Аттестациягә әзерләнәбез

Вильданова Лейсан Марсовна

Бу бүлектә укытучылар өчен аттестация сораулары тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Аттестация сораулары53.39 КБ
Файл методика сораулары48.05 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

Синтаксис

1. Синтетик кушма җөмләгә хас булмаган үзенчәлекне билгеләгез.

  1. иярчен җөмләнең чиге бәйләүче чара белән билгенә;
  2. иярчен җөмлә, бәйләүче чарага карап, баш җөмләдән алда да, аннан соң да килергә мөмкин; +
  3. бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;
  4. иярчен җөмләдән алда килә һәм тәмамланмаган төсмер ала.

2. Иярчен ия җөмләне билгеләгез.

1) Дөнья өчен эшләсәң, шул – яшәвең кадере.(М)+

2) Учагы нинди, ялкыны шундый.(М)

3) Егет шул егет була: каравында өмет була.(М)

4) Күрә: дөньялар  үзгәреп килә.(М)

3. Иярчен хәбәр җөмләне билгеләгез.

          1) Хәтирә апа Гөлшәһидәгә кунак килгәнне әйтте. (Г.Ә.)

          2) Ул мин юкта әнием белән сөйләшкән, минем хәл-әхвәлләрне белә икән. (А.Расих)

           3) Малай, үз хәлен үзе белмичә, әкияттәге ятимә кызны кызганып куйды (Р. Низамиев)

           4) Учагы нинди, ялкыны шундый. (М)+

4. Җөмләнең төрен билгеләгез.

  Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс. (М)

             1)  иярчен хәбәр җөмлә;

             2) иярчен тәмамлык җөмлә;

              3) иярчен аергыч җөмлә;+

              4) иярчен ия җөмлә.

5. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Халкыбыз тик нәрсә чәчсә, без шуны урдык кына... (Ш.Бабич)

               1) иярчен тәмамлык җөмлә;+

               2) иярчен шарт җөмлә;

               3) иярчен күләм;

                4) иярчен аергыч.

6. Бирелгән  җөмләдә  тыныш билгеләре дөрес куелу чагылдырылган очракны билгеләгез.

     Барысы да (1) мәхәббәтем дә (2) сафлыгым да (3) көчсезлегем дә (4) бары сы да(5) кайнар яшьләр булып (6) чыкты йөрәгемнән. (Ә. Еники)

  1. 2, 3,4, 5; 
  2. 1, 2, 3, 4;
  3. 1,4,5;
  4. 2,3.

  7.Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуын дөрес аңлаткан очракны билгеләгез.

  Ул арада бәхет һавасы, инеш белән үләннәрдән һәм җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. (С.Гаффарова)

  1. ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган вакыт хәле ияртүче сүздән ераклашкан;
  2. ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган  рәвеш  хәле ияртүче сүздән ераклашкан;+
  3. синтетик максат җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан;
  4. синтетик вакыт җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан.

    8. Бирелгән гади җөмләнең төрен билгеләгез.

   Елга ага – суын алып булмый. (Ә.)

  1. үтәүчесез җөмлә;
  2. билгеле үтәүчеле фигыль җөмлә;
  3. гомуми үтәүчеле фигыль  җөмлә;+
  4. билгесез үтәүчеле фигыль  җөмлә.

  9. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ...  куела.

         1)  өтер;

         2) ике нокта;+

         3) сызык;

         4) бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

  10. Синтетик иярчен аергыч, тәмамлык, ия һәм урын җөмләләр баш җөмләдән ... .

        1) бернинди тыныш билгесе  белән дә аерылмый;+

        2) өтер белән аерыла;

        3) ике нокта белән аерыла;

        4) сызык белән аерыла.

11. Катлаулы кушма җөмлә ... компоненттан тора.

Азмы, күпме вакыт үткәндер, бик каты ишек дөбердәтүгә Садыйк уянып китте, ул арада булмады, түрдә әнисе ут алды, ишек ачылды, тыштан әллә никадәр стражниклар белән бергә үрәтник килеп керде. (Г. Исхакый)

  1. 4;
  2. 5; +
  3. 7;
  4. 6. 

12. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.

Жан бомба җимергән зур йортның чарлагына менеп посты. (Ш.Рәкыйпов)

  1. билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә;
  2. ике составлы гади җөмлә;
  3. аналитик иярчен урын җөмлә;
  4. синтетик иярчен аергыч җөмлә.ле кушма җөмлә дип язарга кирәк

13. Гади җөмләне билгеләгез.

       1) Әйтер фикере булмаганга, озын-озак сөйли. (Р. Батулла)

       2) Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк, һәр халык та үзенең барлыгын, өстенлеген расларга тырыша: һөнәре, сәнгате белән мактана, көч сынаша, булдыклыгын күрсәтә – җир йөзендә мәртәбәле урын даулый (М.Галиев)+

       3) Төшүе авыр булырлык югары урынга менергә кызыкма. (Р.Фәхретдинов)

        4) Эшләп ашасаң тәмле була. (М.)

14.Җөмләнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү үзлеге ... дип атала.

      1) хәбәрлек;

      2) ачыклык;

      3) модальлек;+

      4) аныклык.

15. Аерып алынган сүзтезмәләр арасыннан ялгыш очракны билгеләгез.

    Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән. (Г.Бәширов)

  1. йомшак кар;
  2. кар өсте;+
  3. беренче эзләр;
  4. тармаклы-җәлпәкле эзләр.            

                                     

Фонетика

  1.  Фонема дип, телдәге ...  атыйлар.
  1. аерым әйтелә алу мөмкинлегенә ия булмаган тел берәмлеген;
  2. сүзләрне һәм морфемаларны төзи, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итә торган иң кечкенә аваз берәмлеген;+
  3. сүзләрне һәм җөмләләрне төзи, аларны язуда чагылдыра тоган иң кечкенә язу берәмлеген;
  4. төрле аваз үзгәрешләрен.

  1. Сузык авазларның дифференциаль билгеләре  буенча сүзне табып билгеләгез: 1нче сузык: арткы рәт сузыгы, иренләшкән; 2нче сузык: арткы рәт, урта күтәрелеш, кыска сузык аваз.
  1. утын;+
  2. үлән;
  3. урам;
  4. үрнәк.

  1. Татар телендә дифтонгларның ... төрләре бар.
  1. алгы һәм арткы;
  2. түбән, югары;
  3. кыска, озын;
  4. күтәрелмә, төшерелмә.+

  1. [д] авазы:
  1. кече тел, ярымйомык,яңгырау, борын авазы;
  2. ирен-теш, саңгырау, шаулы, авыз авазы;
  3. тел уртасы, өрелмәле, яңгырау, авыз авазы;
  4. тел алды, йомык, шаулы, яңгырау, авыз авазы.+

  1.  Кече тел ассимиляциясе кичергән лексик берәмлекне билгеләгез.
  1. унбиш;
  2. болыннар;
  3. көзсез;
  4. иртәнге.+

  1. Әнкәй, иҗтимагый, алдынгы, киеренке сүзләрендә ... күзәтелә.
  1. ассимиляция;+
  2. диссимиляция;
  3. диэреза;
  4. аккомодация.

  1. Аз – әз, акрын – әкрен, әни – ана сүзләре ...
  1. сингармоник  параллельләр;+
  2. фонема вариантлары;
  3. диалекталь сүзләр;
  4. авазлар чиратлашуы.

  1.  Редукция күренеше ... күзәтелә.
  1. басымсыз иҗекләрдә;
  2. ике сүз арасында;
  3. сүз эчендә авазларның урыннары алмашкан очракта;
  4. басым төшкән иҗекләрдә.

  1.  Өстәл, эскәмия, эшләпә сүзләрендә ... күренеше күзәтелә.
  1. протеза;+
  2. эпитеза;
  3. эпентеза;
  4. апокопия.
  1.  Кушымчалар үзләренә басым алмаган очракны чагылдырган рәтне билгеләгез.
  1. –мый//-ми, - са//-сә, -ча//-чә;
  2. –ма//-мә, -да//-дә, -ыбыз//-ебез;
  3. –ма//-мә, -мый//-ми, -мын//-мен;+
  4. –дай//-дәй, -лык//-лек, -чы//-че.

  1. Байрак – баерак,ак сакал – аксакал, биш бармак – бишбармак сүзләре ...  нигезләнеп языла.
  1. морфологик принципка;
  2. фонетик принципка;
  3. тарихи-традицион принципка;
  4. дифференциацияләнгән язылышка.

                                   

Лексикология

  1. Сүзнең атау вазифасы, әйберләргә, күренешләргә исем бирү закончалыклары лексикологиянең ...  тармагында өйрәнелә.
  1. ономастика;
  2. антропонимика;
  3. топонимика;
  4. ономасиология.+++++++++

  1. Сүзләрнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә  торган  тармак  ... тармагында өйрәнелә.
  1. ойконимия;
  2. этимология;
  3. семасиология;+
  4. лексикография.

  1. Кызыл кара, ак кер, кара аккош мисаллары тел гыйлемендәге ... күренешен чагылдыралар.
  1. синекдоха;
  2. омоформа;
  3. метонимия;
  4. катахреза.

  1. Яңгырашы ягыннан якын, төрле мәгънә белдергән сүзләрне ... дип атыйлар.
  1. паронимнар;+
  2. омоформалар;
  3. антонимнар;
  4. каламбурлар.

  1. Күпмәгънәле сүзне билгеләгез.
  1. өстәл;
  2. урындык;
  3. дәфтәр;
  4. борын.+

  1. Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә ...  мәгънә  дип атала.
  1. туры;
  2. конкрет;
  3. абстракт;+
  4. сигнал.

  1.  Оксюмороннардан гына торган рәтне билгеләгез.
  1. күпчелек- азчылык, җир – су, азатлык- бәйлелек;
  2. күндәм, карусыз, тыңлаучан;
  3. оеды, сүнде, нәвем базарына китте;
  4. чын ялган, бай хәерче, ирекле әсир.+

      34. .Эвфимизмны чагылдырган рәтне билгеләгез.

         1) тазару;

         2) юанаю;

         3) түгәрәкләнеп китү;

         4) ябыгу;

      35.  Тарихи сүзләрдән торган рәтне билгеләгез.

         1) ут, утар, сарут, алабута;

         2) углым, тулуг, егълау, багла;

         3) айбалта, су башы, ясак, тархан;+

         4) тоҗым, нәҗәгай, сыкы, чүпләм.

                       

                                         Морфология

  1. Сүзнең морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
  1. авыл- даш- лары –бызга;
  2. авылдаш-лар-ы-быз-га;
  3. авыл-даш-лар-ыбыз-га;+
  4. авылдаш-лар-ыбыз-га.

  1. Татар телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып ...  санала.
  1. тотрыклы сүзтезмәләр;
  2. кушма сүзләр;
  3. тезмә сүзләр;
  4. парлы сүзләр.

  1. Артык  җавапны билгеләгез.

Татар телендә исемнәр ... була.

  1. тамыр;
  2. ясалма;
  3. кушма;
  4. катлаулы.+

  1. Синтаксик юл белән ясалган  исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
  1. ашлык, тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла;
  2. туңдырма, тугандаш, ташкүмер, кара җимеш;
  3. күк чәчәк, каракош, алыш-биреш, икеюллык;
  4. исәнлек-саулык, райбашкарма, КФУ, шарлавык.

  1. ... бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
  1. саф сыйфатлар;
  2. нисби сыйфатлар;+
  3. ясалма сыйфатлар;
  4. асыл сыйфатлар.

  1. Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
  1. –лык/-лек, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән;+
  2. –лы/-ле, -ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш;
  3. – даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч;
  4. – ны/-не, -ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел.

  1. Бирелгән  саннарның  сан төркемчәсен билгеләгез:

Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер.

  1. чама саны;
  2. бүлем саны;
  3. җыю саны;
  4. микъдар саны.+

  1. Җөмләдә ия булып килгәндә ... саны исемләшә.
  1. тәртип саны;
  2. микъдар саны;
  3. җыю саны;
  4. бүлем саны.

  1.  Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
  1. теге, әнә, андый, шул;
  2. һәркем, әллә ничек, һәммә, барча;
  3. никтер, нидер, әллә кем, бернәрсә дә;
  4. синеке, һичнәрсә, кем дә булса, алар.

  1.  ...  икенче бер  фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне  белдерә.
  1. теләк фигыль;
  2. боерык фигыль;
  3. шарт фигыль;+
  4. кире шарт фигыль.

  1.  Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
  1. калгач, очрагач, ияргәч, сөйләгәч;+
  2. уйлый-уйлый,  сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый;
  3. караганчы, тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы;
  4. йөрүче, аңлаучы, сөйли торган, белә торган.

  1.  Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:

юыл, сайлан, башлан, киел, карал.

  1. йөкләтү юнәлеше;
  2. төшем юнәлеше;+
  3. кайтым юнәлеше;
  4. уртаклык юнәлеше.

  1.  Татар телендә инфинитив, шарт, боерык  һәм кайбер башка формалар  иде  ярдәмче фигыле белән бергә килсәләр... мәгънәсен белдерәләр.
  1. хикәяләү;
  2. эшнең үткәндә эшләнгән булу;
  3. үтенү;
  4. теләк.

  1. Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
  1. – лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек;
  2. – маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, - мак/-мәк;
  3. – р,-ар/-әр, - мас/-мәс, -п, -ып/-еп;
  4. –ча/-чә, -н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй.+

  1.  Кисәкчәләр ... сүз төркеме булып торалар.
  1. төрләндергеч;
  2. бәйләгеч;
  3. ярдәмлек;
  4. модаль.+

  1. Билгеләмәне дөрес итеп дәвам итегез: иярчен җөмләләр баш җөмләнең билгеле бер кисәге функциясендә килә һәм ... .
  1. аңа иярә;
  2. аңа мөнәсәбәт чагылдырмый;
  3. шул кисәкнең исеме белән атала;+
  4. мәгънә күләме ягыннан аннан таррак була.

  1. Контексттан аңлашыла торган кисәге кулланылмаган (төшеп калган) җөмлә ... дип атала.

1) тулы;

2) ким;

3) бер составлы;

4) ике составлы.

53. Катнаш кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр үзара ...  бәйләнештә булалар.

1) аныклаулы;

2) тезүле;

3) ияртүле;

4) тезүле һәм ияртүле.+

54. Бирелгән гади җөмләнең төрен билгеләгез.

   Елга ага – суын алып булмый. (Ә.)

  1. үтәүчесез җөмлә;
  2. билгеле үтәүчеле фигыль җөмлә;
  3. гомуми үтәүчеле фигыль  җөмлә;
  4. билгесез үтәүчеле фигыль  җөмлә.

55.  Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.

           И кызым...

  1. атау җөмлә;
  2. мөрәҗәгать җөмлә;
  3. исем җөмлә;
  4. сүз җөмлә.+

56. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ...  куела.

1)  өтер;

2) ике нокта;+

3) сызык;

4) бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

57.  Синтетик иярчен аергыч, тәмамлык, ия һәм урын җөмләләр баш җөмләдән ... .

1) бернинди тыныш билгесе белән дә аерылмый;+

2) өтер белән аерыла;

3) ике нокта белән аерыла;

4) сызык белән аерыла.

58. Катлаулы кушма җөмлә ... компоненттан тора.

Азмы, күпме вакыт үткәндер, бик каты ишек дөбердәтүгә Садыйк уянып китте, ул арада булмады, түрдә әнисе ут алды, ишек ачылды, тыштан әллә никадәр стражниклар белән бергә үрәтник килеп керде. (Г. Исхакый)

  1. 4;
  2. 5;
  3. 7;
  4. 6.

59. Дөрес түгел билгеләмәне күрсәтегез.

Кушма җөмләләрдәге мөнәсәбәтле сүз ... .

  1. һәрвакыт баш җөмлә ягында урнаша;
  2. җөмлә кисәге булып килә;
  3. үзеннән алда яки соң килгән җөмләне алыштыру сәләтенә ия түгел;+
  4. мөнәсәбәтле сүз нинди җөмлә кисәге булып килсә, шуңа карап, иярчен җөмләнең төре билгеләнә.

60. Җыйнак җөмләне табыгыз һәм билгеләгез.

1) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М)

2)  Мин ялгыз идем. (Г.Ибраһимов)+

3) Көзге кич. (Ә.Еники)

4) Моңа гаҗәпләнделәр, әлбәттә. (Т. Миңнуллин)

61. Инкяр җөмләне табыгыз һәм билгеләгез.

1) Бу турыда абыйга әйтмимме соң инде. (М.Әмир)

2) Шуннан эш башланып китмәсме? (Х.Сәрьян)

3) Мондый кыек эшләрне әнигә белдереп торды юк. +

4) Ашыга-ашыга,  бакчадан чыгып киттем. (Ә. Еники)

 

62. Алгы рәт сузыклары гына булган төркемне билгеләгез:

  1. [у], [и], [о], [а];
  2. [ө], [ә], [ү], [и];+
  3. [ә], [а], [ы], [и];
  4. [ә], [а], [ы], [и].

63. ... дифтонг дип атыйлар.

  1. бер иҗектә янәшә килгән бер сузык һәм [й] яки [w] сонантларыннан торган кушылмаларны;+
  2. бер иҗектә янәшә килгән ике тартык аваз кушылмасын;
  3. алгы рәт һәм арткы рәт сузык авазлар кушылмасын;
  4. бер иҗектә янәшә килгән бер сузык, бер тартык аваз кушылмасын.

64. Татар телендә ... тартык фонема бар.

  1. 26;
  2. 30;
  3. 28;+
  4. 27.

65. Өрелмәле тартыклар төркемен билгеләгез

  1. [т], [г], [п];
  2. [җ], [һ], [с];+
  3. [к], [ң], [х];
  4. [м], [р], [л].

  1.  ассимиляция дип атала.
  1. төрле табигатьле авазларның бер-берсенә җайлашуы;
  2. тартыкларның төшеп калуы;
  3. сузыклар өстәлү;
  4. авазларның бер-берсенә охшашлануы.++

  1. Эпитеза күренешен чагылдырган рәтне  билгеләгез.
  1. келәт, карават, җирәбә;
  2. эшләпә, эскерт, эскәтер;
  3. минут, квартир, секунд;
  4. отпускы, киоскы, бланкы.+

  1. Иҗек ул - ... .
  1. сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге;
  2. әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге;+
  3. сөйләм көче һәм озынлыгы;
  4. телнең бербөтен һәм төп элементы.

  1. Татар теленең үз сүзләрендә ... иҗек калыбы күзәтелә.
  1. дүрт;
  2. алты;+
  3. сигез;
  4. биш.

  1.  Хөкүмәтнең махсус карары белән ... елны латин алфавиты татар теленең рәсми алфавиты итеп кабул ителә.
  1. 1936;
  2. 1929;
  3. 1927;+
  4. 1928.

71. Метафоралардан торган рәтне билгеләгез.

  1. күз алмасы, зал елый, татар йоклый;
  2. хисап тотты, Сәйдәшне тыңлыйм, кара кайгы;
  3. көмеш тавыш, сәгать йөри, ут толымнары;+
  4. тимер юл, баш кату, хисап тотты.

  1. Әйтелешкә һәм язылышка бәйле рәвештә, омонимнарның  ... төрен аерып күрсәтәләр.
  1. 4;+
  2. 3;
  3. 6;
  4. 2.
  1. Татар телендә хикәя фигыльнең ... формасы бар.
  1. 5;
  2. 8;
  3. 10;
  4. 9.+

  1. Сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән, яисә анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәт турында бары аның нәтиҗәсе буенча яки башка чыганакларга таянып хәбәр иткәндә ... формасын куллана.
  1.  билгеле үткән заман хикәя фигыль;
  2.  кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль;
  3.  күптән  үткән заман хикәя фигыль;
  4. билгесез үткән заман хикәя фигыль.+

  1. Билгенең билгесен белдереп килә торган сүз төркеме ... дип атала.
  1. сыйфат;
  2. рәвеш;+
  3. сыйфат фигыль;
  4. хәл.

  1. Ике  көн инде авызыма бер тәгам капканым юк. (Г.Камал)

Җөмләдәге тәгам сүзенең мәгънәсен чагылдырган сүзне билгеләгез.

  1. валчык;
  2. икмәк;
  3. кисәк;
  4. ризык.+

  1. Балакай, бәләкәй, дәү, тау, хикәят, әкият сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы белән ясалган?
  1. сүзләрне кушу юлы белән;
  2. сүз ясагыч кушымчалар ялгау юлы белән;
  3. бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы белән;
  4. сүзләрнең аваз составын үзгәртү юлы белән.+

  1. Кайсы төркемдә бәйләгеч кушымчалар бирелгән?
  1. –даш/-дәш,-лык/-лек, -чы/-че;
  2. –ның/-нең, -да/-дә,-ым/-ем;+
  3. –ган/-гән,  -ды/-де, -ыр/-ер;
  4. – у/-ү, -ырга/-ергә, -гач/-гәч.

  1. Кайсы төркемдә тамыр дөрес күрсәтелмәгән?
  1. котлау (кот-);
  2. ямьле (ямь-);
  3. башлангыч (башла -);+
  4. рухлану (рух -).

  1. Җанына сүзенең  морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез.
  1. җаны- н – а;
  2. җанын – а;
  3. җан – ы –на;+
  4. җан – ын – а.

 

ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА

81.      Әсәрне укыгыз. Лирик геройның  язмышын төгәл чагылдырган җөмләне күрсәтегез.

                                                     СОҢГЫ СҮЗ        

                                                          Баллада

Иң беренче зур сугышка керәм бүген.

Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.

Идел буйларына якты киңлекләрдә ―зәңгәр күгем,

Зур сугышка керәм бүген.

Көтә мине яр астында инеш,

Суы көмеш.

Мин кйтырга тиеш исән килеш,

Мин кайтырга тиеш.

Мин кайтырга тиеш туган илгә,

Мин кайтырга тиеш туган өйгә.

Сабантуйга алган киемнәрем калды чөйдә,―

Мин кайтырга тиеш  өйгә.

Көтә мине яр астында инеш.

Суы көмеш.

Мин кайтырга тиеш исән килеш,

Мин кайтырга тиеш.

Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,

Инде күптән очар кошлар кайтты бездә.

Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә, ―

Мин кайтырга тиеш өйгә.

Көтә мине яр астында инеш,

Суы көмеш.

Илгә  кайтыр өчен исән килеш,

Без җиңәргә тиеш.                        М. Әгъләмов. 75 нче ел.        

                                

1)  җиңү яулап исән-имин кайта

2)   беренче бәрелештән соң яраланып кайта

3)  беренче бәрелештә үк һәлак була +

4)   хәбәрсез югала

82.   Түбәндә китерелгән фикернең авторын күрсәтегез.

«Вәгазь һәм бер төркем кысынкы низамнар белән генә шәкерткә бер нәрсәне дә төшендерү мөмкин түгел генә дип әйтмим, бәлки ул эшләрне бер төрле нәфрәтлендергеч күрсәтергә  генә ярыйдыр. Милли рух кертү,  милли рухта тәрбия итү шәкерткә  «Менә  син милли бул, үз милләтеңне сөй,  аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсә мени ул!» 

1) Ризатдин Фәхреддин      

2) Фатих Әмирхан

3)  Галимҗан Ибраһимов

4)  Гаяз Исхакый

83. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырендәге образларны дөрес биргән вариантны күрсәтегез

1) лирик герой, бишек җыры, әкият, дога, туган тел

2) әти-әни, әби-бабай, туган тел, лирик герой, дога

3) лирик герой,   әни, әби, дога, туган тел

4) туган тел, лирик герой, әби, әти-әни, әкият

84.  Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.

Нәрсәгә дә булса бирелә торган бәяне образлы итеп әйтә торган кыска халык авыз иҗаты әсәре  ....  дип атала

1) мәкаль

2)  табышмак

3)  әйтем+

4) мәсәл

85. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.

Сөйләп бирүгә  нигезләнгән, гади вакыйгаларны, тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кешенең бер сыйфатын сурәтли торган жанр  ...   дип атала. 

 

1) әкият

2)  хикәя+

3) риваять

4) мәзәк

86.   Кайсы әдип үзен “зәгыйфь ”, “кол” дип атый

1)  Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари

2)  Габделҗаббар Кандалый

3)  Мәүлә Колый

4)   Кол Гали+

87.  XIX гасыр татар әдәбияты мирасы булган әсәрне күрсәтегез

1) “Идегәй”

2)  “Җөмҗөмә солтан”

3)   “Хисаметдин менла”+

4)  “Банкрот”

88.   “Дусларга бер сүз” шигыре,  Кәҗүл читек”хикәясе,  “Кораб” шигыре, “ Банкрот” комедиясе, “Галиябану” драмасы     кайсы чор татар әдәбияты мирасы, күрсәтегез.

1) Борынгы чор татар әдәбияты

2) Урта гасыр татар әдәбияты

3) XIX гасыр татар әдәбияты

4) XX йөз башы татар әдәбияты+

89.   Түбәндәге шигырьнең персонажларын  төгәл күрсәтегез.

                        Бәхетлеме син бүген?

   ––   Хәтерлим:

         бөтен дөньяны вәгъдә иткән идем кайчандыр...

         Мин сиңа үземне генә бирә алдым – алдадым...

  ––   Һәм сүзеңдә тора алдың, кадерлем (Ренат Харис)

1) лирик герой  һәм берәү

2) кыз белән егет

3)    ир белән хатын

4)   гомер юлын бергә узган  ир белән хатын+

90. Бу шигырь нәрсә турында? Җавабын күрсәтегез.

     

           Язгы кәеф.

Беренче тере  чебен!

Ничек кул күтәрәсең!..                              Равил Фәйзуллин

1)    мәрхәмәтлелек турында

2)    яз турында

3)     язны сагыну турында +

          4)   чебен турында

91. Сюжет элементлары дөрес  саналган вариантны күрсәтегез.

1) пролог, тема,  экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация

2) эпилог,  экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш

3) экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, идея

4) пролог,  экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, эпилог++

92. “Әдәбият – Литература “предметының өйрәнү объектын күрсәтегез.

1)  әдәби  әсәрләр

2) халык авыз иҗаты әсәрләре

3)  әсәр+

4)  күренекле әдипләр иҗат иткән әдәби  әсәрләр һәм халык авыз иҗаты җәүһәрләре

93. Әдәби төрләр дөрес  саналган вариантны күрсәтегез.

1) Чәчмә, тезмә, драма, юмористик

2)лирика,  эпос,  лиро-эпик, драма +

3) чәчмә, тезмә, драма, халык авыз иҗаты ???

             4) чәчмә , тезмә, юмористик, лиро-эпик  

94. Әсәр эчтәлеген өйрәнү ничек була? Җавабын күрсәтегез.

1) сюжет сөйләү

2) персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу

3)  әсәрнең сюжетын өйрәнү һәм темасын, анда күтәрелгән проблеманы, автор фикерен, идеясен, мәгънәсен  ачыклау+

4) сюжет сөйләү , персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу

95. «Литературное чтение- Әдәби уку»  «Литература- Әдәбият»  предметын укытуның белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары концепциясендә  ассызыкланган    бурычларын күрсәтегез.

  1. йөгерек уку, язма һәм телдән сөйләм күнекмәсен үстерү; халык авыз иҗаты әсәрләрен, әдиплрне һәм аларның әсәрләрен  өйрәтү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, әдәби мираска мәхәббәт тәрбияләү
  2. әсәрне укый һәм анализ ясый, бәя бирү, үз текстын төзи белү күнекмәсе формалаштыру; әдәбиятны сүз тудырылган образ сәнгате буларак өйрәнү,  әдәбиятның “мәңгелек” темасын танып белү; әдәби төрләр һәм жанрларын,  әдәбиятның үсеш тарихын үзләштерү, гомумикешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалаштыру.+
  3.  йөгерек уку, язма һәм телдән сөйләм күнекмәсен үстерү; әдиплрне һәм аларның әсәрләрен  өйрәтү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, әдәби мираска мәхәббәт тәрбияләү;
  4. әдәби әсәрләргә анализ ясый белү күнекмәсе формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү, рухи –әхлаки тәрбия бирү

96.  Әдәби әсәр темалары төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез.

1) милли, тарихи, мәңгелек,  персональ+

2) мәхәббәт, тынычлык,  автобиографик, аталар һәм балалар

3) буыннар , тарихи, бәхет,   шәхес

4) мәхәббәт, сугыш ,  биографик, буыннар.

97. Әдәби әсәр пафосы  төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез

1)  героик, романтик, трагик, драмматик,  сентименталь, сатирик, комик

2) трагик, драмматик,  сентименталь, сатирик, комик

3) сентименталь, сатирик, комик, героик, романтик, трагик

4) комик, героик, романтик, трагик, драмматик

98.  Әдәби вакыт  төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез

1) төгәл, билгесез, хыялый, мифологик, үткән, бүген, киләчәк+++

2) туган нигездә үткән вакыт,  серле вакыт, чит җирдә үткән вакыт,  шомлы вакыт

3) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, көтелгән вакыт,  мәгънәсез вакыт

4) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, әкичти вакыт, көтелмәгән вакыт

99. Халык авыз иҗаты төрләре дөрес  саналган вариантны күрсәтегез

1) лирик, лиро-эпик, эпик+

2) тезмә, юмористик, лиро-эпик  

3) лирика, лиро-эпик, мифологик

4) чәчмә, тезмә, драма,  эпик

100.Эпик төргә  караган  жанрларны дөрес билгеләгән вариантны күрсәтегез.

1) хикәя, очерк,  хикәят, новелла, әкият, повесть, роман+

2) очерк,  хикәят, баллада, новелла, әкият, повесть, роман

3 )  хикәят, хикәя, повесть, роман, мәрсия

          4 ) очерк,  хикәя, касыйдә, новелла, әкият, повесть, роман

101. Риваять жанры үзенчәлекләрен үз эченә алган рәтне күрсәтегез.

1) вакыйгалылык, фантастика, дини-мифологик характерда булу, тарихилык;

2) могҗизалык, тарихилык, уйдырмалык, вакыйгалылык;

3) вакыйгалылык, тарихилык, уйдырмалык, дини-мифологик характерда булу;+

4) вакыйгалылык, документальлек, тарихилык, типиклык

102. Кулланышы һәм таралышы ягыннан дөрес тәртиптә язылганын табыгыз:

1) гарәп, уйгур, рун графикалары

2) уйгур, гарәп, рун графикалары

3) рун, уйгур, гарәп графикалары+

4) гарәп, рун, уйгур графикалары

103. Котб “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен кемнең әсәренә ияреп иҗат иткән?

1) Сәгъди Ширази

2) Низами Гәнҗәви

3) Фирдәүси

4) Хафиз

104. Г.Чокрый һәм М. Акмулланың остазы кем?

1) Ә.Каргалый;

2) Г.Кандалый;

3) Ш.Зәки.???

4) Г.У-Имәни

105. Бу әсәрләрнең кайсысын Ш. Мәрҗани язган?

1)«Әл-иршаде лил-гыйбад »;

2) «Мавәраэннәһердә сәяхәт»;

3) « Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар»++

4) “Гавариф-эз-заман”

106. Г. Кандалыйның суфичылык традициясендә язган әсәрен билгеләгез:

1) «Сәхипҗамал»;

2) «Рисалаи-р-иршад»;+

3) «Мәгъшукнамә»

4) “Фәрхи”

107. С.Рәмиев  кайсы  язучыны үзенә киңәшче һәм тәрҗемәче итеп алган?

1) Р. Фәхреддинов;

2) З. Бигиев;

3) Ф. Кәрими.+

4) М.Акъегет

108. Ф. Әмирханның кайсы әсәре нәсер жанрына карый:

1) “Хәят”

2) “Татар кызы”??

3) “Урталыкта”

4) “Тигезсезләр”

109. Ф. Әмирханның беренче әсәре:

1) “Гарәфә кич төшемдә”+

2) “Фәтхулла хәзрәт”

3) “Татар кызы”

4) “ Картайдым”

110. Г. Тукай актив хезмәттәшлек иткән сатирик журнал:

1) “Яшен”+

2) “Карчыга”

3) “Чүкеч”

4) “Туп”

111. Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясендә нинди проблема күтәрелә?

1) иҗтимагый-социаль проблема

2) әхлакый проблема+

3) сыйнфый көрәш проблемасы

4) аталар һәм балалар проблемасы

112. ХХ йөз башы татар әдәбиятындагы иҗат методларын билгеләгез.

1) романтизм, традицион реализм, натурализм, модернизм

2) романтизм, реализм, социалистик реализм, сентиментализм

3) сентиментализм, натурализм, романтизм, реализм

4) экспрессионизм, сентиментализм, романтизм, тәнкыйди реализм+

113. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.

... гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы, чишелеш вакытында геройның яңа якларын ачып тетрәнергә мәҗбүр итүче жанр.

1) очерк

2) хикәя

3) новелла+

4) эссе

114.  Күренекле тарихи затларның эш-гамәлләрен яки нинди дә булса тантаналы вакыйга-күренешләрне чиктән тыш күпертеп мактау, олылау, шуның аркылы авторның теләк-омтылышларын, идеалларын чагылдырган жанр:

1) мәдхия

2) мәрсия

3) газәл

4) касыйдә+

115. Мәгърифәтчелек реализмы агымы формалашкан чорны күрсәтегез:

1) XVIII гасырда

2) XIX гасырның беренче яртысында

3) XIX гасырның икенче яртысында+

4) XX йөз башында

116. Футуризм, имажинизм, акмеизм, абстракционизм, сюрреализм, конструктивизм кайсы иҗат методының агымнары булып санала?

1) социалистик реализм

2) импрессионизм

3) модернизм+

4) романтизм

117. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте кайсы иҗат методы белән язылган?

1) реализм

2) романтизм

3) социалистик реализм+

4) футуризм

118. Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәре беренче тапкыр түбәндәге исем белән басыла:

1) “Күргәннәрем”

2) “Тайгак кичү”+

3) “Хәтирәләр”

4) “Истә калганнар”

119. Әдәби әсәрнең сюжеты:

1) тышкы вакыйгалар һәм күңел хәрәкәте үрелеше;+

2) капма-каршы мәнфәгатьләр бәрелеше, фикер каршылыгы;

3) каршылыкның югары ноктасы.

4) әдәби әсәр элементларын кирәкле тәртиптә, бербөтен итеп урнаштыру

120. Түбәндәге юллардагы урын-вакытның (хронотопның) төрен билгеләгез:

Минем уйларым әллә кайларга киттеләр, әллә кайларга йөгерделәр, чаптылар... Гади тормыш еракта калды, тормыш югалды, тормыш бетте... Менә җәйге җылы кич. Су буе. Еракта болын буйлап, урман кырыйлап бик юка гына, үтәли күренә торган томан сузылып яткан. Су өсте терекөмеш төсле тонган да, әллә нинди серле, караңгы ялтырау белән ялтырый. Әллә кая яшеренгән, күзгә күренми торган ай бөтен дөньяны сихерле зәңгәрсу нурга чумдырган. Келт иткән тавыш юк... Мин дә шунда ятам, шул ерактагы, үтәли күренә торган ап-ак томанга карыйм... Шул терекөмеш төсле тонган суга карыйм. Колагыма һич дөньяда булмаган, ләззәтле, акрын гына күңелне тырный торган уен тавышы ишетелә...

Г.Рәхим "Идел"

1) төгәл билгеләнә торган урын-вакыт;

2) перцептуаль урын-вакыт;??

3) вакыйгалар урын-вакыты;

4) мифологик урын-вакыт

121. Т.Гыйззәтнең әсәрләрен күрсәтегез:

1) “Талир тәңкә”, “Чаткылар”, “Наемщик”, “Сүнгән йодызлар”;

2) “Чаткылар”, “Кандыр буе”, “Наемщик”, “Сүнгән йолдызлар”

3) “Талир тәңкә”, “Кыю кызлар”, “Наемщик”, “Ташкыннар”;+

4) “Ташкыннар”, “Изге амәнәт”, “Казан сөлгесе”, “Наемщик”

 122. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең беренче тәнкыйди текстын кем ясаган?

1) Н. Хисамов.

2) Г. У. Имәни+

3) Җ.Алмаз

4) Ф.С. Фәсхиев

123. Г.Исхакыйның ХХ гасырның 20-30 нчы елларында язылган әсәрен күрсәтегез:

1) “Остазбикә” повесте;

2) “Көз” повесте;+

3) “Зөләйха” драмасы;

4) “Тартышу” драмасы

124. Һуннар тарихын тулы сурәтләгән әсәрне сайлагыз:

1) Н. Фәттах «Әтил суы ака торур»

2) Н. Фәттах «Сызгыра торган уклар»+

3) М. Хәбибуллин «Кубрат хан»

4) Н. Фәттах «Ерак гасырлар авазы»

125. Кайсы рәттәге әсәрләр лирик төрнең күңел лирикасы жанрына карый?

1) М.Җәлил “Хуш, акыллым”, И.Юзеев “Серле чәчәк”, С.Сөләйманова “Тагын узды кыңгыраулы язлар”, Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”;

2) И.Юзеев “Яшь наратлар”, Х.Туфан “Мәхәббәт тәүбәсе”, С.Хәким “Көткән идем”, Р.Фәйзуллин “Яшьлегеңне, гомереңне...”;

3) Ф.Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар”, И. Юзеев “Барыбер мин сине яратам”, Р.Фәйзуллин “Җуймагыз мәхәбәтне”, С.Хәким “Юксыну”;

4) Ш.Галиев “Әткәйгә хат”, М. Җәлил “Кызыл ромашка”, Р.Фәйзуллин “Якты моң”, Зөлфәт “Һаман яратам”

126. Г.Ибраһимовның “Безнең көннәр” романының жанр формасы:

1) Публицистик

2) Психологик

3) Тарихи+

4) автобиографик

127. Түбәндәге юлларда шагыйрь кемне (нәрсәне) күз алдында тота:

Барсы да йокыда,

Тик һаман

Ник берәү бер ялгыз моңлана?

Кем соң ул?..

Тәрәзә капкачын ачам да каранам...

                                                       (Ф.Яхин “Барсы да йокыда...”)                                            

1) ай

2) лирик герой

3) җил

4) сандугач

128. Түбәндәге өзектә герой портретының төрен билгеләгез:

“Алма чәчәкләренә баса-баса Нәркис су алып кайта, көянтә-чиләк аңа бик килешә, аның нәфис гәүдәсен нәкъ менә шушы алмалы көянтә, ап-ак зур чиләкләр тагын да матурлаталар, көязләндерәләр. Койма буйлап Заһирлар капкасына таба әнә шундый гүзәл картина бара, юк, бу − картина түгел, бу − байлык, бәхет бара. Бу − Заһирның бәхете, мактанычы, куанычы бара”.

                                                           М.Мәһдиев “Фронтовиклар”

1) сурәтләү портреты

2) портрет-чагыштыру

3) портрет-кичереш

4) психологик портрет

129. Түбәндәге юлларда нинди стилистик алым кулланылганлыгын билгеләгез:

Кара балчык – кызлар чәче,

Кызыл балчык – таң кебек.

Сары балчык – сагыну күк,

Ак балчыгым – ак өмет.

                                                (Р.Вәлиев. “Диңгез белән саубуллашу”)

1) күчеш

2) эпифора

3) эллипсис

4) синтаксик параллелизм

130. Түбәндәге юлларда нинди сурәтләү чарасы кулланылганлыгын билгеләгез:

Җир әйләнсен, елга аксын гына! –

Килсен Пугач, йөрсен Разиннар...

                                                         (Р.Вәлиев. “Идел”)

1) чагыштыру

2) синекдоха

3) метонимия

4) сынландыру

Ключ

№ вопроса

ответ

№ вопроса

ответ

№ вопроса

ответ

№ вопроса

ответ

№ вопроса

ответ

1

2

21

1

41

1

61

3

81

3

2

1

22

1

42

4

62

2

82

2

3

4

23

4

43

3

63

1

83

1

4

3

24

1

44

2

64

3

84

3

5

1

25

3

45

3

65

2

85

2

6

2

26

4

46

1

66

4

86

4

7

2

27

4

47

2

67

4

87

3

8

3

28

3

48

4

68

2

88

4

9

2

29

4

49

4

69

2

89

4

10

1

30

1

50

4

70

3

90

3

11

4

31

4

51

3

71

3

91

4

12

4

32

3

52

3

72

1

92

3

13

2

33

4

53

4

73

4

93

2

14

3

34

3

54

3

74

4

94

3

15

2

35

3

55

4

75

2

95

2

16

2

36

3

56

2

76

4

96

1

17

1

37

2

57

1

77

4

97

1

18

4

38

4

58

4

78

2

98

1

19

4

39

3

59

3

79

3

99

1

20

4

40

2

60

2

80

3

100

1

101

3

109

1

117

3

125

1

102

3

110

1

118

2

126

3

103

2

111

2

119

1

127

1

104

3

112

4

120

2

128

3

105

3

113

3

121

3

129

3

106

2

114

4

122

2

130

2

107

3

115

3

123

2

108

2

116

3

124

2



Предварительный просмотр:

Тестовые задания для учителей татарского языка и литературы

1. Мәктәптә әдәбият укытуның максаты:

а) укучыларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү;

б) укучыларга әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, күнекмәләр формалаштыру;

в) укучыларны татар әдәбияты белән таныштыру;

г) әдәби әсәр анализларга өйрәтү.

2. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

а) дәрестә аерым бер әхлак сыйфатлары хакында сөйләшү оештыру;

б) яхшылык һәмявызлык, миһербанлылык, гаделлек кебек сыйфатлар турында мәгълүмат бирү;

в) әсәрдә күтәрелгән әхлак мәсьәләләренә укучының игътибарын юнәлтү аша бүгенге көн итеш өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләү.

3. Әдәби әсәр анализлаганда төп уку–укыту методы булып:

а) эвристик;

б) репродуктив;

в) иҗади уку;

г) тикшеренү тора.

4. Укытучының материалны аңлатуы

а) репродуктив;

б) иҗадиуку;

в) эвристик;

г) аңлату–күрсәтү методына карый.

5. Дәрес–

а) уку–укытуны оештыру формасы;

б) укучыларның укытучы белән бергәләп эшләве;

в) уку–укыту эшенең бер звеносы;

г) укыту төре.

6. Дәреснеңактуальләштерүөлеше–

а) өй эшен тикшерү вакыты;

б) элек үзләштергән белемнәрне яңа материаллар белән бәйләү вакыты;

в) үткәннәрне ныгыту вакыты;

г) өй эше бирү.

7. Алым дип

а) методның өлешләре, элементларын;

б) укытучының төрле эштөрләренә мөрәҗәгать итүен;

в) укытучының күрсәтмәлелектән файдалануын;

г) укучы башкара торган эш төрләрен атыйлар.

8. Әсәрне өйрәнер алдыннан кереш, барыннан да элек, ни өчен кирәк?

а) әсәрне кабул итәргә әзерләү;

б) өй эше тикшерү;

в) язучы биографиясен сөйләү;

г) әсәрнең язылу тарихы белән таныштыру.

9. Обзор дәрес–

а) югары сыйныфларда чор әдәбиятынакүзәтү;

б) язучы иҗатына күзәтү ясау;

в) әсәр өйрәнү алдыннан уздырыла торган кереш;

г) әсәр өйрәнүне йомгаклау ул.

10. Әсәрнең композициясе–

а) әсәр өлешләренең урнашу тәртибе;

б) вакыйгалар эзлеклелеге;

в) әсәрдә бүлек–бүлекчәләр саны;

г) фабула.

11.   сыйныфта  сочинениенең күләме

а) 1 бит;

б) 1,5–2 бит;

в) 2 бит;

г) 2–2,5 бит булырга тиеш.

12. Татар әдәбиятын укыту методик асында әңгәмә методын башлап кем тәкъдим иткән?

а) К.Насыйри;

б) Г.Сәгъди;

в) Г.Ибраһимов;

г) Г.Тукай.

13. Татар әдәбиятыннан беренче хрестоматияне кем төзегән?

а) Ф.Әмирхан;

б) Җ.Вәлиди;

в) Г.Тукай;

г) Г.Ибраһимов.

14. Класстан тыш уку дәресләрехакындаберенчебулыпкайсытатарметодистыкитапчыгарган?

а) Г.Ибраһимов;

б) Г.Лотфи;

в) М.Фазлулла;

г) Ш.Сайкин.

15. Татарларда җәдитчелекхәрәкәтекайчанбашлана?

а) Х1Х йөзахырында;

б) 1905–07 елларда;

в) 1917 елда;

г) 1980–90 елларда.

16. 1950–60 елларда татар әдәбиятынукытуметодикасыөлкәсендәәйдәпбаручыметодистларкемнәр?

а) Г.М.ӘдһәмоваһәмА.Г.Әминев;

б) Ә.З.Нигъмәтуллин;

в) Г.Халит һәмИ.Нуруллин;

г) Г.Лотфи һәмШ.Сайкин.

17. 1980–90 елларда татар әдәбиятынукытуметодикасыөлкәсендәәйдәпбаручыметодистларкемнәр?

а) Г.М.ӘдһәмоваһәмА.Г.Әминев;

б) Ә.З.Нигъмәтуллинһәм С.Г.Исмәгыйлева;

в) А.ӘхмәдуллинһәмА.Яхин;

г) Г.Лотфи һәмШ.Сайкин.

18. Кайсы жанрлар эпоска карый:

а) трагедия;

б) эпиграмма;

в) хикәя;

г) мәсәл.

19. Кайсы жанрлар драма төренәкарый:

а) трагедия;

б) баллада;

в) поэма;

г) повесть.

20. Нинди иҗатюнәлешенең (методының) төпсыйфатыбулыптормышнытарихи–дөресчагылдырутора?

а) романтизм;

б) реализм;

в) сентиментализм;

г) натурализм.

21. Кайсы төшенчәәдәбитөратамасыбулыпйөри:

а) шигырь;

б) роман;

в) драма;

г) пьеса.

22. Кайсы әсәркысалыкомпозициягәмисалитепкитерелә:

а) «Меңдәберкичә»;

б) С.Сараи «Гөлестанбиттөрки»;

в) Мөхәммәдьяр«Төхфәимәрдан»;

г) Рабгузи «Кыйссасел әнбия».

23. Кайсы әсәрсоциалистикреализмкысаларындаиҗатителгән?

а) Г.Ибраһимов«Тирәнтамырлар»;

б) Р.Төхфәтуллин«Йолдызым»;

в) Г.Камал «Банкрот»;

г) Г.Колахмәтов«Икефикер».

24. М.Кашгарыйның«Диванелөгатет–төрк»хезмәтекайсытөркемгәкарый:

а) рун язулы истәлекләр;

б) уйгур язулы истәлекләр;

в) гарәпязулыистәлекләр;

г) төркителлеистәлекләр.

25. Рун язулы истәлекләрничәнчегасыргакарыйлар:

а) ҮП–ҮШ;

б) 1Х;

в) Ү;

г) Х1.

26. ХҮШйөзәдәбиятыныңкүренеклеядкәре:

а) Г.Утыз–Имәни«Гаварифез–заман»;

б) МәхмүдБолгари«Нәһҗелфәрадис»;

в) Габди «Кунакка хөрмәткүрсәт»;

г) «ДәфтәреЧыңгызнамә».

27. Кол Галинең«КыйссаиЙосыф»әсәренберенчебулыпбасмагакемәзерләгән?

а) Г.Утыз–Имәни;

б) Ш.Абилов;

в) Х.Миңнегулов;

г) Н.Хисамов.

28. Шәрыкәдәбиятларындагыкемнеякинәрсәнедәбулсагадәттәнтышкүпертепмактаучылирик жанр, аа ба ва …рәвешендәрифмалаша:

а) касыйдә;

б) мәдхия;

в) мәрсия;

г) газәл.

29. Х1Х йөзнеңикенчеяртысындаромантикмәхәббәтдастаннарыиҗатитүчеавтор:

а) Г.Сәмитова;

б) М.Акмулла;

в) Г.Чокрый;

г) Ә.У.-Кормаши.

30. М.Акъегетнең“Хисамеддинменла”әсәрендәгетөпконфликт:

а) аталар һәмбалаларарасында;

б) җәдитчелекһәмкадимчелекарасында;

в) геройларныңэчкекаршылыгы;

г) социаль- иҗтимагый.

31. Татар әдәбиятындаберенчедетективәсәравторы:

а) З.Бигиев;

а) Р.Фәхреддин;

а) З.Һади;

а) Г.Исхакый.

32. Г.Исхакыйныңкайсыәсәремәгърифәтчелекрухындаязылган:

а) «Кәләпүшчекыз»;

б) «Җәмгыять»;

в) «Зөләйха»;

г) «ҖанБаевич».

33. Ф.Әмирханныңсафромантикәсәре:

а) «Хәят»;

б) «Кадерле минутлар»;

в) «Бер хәрабәдә»;

г) «Урталыкта».

34. Ф.Әмирханныңберенчедрамаәсәре:

а) «Сәмигуллаабзый»;

б) «Яшьләр»;

в) «Тигезсезләр»;

г) «Хәзрәтүгетләргәкилде».

35. Г.ИбраһимовныңБеренчерусинкыйлабыһәмреакцияхәрәкәтләренсурәтләгәнроманы:

а) «Безнеңкөннәр»;

б) «Тирәнтамырлар»;

в) «Кызыл чәчәкләр»;

г) «Габдрахман Салихов».

36. Ш.Камалның«Акчарлаклар»повестеничәнчеелдаязылган:

а) 1909;

б) 1911;

в) 1914;

г) 1921.

37. М.Гафуриныңтарихитемагаязылганәсәре:

а) «Хөрриятиртәсе»;

б) «Хан кызы Алтынчәч»;

в) «Солдат хатыны Хәмидә»;

г) «Кызыл байрак».

38. С.Рәмиевнеңмилличынбарлыктагыискелекне, артталыкнытәнкыйтьиткәндрамаәсәре:

а) «Низамлы мәдрәсә»;

б) «Яшә, Зөбәйдә, яшиммин»;

в) «ҖаекХәдичә»;

г) «Яшь гомер».

39. Г.Камалның«Бүләкөчен»комедиясендәгеконфликтныачыклагыз:

а) шәхесһәмҗәмгыять;

б) көнкүреш;

в) кешенеңүзэчендәге;

г) тарихи.

40. Г.Колахмәтовныңкайсыәсәреаллегорикобразлылыккакорылган:

а) «Яшь гомер»;

б) «Ике фикер»;

в) «Яшьләралдатмыйлар»;

г) «Кыямәт».

41. Гражданнар сугышы чоры әдәбиятыничәнчеелларныүзэченәала?

а) 1917–1920;

б) 1918–1920;

в) 1919–1921;

г) 1917–1919

42.1920–30 елларда татар әдәбиятытарихынакараганзурхезмәтләрнекемнәрязган?

а) Г.Газиз, Г.Рәхим, Г.Сәгъди;

б) Җ.Вәлиди, Г.Толымбай;

в) Ф.Сәйфи–Казанлы, К.Нәҗми;

г) Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти.

43. Һ. Такташстрофасындагыанафоранәрсәгәхезмәтитә?

“Бер җирдәюкандыйаккаеннар,

Бер җирдәюкандыйурманнар.

Бер җирдәюккамышсабаклары

Андагыдай шаулый торганнар”.

а) туган як матурлыгына соклану хисен көчәйтүөчен;

б) тезмәләрнеүзараялгауөчен;

в) табигать сурәтентулыракбирүөчен;

г) ритм төзеклеге, интонацияматурлыгыөчен.

44.Әлегеисемлектәартыкбулгандүртенчеәсәр:

а) “Сүнгәнйолдызлар”;

б) “Зәңгәршәл”;

в) “Югалган матурлык”;

г) “Американ”.

45. Г.Ибраһимовның“Казакъкызы”романындатөпсюжетсызыклары:

а) ике;

б) өч;

в) дүрт;

г) биш.

46. Гыйсъянчы лирик герой кайсы әдипиҗатынааеручахас?

а) Х.Туфан;

б) Ә.Фәйзи;

в) Һ.Такташ;

г) М.Җәлил.

47. М.Җәлиләлегестрофаданиндиәдәбиалымкулланган?

“Кызганып егетне, елыйлар

Миләүшәһәмлаләчәчәге.

Тәгәриүләнгәчыктүгел,

Гөлләрнеңгөнаһсызяшьләре”.

а) эпитет;

б) метафора;

в) символ;

г) сынландыру.

48. БөекВатансугышындаһәлакбулганязучы, полк командиры ХәйретдинМөҗәйгәбагышланганпоэма:

а) “Язылмаган поэма”(И.Юзеев);

б) “Үлемуены” (Ф.Кәрим);

в) “Дала җыры” (С.Хәким);

г) “Курск дугасы” (С.Хәким).

49. Түбәндәгеәсәрләрнеңкайсысыбалладажанрындаязылган:

а) “Вәхшәт” (М.Җәлил);

б) “Снайпер Мәрдан” (К.Нәҗми);

в) “Тимер һәмтимерче” (Ф.Кәрим);

г) “Партизан үлеме” (М.Садри).

50. Әлегеисемлектәартыкбулгандүртенчеәсәрнебилгеләгез:

а) “Муса Җәлил” (Н.Исәнбәт);

б) “Үлмәсҗыр” (Р.Ишморат);

в) “Сират күпере” (Р.Батулла);

г) “Моңлыберҗыр” (Т.Миңнуллин).

51. Г.Тукай исемендәгебүләкбулдырылганел:

а) 1955;

б) 1958;

в) 1960;

г) 1964.  

52. Кешенеңтабигатьһәмҗәмгыятьбеләнбәйләнеше, кешелекдөньясы, яшәешнеңфәлсәфикануннарытурындауйлануларХ.Туфаниҗатыныңкайсы чорына аеруча хас?

а) 1920-1930 еллар;

б) тоткынлык чоры;

в) 1960-1970 еллар;

г) һәрчорына.

53. Сатирик эчтәлеклешигъриятнеяңабаскычкакүтәрүчеәдип:

а) Ш.Маннур;

б) С.Хәким;

в) Ә.Ерикәй;

г) Г.Афзал.

54. Әлегеисемлектәартыкбулгандүртенчепоэма:

а) “Кырыгынчы бүлмә (С.Хәким);

б) “Сәйдәш” (Р.Фәйзуллин);

в) “Ант суы” (Р.Харис);

г) “Акмулла арбасы” (М.Әгъләмов).

55.  Психологик хикәяостасыбулыптанылганәдип:

а) Г.Ахунов;

б) Н.Фәттах;

в) Ә.Еники;

г) Г.Әпсәләмов.

56. БөекВатансугышыфаҗигасенреалистиксурәтләрдәчагылдырганәсәр:

а) “Саф җилләр” (М.Хәсәнов);

б) “Бер ананыңбишулы” (Х.Сарьян);

в) “Йолдызым” (Р.Төхфәтуллин);

г) “Безне өйдәкөтәләр”(Х.Камал).

57. И.Юзеев шигъриятендәөстенлекиткәнюнәлеш:

а) сатирик;

б) лирик;

в) юмористик;

г) героик.

58. Әдәбияттарихынфәннинигездәөйрәнүчегалим, тәнкыйтьчеһәмязучыбулыптанылганавтор:

а) М.Хәбибуллин;

б) Ф.Яруллин;

в) Т.Галиуллин;

г) Ф.Латыйфи.

59. ХикәяжанрындагыуңышларөченТатарстанЯзучыларберлеге тарафыннан биреләторганбүләк:

а) Ә.Еникиисемендә;

б) Р.Төхфәтуллинисемендә;

в) Г.Әпсәләмовисемендә;

г) Ф. Хөсниисемендә.

60. “Яшьлек, мәхәббәт, язҗырчысы”булыптанылганшагыйрь:

а) Р.Зәйдулла;

б) И.Юзеев;

в) Л.Шагыйрьҗан;

г) С.Сөләйманова.

61. Н.Фәттахның“Сызгыраторгануклар”романындатөпгерой:

а) Туман тархан;

б) Исәнтәй;

в) Туңгакалып;

г) Албуга.

62. А.Гыйләҗевәсәренбилгеләгез.

а) “Сират күпере”;

б) “Колыма хикәяләре”

в) “Яра”;

г) “Сәетбатыр”.

63. Х.ВахитныңГ.Тукайисемендәгебүләккәлаекбулганпьесасы:

а) “Соңгыхат”;

б) “Мәхәббәтеңчынбулса”;

в) “Туй алдыннан”;

г) “Беренче мәхәббәт”.

64. Р.Хәмиднеңмонодрамасы (бергенәперсонажданторганпьеса):

а) “Китәминде”;

б) “Олы юлныңтузаны”;

в) “Актамырлар иле”;

г) “Синеңурыныңакайттым”.

65. М.МәһдиевнеңГ.Тукайисемендәгебүләккәлаекбулганәсәрләре:

а) “Без – 41 ел балалары” һәм“Фронтовиклар”;

б) “Каз канатлары” һәм“Кешекитә - җырыкала”;

в) “Мәңгелекяз”һәм“Ачытәҗрибә;

г) “Бәхилләшүһәм“Торналартөшкәнҗирдә.

66. «Татар телен ничек укытырга?» («Телебез методикасы хакында бер тәќрибә») (1916) исемле лингводидактик хезмәтне татар телендә беренче булып кем язган?

а) Р.Газизов,

б) М.Фазлуллин,

в) Г.Ибраһимов,

г) М.Корбангалиев.

67. Сүзлекләр белән эшләү нәрсә ул?

а) укыту ысулы,

б) укыту алымы,

в) укыту чарасы,

г) сүзлек диктанты.

68. Аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерү принцибы …

а) дидактик принцип,

б) хосусый методик принцип,

в) лингвистик принцип,

г) гомумметодик принцип.

69. Укыту ысулы нәрсәул?

а) укытуның нигез ташлары,

б) укыту алымы,

в) укытуның төп максаты һәм бурычлары,

г) белемнәрне үзләштерүөлкәсендә (яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклауда) укытучы белән укучының бергәләп эшләү юллары.

70. Сүз төзелеше һәм ясалышы, татар тел гыйлеменең аерым бер бүлеге буларак, кайчаннан өйрәтелә?

а) 1988 нче елдан,

б) 1991 нче елдан,

в) 2000 нче елдан,

г) 1970 нче елдан.

71. 1918 нче елда «Ана теле методикасы» дип исемләнгән икенче зур хезмәтне татар телендә кем язган?

а) М.Корбангалиев,

б) Г.Сәгъди,

в) Г.Ибраһимов,

г) Х.Бәдигый.

72. Катнаш дәрес нинди дәрес ул?

а) яңа материалны аңлату дәресе,

б) тикшерү дәресе,

в) яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклау дәресе,

г) гомумиләштерү дәресе.

73. 6 нчы сыйныф дәреслегендә дәреслегендә (Авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) бирелгән тема – исемнәрнең килеш белән төрләнеше – нинди ысул белән укытыла?

а) күнегүләр белән эшләү,

б) аңлату-күрсәтү,

в) дәреслек белән эшләү,

г) тикшеренү.

74. Фигыль юнәлешләрен укыту ысулы …

а) дәреслек өстендә эшләү,

б) аңлату-күрсәтү,

в) өлешчә эзләнү,

г) тикшеренү.

75. Дәрес нәрсәул?

а) укытуның төп формасы,

б) максатка ирешу юлы,

в) укыту чарасы,

г) ысулның иң кирәкле өлеше.

76. Түбәндәге укыту алымнары арасыннан укыту чарасын табыгыз.

а) картиналар өстендә эшләү,

б) таблицалар,

в) диктантлар яздыру,

г) сүзлекләр белән эшләү.

77. 5 нче сыйныф дәреслегендә (Авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) исемнәрдәге иркәләү-кечерәйтү мәгънәсен белдерүче кушымчалар кушымчаларның кайсы төренә кертелгән?

а) сүз ясагычларга,

б) модальлекне белдерүчеләргә,

в) бәйләгечләргә,

г) исем ясагычларга.

78. Методика тарихында диктант яздыруга каршы чыккан бер методист бар. Ул кем?

а) М.Корбангалиев,

б) Г.Ибраһимов,

в) М.Фазлуллин,

г) М.Галләмова.

79. “Аның күзләренә ак төшкән” дигән ќөмлә бер составлы фигыль ќөмләнең кайсы төренә кертелергә тиеш?

а) билгеле үтәүчеле ќөмлә,

б) билгесез үтәүчеле ќөмлә,

в) үтәүчесез ќөмлә,

г) гомуми үтәүчеле ќөмлә.

80. “Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән. Авылдан килеп.” (М.Мәһдиев) ќөмләсендәге “Авылдан килеп” нәрсәдип тикшерелергә тиеш?

а) өстәлмә,

б) аныклагыч,

в) керешмә (кереш ќөмлә),

г) аныклагыч ќөмлә.

81. Г.Ибраһимов нәрсәне инша дип атый?

а) сочинениене,

б) изложениене,

в) диктантны,

г) күчереп яздырудан кала бөтен төр язма эшләрне.

82. Татарлардан беренче дөньяви басманы «Әлифбаи татар»ны («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов») 1778 нче елда кем язган?

а) М.Иванов,

б) С.Хәлфин,

в) Г.Ваһапов,

г) Н.Ильминский.

83. Аңлатмалы диктант нәрсәул?

а) билгеле бер кагыйдәгә караган сүзләрне сайлап алып яздыру,

б) авыр язылышлы сүзләрнең кагыйдәсен аңлату, тикшерү, аннары ќөмләләп яздыру,

в) авыр язылышлы сүзләрне аңлату һәм ќөмләләп яздыру

г) яттан яздыру.

84. Грамматик хата нәрсәул?

а) тыныш билгесендә хата ќибәрү,

б) чорны, датаны яисә геройның исемен бутау?

в) кирәкле сүзне төшереп калдыру,

г) сүз ясалышында хата ќибәрү.

85. Пунктацион норма нәрсәул?

а) язмада тыныш билгесен махсус кагыйдәләргә нигезләнеп куллану яки кулланмау,

б) тыныш билгеләре белән аерымланган мәгънәви кисәк,

в) пунктацион кагыйдәләрне куллану урыны,

г) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру.

86. Коммуникатив принцип кайсы принципка керә?

а) гомумметодик принципка,

б) лингвистик принципка,

в) дидактик принципка,

г) хосусый методик принципка.

87. 7 – 8 нче сыйныф дәреслекләрендә нинди ќөмләләрүзара синоним булып килгән?

а) синтетик төзелмәләр,

б) иярченле кушма ќөмләһәм тезмә кушма ќөмләләр,

в) аналитик һәм синтетик төзелмәләр,

г) аналитик төзелмәләр.

88. Татар телен укыту методикасының тикшерү объекты нәрсә?

а) татар телен укыту,

б) татар телен укыту методикасы,

в) профильле укыту, аның дидактик нигезе,

г) татар телен укытуның барышы.

89. Укыту планына факультатив дәресләр ничәнче елда кертелде?

а) 1980 нче елда,

б) 1966 нчы елда,

в) 1951 нче елда,

г) 1990 нчы елда.

90. Түбәндәге укыту алымнарыннан берсен – төп алымны табыгыз.

а) төрле уен элементын куллану,

б) башваткычлар чиштерү,

в) карточкалар белән эшләү,

г) хаталар өстендә эшләү.

91. Татар телен укыту методикасының фәнни-тикшеренү ысулын күрсәтегез.

а) лекция методы,

б) максатчан күзәтү,

в) күнегүләрөстендә эшләү,

г) дәреслек өстендә эшләү.

92. Тыныш билгеләренәөйрәтүнең гамәли максатлары арасыннан танып-белү максатын табыгыз.

а) өйрәнелгән кагыйдәләргә таянып, тыныш билгеләрен куярга өйрәтү,

б) тыныш билгесенең ялгыш куелган очрагын таба белү, аны төзәтергәөйрәтү,

в) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру,

г) тыныш билгесенең ни өчен куелганын дәлилләргәөйрәтү.

93. Хосусый-методик принциплар арасыннан гомумметодик принципны табыгыз.

а) авазларны өйрәтүне тыңлап аңлауга нигезләү принцибы,

б) сүзләрне сайлап алу принцибы,

в) бүлекара бәйләнеш принцибы,

г) интонацион принцип.

94. Дәреснең актуальләштерүөлеше …

а) яңа материалны аңлату,

б) белем һәм күнекмәләрне ныгыту,

в) өй эшен тикшерү белән беррәттән яңа материалны өйрәтүгә ќирлек әзерләү,

г) кабатлау.

95. Татар телен укыту методикасының методологик нигезе …

а) белем бирү системасын үзгәртеп кору (модернизация) юллары,

б) фәлсәфә, логика; тел белгечләре, укытучылар, дидактлар һәм методистларның хезмәтләре,

в) татар телен укыту методикасының максат һәм бурычлары,

г) «ТР халыклары телләре турында»гы Закон (1992).

96. Календарь план нәрсәул?

а) телне өйрәтүгәһәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләр санын чирекләргә бүлү,

б) телне өйрәтүгәһәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән һәр сәгатьне уку елына бүлү.

в) дәрес эшкәртмәсе,

г) татар телен укыту программасы.

97. Фонема нәрсәул?

а) авазларның язудагы билгесе,

б) сүзләрне, морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге,

в) бер тын белән әйтелә торган кисәк,

г) тавышның төрлечә хәрәкәт итүе.

98. Татар телендә ничә кыска сузык бар?

а) 4,

б) 6,

в) 8,

г) 3.

99. Аккомодация нәрсәул?

а) сузык авазларның охшашлануы,

б) сузык авазларның калынлыкта – нечкәлектә ярашуы,

в) авазларның бер-берсенә тәэсир итеп охшашлану күренеше,

г) авазларныңүзара ярашуы.

100. алдынгы – [а л д ы ң гъ ы], бу – ассимиляциянең кайсы төре?

а) ирен ассимиляциясе,

б) борын ассимиляциясе,

в) саңгыраулыкта-яңгыраулыкта ярашу,

г) тел арты һәм кече тел ассимиляциясе.