“Ана күңеле”. Әдәби – музыкаль кичә.
методическая разработка (8 класс) по теме

Әдәби – музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_kunele.doc45.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Ана күңеле”

Әдәби – музыкаль кичә

Әлмәт районы Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаймуратова Розалия Виктор кызы төзеде,7,8нче сыйныфлар өчен.

Максат:

Газиз аналарга мәхәббәт ,игътибарлы  мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булулары балаларга төшендерү максатыннан уздырыла.

Җиһазлау:

Плакатлар.

  1. Ана булмыйча,ананың кадерен белеп булмый.
  2. Ана каргышы төшәр иде,ана сөте җибәрми .
  3. Ана йөрәге бала өчен дәрья.
  4. Ана куңеле балада ,бала куңеле далада.
  5. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.
  6. Ата  - анаңны тәрбия  ит, үзең  дә тәрбия күрерсең  

Алып баручы:

    Ана! Дөньяда аңардан да кадерлерәк, аңардан да якынрак кеше бармы икән ! Юктыр! Бүгенге матур яшәешебез, якты дөньяны күрүебез белән без барыбыз да анага бурычлы. Һәм ул бурыч тиеннәр , сумнар белән генә түгел, ә безнең иң  кадерле нәрсәбез –гомеребез белән бәяләнә . Шуңа күрә дә бит халык мәкале: “Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да,  бурычыңны кайтара алмассың”, ди.

1ук.  Әни ! Бишектәге сабыйның теле “әннә” дип ачыла. Әни! Һәркем өчен иң изге , иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап , ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп  юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы , яшәргә көч- дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы- шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

2ук.   Кая барсам , кайда йөрсәм дә мин,

           Күңелемә шулай тоела:

           Иңнәреңә пар  чиләгең асып,

           Син чыгасың , әнкәй , коега.

Су алганчы юлга бер карыйсың,

          Чиләкләреңтулгач тагын бер.

“Бала күңеле –далада “, дип , бәлки,

           Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.

          Изге теләк теләп  үстердең син ,

          Бассыннар дип тизрәк аякка.

          Шул сүзләрең синең искә төшә,

          Юнәлсәң дә менә кай якка.

         Кое янында син ишетерсең

         Миннән сиңа хәбәр килгәнен

         Син һәркемгә очрыйсыңдыр , әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең.

3 ук.   Әниләрнең безгә күрсәткән игелеге санап бетергесез. Дөньяның бөтен күрке,яме, матурлыгы- газизләрдән  газиз әниләребездә . Төн йокыларын йокламыйча, авырлыкларга бирешмичә, баласына бөтен гомерен бирергә әзер кеше –Әни!

4 ук.   Бар хәсрәтем, бар хәсрәтем – балам өчен, хөрмәтем дә, хезмәтем дә- балам  өчен.Ялынулар- ялварулар – балам өчен. Янам – көям, барын түзәм – балам өчен, Горур башым түбән иям- балам өчен.    Төнен яхшы көннәр көтәм- балам өчен. Күңелемдә җырлар йөртәм –балам өчен.

5 ук.    “ Балан” җыры башкарыла.

И , хатын- кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья

Булмас иде җирдә терекле.

Әйе , чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң бу тереклекне дәвам  иттерүче , яшәртүче , аңа җан өрүче дә әни бит.

(“ Әнием- кадерлем” темасына ясалган презентация күрсәтелә)

6 ук.   Кем генә булсак та, нинди генә югары дәрәҗәгә ирешсәк тә, без әниләребезне һәрчак истә тотабыз. Бу шулай булырга тиеш тә. Мәрхәмәтле аналарыбызны безгә кылган изгелекләр е үзләренә кабат игелек булып кайта. Халкыбызның “ Ни чәчсәң шуны укырсың, дигән мәкале”менә шундый аналар турында да инде .Ана мәхәббәтенең иң олысы баласын хезмәт сөючән , илгә- көнгә тугрылыклы, гадел итеп тәрбияләп үстерүдән гыйбәрәт.

7 ук.    Әнием, бәгърем, күз нурым.

             Кояшым, аем һәм йолдызым.

             Дөньялар кичеп тә тапмассың

            Әнидән нурлырак җир кызын.

Әнием безгә гомер бүләк иткән .

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы.

                            “ Әниемнең җылы кочагы”

               ( М. Мазунов сүзләре.   Ә. Бакиров музыкасы)

Алып баручы.

Бала ул-  буыннар дәвамы.Аны үстергәндә һәрберебез  аңа зур өметләр баглыйбыз. Ата – ананың картлык көнендә таянычы, ышанычы булыр, дибез. Бар тәмлене аңа ашатырга , бар матурны аңа киертергә тырышабыз.Баксаң , тормышта нәкъ моның киресе дә була икән. Балалары янында кадер- хөрмәт күреп яшәүче аналар белән рәттән, картайган көнендә чит кеше кулында калган аналар да бар. Андый аналар турында сөйләгәндә йөрәк әрни, күңел сыкрана.

8 ук.      Тугыз ай күтәреп йөрдем,

               Тугач та ак сөтен бирдем.

               Бу ни гаҗәп , бу ни хәйран,

               Баламнан катылык күрдем .

               Анага бала бик тә татлы,

              Тугач та тәннәрен пакълыйм.

                Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,

                Ана күңелен бала тапмый.

                Ананың күңеле балада, баланың

                 Күңеле далада.

                 Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран-

                 Миһербан юк бу балада.

9 ук.       “ Шәйдә әби сиксән яшькә җитте. Күзләре күрми, аяклары йөрми  башлады. Үз гомерендә ике кыз, алты ул үстергән ана бу. Төпчек малае: “ Миңа гына фарыз түгел, әнине чиратлап  карыйк “, диде. Галимҗаны: “ Минем балаларым карт кешедән куркалар “, иреге исә: “ Минем дус-ишләрем күп . Кунаклар килгәндә  аны кая куйыйм – булмыйм”, - дип кырт кисте. Һәрберсе шулай сәбәп тапты. Шәйдә әби күршеләрдә  ялгыз  карчыкларда кунып йөри башлады. Әмма бер генә баласының да аны эзләп- юллап алганы булмады. Балалары шундый миһербансыз , шәфкатьсез булсалар да, ананың аларны кеше алдында начар итеп күрсәтәсе килмәгән. Һәрберсен үзенчә аклаган. Юк сәбәпне  бар иткән. Ә үзең һаман да балаларын зарыгып көткән. Әмма юкка гына  . Соңгы юлга да Шәйдә  әбине балалары түгел, авыл халкы зурлап озаткан.

Алып баручы.

 Менә шулай анага бала нинди генә  булса да , ничә генә яшькә җитсә дә, бала булып – йөри бәгыре булып кала икән ул.  

10 ук.     Ана- гуя дала-

                Колачы киң, йөзе кояшлы,

                Ана җирдә бөтен игелекнең,

                Изгелекнең тугры юлдашы.

                Ана булу- изгелекнең таҗы,

                Дөньяда иң олы дәрәҗә !

                Ана кеше бөтен баласынең

Бәхетенә ача тәрәзә.

11 ук.     Картаймыш көнендә әниләрен тәрбияләүне чиратка куйган уллар, кызларның  үзләренә туры карап : “Үзегез дә әти-әни буласы яки булган кешеләр. Сез дә бит балалар үстерәсез , бала кадерен беләсез, ник соң ана кадерен  белмисез? Балаларыгыздан нинди игелек көтәсез ? Картаер көннәрегез бар бит әле, аны ничек күз алдыгызга китерәсез? Шул турында уйлаганыгыз бармы соң? дип сорыйсы килә.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак , иң ягымлы кешеләр, иң сөйкемле, мңрһәмәтле – алар безнең әниләр. Әни сүзе – иң бөек сүз, юк аңа ничбер алмам, Иң- иң әйбәт кешеләр дә, әни күкбула алмас.

12 ук.     Алып баручы.

   Кичәбезне ананың балага карата булган шәфкате турындагы гыйбрәтле бер риваятҗ белән тәмамлыйсы килә.

   ...Берзаманны дөньяда бер матур кыз булган ди. Бер егет аңа гашыйк булган. Шул хәтле яраткан ди. Саргаеп ктпкән. Тәмам шашар дәрәҗәгә җиткән. Әмма – ләкин кыз үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрәҗәдә тәккәбер булган, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән. Егет бик ялынып йөдәткәч кыз аңа ахырында бер көнне елмаеп көлгән ди.

  -Яратам да, яратам, дисең, әйт алайса , кайсыбызны  күбрәк  яратасың? Анаңнымы, минеме?-дигән.

   Кызның беренче мәртшбе үзенә шундый матур елмаюын күргәч, егет тәмам исереп:

   -Сине,-дигән.

   - Анаңнан артык яратсаң,бар, кайтып анаңны суй да башын  минем алдыма китереп куй, дигән.Егетяшен суккан кебек аптырап катып калган. Аннары:

  - Кызган мине!- дип, егет аның каршына тезләгән. Тик салкын матур аның саен йөзен югарырак күтәргән:

  - Менә күрдеңме хәзер мәхәббәтеңнең буш сүз икәнлеген ,- дип шаркылдан көлгән дә , аңардан бөтенләй йөз чигереп китеп барган. Егет нишләргә дә белмәгән .Үзең изүсләрен ертып аерган.

  - Юк , минем мәхәббәтем буш зүз түгел!- дип кычкырган да, тезләнгән ңиреннән сикереп торып өенә йөгергән. Ул инде бу вакыт шашкан булган, күрәсең, кешеләр аның тилергән кыяфәттә шулай йолкына-йолкына кычкырып өенә кайтып барганын күргәнәр.

   Һәм ул шул төнне дөньяда булмаган бер зур җинаять эшләгән. Анасын суйган, башын кисеп алган , кулына күтәргән дә сөеклесе янына ашыккан. Чыгып бара икән, анасының гәүдәсенә сөртенеп егылган. Шунда анасының башсыз гәүдәсе телгә килеп, аңардан:

  1. Кайсы җирең авыртты, балам?- дип сораган, ди.

Шуны истән чыгармыйк – бүген  балабызга без тиешле тәрбия бирмибез, киләчәктә аннан яхшылык көтә алмыйбыз, бүген без әниләребезне рәнҗетәбез икән, алдагы көнебездә үзебезнең дә шушы хәлдә калуыбыз бик мөмкин.

13 ук.           Иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

                      Әниемнең ышанычын акласам ярар иде,

Иң кадерле ,  иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр,

                      Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр күңелләр.

                   Җыр: “ Кайтабыз да китәбез шул...”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант"

Якты, зур талант.С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә....