер составлы ... җөмлә дип атала. Туры сөйләм диалог, монолог һәм ... дигән төрләргә бүленә.  

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (4 балл)

Если у вас есть яблоко, и у меня есть яблоко, и если мы обменяемся этими яблоками, то у вас и у меня останется по одному яблоку. А если у вас есть идея, и у меня есть идея, и мы обменяемся этими идеями, то у каждого из нас будет по две идеи. (Бернард Шоу)

2. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып, текстны күчереп языгыз. (8 балл)

Кеше үзенең ту...ына җаваплы түгел, әмм... яшәвенә җаваплы. Әгәр синең эчең(дә) ачу гына булса, сиңа яшәргә авыр булачак. Син бер(нигә)(дә) ирешә алмаячак(сың). Ә бит синең, м...гаен, батыр буласың килә(дер). (Фәнис Яруллин)

3. Басым соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрне сайлап языгыз. (6 балл) 

4. 2 нче җөмләгә билгеләмә языгыз. (2 балл) 

5. Соңгы җөмләдәге җөмлә кисәкләренең асларына сызыгыз, төрләрен билгеләгез. (3 балл)

6. Әгәр Яшьләрнең иң яхшы 10 идеясыдигән бәйгегә чакырсалар, сез нинди идея тәкъдим итәр идегез? Фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 75

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ирен ассимиляциясе чагылыш тапкан сүз кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Мең чакрымлык юл да бер адымнан башлана.

        ә) Кызыңның төсен мактама, эшен макта.

        б) Ир бала унбиштә – өй хуҗасы.

        в) Юлны яхшы белгән арымас.

2. Икеюллыкта бирелгән омонимнарның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Чәчәк тоткан кулларына Чәчәк,

Шатлык тулы күзләрендә – чәчәк. (Ямаш Игәнәй)

        а) саф;

        ә) омофон;

        б) омограф;

        в) омоформа.

3. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең синонимы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Сандугач үз җирендә сайрый. (Мәкаль)

        а) саескан;

        ә) былбыл;

        б) чәүкә;

        в) чыпчык.

4. Мәкальдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегеңдә ялкау булма. (Мәкаль)

        а) картлыгың, бәхетле, яшьлегеңдә;

        ә) картлыгың, яшьлегеңдә;

        б) картлыгың, бәхетле, яшьлегеңдә, ялкау;

        в) картлыгың, бәхетле, яшьлегеңдә, ялкау, булма.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ахмакка биргән киңәш далага аткан ук кебек. (Мәкаль)

        а) бәйлек сүз;

        ә) кисәкчә;

        б) баш килешне таләп итүче бәйлек;

        в) хәбәрлек сүз.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал. (Мәкаль)

        а) хикәя фигыль;

        ә) шарт фигыль;

        б) сыйфат фигыль;

        в) хәл фигыль.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Акылсыз башка алтын бүрек файда бирми. (Мәкаль)

        а) кыек тәмамлык;

        ә) туры тәмамлык;

        б) урын хәле;

        в) ия.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Холыкны дәвалау җәрәхәтне дәвалаудан авыррак. (Мәкаль)

        а) бер составлы, ким;

        ә) бер составлы, тулы;

        б) ике составлы, ким;

        в) ике составлы, тулы.

9. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның мәгънә ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл) 

Батыр җиңмәс дошман юк. (Мәкаль)

        а) синтетик аергыч җөмлә;

        ә) аналитик аергыч җөмлә;

        б) синтетик тәмамлык җөмлә;

        в) синтетик урын җөмлә.

10. Җөмләдәге ике компонент арасында куела торган тыныш билгесе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эчке тавышыңны тыңла (...) ул кычкырып сөйләшмәс, кирәген әйтер. (Тәлгат Галиуллин)

        а) өтер;

        ә) нокталы өтер;

        б) ике нокта;

        в) сызык.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Парлы сүзләрнең икенче компонентын язып бетерегез. (10 балл)

        савыт-.....                                                 сугыш-.....

        сакал-.....                                                 сугыш-.....

сау-.....                                                 суккалау-.....

сату-.....                                                 сынык-.....

сарык-.....                                                сүнәр-.....

III. Теоретик бирем.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Сүздәге авазларны ишетелгәнчә язу ... принцип дип атала. Билгеле бер грамматик формада гына омоним булып килгән сүзләр ... була. ... – синонимик ояда иң еш кулланыла торган сүз. Ике яки берничә сүздән оешкан һәм күчерелмә мәгънәне аңлата торган тотрыклы сүзтезмә ... дип атала. Исемнең килеш һәм тартым кушымчалар – ... кушымчалар. Җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап, эш-хәлнең үтәлүенә бәйле затны, әйберне күрсәтә торган иярчен кисәк ... дип атала. Аныклагыч ияреп килгән кисәк ... була. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә – ... җөмлә ул. Баш җөмлә белән синтетик иярчен җөмлә арасына ... генә куела ала. Иярчен ... җөмлә баш җөмләнең шарт хәле урынында килә.  

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (15 балл)

Бабушка каждый раз увлекается каким-нибудь новым продуктом. Объявляет его самым полезным на свете. Начинает сама этот продукт есть и всех, кто рядом, им кормить. То это свёкла, то печеная картошка, то творог, то лук, то чернослив, то морская капуста. Маме с папой и дедушке хорошо. Они на работу убегут. Бабушка их ни с какой свёклой ни за что не догонит. Кто же остаётся? Я. Мне одной за всех отдуваться приходится.

Недавно у бабушки закончился тыквенный период и начался другой – морковный. Она стала каждый день заставлять меня съедать какое-то количество морковки. Сказала, что от этого я обязательно буду быстрее расти. Сколько-то времени я терпела: морковки всё-таки не лук. Но потом поняла, что не могу больше съесть ни кусочка. Стало мне себя даже жалко. (Людмила Уланова)

2. Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, ике мәкаль языгыз, тиешле тыныш билгеләрен куегыз. (4 балл)

майлы, да, ашасаң, көн, күп, бал, да, була, туйдыра, саен, ачы, ботка.

        3. Җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз. (4 балл)

        4. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)