Урта гасыр әдәбиятына йомгак
план-конспект урока (10 класс) по теме

Сираева Разина Габдулхаевна

План-конспект урока по татарской литературе в 10 кл с использованием компьютерных технологий

Скачать:


Предварительный просмотр:

Использование инновационных технологий при работе с одаренными учениками.

Забота об интеллектуальном потенциале народов России, гуманизация образования предполагает проявление особого внимания одаренным детям. Воспитание и обучение одаренных школьников должен быть нацелено на выявление и развитие их креативных способностей, осмысление богатого духовного наследия народов нашей многонациональной страны. Огромными возможностями в этом плане обладают уроки татарского языка и литературы.

Обучение татарскому языку и литературе как родной в русской школе направлено на освоение татарской литературной речи, формирование навыка  свободного владения разговорной речью, грамотное изложение мыслей, осмысление богатого духовного наследия татарского народа, развитие интеллектуальных и творческих способностей лицеистов. Решая выше названные задачи, автор в своей педагогической деятельности опирается на основные принципы обучения: доступность, наглядность, научность, гуманность, сознательность, активность, систематичность, последовательность, прочность, связь теории с практикой и  использует инновационные технологии.  

Высокий профессионализм учителя, его глубокие знания предмета могут оказаться бессильными, если учитель не привил любовь к предмету у учащихся.    Поэтому автор свою работу начинает с мотивации учащихся к изучению татарского языка и литературы, готовит их эмоционально воспринимать художественное произведение, сопереживать персонажам и автору, выражать свои мысли. Например, перед тем как начать изучать творчество Ш. Еникеева, в частности повесть «Судьба Султангерея», важно познакомить учащихся с жизнью самого автора, побеседовать о судьбах слепых людей. Можно начинать чтение произведения и остановиться на самом интересном месте. Часто автор начинает объяснение материала с постановки проблемного вопроса. Начиная изучать тему «Разряды числительных», можно предложить ученикам разделить несколько числительных на группы и объяснить, по какому признаку они их разделили. Мотивация учебной деятельности лицеистов и их приобщение к исследовательскому типу мышления учитель достигает благодаря проведению уроков в нетрадиционной форме. Например, урок-суд по произведению Т. Гыйззата «Изге әманәт», урок-интервью по теме «Артисты театра», урок-викторина по теме «Литература начала XX века», урок-путешествие по теме «Литература Средних веков». Разработки некоторых из них предлагается ниже. 

Тема. Урта гасыр әдәбиятына йомгак

Максат 1) урта гасыр әдәбияты үрнәкләрен искә төшерү, аларга хас уртак үзенчәлекләрне күрсәтү;

2) төп фикерне аерып алып, нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру, фикерләрне эзлекле, анык итеп бирә белү;

3) татар әдәбияты белән кызыксыну уяту

Дәрес барышы 1) Дәресне оештыру

- Бүген без Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты эзләреннән сәяхәт итәрбез. Бу чорда иҗат иткән әдипләрне, аларның әсәрләрен искә төшерербез. Алар өчен уртак булган сыйфатларны билгеләрбез.

Сәяхәтебезне башлыйбыз.

- Беренче тукталыш исемен беләсегез киләме?

- Тыңлагыз. Тукталыш исеме славяннарның “Игорь полкы турында җыр”ы, гарәпләрнең “Мең дә бер кичә”, итальяннарның “Илаһи комедиясе” белән бер рәткә куярдай әсәр язган автор исеме белән атала. Ул?

- Баласагунлы (компьютерда XII гасыр шәһәре күренеше).

- Әйе, без тукталышны Баласагун дип атарбыз. Чөнки XI гасырда Карахани дәүләтендә Баласагун исемле шәһәр булган, ә Баласагунлы кушаматы шушы шәһәргә мөнәсәбәттә туган.

- Йосыф Баласагунлы нинди әсәр язган?

-“Котадгу белек”

- Икенче төрле.

- “Бәхет китабы”.

- Ни өчен “Бәхет китабы”?

- Чөнки әсәр үзәгендә кеше, аның эш-гамәле, рухи дөньясы, кеше бәхете проблемасы ята.

- Баласагунлы фикере буенча кешеләр кайчан бәхетле була?

- әгәр ил белән белемле, акыллы, гадел, сакчыл кеше идарә итсә. Кешеләр белемле, гадел, киң күңелле, әхлаклы, кешелекле булсалар. Эчүчелек, икейөзлек, ялганчылык, комсызлык, ялкаулык кебек сыйфатлардан арынсалар. Баласагунлы болай ди: “Кем шәраб эчә, … андый кешедән бәхет тә, игелек тә кача».

Һөнәр ияләре дә игелекле, ярдәмчел булырга тиеш.

- Ул тормыш дәреслеге кебек, бәхетле яшәргә өйрәтә. Акыл-тәҗрибә тупланган анда, әхлакый сабак бирә.

Бу әсәр үзеннән соңгы татар әдәбиятына көчле йогынты ясады.

- Кайсы әдипләр Баласагунлы традицияләрен дәвам итә?

- әсәрнең жанры?

- Шигъри поэма.

-Бу чорда иҗат иткән тагын нинди әдипләрне беләсез?

- әхмәд Ясави, Сөләйман Бакырганый.

-Аларның әсәрләре нинди характерда?

- Мондый әсәрләргә нәрсә хас?

-Дини-суфыйчыл характер.

2нче тукталыш Болгар иле.

-Нинди әсәрдән иллюстрацияләр?

- “Кыйссаи Йосыф”тан.

-Авторы?

-Кол Гали.

-Кайсы чорда язылган?

-Болгар чорында.

-Ни өчен соң “Кыйссаи Йосыф” әсәре меңәр еллар буе укучыларның, әдипләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора? (Ул  мавыктыргыч. әкияти элементлар кулланыла. Мәхәббәт турында. Идеал кеше образы бирелә.)

-Ул нинди?

-Тышкы кыяфәте дә, эчке дөньясы дә бик матур. Ул - пәйгамбәр.

-Аның характер сыйфатлары?

-Сабыр, тугрылыклы, гадел.

-Кеше идеалына мөнәсәбәттә Кол Гали нинди мәсьәләләрне яктырта?

-Кеше һәм Алла, тугрылык, ата һәм бала, гаилә, кеше бәхете.

-Кол Гали фикеренчә, бәхетле тормышның нигезе нәрсәдә?

-Бердәмлектә, татулыкта, иминлектә, кешелекле мөнәсәбәттә.

-Нинди сурәтләү чаралары кулланыла? (әкият элементлары. (Коега төшүе). Арттыру (бик матур Йосыф). Чагыштыру (тулган  айдай) . Саннар символикасы (72 тел белә). Төш күрә һәм юрау алымын кулана).

3нче тукталыш Алтын Урда иле.

- Территориясе гаять зур булган, ике гасыр буенча яшәгән бу илдә исемнәре татар әдәбияты тарихына кереп калган әдипләр яшәп иҗат иткән. Алар кемнәр?

-Котб, Харәзми, Мәхмуд Болгари, Габделмәҗид, Сәйф Сараи, Хисам Кятиб.

-Алар нинди әсәрләр иҗат иткәннәр?

“Дөресләп әйт” уены (компьютерда бирелә)

Котб                                                 “Мәхәббәтнамә”

Харәзми                                                “Хөсрәү вә Ширин”

Габделмәҗид                                                “Нәһҗел-Фәрадис”

Мәхмүд Болгари                                                “Күңел” газәле

Хисам Кятиб                                                “Гөлстан бит-төрки”

Сәйф Сараи                                                “җөмҗөмә Солтан”

-Бу чорның кульминациясен кайсы әдип иҗаты тәшкил итә?

-Сәйф Сараи.

-Аның безгә 2 әсәре таныш. Ниндиләре?

-“Гөлстан бит-төрки”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен”.

-Хәзер бу ике әсәргә бирелгән план буенча кыскача чагыштырма анализ ясыйбыз.

“Гөлстан бит-төрки”                                 “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

-Нинди әсәр?

-Тәрҗемә әсәр                                                Оригиналь әсәр.

-Нинди әсәр нигезендә язылган?

-Фарсы классигы Сәгъдинең шул исемдәге әсәренә мөнәсәбәттә.

Төзелешләре

Тартмалы композиция.Чагыштырмача            - Бер сюжетка корылган. Сөһәйл белән

 мөстәкыйль хикәятләр, шигырьләр                   Гөлдерсен мәхәббәте сюжеты.

  тупламасыннан тора.

                                                            Характеры

-әхлакый дидактик.                                              –Лиро-эпик рухта, хикәяләү, фәлсәфи-  

                                                                                  лирик уйланулар белән аралашып

                                                                                  бара.

                                                          Идеяләре

-Кешеләр игелекле гамәлләр кылып,                 -Мәхәббәт көчле хис. Аңа киртә                                                      

башкаларга бәхет, шатлык китерергә                    булып сугыш кебек әфәт кенә тора

                       генә тиеш.                                                       ала.

             

                                                         Яңалыгы

-Тормышчан, бүгенге көнебез өчен                       -Тарихи вакыйга җирлегендә языла.

файдалы һәм гыйбрәтле вакыйгалар            

сурәтләнә.                                                                

-Ял итеп алабыз. җыр тыңлыйбыз. Уйлыйбыз: нинди әсәрдән, кем җыры, әсәр авторы кем?

-“Идегәй”дән ,“Идел-йорт” өзеге, Идегәй җыры, әсәр авторы-халык.

-әсәр нигезендә нинди вакыйга ята?

-Алтын Урда ни өчен таркала?

4нче тукталыш Казан(15-16 нчы) (компьютерда шәһәр күренеше)

-ә хәзер без Болгар чорында нигез салынган, Алтын Урда дәверендә мөһим шәһәр булган, соңрак башкала булып киткән шәһәргә юнәләбез. Бу шәһәр?

-Казан.

-15-16 нчы гасырларда иҗат иткән шагыйрьләрнең күпчелегенең тормышы Казан шәһәре белән бәйле. Кемнәр алар?

-Хәсән Кайгы, Казтуган, өмми Камал, Колшәриф, Мөхәммәд  әмин, Мөхәммәдьяр.

-Аларның иң күренеклесе?

-Мөхәммәдьяр.

-әсәрләрнең исемнәре?

-“Нәсыйхәт” шигыре, “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары.

-“Нәсыйхәт” шигыре турында берничә сүз.

-“Нуры содур”, “Төхфәи мәрдан” поэмалары төзелеше, идея-тематикасы белән алда карап үткән нинди әсәрләргә охшаган?

-С.Сараиның “Гөлстан бит-төрки”, Баласагунлының “Котадгу белек” әсәрләренә.

-Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-Мөхәммәдьяр төрки-татар әдәбияты традицияләрен дәвам итә.

-әдәбиятка  алып килгән яңалагы? (Ул гади кеше образларын тасвирлый. Теле гади, аңлаешлы.Реаль тормыш белән бәйләнеш көчле.)

-әсәрләрдә әйтергә теләгән төп фикере.

-Тормыш – игелек, хезмәт күрсәтү урыны.

5 нче тукталыш Хикмәтләр (шәһәр  рәсеме).

-Бу илдә кем яшәгән дип уйлыйсыз?

-Мәүлә Колый.

-Ул кайсы чорда яшәп иҗат итә?

-17 нче йөздә.

-Нинди әсәрләр яза?

-Хикмәтләр.

-Хикмәтләрнең үзенчәлеге?

-Фәлсәфи-дидактик эчтәлекле, афористик яңгырашлы лирик әсәрләр.

-Авторның идеалы нинди кеше?

-Аллачыл, диндар, инсафлы, итәгатьле.

-Ул- суфый шагыйрь. Мәүлә Колый иҗаты күп кенә суфый шагыйрьләр иҗатыннан аерылып тора. Кайсы ягы белән?

-Алларда дөньявилык көчле. Автор кешелек яшәешенең игенчелек, гаилә кору, гыйлем туплау, карендәшлек кебек мәсьәләләрен күтәрә.

6 нчы тукталыш Утыз Имән авылы (авыл күренеше).

-Бу авылда яшәгән әдип?

-Габдерәхим Утыз Имәни.

-Аның язмышы кайсы танылган шагырь язмышына охшаган?

-Г. Тукай.

-Эшчәнлеге.

-Ломоносовныкына..

-Нинди фәннәр өлкәсендә эшли?

-Фәлсәфә, астрономия, тарих, педагогика, медицина һ.б.

-Истә калдырыгыз: Ул татар әдәби әсәрләрен җыйнау, туплау, китап итеп чыгару эшен башкара. Кол Галинең “Кыйссай Йосыф” әсәренең, беренчеләрдән булып, тәнкыйди текстын булдыра. Ләкин ул барыннан да элек әдип.

-Нинди әсәрләр яза?

-“Гаварифез-заман”, “Мөһиммәтез-заман”, “Бурыч-дуслыкны кисүче кайчы”, “Горбәтнамә” повестьларын.

-Повестьларыннан башка нинди жанрда язылган әсәрләре бар.

-Мәдхия-мәрсия, мөнәҗәтләр, хикиятләр яза.

-Характерлары нинди?

-Шигырьләрендә, поэмаларында укытучы булып кала.

-Нинди проблемалар күтәрелә?

-Гыйлемлелек, әхлак, сүзнең роле, кеше иреге.

-әдәбият үсешенә керткән өлеше?

-Татар мәмләкәтләре вакытындагы хәзинәләрне торгыза, җыйный, китап итеп чыгара.

әдәбиятны яңа идеяләр, образлар белән баета.

Йомгаклау

-Урта гасыр әдәбиятына нәрсә хас?

Түбәндәге план буенча эш итәрбез.

1)Чыганаклары

2)үзәгендә нәрсә ята?

3)Төп проблемалары.

4)әдипләрнең идеалы.

5)Кешеләрнең бәяләүнең төп принцибы.

6)Сурәтләү чаралары.

7)Жанрлары.

Нәтиҗә, билгеләр кую.

өй эше 88-89  битләр, тезис төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

СПИД-гасыр бәласы....

Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату. Класс сәгате өчен эшкәртмә....

Урта гасыр әдәбияты буенча тестлар

Тестлар, "Урта гасыр әдәбияты" темасын үтеп бетергәч, үткәрелә...

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

Урта гасыр әдәбияты

       Урта гасыр әдәбияты буенча 9 сыйныфта йомгаклау тесты...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....