План открытого урока по татарскому языку в 5 классе на тему "Тартык авазларны кабатлау"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Мухаметова Гульгена Халитовна

Тартык авазларны кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tartyk_avazlarny_kabatlau_achyk_dres.docx589 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең план - конспекты

Максат:  1 Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография  бүлекләре буенча  укучыларның белемнәрен    гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аларны  гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү.

3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: Татар теле /Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныфы өчен  дәреслек ( татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч. М. Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009, презентация, карточка, тест.

Дәрес барышы

I Дәресне оештыру

II Актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү

Тартык һәм сузык авазлар турында әкият язарга

  1. Бүгенге дәресебезнең темасы:

 “ Тартык авазларны кабатлау”. Димәк, темадан аңлашылганча, дәресебезнең төп максаты, тартык авазлар турында белгәннәребезне кабатлап, ныгытып чыгу һәм авазларның, хәрефләрнең әһәмиятен билгеләү.

  1. Фонетик күнегү

       [б], [в], [w], [г], [гъ], [ә], [ң]

[к], [къ],[х], [һ], [д], [т], [ф]

- авазларны дөрес итеп әйтү

- һәр юлдан артык авазны табарга

- беренче юлда калган авазларны нинди авазларга кертәбез?

- ә икенче юлдагыларын?

- яңгырау һәм саңгырау тартыкларга билгеләмә бирү.

4.    Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту

Тест сорауларына җавап бирү

Тест

1.  Ирен – ирен [ w] тартыгы белән ирен – теш [ в] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла?

А) икесенә бер хәреф

Б) һәрберсенә аерым хәреф

В) аерым хәреф кулланылмый.

2. [ х] һәм [ һ] тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла?

А) гарәп алынмаларында

Б) татар теленең үз сүзләрендә

В) рус сүзләрендә.

3. [ м] [ н] [ ң] авазлары нинди тартыклар дип атала?

А) саңгырау тартыклар

Б) борын тартыклар

В) ирен – теш тартыклар.

4. [ ч] [ ц] [ щ] тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла? 

А) алынма сүзләрдә

Б) алынма сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә

В) татар теленең үз сүзләрендә.

5. Ике сузык  аваз һәм сузык белән [ р] тартыгы арасында килгәндә, [ к], [ къ], [ п] тартыкларының яңгырау парлары белән алышынуы ( чиратлашуы) икенче төрле ничек дип атала?

А) ассимиляция ( охшашлану)

Б) диссимиляция (охшашсызлану)

В) иренләшү.

6. Борын авазларына беткән сүзләргә борын авазыннан башланган күплек сан, чыгыш килеше кушымчалары ялгану ничек дип атала?

А) ирен ассимиляциясе

Б) борын ассимиляциясе

В) чиратлашу

III Яңа дәрес материалы өстендә эш

  1. 112 нче күнегү 49 нчы бит
  1. Сүзлек өстендә эш.
  2. Авазларны урынына куеп, шигырьне игътибар белән укырга.
  3. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне табарга. Сингармонизм законына аңлатма бирү. (чиста, ферма) сүзләре.

Төркемнәрдә эшләү

  1.  1 нче төркем Ирен гармониясе кайсы сүзләрдә күзәтелә? Шулсүзләрне генә язып куярга Ирен гармониясенә билгеләмә бирү.
  2. 2 нче төркем Борын ассимиляциясенә мисалларны табып язарга. Борын ассимиляциясенә билгеләмә бирү.
  3. Чүлмәген сүзендә тартыкларның нинди үзгәреше күзәтелә?
  1. Физ. минут үткәрү.
  2. 114 нче күнегү тактада һәм дәфтәрләрдә. Тартыкларга характеристика бирү. (һәр төркемгә 4әр сүз)
  3. Сигнал карточкалары белән эш.

[г], [гъ], [к],  [къ] тартыкрының кайсы бар?

Туган, чөгендер, укучы, күңел, колак, күгәрчен гөмбә, төлке, кыяр, кул, кәҗә, зәңгәр, кәбестә, сабак, йөзек, элгеч, йомшак, кыңгырау

 Шул арада ике кеше тактада төшеп калган хәрефләрне куя

  1. х-һ хәрефләренең тиешлесен куярга

Шә.әр, .әбәр, Та.ир, .ата, .әтер, ил.ам, .алык, Зө.рә, .икәя, .әйкәл

  1. в-у-ү хәрефләренең тиешлесен куярга

А.ыл, та.ыш, та., са.лык, са.ыт, .еранда, тә.лек, дә., а.аз, та.ык

IV Дәресне йомгаклау

1.Нәтиҗә ясау

2. Билгеләр кую

3. Өй эше 113 нче күнегү язма, 50 бит



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план-конспект урока по татарскому языку

Урок обобщение по теме рассказа "Сабантуйда"...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)...

Открытый урок по татарскому языку в 9 ом классе на тему: "Сочинение язуга әзерлек"

9 нчы сыйныфта татар төркемендә сочинение язарга өйрәтү....

Разработка открытого урока родного татарского языка в 7 классе."Буш вакыт"("Свободное время"

Разработка плана урока с использованием сингапурских элементов.Конспект расчитан для 7 класса русскоязычных детей школ с русским языком обучения....