Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".
методическая разработка по теме

Рябова Наталья Владимировна

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres.doc57 КБ
Office presentation icon prez_syyfatlar.ppt2.33 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатларны кабатлау.

Максат: 1.Белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

                   2. Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

                   3. Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисе, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: “Сыйфат” моделе өчен слайдлар, индивидуаль карточкалар, тест,  ноутбук.

Дәрес тибы:үткәннәрне кабатлау.

Материал: Татар теле, Р.З.Хәйдәрова, 4 класс.

Дәрес планы: 1. Исәнләшү, барлау.

                          2.Өй эшен тикшерү.

                          3. Актуальләштерү.

                        4. Материалны хәтердә яңарту.

                          5. Ныгыту.

                          6.Физминутка.

                          7.Йомгаклау..

                        8.Өй эше бирү.                                      

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

– Хәерле көн, балалар!

         -- Хәерле көн!

         -- Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!

  II. Өй эшен тикшерү.

1)Дәреслектән өй эшен тикшертү 8 нче күнегү,50 бит.

2)Матур язу күнегүе. ( 2 җөмлә әйтеп яздыру, ия һәм хәбәрен табу)  

Ямьле яз җитте. Җылы яклардан кошлар кайтты.

III.Актуальләштерү.

      Дәреснең темасын ачыйк.

        - Бүген төнлә мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Имеш, Грамматика иленең Морфология өлкәсеннән бер сүз төркеме югалган. Шул сүз төркеменнән башка бөтен дөнья ямьсезләнгән, предметлар төссез, формасыз калганнар. ә ризыклар тәмен җуйган. Куркып уянып киттем. Ничек эзләп табарга икән бу сүз төркемен? Ярдәмгә сезне чакырырга булдым, балалар. Ризасызмы? Югалган сүз төркеменең исемен белер өчен түбәндәге кроссвордны чишәргә кирәк. Ә кроссвордны чишү өчен табышмакларның җавабын табасы бар. (Укучылар җавапларны әйтә  тора, укытучы дөрес булганнарын буш шакмакларга яза бара.)

1.        Турыйсың, турыйсың, тураганда елыйсың. (Суган)

2.        Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

3.        Иртә белән чыга, кичен югала,

Аның урынына иптәше кала. (Ай)

4.        Язын дөньяга килә.

Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

5.        Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (Кар)

6.        Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп мин

Тавык-чебеш алымын. (Төлке).

Сыйфат сүзе ясала.

IV.Материалны хәтердә яңарту.

    1)  ( санамыш әйтәм, саныйм)

-- Син – ак куян,                                     -- Мин – күк куян,

   Йомшак куян,                                         Йөгерек куян;

   Әбәк, әбәк!                                               Әбәк, әбәк!        

   Син кач, куян!                                         Син тот, куян!

-- Санамыш нәрсә турында? ( куян )

-- Нинди куян турында? ( ак, йомшак, күк, йөгерек )

2) 1 нче слайд . “Сыйфат” моделе.

-- Нинди сүзләрне сыйфат дибез?

( предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә иярчен кисәк һәм хәбәр була, төрле дәрәҗәдә килә, сөйләмне матурлый )

  1. Язылган җөмләләрдә сыйфатларны табу. ( ямьле, җылы )
  2. Кроссвордтагы сүзләр тактага языла. Укучылар бу сүзләр янына сыйфатлар уйлап язалар.

         Суган – әче, ...

        Сыер – сөтле, ...

        Ай – түгәрәк, ...

        Яфрак – яшел, ...

        Кар – ак, ...

        Төлке – хәйләкәр, җитез һ.б.

V. Ныгыту.

1) 2 нче слайд.

-- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

( төс, тәм, форма, характер, вакыт, табигать күренешләре )

2) Карточкалар белән мөстәкыйль эш.

  ...  яфрак.                                             ...  юл.

  ...  бүре.                                                ...  лимон.

  ...  яңгыр.                                             ...  көн.

( предметның тиешле билгеләрен куеп язу )

Нәтиҗә:  Сыйфат предметның төсен, тәмен, формасын, характерын, вакытын, табигать күренешләренең билгеләрен белдерә)

VI ФИЗКУЛЬТМИНУТ. ( күзләрне ял иттерү,   музыкага хәрәкәтләр эшләү)                                                                     

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,                         Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз.                                 Бер йомам да бер ачам.

Йомам күзем: ял итсен,                         Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем: күп күрсен!                         Бик зур әйләнә сызам.

                                        

                                            Аннан төбим күзләрем

                                         Имән бармак очына.

                                        Кисәк карыйм тышта үскән

                                        Биек агач башына.

3)Төркемнәрдә эш. ( шигырь тактада, карточкаларда )

Бирем: күчереп язарга, сыйфатларны табып сызарга.

Әнием минем матур,                   Мин елышам әнигә,

Күзләре якты, көләч.                    Әни миңа елыша.

Шундый күңелле була,                Битләре аның кайнар,

Ул өйгә кайтып кергәч.                Ә куллары йом-йомшак.

Нәтиҗә: Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килә.

4).Бирем:Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләргә.3 нче слайд.

-- Сыйфат нинди дәрәҗәләрдә килә? ( 3 укучы кагыйдәсен әйтә );тактада сыйфатларны төрле дәрәҗәдә куеп яза.

Гади              Чагыштыру         Артыклык          Кимлек

кызыл

яшел

зәңгәр

 әче

ак

сары

5).4 нче слайд. “Артыгын әйт” уены.

а) 1. матуррак              б) 1. карт                    в) 1.  аксыл    

      2. тазарак                     2. яп-яшь                   2. иң эшчән

      3. алсу                           3. чип-чиста              3. зәңгәрсу

      4. яхшырак                  4. йом-йомшак         4. әчкелтем

Нәтиҗә: Сыйфатлар гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләрендә килә.

6) Дәреслектән күнегү эшләү.7 нче күнегү,54 бит,язмача.

V I I.Йомгаклау.

  1. Бирем: Әйдәгез, укучылар, сөйләгәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле. (кәгазь битләре таратыла, параларда укучылар сыйфат дәрәҗәләренең моделен төзиләр, уңышлы дип сайланганы тактада сызып күрсәтәләр) 1 нче слайд белән тикшерү.

2) Тест эшләү. Такта буенча тикшерү.

Билгеләр кую.

V I I I. Өй эше: “Яз җитте” темасына кечкенә хикәя төзергә.

-        Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам, сау булыгыз!

-        Сау булыгыз!

                                          ТЕСТ

  1. Сыйфат

а) предметны

ә) билгене

б) эш, хәрәкәтне

белдерә.

  1. Сыйфатның сораулары

а) Нишли? Нишләде? Нишләр?

ә) Кем? Нәрсә?

б) Нинди? Кайсы?

    3. Сыйфатларны тап.

         а) малай, куян, сыерчык

         ә) хәйләкәр, эшчән, язгы

         б) эшли, елмая, йөгерә

4.Җете кызыл- сыйфат нинди дәрәҗәдә?

   а) кимлек

ә) артыклык

б) гади

     5.Татар телендә сыйфатларда ничә дәрәҗә?

                а) 4

               ә )5

               б) 3        

      6. Кайсы кушымча чагыштыру дәршҗәсендәге сыйфатны ясый?

            а) – рак/-рәк

            ә) –сыл/-сел

            б)-лы/-ле        

      7. Кайсы сүздә хата бар?

а) ап-ак

ә )кып-кызыл

б) япь –яшел

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Савалеевская средняя общеобразовательная школа»

Открытый урок

по татарскому языку

4 класс

на тему

«Сыйфатларны кабатлау»

                                                           Учитель татарского языка:              

                                                                Рябова Н.В.

2011/12 уч.год


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Сыйфат(имя прилагательное)-предметның билгесен белдерә.

Слайд 4

1 6

Слайд 7

Әнием минем матур, Мин елышам әнигә, Күзләре якты, көләч. Әни миңа елыша. Шундый күңелле була, Битләре аның кайнар, Ул өйгә кайтып кергәч. Ә куллары йом-йомшак .

Слайд 8

Сыйфатның дәрәҗәләрен билгеләү Гади дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе Авыр Яшел Биек Гади Дөрес сары

Слайд 9

Гади дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе Авыр Яшел Биек Гади Дөрес сары Авыррак Яшелрәк Биегрәк Гадирәк Дөресрәк сарырак Бик авыр Ямь-яшел Бик биек Бик гади Дөп-дөрес Сап-сары авырча Яшькелт Биекчә Гадичә Дөресчә саргылт

Слайд 12

сыйфат дәрәҗәләре - - - гади - чагыштыру -рак, -рәк артыклык -п, -м бик, иң сүзләре кабатлау кимлек -кылт –келт -гылт –гелт --ча, -су


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по татарскому языку для русских групп 5класс

Тема: сравнительная степень прилагательных....

Открытый урок по татарскому языку "Путешествие по городам Татарстана"

Открытый урок "Путешествие по городам Татарстана"был проведен в 4А классе.Целью урока является  знакомство учеников с названием городов Республики Татарстан и получить навыки об этих городах .Уче...

план-конспект открытого урока сравнение татарских и английских звуков по теме семья в 4 классе

Максат:1.      Татар телендә [һ], [w], [ә], [ң] авазларының әйтелеше үзенчәлекләрен чагыштырырга һәм анализларга өйрәтү.2.      “Гаилә” темасы буенча ...

открытый урок по татарскому языку " Школа. Столовая"

Заключительный урок по тексту «Ашханә» («Столовая»).   Тема урока: «Школа» («Мәктәп»)Цели урока: - укреплять навыки контроля учащимися в собственной речи...

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)...

Открытый урок по татарскому языку в русскоязычной группе с использованием сингапурских обучающих структур

Данный урок был проведен в русскоязычной группе 6 А класса. В группе всего 15 учащихся, 13 из них успевают по предмету на «4» и «5». Дети активные, творческие, трудолюбивые. Урок относится к разд...