"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.
план-конспект урока (10 класс) по теме

 

 

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shaymuratova_r.v..doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Эшне башкарды:

Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең

татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Шаймуратова Розалия Виктор кызы

Тема: « Гасырлар кайтавазы» .

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе.

Тема: « Гасырлар кайтавазы»

Максат:

  1. Туган ягыбызның тарихын өйрәнүне киңәйтү.
  2. Алдагы дәрестә алган белемләрне системалаштыру, анализлау.

Җиһазлау: Телевизор, видеамагнитофон ,стенд, китаплар,рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең  10 сыйныфы өчен  дәреслеге.

Дәреснең тибы:  Йомгаклау һәм системалаштыру дәресе.

Дәреснең төре:,Урта гасыр әдәбиятын, Казан ханлыгы чорын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе.

Сыйныф: 10 сыйныфның татар төркеме

Дәрес барышы.

Укытучы: Хәерле иртә, хөрмәтле әдәбият сөючеләр .Сезне “Кара-каршы”  әдәби-музыкаль тапшыруы сәламли. Бүгенге чыгарылышыбызны без туган ягыбызның тарихына һәм борынгы әдәбиятына багышлыйбыз.

           Әйе, татар әдәбиятының  мең елга  сузылган тарихы бар. Анда исә халык  арасында киң таралмаган исемнәр, укылмаган әсәрләр гаять күп. Аларны белү күңелләрне пакъландыра, зиһеннәрне баета. Шуны күздә тотып, бүгенге тапшыруыбызда татар әдәбиятының тарихи нигезен, ягъни үсеш-үзгәрешен ачыклап китербез.

   Табигый ки, рухи мирасыбыздагы барлык әдәби ядкярләргә бер тапшыру эчендә генә тукталу мөмкин түгел. Без бүген бары тик тарихның мөһимрәк саналган аерым күренешләренә генә игътибар итәрбез. Татар омтылышлары гәүдәләнеп килгән әдәби ядкярләре аркылы без сезне әхлакый һәм эстетик идеаллар, тарихи үткәннәр белән таныштырып китәрбез .

(Видеотасма, Борынгы Болгар дәүләте)

   Әйе, татар  халкы, төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп озын һәм катлаулы юл үтә.

    Ни өчен соң без борынгы төрки рухи мирасны уртак хәзинә дип хисаплыйбыз.

   1-нче укучы чыгышы.

Укытучы: Рәхмәт сезгә . ( Азан әйтелә) Дәүләт булган җирдә дин дә янәшә бара . Борынгы төркиләрдә күпаллачылык , күккә, табигатьтәге төрле әйберләргә табыну киң тарала. Әмма Будда , Яһуди, Христиан динен тотучыларның да булуы билгеле.

 Ә мөселман дине халыклар арасында кайчан тарала башлый?

  2-нче укучы чыгышы.

Укытучы: Болгарлар һәм хәзәрләр татар халкын барлыкка китерүдә катнашкан төп кавемнәрдән санала.Хәзәр дәүләте 737нче елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итә.

Бөек Болгар нинди мәмләкәт соң ул? Тамашачыларга шул турында сөйләп китсәгез иде.

   3-нче укучы  чыгышы.

Укытучы: Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятында күренекле әсәрләр бик күп . Әмма алар арасында”Кыйссаи Йосыф” кебек озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килгән әсәрләр, мөгаен юктыр. Кол Галинең шушы мәшһур әсәре хакында берничә сүз әйтеп үтик әле.

   4-нче укучы чыгышы.

Укытучы: Әйе, Кол Гали моннан сигез гасырлар элек яшәгән шагыйрь.  Аның уй-хисләре бай, гуманистик рухлы әсәре халкыбыз белән бергә яшәгән , яши һәм яшәячәк. Бу шагыйрь өчен иң зур бәхет.

(Инсценировка “Зөләйханың төше”)

Укытучы : 14-нче йөздә Идел-Йортта язма әдәбият зур үсеш ала. Төрле сәбәпләр аркасында Алтын Урда чорының күп  кенә мәдәни истәлекләре юкка чыккан. Аларның бер өлеше генә сакланып калган. “Алтын Урда һәм татарлар” шушы турыда мәгълүматлар бирсәгез иде.

   5-нче укучы чыгышы.

Укытучы: Алтын Урда дәвереннән безгә килеп җиткән язма истәлекләрнең характеры турында да әйтеп китмичә булмый . Кызганычка  каршы барлык  авторларның әсәрләренә дә тукталып  китү  мөмкин  түгел. Шулай да “Идегәй” дастаныннан берәр өзек укып китмичә булмый.

(Яттан өзек сөйләнә)

Укытучы: 14-нче гасыр урталары.Алын Урда дәүләте таркала. Аның җирлегендә Кырым, Казан, Себер, Нугай ханлыклары барлыкка килә. Аларның халкын, телен, нигездә татар дип йөртәләр.

   6-нчы укучы чыгышы.

Укытучы: Әйе, Явыз Иванның рәхимсез  сугышлары  нәтиҗәсендә Казан ханлыгы чорының күпчелек мәдәни  истәлекләре  юкка чыккан. Исән  калганнары арасында да әле тиешенчә өйрәнелмәгән әсәрләр бар.

   7-нче укучы чыгышы.

Укытучы: Әйе, бу чорда халык арасында Сөембикә турында да төрле риваятьләр йөри. Аларның берсендә Сөембикәнең руслар кулына бирелмәс өчен, манарадан ташланып үлгәнлеге турында да сөйләнә.”Сөембикә бәетендә” Сөембикә күп кайгы һәм хәсрәт кичергән гүзәл хатын-кыз буларак тасвирлана.

(Инсценировка)

Укытучы : Татар халкының төп өлеше 14-нчы гасырның икенче яртасында Мәскәү хакимияте тарафыннан яулап алына. Явыз Иванның агрессив сәясәте гаять рәхимсез рәвештә ут һәм кылыч ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үзенең туган җире, газиз Ватаны өчен көрәшкән татарларның яртысы диярлек юк ителә. Ни өчен соң бу чорда татар ханлыклары бетерелә?

   8-нче укучы чыгышы.

Укытучы: Әмма халкыбыз Мәскәү хакимияте тарафыннан никадәр изелеп, җәберләнеп яшәсә һәм күп кенә югалтулар кичерсә дә, динен, мәдәниятын, билгеле бер дәрәҗәдә саклый, бүгенгегәчә җиткерә ала.

   9-нчы чыгыш.

Укытучы: Бу дәвер-татар әдәбияты тарихының беренче баскычы , бай һәм катлапулы чоры. Ул мең елдан артык вакытны эченә ала. Борынгы һәм урта гасырларда фольклор һәм язма әдәбият арасында тыгыз бәйләнеш яши.Мәгърифәтне мактау,гадел хөкемдар , яшәү мәгънәсе , мәхәббәт , гыйлем, әхлак-бу дәвер әдәбиятының төп проблемалары.  Матур әхлакый әдипләрнең кеше турындагы идеалы менә шул. Бу чор авторлары үз укучыларының игелекле  булырга, башкаларга  ярдәм  итәргә, үзеңнән соң “игү ат” калдырырлык  итеп яшәргә чакыралар. Алар фикеренчә, кеше үзенең эш-гамәле өчен үзе җаваплы.

Хөрмәтле дуслар! Шулай итеп безнең әдәби-музыкаль  тапшыруыбыз ахырына якынлаша. Татарларның тарихи Ватаны булган Идел-йортта, ягъни Идел-Урал буйларында яшәгән халык электән үк бик мәгърифәтле булган. Шуңа  мактау, укымышлы, әдәпле кешене олылау-төп мотивларның берсе . Сез дә белем-мәгърифәт алу юлыннан армый –талмый алга барырсыз. Моны сездән заман халкыбыз көтә. Хәерле юл сезгә, дуслар! Сау булыгыз, киләсе очрашулар кадәр.

(Магнитофон тасмасы “Болгарый җыры”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Урта гасыр әдәбиятына йомгак

План-конспект урока по татарской литературе в 10 кл с использованием компьютерных технологий...

Урта гасыр әдәбияты буенча тестлар

Тестлар, "Урта гасыр әдәбияты" темасын үтеп бетергәч, үткәрелә...

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

Урта гасыр әдәбияты

       Урта гасыр әдәбияты буенча 9 сыйныфта йомгаклау тесты...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....