"Фигыль" темасын кабатлау.
план-конспект урока на тему

Шарафуллина Ильвера Наримановна

фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;

белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;

белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътибарлылык  тәрбияләү

укучыларда  патриотик  хис  уяту. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon figyl.doc22.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       3нче  сыйныф

Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.

Максат: 1)   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау;

  1. белемнәрне  гомумиләштерү  һәм  камилләштерү;
  2. белем   алуга  омтылыш,  дәресләрдә  активлык,  игътибарлылык  тәрбияләү;
  3. укучыларда  патриотик  хис  уяту.

Материал:   дәреслек (82-91 нче  битләр),                                            «Кызыклы  грамматика» китабы, дидактик  материаллар,                                                                 «Фигыль» таблицасы.

Җиһазлау: перфокарталар, мәкальләр, сюжетлы  рәсемнәр.

Дәрес  барышы:

I.    Оештыру  моменты.

   1) психологик  комфорт  урнаштыру;

   2) дежур  укучы  белән  әңгәмә.

II. Үткәннәрне  актуальләштерү.

  1. Өй  эше  тикшерү.

      191нче  күнегү. «Безнең  өйдә»  хикәясеннән   фигыльләрне  язып  алу.

  1. Эш  дәфтәрләренә  бүгенге числоны  язу;

дәреснең  темасы  һәм максаты  белән  таныштыру.

  1. Матур язу  минуты.

( тактада  түбәндәге  мәкаль  язып  куелган)                                    Атаң  улы  гына  булма,  Ватан  улы  да  бул.

- мәкальне  үрнәк  уку;

-балалар  хор  белән  укыйлар;

- мәкальне   укучылар  аңлата;

Әңгәмә  уздыру.

-Ни  өчен  Ватан  улы  да  булырга  кирәк?    (укытучы  сорый)

Укучылар  җавабы:

-Чөнки   без  булачак  солдатлар. Ә  солдатның  изге  бурычы- Ватанны,  илне  саклау.

-Әйе, укучылар,  бик  дөрес  әйттегез. Хәзер  шушы мәкальне   матур  һәм  дөрес  итеп  дәфтәрегезгә   язып  куегыз.

III. Кабатлау.

 а)   -Укучылар, хәзер   без сүзләр  дөньясына  сәяхәткә  чыгарбыз. Сәяхәткә  чыгу  өчен  безгә бу  рәсемнәр  буенча  хәрәкәтне, эшне

белдергән  сүзләр  әйтергә  кирәк.

-Без  нинди  сүзләр  әйттек?

-Алар  нинди  сорауларга  җавап  бирәләр?

-Димәк, нинди  сүзләрне  кабатларбыз?

-Фигыльләрне.

-Әйдәгез, фигыльнең  билгеләмәсен  искә  төшерәбез.

(Укучылар  билгеләмәне  әйтәләр; таблица  буенча  да  укып  китәбез).

-Укучылар,  бүген  сәяхәттә  түбәндәге  тукталышлар   булыр:

     1)  «Мәкальләр  аланы».

     2)  «Барлык  һәм  юклык».

     3)  «Заманнар».

     4)  «Яңа  сүзләр  урамы».

- Беренче  тукталышыбыз –   «Мәкальләр  аланы».

Менә  бу мәка льләрне  игътибар  белән  укып  карыйк   әле. Нинди  фигыльләр  җитми  икән?

- Эш   кешене  …,  ялкаулык  … .( төзәтә, боза)

-Сүзең  белән  … - эшең  белән … .(мактанма, мактан)

- Бүгенге  эшне  иртәгәгә … (калдырма)

- Беләге  юан   берне  … , белеме  юан  меңне  … .(егар)

- Без  капчыкта   … .(ятмый)

-Ялган  сөйләсәң - …,

Дөресен  сөйләсәң  … (тотылырсың,  котылырсың)

   (бу   мәкальләр  тактада  язылган  була; укучылар  фигыльләрне  рәт  буенча  тактага  чыгып   язалар)

-Икенче  тукталышыбыз – «Барлык  һәм  юклык».

- Алда  язган   мәкальләрдән   барлык  һәм  юклык  формасында  килгән  фигыльләрне  баганалап  язабыз. Бер  укучы  барлыкта , ә икенче  укучы  юклыкта  яза.      

 Барлык                                       Юклык

төзәтә                                          мактанма

боза                                             калдырма

мактан                                         ятмый

егар

тотылырсың

котылырсың

-Шулай  итеп, фигыльнең  юклык  формасы  ничек  ясала  һәм  нәрсә  белдерә?

- Фигыльнең  юклык   формасы эшнең  үтәлмәвен  белдерә  һәм     -ма, -мә;  -мый, -ми  кушымчалары  ярдәмендә  ясала.

Өченче  тукталышыбыз – «Заманнар».

-Фигыль   нинди  заманнарда  килә?

- Үткән, хәзерге, киләчәк.

-Хәзер  мин  сезгә  перфокарталар  таратам. Бирелгән   фигыльләрне   өч  заманда   язарга.

Дүртенче  тукталышыбыз – «Яңа  сүзләр   урамы».

Таблицадагы  нокталар  урынына  хәрефләр  куеп,  фигыльләр  ясарга  кирәк:    

                                   Ию, ою, ую, өю.

                       Ю       Тою, кию, кою, кую,сөю, көю, төю, тую, һ.б.,

б) -Ә  хәзер  бер  күнегү  эшләп   алырбыз. Бу күнегүдә  бирелгән  фигыльләр  буенча  исемне  белдерүче  сүзләрне  табарга  кирәк.

    (күнегү   тактада  языла)

Оча, куна, сайрый, корт  чүпли, оя  ясый,  бала  чыгара  … (кош).

Чаба, кешни,  узыша,  йөк  ташый  … (ат).

Шуыша, чага, урала, ысылдый  …  (елан).

Йөзә, саклый,  ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).

в)   Дәреслек  белән  эшләү.

 191нче  күнегү. « Безнең  ишегалдында».

- хикәядән  фигыльләрне  табып, язып  алырга  һәм  фигыльләрнең  заманын  билгеләргә.

г)  Уен  «Сүзләр  тап».

                   

                   РИ

        ЙӨ-   ЗӘ

                  ГЕРӘ

                  ДӘТӘ

IV. Дәрескә  йомгак  ясау.

     Белемнәренә, дәрестә  катнашканлыкларына   карап  билге  кую.

V. Өйгә  эш  бирү.

  -Сез  нинди  эт  һәм  мәче  исемнәре  беләсез,   дәфтәрегезгә  языгыз.

                           

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...