"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.
материал по истории (6 класс) по теме

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрәнелгән темалар буенча сораулар әзерләнде.Уен барышында балаларның логик фикерләве,төпле һәм кыска җавап бирү осталыгы бәяләнде. Бу чара методик яктан дөрес оештырылуы, бай эчтәлеге, сорауларның төрлелеге белән игътибарга лаек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bhetle_ochrak..doc40 КБ

Предварительный просмотр:

        Мәктәптә,  тарих атналыгында уздырылган чара.

  Урта гасырлар тарихы курсын йомгаклау буенча  “Бәхетле    очракуены.

   Максат: 1. Белемнәрне кабатлау, гомумиләштерү,системага салу.                   2. Укучыларда тарих фәненә кызыксыну уяту, балаларның сөйләм телен һәм активлыгын үстерү.

   Кулланыла торган материал: Сораулар язылган карточкалар, 1 тартма, карта.

          1.   Кул чабулар астында командалар залга чакырыла.

     2.   Балаларны уенның темасы, максаты һәм тәртибе белән таныштыру.

Уен барышында команда членнарына үзара киңәшеп алырга рөхсәт ителә.

                   Игътибар! Уенны башлыйбыз.

   

              1 нче командага сораулар

.

1) Мөхәммәт тарафыннан  нигез  салынган дин?    ( ислам)

2) Башында бер генә кеше торган дәүләт?    ( Монархия)

3) Ел саен уздырыла торган, төрле шәһәр һәм ил сәүдәгәрләре катнаша торган сәүдә.   ( ярминкә)

4) Ату өчен җайланма?     ( ядрә)

5) Крепостной крестьянның феодал файдасына түли торган салымы.  ( оброк)

6) Дәүләт файдасына җыела торган җыем?  (налог)

7) Җир эшкәртү белән шөгылләнүче кеше?  (крестьян)

8) Алланың, “изгеләрнең рәсеме”     ( икона)

9) Феодаллар классы вәкилләренең титулы?   (герцог)

10)Бөек Карл империясендә дәүләтнең бер өлешенә җитәкчелек итүче эре феодал? ( граф)

11) Феодал биләгән җир биләмәсе?    ( феод)

12) Рыцарьларның хәрби ярышлары?   (турнир)

13) Сәүдә белән шөгылләнүче кеше?   (сәүдәгәр)

    I командага  13 сорау бирелгән иде, шуның  9на    җавап бирделәр. Әйдәгез, кул чабыйк әле.

    Ә хәзер II  командага сораулар.

1) Үзләренә ислам динен кабул иткән кешеләр?   (мөселманнар)

2) Вассал үзенең господинын ничек атаган?    ( синьор)

3) Болгар һәм Серб партизаннарын ничек атаганнар?   (гайдуклар)

4) Шәһәр һәм авылларда чыгыш ясаучы күчмә артистлар?  (җонглёр)

5) Мөселман храмының исеме?   ( мәчет)

6) Гөнаһларны ярлыка дип саналган грамота?   ( индульгенция)

7) Кольчуганы алыштырган саклану чарасы?   ( панцирь)

8) Юеш штукатуркага төшерелгән бизәк?    (фреска)

9) Испаннарның “җиңелмәс” эскадрасы?  (армада)

10) Тәүлекнең якты өлеше?   (көн)

11) Гарәпләрнең дине?  ( ислам)

12) Франк дәүләте җитәкчеләренең титулы?   ( император)

13) Мексикада яшәүче кабиләләр?  ( ацтеклар)

 2 нче командага шулай ук 13 сорау бирелде һәм шуның     11нә        җавап алынды.

     Ә хәзер уенның II турын башлыйбыз. Ул “тартмадагы   башваткычлар “ дип атала.

     Беренче башваткычны 2 команда ала.

  1. 874 елда Кытайның төньяк – көнчыгышында восстание башлана.Восстание 10 ел дәвам итә. Аның юлбашчысы кем булган?  ( Хуан Чао)
  2. “Мин анысын белмим. Ләкин исән калган инглизләрнең Франциядән куылачакларына ышанам” Бу сүзләрне кем әйткән?  ( Жанна дАрк)
  3. 1519 – 1522 елларда  испаннар Азиягә көнбатыштан бару максаты белән бик кыю һәм тәвәккәл сәяхәткә чыгалар. Бу тир тирәли беренче сәяхәт була. Экспедиция башында кем торган?  ( Фернан Магеллан)
  4. ...Мин Францияне шулкадәр яратам, анда бер патша урынына алты патша булуын яхшырак күрер идем! Бу сүзне кем әйткән?  (Бургундия герцогы Кыю Карл)
  5. 5. 1389 елны госманнарның зур гаскәре Сербиягә ташлана.Косово кырында хәлиткеч сугыш була. Батыр серб сугышчысы төрекләр лагерына үтеп керә һәм солтанны үтерә.Аның исеме?   ( Милош Обилич)

Бу N астындагы гейм “ Син миңа – мин – сиңа” дип атала. Командалар бер – берсенә сораулар бирәләр.

Ә хәзер уенның соңгы турын башлыйбыз. Ул”Лидерлык өчен куыш”дип атала Бирегә 2 команданың да капитаннары чакырыла. I команда лидеры өчен сораулар

1. Төрек солтанының даими җәяүле гаскәре   ( янычар)

2. Юкатан ярымутравында яшәүче халык?    (Майя)

3. Тиз йөрешле җилкәнле җиңел судно?   ( каравелла)

4. Беренче капиталистик предприятие?   (мануфактура)

5. Германиядә крестьяннар восстаниесе җитәкчесе?   ( Томас Мюнцер)

6. Һиндстанның “йөзек кашы” булып саналган мавзолейның исеме?  ( Таҗ – Мәхәл)

7. Күчмә гарәпләр?    ( бәдәвиләр)

8. Ацтекларга һөҗүм иткән испаннарның башлыгы?   ( Кортес)

9. Зур металл эретү мичләре?  (домналар)

10. Урта гасыр шәһәрендә шәһәр советы бинасы?   (Ратуша)

        Ә хәзер II команда капитанының җавапларын тыңлыйбыз.

1. Орлеан шәһәрен инглизләрдән азат итү кем кул астында булган? (Жанна дАрк)

2. Католик чиркәвенең башлыгы?    (Папа)

3. Гарәпләрнең туган иле?    ( Гарәбстан ярымутравы)

4. “Хәтәр сукыр” ның исеме?   ( Ян      Жижка)

5. Һиндстан князе?   (раджа   )

6. Чиркәү суды?     ( инквизация)

7. Реформация тарафдарлары?  ( протестант)

8. “ 95 тезисны” язучы профессор, галим монах?     ( Мартин Лютер)

9. Германиядә иң бай гайлә?    (Фуггерлар)

10. Чиркәү хезмәткәре?    ( епископ)

    Ике команда капитаннары да сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Алкышлыйк аларны!

 Уенга йомгак ясау. Җиңүче команданы игълан итү, 2 команда уенчыларына да бүләкләр бирү.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урта гасыр әдәбияты буенча тестлар

Тестлар, "Урта гасыр әдәбияты" темасын үтеп бетергәч, үткәрелә...

Үткәннәрне кабатлау буенча көзге сынаулар

5 нче сыйныфлар өчен адаптация чорында үткәрелгән тел гыйлеме бүлекләрен кабатлау буенча дәрес...

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

Хәл темасын кабатлау буенча тест

Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Хәл темасын кабатлау буенча тест"

Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы

Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы....

"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентция

"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентация....