Открытый урок по татарскому языку для русских групп 5класс
методическая разработка (5 класс) по теме

Гарифуллина Альфиня Миначевна

Тема: сравнительная степень прилагательных.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proba.docx22.84 КБ

Предварительный просмотр:

               5 нче сыйныфта татар теле дәресе.(Ачык дәрес).                          

                                 .А.Х.Нуриева,Р.Х.Ягъфәрова,К.С.Фәтхуллова  дәреслеге .Казан «Мәгариф» нәшрияты 2006.

Тема:              СЫЙФАТНЫҢ  ЧАГЫШТЫРУ  ДӘРӘҖӘСЕ.

Максат:         1)Укучыларның сыйфат суз төркеме турында белемнәрен ныгыту;сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру;предмет билгеләрен чагыштырып,укучыларның фикер йөртә белу сәләтләрен  үстеруне дәвам иту.

2)Логик фикерләу,уйлау сәлатен,уку активлыгын,мөстәкыйльлеген,диологик,монологик сөйләмне үстеру.

3)Татар теленә,табигатькә,туган якка мәхәббәт хисен тәрбияләу.

Җиһаз:карточкалар,рәсемнәр,магнитофон,компьютер,дә-реслек,интерактив такта.

Дәрес  барышы:

1)Оештыру өлеше.Исәнләшу.Уңай психологик халәт тудыру.

      -Исәнмесез,укучылар!

     - Исәнмесез,саумысез!

     -Хәерле  иртә балалар!

     -Имин үтсен көнегез!

     -Кәефләрегез ничек соң?

    Укучыларның  җавабы:

   -Кояшлы иртә кебек.

   Тукай телен,татар телен

   Өйрәнергә дип килдек.

-Ә хәзер ,әйдәгез, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик.(исән бул,сәламәт бул,уңышлар сиңа һ.б.)

   

2)Актуальләштеру.

-Бүген  сыйныфта кем кизү?-Укучылар, бүген көн нинди?

-Бү ген көн салкын,яңгырлы.

-Көз көне тагын нинди көннәр була?

-Көзен җилле,карлы көннәр дә була.

-Бүген ничәсе?

-Бүген унбишенче октябрь.

-Атнаның нинди көне?

- Бүген    душәмбе.

3)-Уку мәсьәләсен кую.

-Роберт Миңнуллинның “Торам  менә  елмаеп”шигырен уку.

-Шигырь эчендәге калын хәрефләр белән ирелгән сүзләрне   табу..

-Бергәләп тамыр һәм кушымчага булу;

-Нинди кушымчалар   барлыкка килде?

-Укучылар ничек уйлыйсыз , бу кушымчаларның безнең бүгенге дәрескә нинди катнашы бар?

-Бүген дәрестә сыйфат сүз төркеме  белән танышуны дәвам итәрбез  һәм сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең  кушымчалары белән танышабыз.

4)Төп   өлеш:

129 нчы биттә 2нче кунегү астында бирелгән кагыйдә белән танышабыз һәм кагыйдәләр дәфтәренә теркәп куябыз.

1нче бирем.Тактага  язылган    сүзләргә  -рак;-рэк кушымчаларын  ялгап язарга.

     (Зәңгәр,тәмле,җылы,яңа,салкын,зур,кызыклы,чиста,киң,ма-тур,сары,калын,куе,кызгылт-сары,сөйкемле,уңган,белемле,

тәртипле,юмарт,надан,тәбәнәк,олы.

5)Таблица ярдәмендэ теманы ачу.

                      Асыл сыйфатларның дрәжәләре.

Дәрәҗәләре(степени)

Дәрәҗә күрсәткечләре(показатели степени)

Мисаллар

1Гади дәрәҗә(положительная)

                        -

ак

биек

 2Чагыштыру дәрәҗәсе(сравнительная)        

-рак/-рәк(перед окончанием происходит чередование)п-б,к-г

зур-зуррак

ак-аграк

биек-биегерәк

3 Артыклык дәрәҗәсе(превосходная степень)

1 путем частичного повторения начала основы.

2 с усилительными частицами иң (самый),бик(очень).

3 со словами үтә (сверх,чересчур),гаять (осоенно),артык (слишком).

ап-ак

сап-сары,

бик матур

иң кадерле,

үтә көчле

артык баллы.

 

             

    2 нче бирем.Дәфтәрләрдә эш.

Тактага исемнәр язылган( беренче баганага гади дәрәжәдәге сыйфатлар,икенче баганага чагыштыру дәрәҗәсендэге сыйфатлар  өстәп  язарга)

-Укучылар,баганадагы  сүзләр аерыламы?Ничек аерыла?

(икенче баганада –рак/-рәк  кушымчалары бар).

-Димәк,сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе-рак/рәк кушымчалары ярдәмендә ясала.

3нче бирем:(Бирелгән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә яз,1-2 җөмлә төзе)1укучы такта янында эшли.

Дымлы,карлы,тар,тәбәнәк,кыска,симез,мул,күңелле,баллы.

4 нче бирем:(Антоним  сыйфатлар өстәп җөмләләрне әйтеп бетер)

Кышын көн кыска,ә тон ... .

Җәен көн озын, ә көзен ... .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган... .

Китап калын, ә дәфтәр ... .

Алма баллы ,ә лимон ... .

Кар йомшак , ә боз ... .

5.Физкультминут.Салмак татар музыкасы астында 1-2 минут ял итү,кул бармакларын хәрәкәткә китерү.

6 нчы бирем.(Тәржемә  эше)

Книга толще тетради.Книга интереснее кинофильма.Шуба теплее  куртки.Родник чище реки.Река шире родника .Летний  день длиннее осеннего дня.

7 нче бирем.Группалы эш.(Карточкаларда).

            1нче группа.(Сүзтезмәләрне татарча тәрҗемә итеп яз,1 җөмлә төзе)

Красивая девочка,холодный день,зеленая трава,вкусный суп,белый снег.

      2 нче группа.(Тиешле сыйфатларны куеп җөмләләрне кучереп яз.)

Бу урманда ... һәм ... агачлар бик күп.Аланны ... чәчәкләр,... җир җиләкләре бизәп тора.

Каяндыр җил чыгып, ... болытларны куып алып китте.Урман артыннан ... болыт тәрелде.Төньяктан ... җил исте.

Сыйфатлар:юан,озын,салкынча,кара,аксыл,ап-ак,кып-кызыл.

8 нче бирем.Тест биремнэре.(Интерактив такткда.)

  1. Тәрҗемә итегез.

                                  Сыйфат:

    а) существительное б) прилагательное в) глалол.

   2) Сыйфатны тап:

    а) матур,ялкау,көзге б) кыз,әби төлке в) утыра ,кача,җырлый.

   3) Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

      а) нишли? б) кем? нәрсә? в) нинди?.

9 нчы бирем. Йомгаклау.

-Нинди тема үтелде?

-Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

Өй эше.129 нчы бит ,4 нче күнегү.(Тәрҗемә ит).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговая контрольная работа по татарскому языку 7кл русская группа

Рус мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларының Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча эшләнгән еллык контроль эш. Контроль эшнең эчтәлеге БРИ биремнәре кебек төзелгән....

Авторская методическая разработка для 6 класса татарский язык в русских группах "Моя семья"

В разработке предоставлен материал для комплекса уроков для русских групп по татарскому языку по теме "Минем гаиләм - минем горурлыгым". Дана презентация, дидактические материалы....

рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса 8 класс

Рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса (8 класс) составлена  в соответствии со Стандартом...

мониторинг по татарскому языку ( в русских группах) 4 класс

Здесь предложена итоговая работа в форме теста по татарскому языку 4 класс...

мониторинг по татарскому языку ( в русских группах) 4 класс

Здесь предложена итоговая работа в форме теста по татарскому языку 4 класс...

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)

Открытый урок по татарскому языку (татарская группа)...

Открытый урок по татарскому языку в русскоязычной группе с использованием сингапурских обучающих структур

Данный урок был проведен в русскоязычной группе 6 А класса. В группе всего 15 учащихся, 13 из них успевают по предмету на «4» и «5». Дети активные, творческие, трудолюбивые. Урок относится к разд...