Урта гасыр әдәбияты буенча тестлар
тест (10 класс) по теме

Сираева Разина Габдулхаевна

Тестлар, "Урта гасыр әдәбияты" темасын үтеп бетергәч, үткәрелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urta_gasyr_dbiyaty_buencha_soraular.docx24.86 КБ

Предварительный просмотр:

Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

  1. ”Шагыйрь фикеренчә, бу тормыш – игелек, хезмәт күрсәтү урыны.”

Кайсы шагыйрь фикере. Автор иҗаты турында языгыз.

2.Ни өчен Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре халык арасында хәзердә популяр?

3.  “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сыйфатны сан аша тасвирлауга

 4.    Дастан  жанрына  билгеләмә бирегез.       

                           

5.  Мәүла Колый хикмәтләренең тематикасын билгеләгез.

мисаллар китерегез.  

6. XIII-XIV гасырлардагы яңарыш (ренессанс) әдәбиятына хас сыйфатларны һәм әсәрләрне атагыз (5-6 сыйфат һәм 3-4 әсәр)

Тестлар

1.«Нуры содур» поэмасының авторын билгеләгез.                                              А) Өмми Камал;

         В) Мөхәммәдъяр;

Д) Г.Кандалый;

Е) Колшәриф.

2. Казан ханлыгы чорында  иҗат иткән язучы-шагыйрьләр рәтен билгеләгез.        

А)  Мөхәммәд Әмин, Мөхәммәдьяр, Колшәриф;

Ә)  Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Б.Вәисев;

Б)  Кол Гали, Г.Утыз-Имәни, М. Болгари;

В) Мөхәммәдьяр, С. Сараи, Рабгузи.

3.  ХV  йөздән алып ХVI гасыр урталарына кадәрге чорның исемен билгеләгез.                                                                                

А) гомумтөрки чор әдәбияты;

Ә) Алтын Урда чоры әдәбияты;

Б) Казан ханлыгы чоры әдәбияты;

В) Болгар-Хәзәр чоры әдәбияты.

4. Мөхәммәдьярның  биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.                                      

  1. Мөхәммәдьярның туган елы якынча XV йөз азагына туры килә. (2) Автор “Төхфәи мәрдан” ахырында үз атының “Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр” булуын искәртә. (3) Бер кулъязмадагы шигырендә ул үзен “Меллагол” дип тә атый. (4) Шагыйрь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. (5) Яңа табылган әсәрләреннән “Береккәннәр сыйфаты”нда автор үз исемен дә телгә алып куя. (6) 1842 елда М.Иванов хрестоматиясендә басылып чыккан “Нәсыйхәт” шигыренең эчтәлеге символик характерда.  

______________________________________________________

5 нче бирем.  5.1. Күп нокталар урынына геройларның исемнәрен куеп языгыз.                                                                                                                    

Ул .....................  мәлик Тәймус кызы иде,

Ястыгы шул атасының тезе иде,

Бер көн ..............  сурәтен ул төштә күрде, -

Аны чын дип аңлаган һәм белгән имди.

................. ничек ................ны яраткан булса,

................... аның итәгендә яткан булса,

................... дә шундый иде атасына, -

Бәлки тагы артыграк та булыр имди.

......................... бер көнне йоклап ятар иде,

Шунда ................. сурәтен төштә күрде,

Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, -

Егълый-егълый ул уянып китәр имди.

5.2. Өзек кайсы әсәрдән алынган?                                                          

        5.3. Өзеге бирелгән әлеге  әсәрнең авторы кем?                                    

5.4. Әсәр кайсы чор әдәбияты ядкәре?        

                                             

    6.1. Бу юллар кайсы шагыйрьнең кайсы әсәреннән алынган?

                              Тәңре әйтте: “Мин бер хөкем боерырмын,

                              Аны да мин сөйгәненнән аерырмын,

                              Зар-сагышның ялкынында яндырырмын.

                              Аны җитмеш ел егълатам тәмам имди.....

6.2. Исеме

6.3. Авторы

7. Түбәндәге әсәрләрнең авторын языгыз.

                    А) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”        (.... )                А) Габдулла Тукай

                    Б) “Сәрләүхәсез”                        (.....)                Б) Сәйф Сараи

                    В)  “Хөсрәү вә Ширин”            (.....)                В) Сәгыйть Рәмиев

                    Г)  “Таң вакыты”                             (......)                   Г) Котб

8. Түбәндәге әсәрләрнең жанрын языгыз.

                   А) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”          (......)       А) повесть        

                       Б) “Ул әле өйләнмәгән иде”        (......)       Б) поэма

                   В) “Сәхибҗамал”                         (.....)        В) роман

                    Г) “Хисамеддин менла”              (.....)        Г)дастан

9. “Кыйссаи Йосыф”  әсәре буенча эш. Тест. Дөрес җавап алдына “v” билгесе куегыз.

“Кыйссаи Йосыф” беренче мәртәбә кайсы елда нәшер ителә?

Йосыфтагы хәлиткеч сыйфат кайсы?

Йосыф ни өчен кол итеп сатыла?

Ягъкубка Йосыфның исәнлеген кем-нәрсә җиткерә?

“Кыйссаи Йосыф” ничек башланып китә?

А) 1085–1183

Б) 1839–1886

В) 1212–1233

А) Матурлык

Б) Сабырлык

В) Тугрылык

А) масайган өчен;

Б) матур булган өчен;

В) көнләшү сәбәпле

А) тулган ай;

Б) былбыл кош;

В) саба җиле

А) бисмиллаһир-рәхманир-рәхим;

Б) мактаулар һәм ...

В) ...Газиз Йосыф тәмам унбер йәшәр...

10. Алтын Урда чоры язма истәлекләре нинди характерда?

  1. ......
  2. .......
  3. .......
  4. .....
  5. ...... 

11. Дастан жанрына хас үзенчәлекләрне ачыклагыз.

а) реаль чынбарлыкның билгеле вакыйгаларын эзлекле сурәтләү

б) вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр белән үрелеп бирелгән лиро-эпик әсәр

в) авторның үз тормышы вакыйгаларына мөнәсәбәте сурәтләнеше

г) әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр, чынбарлык күренешләре,

вакыйгалары үзара үрелешенә корылган әсәр

12. Кайсы әдип Казан ханлыгы чорында иҗат иткән?

     а) Сәйф Сараи в) Кол Шәриф

б) Габдерәхим Утыз Имәни г) Шәмсетдин Зәки

13. Урта гасырлар әдәбиятына кермәгән чорны билгеләгез.

а) Алтын Урда чоры в) XIX гасыр әдәбияты

б) Болгар чоры г) XVII гасыр әдәбияты

14. Алтын Урда чоры әдәбиятына караган әсәрне билгеләгез.

а) “Кыйссаи Йосыф” в) “Төхфәи Мәрдән”

б) “Гөлстан бит-төрки” г) “Мулла белән абыстай”

15. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган?

“Колак салып тыңлагыз сез ошбу сүзне,

Ул Зөләйха – мәликзадә, Тәймус кызы,

Тулган айдан балкыр иде аның йөзе, -

Оҗмахтагы хур кызына охшар имди.”

а) “Йосыф белән Зөләйха бәете”

б) “Мулла белән абыстай”

в) “Кыйссаи Йосыф”

г) “Гөлстан бит-төрки”

16. Мөхәммәдьярның “Нуры содур” әсәре кайсы жанрга карый?

а) хикмәт в) шигырь

б) поэма г) дастан

17. “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә туганнары Йосыфны кая ташлый?

а) базга в) коега

б) тау куышына г) ташландык өйгә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

Урта гасыр әдәбиятына йомгак

План-конспект урока по татарской литературе в 10 кл с использованием компьютерных технологий...

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

Урта гасыр әдәбияты

       Урта гасыр әдәбияты буенча 9 сыйныфта йомгаклау тесты...