Шаймуратова Розалия Викторовна

Учитель татарского языка и литературы.

Үз уңышына ышанган кеше уңышка ирешә.( Кристиан Фридрих Гебель)

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Үз эшемне,балаларны бик яратам.

Увлечения: Китаплар уку, культура чараларына йөрү, кино-театр , шигырьләр язу белән шөгеләнәм.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.г.т Нижняя Мактама , Альметьевский район .

Место работы: МОУ Нижне Мактаминская СОШ №2

Звание, ученая степень: Учитель-методист.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rozaliya-viktorovna
Анам телем , сине өзелеп яратканга, Очам дисәк , безгә булдың канатлар да: Дошман белән көрәшкәндә-үткен кылыч, Балдай татлы -дуслар белән сайрашканда.
Татарстан Республикасының халык шагыйре , Г. Тукай исемендәг

  Хөрмәтле коллегалар ! Мин үземә сайт аша яңа дуслар, фикердәшләр табармын дип ышанам. Аралашу , фикерләр , тәҗрибә белән уртаклашу, киңәшләшеп эшләү укытучы өчен бик мөһим шартлар. Бергә-бергә  эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе зур, уңышлы була. Мин Рәсәйнең башка төбәкләрендә яшәп, татарлар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баручы, телебезне саклап баручы, мөгәллимәләр белән дә элемтәгә керермен дип уйлыйм. Татар  телендә белем бирүче мәктәпләрдә эшләүче укытучыларга аеруча зур бурычлар йөкләнә,чөнки алар белем бирүне милли тәрбия белән дә үреп алып барырга тиешләр, нәкъ менә аларга татар балаларында милли узаң,милли горурлык хисе тәрбияләргә бурычлңы. Бу бурычлар бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тормышка ашырыла. Бу дәресләрдә халык мәгарифе , халык педагогикасы турында да бай мәгълүмат алып була. Халыкның милләт буларак сакланып калуы өчен милли рух яшәргә тиеш. Рухы тотрыклы кеше генә 21-нче гасырның наркомания, миһербансызлык кебек коточкыч авыруларына бирешмичә, тереклек иясе буларак үзен, нәселен һәм милләт вәким буларак, халкын да саклап кала алачак. Татар халкының бик тирән эчтәлекле мәкале бар: "Җиде йортның телен бел , җиде төрле гыйлем бел. " Ата -бабаларыбызның  гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән васыяте бу. Үз телен, ана телен онытмаган, саклаган бала Россиянең генә  түгел, дөньяның иң күренекле уку йортларында укырлык, иң нык гаилә корырлык , милләтебезгә тирән хезмәт итәрлек булып өлгерсен.Без үз алдыбызга әнә шундый зур бурыч-максатлар куеп, төшенкекелеккә бирелмичә, күтәренке күңел белән эшлик. Һәмма  барчабызга да: иҗади уңышларга ирешергә язсын.

О себе

 Мин , Шаймуратова Розалия Викторовна, 1961-нче елның 27 -нче декабрендә Әлмәт районы Татарстан республикасы  Түбән Мактама  эшчеләр поселогында туганмын . Әти-әнием  эшче кәсебеннән булып гомер буе төзелеш эшендә эшләп, пенсиягә чыктылар. Балачагым әбием кочагында үтте.Әбием  матур күлмәкләр тегеп кидерә торган иде. Кечкенәдән үк мине укырга өйрәтте.4-5 яшьтә мин инде яттан күп кенә шигырьләр белә идем, иҗекләп булса да укый ала идем.

1969 елда мин беренче сыйныфка укырга кердем. Беренче укытучым , хәзер инде мәрхүмә , Гасима апа Халиковна булды. Ул бик кеше җанлы, олы хисле,блемле , заманасына күрә бик зыялы шәхес иде. Өч ел буена без аның кул астында белем,тәрбия алдык. 1972-нче елны яңа салынган зур мәктәпкә 4-нче сыйныфка укырга күчтем. Мәктәп елларын бик кадерле истәлек итеп саклап киләм. 10-нчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан дәүләт педагогия инстититутының тарих-филология факультетында укырга кердем. Институтта укыган дәвердә җәмагать эше белән шөгыльләндем. Төрле чараларда катнашып , театр студиясенә бик теләп йөрдем. Студент чаклар бик тиз үтеп китте. 1984-нче елны үзебезнең төбәккә дипломлы укытучы булып кайттым . Белгечлегем методист та булганлыктан район мәгариф идарәсенә эшкә алдылар. Тик минем  теләгем укытучы булу иде. Шул сәбәптән үзем теләп( перевод белән) Урсала урта мәктәбенә укытучы булып күчтем. Эшемне бик яраттым, теләп башкардым , укучылар белән тиз арада уртак тел таптым. 1ел шушы мәктәптә эшләп, кияүгә чыктым һәм беренче кызым Гүзәлне табып,декрет ялында утырдым. Янә инде эшкә 1989 елны үзем яшәгән Түбән Мактама эшчелек поселының икенче номерлы урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып чыктым. Менә 25 ел инде үзем укыган мәктәптә балалаога ана телен укытам. Балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмаска тырышам. Хәлемнән килгәнчә аларны олы тормыш юлына чыгарга әзерлим . Хәзерге  көнгә чаклы 3 чыгарылыш кичәм булды . Бүгенге көндә 8а сыйныфы укучыларының сыйныф җитәкчесе булып торам. Исән -имин булсак, 2011-елның 27 декабрендә 50 яшьлек юбилейны, 25ел педагогик хезмәт юлы үткәнне билгеләп үтәргә торабыз.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китаплар минем яшәишемдә, тормышымда, эшемдә зур роль уйныйлар. Мин кече  яшьтән үк китаплар яраттым. Башта  төсле  рәсемле журналлар , үсәрәк төшкәч күләмле әсәрләр укый башладым . Г. Әпсәләмовның " Яшел яр" , " Алтын йолдыз ";  Н. Дәүлинең " Яшәү белән үлем арасында", " Җимерелгән бастион " китаплары гаҗәеп тәэсир калдырды . Проза әсәрләре дә, драматургия дә, шигърият дөньясы да мине битараф калдырмый. Гомумән , китап минем өчен  киңәшчем-ярдәлыем дә, дустым-сердәшем дә. 

Мой взгляд на мир

"Дөнья - матур, дөнья-киң"-дип, әйтер идем мин. Гомумән алганда дөньяга оптимистик яктан карарга тырышам. Нинди генә кыенлыкларга очрасак та без көчле характерда, рухта булып алга барырга тиеш. Киләчәк буын турында кайгыртып , аларны олы тормыш юлына чыгарырга ярдәм итәргә бурычлыбыз . Илдә иминлек , гаиләдә-татулык, тәндә-сәламәтлек булганда дөньяда яшәве ни тора!

Мои достижения

1)  Мәгариф идарәсе грамоталары. 2) Диплом управления образования Альметьевского муниципального района, за 2-ое место  в городском конкурсе  актёрского мастерства "Күңелле сәхнә" 3) Диплом  управления образования Альметьевского района , за 2-ое место  в  республиканском конкурсе сочинений " Мы можем" ( ученица 11э класса Шабняева Айгуль)   4)  2-ое место  в годоской олимпиаде  по татарскому языку ( ученица 11м класса Мирзоёрова Ганзина)  5) Дипломант конкурса стихов имени Сажиды Сулеймановой ( ученица 11э класса Шаймуратова Диляра)  6) Дипломант Всероссийского конкурса рисунков " Я вижу мир" ( ученица 8а класса Иксанова Ильсияр) 7) Публикации в муниципальных, республиканских изданиях.  8)  Диплом управления образования Альметьевского  муниципального района за 2-ое место в конкурсе сочинений " Мой любимый учитель" ( ученица 9э класса Иванникова Регина)

Моё портфолио

Дәрес -бер актер театры ул, дигән сүзләрне еш ишетергә туры  килә. Димәк , укытучы- әсәрне язучы да, сәхнәгә куючы да һәм башкаручы да. Матур сөйләм, тембр, мимика, пауза дөрес булганда г ына дәрес һәм кичәләр балада кызыкчыну уята  ала дип уйлыйм. Безнең алда торган бурычларның берсе-укучыларны олы тормышка әзерләү, көндәшлеккә сәләтле, эзләнүчән, һәрьяклап камил булган зыялы шәхесләр тәрбияләү .  Мәктәпне тәмамлаучы укучы туган җирен, туган телен, үз милләтенең , шулай ук башка милләтләрнең  мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихларын, йолаларын белүче , хөрмәт итүче шәхес тә булырга тиеш. Минем  максатым: үзем укыткан фәннән ныклы белем бирү, укучының иҗади сәләтен үстерү, аларда милли узаң  һәм туган телебезгә ,әдәбиятыбызга мәххәбәт тәрбияләү. Минем тарафтан  әшкәртелгән һәм тәкъдим ителгән дәресләр һәм класстан тыш чаралар күпмедер күләмдә сезнең мактаулы эшегездә ярдәм  итәр дип ышанам.

Добавить грамоту в портфолио