XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)
презентация к уроку (9 класс)

Шарапова Рамиля Мударисовна

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру.

          1. XIX гасыр татар әдәбияты үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;

2.XIX гасыр шагыйрьләренең иҗатларыннан кайбер үрнәкләрне укып анализлау;

3. Безгә кадәр яшәгән язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 19_gasyr_tatar_dbiyatyprezentatsiya.pptx98.26 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү . А.Каргалый , Х.Салихов , Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку

Слайд 2

Максат һәм бурычлар : Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы , XIX гасыр поэзиясе , аның күренекле вәкилләре , иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру ; 1. XIX гасыр татар әдәбияты үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү ; 2 . XIX гасыр шагыйрьләренең иҗатларыннан кайбер үрнәкләрне укып анализлау ; 3. Безгә кадәр яшәгән язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына хөрмәт тәрбияләү .

Слайд 3

Өй эшен тикшерү Төрекмән шагыйре Мәхтумколый Фирагиның шигырьләрен сәнгатьле уку ; ТҮРКСОЙ халыклары оешмасы турындагы конспектланган мәдәни белешмәне сөйләү

Слайд 4

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү Татар халкы, Казан ханлыгы җимерелгәч, дәүләтен дә, иреген дә , әдипләрен дә югалта . Татарлар өчен тарих туктала. XIX гасырда Рәсәйдә завод-фабрикалар төзелә, яңача укыта торган мәктәпләр ачыла , галимнәр, язучылар , композиторлар үсеп чыга. Татар халкы үзенең яшәешен саклап калу өчен көрәшә башлый. Ш.Мәрҗани , Х.Фәезханов, К.Насыйри кебек күренекле галимнәр , Г.Кандалый, М.Ак ъ егетзадә , Р.Фәхретдин, З.Һади кебек талантлы әдипләр туа. Яңа чор әдәбияты милләт язмышы өчен борчыла.

Слайд 5

XIX гасыр татар әдәбияты турында Альберт Яхин фикере : Татар зыялылары : д ө нья үзгәргән . Без артта калганбыз : искечә яшибез , искечә уйлыйбыз , искечә укыйбыз . Бу караңгылыктан без мәгъ рифәт ярдәме белән генә чыга алачакбыз ,-дип аваз сала. Татарлар китаплар бастыра башлый , мәдрәсәләр ача .

Слайд 6

Дәреслек белән эш XIX гасыр үзенчәлекләре турындагы материалны укырга

Слайд 7

XIX гасыр поэзиясенә күзәтү XIX г асыр башы поэзиясендә фикерне кат-кат дәлилләү , тарихтан ышандырырлык мисаллар китерү , дини текстларга , галимнәр фикеренә мөрәҗәгать итү көчле . Бу – Утыз Имәни каләменә хас күренеш . Г.Кандалый иҗатында кеше күңеленең иң нечкә тайпылышларын әдәби образлар рәвешендә тудыруга яңа адымнар ясала. Гарәп телендә проза рәвешендә яшәгән хикәяләрне тезмәгә салу модасы көчле була. Ә.Каргалыйның шиг ъри калыптагы хикәяләре – шуның бер мисалы. XIX гасырның икенче яртысында заман фактларына нигезләнгән сю ж етлы , күләмле шигыр ь ләр саны арта, әдәбиятта рефлектив алымнар куллану көчәя. Ул М.Акмулла иҗатында төп ысулга әйләнә.

Слайд 8

Татар шиг ъ рияте XIX гасырда халыкның җанлы сөйләменә таба кыю адымнар ясый. Бик күп кече формалар (фол ь клор) тезмәләр рәвешендә дөн ь яга килә. Алар татар халкының поэтик фикерләвен ачык күрсәтә һәм нәфис әдәбиятыбызга йогынты ясый. XIX гасыр фол ь клорының күпмедер өлешен музыкал ь мотивка нигезл әнгән лирик җырлар алып тора. XIX гасыр поэзиясе көнчыгыш әдәбияты рухында, мөселман халыклары моңарчы да күтәргән проблемаларга туктала һәм күпчелек очракта тради ц ион темаларны ача . Шул ук вакытта Яңа заман фәлсәфәсе киләсе күтәрелешләргә җирлек әзерли.

Слайд 9

XIX гасыр поэзиясе турындагы дәреслек материалын конспектларга һәм сорауларга җавап бирергә а) Мәгърифәтчелек чорында кемнәр белемле кеше саналган ? б) Урта гасырлар әдәбиятында нинди романнар күпләп язылган ? в) XVIII- XIX гасырлар чиге әдәбиятына кайсы жанрлар хас ? г) Дөнья әдәбиятында кайсы төрки халыкның фольклоры бай дип санала ?

Слайд 10

XIX гасыр шагыйрьл әре иҗаты Әбелмәних Каргалый (1782-1833 нче елдан соң ) Әсирлеккә төшкән дусты турында уйлану Бер көе генә тормас дөн ь яның эше: Бер югары,бер түбән булыр кеше. Бетмәс дәүләт булыр камил гыйлем генә, Мал-дәрәҗә бер килер дә бер китәр.

Слайд 11

Һибәтулла Салихов (1794-1867) “ Әдипләр турындагы җыентык” китабыннан Гаса кеби, аяксызга аяк бул, Олуг юлдан адашканга маяк бул. Гаса – таяк

Слайд 12

Габделҗаббар Кандалый ( 1897-1860) Туганлык кадерен белсә - туган ул, Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул. *** Камыш бармак, көмеш тырнак, каләм каш, Сезнең өчен ике күздән ага яш ь.

Слайд 13

Гали Чокрый (1826-1889) Ми ңа арыш икмәге белән чәй булса – җитә. Коймак пешереп , бавырсак әзерләп, Миннән артык фатиха ала алмассыз. Минем догам тәкәллефсез кешеләргә күбрәк. Тәкәллефсез – көнкүрештә ясалма булмаган

Слайд 14

Газизә Сәмитова (1862- 1929) Вакыт берлә табу мөмкин Көмеш , алтын вә якутны. Якутны күпме сарыф итсәң дә, Табып булмас бу вакытны.

Слайд 15

Акмулла (1825-1895 ) Дөн ь яда сүземез бар , үземез юк. *** Түрә, димә, кара, димә – фиг ъ лен кара. Фигълен – эшләгән эшен

Слайд 16

Өй эше 1. А.Каргалый, Х.Салихов, Г.Кандалый , Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнарны укырга; 2 . Үзегезгә ошаган шигырь юлларын ятларга.

Слайд 17

Сез бик акыллы, эшчән, тәрбияле һәм шәфкат ь ле балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...

Муса Акъегет - татар әдәбиятының күренекле вәкиле.

Тема. Муса Акъегет - татар прозасының күренекле вәкиле. “Хисаметдин менла” романы.Максат.1.  М.Акъегетнең  тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясау. 2. “Хисаметдин менла” әсәрен өйрәнүгә әзер...

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту.  Әлеге язмада Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы турында, шул максат...

Татар әдәбиятыннән 5 нче сыйныфлар өчен Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” хикәясе буенча презентация

Татар әдәбиятыннән  5 нче сыйныфлар өчен  Мәҗит  Гафуриның  “Кыр казы”  хикәясе   буенча презентация...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....