рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса 8 класс
рабочая программа (8 класс) по теме

Платонова Дамира Данияловна

Рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса (8 класс) составлена  в соответствии со Стандартом

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_a_b_tat_yaz_rus_gr.docx54.22 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Шәһәр тибындагы Кукмара поселогы

4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_____________Платонова Д.Д.

Беркетмә № 1

29 нчы август  2012 нче ел

“Килешенде”

Милли мәгариф буенча директор урынбасары

_________Хәкимҗанова М.М.

29 нчы август  2012 нче ел

“Раслыйм”

Мәктәп директоры

__________Шәкртҗанова Н.Х

Приказ №  161

1 нче сентябрь  2012 нче ел

Рус мәктәпләрендә укучы

рус телле балаларга

татар теле укыту өчен

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

(8 нче А сыйныфы)

Платонова Дамира Даниял кызы,

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 – 2013 нче уку елы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Шәһәр тибындагы Кукмара поселогы

4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_____________Платонова Д.Д.

Беркетмә № 1

29 нчы август  2012 нче ел

“Килешенде”

Милли мәгариф буенча директор урынбасары

_________Хәкимҗанова М.М.

29 нчы август  2012 нче ел

“Раслыйм”

Мәктәп директоры

__________Шәкртҗанова Н.Х

Приказ №  161

1 нче сентябрь  2012 нче ел

Рус мәктәпләрендә укучы

рус телле балаларга

татар теле укыту өчен

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

(8 нче Б сыйныфы)

Платонова Дамира Даниял кызы,

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 – 2013 нче уку елы

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» Законы (гамәлдәге редакциядә).
  2. Россия Федерациясенең «Белем стандартына үзгәрешләр кертү турындагы”  309 нчы номерлы Федераль Законы  (2007 ел, 1 декабрь).
  3. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» Законы (гамәлдәге редакциядә).
  4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  5. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  6. Рус телле укучыларга татар теле укытуның дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004.
  7. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  8. Мәктәпнең 2012-2013нче уку елына укыту планы.

        Мәктәпнең 2012 – 2013 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта татар

теленнән атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать) вакыт каралган.  

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны

ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
  7. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  8. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  9. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү. Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем мәктәбендә
  10. укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

Курсның эчтәлеге

Җөмләнең баш кисәкләре (З сәгать) Ия һәм хәбәр. Гади һәм кушма хәбәр.

Җөмләнең иярчен кисәкләре (5 сәгать)

Җөмләнең иярчен кисәкләре:  аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч турында төшенчә бирү һәм ныгыту.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше (З сәгать) Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш турында төшенчә бирү.  

Сүзтезмә (1 сәгать) Сүзтезмә турында төшенчә.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре (4 сәгать) Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр турында төшенчә бирү. Аера алуларына ирешү.Татар җөмләсенең төп интонацион төрләре. Фраза басымы.

Раслау һәм инкарь җөмләләр (2 сәгать) Раслау һәм инкарь җөмләләр турында төшенчә бирү. Сөйләмнәрендә куллана алуларына ирешү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр (1 сәгать) Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү. Дөрес билгели алуларын булдыру.

Гади җөмлә (1 сәгать) Гади җөмлә турында төшенчә. Сөйләмнәрендә куллану үзенчәлеге.

Кушма җөмлә (1 сәгать) Кушма җөмлә турында төшенчә. Сөйләмнәрендә куллану һәм дөрес билгели алуларын булдыру.

Эндәш һәм кереш сүзләр (2 сәгать)

Эндәш һәм кереш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. (З сәгать) Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә.Алар янында гомумиләштерүче сүзләр һәм тыныш билгеләре.

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе. (1 сәгать)  Татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе үзенчәлекләре.

Бер һәм ике составлы җөмләләр (9 сәгать) Бер составлы җөмлә. Исем һәм фигыль(билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез) җөмләләр.Сүз җөмлә. Атау җөмләләр. Ике составлы җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр.

Туры һәм кыек сөйләм (2 сәгать) Туры һәм кыек сөйләм. Туры  сөйләм янында тыныш билгеләре. Татар һәм рус телләренең грамматик аермалары.

Фигыльләр (5 сәгать)

Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. Фигыль юнәлешләре һәм аларның кулланылыш үзенчәлекләре. Фигыльдә кайтым һәм йөкләтү юнәлеше. Затланышсыз фигыльләр. Хәл фигыльнең төрләре һәм кулланылыш үзенчәлекләре. Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары. Сыйфат фигыльнең исемләшүе. Теләк, ният, мөмкинлек һәм мөмкин түгеллекне белдерә торган аналитик фигыльләр.

Хәбәрлек сүзләр, бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчә, ымлык, аваз ияртемнәре

(8 сәгать) Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Теркәгечләр: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Кисәкчә. Чикләүче, көчәйткеч, раслау-ныгыту, үтенү, билгесезлек кисәкчәләре һәм аларның дөрес язылышы, кулланылыш үзенчәлекләре. Ымлыклар. Аваз ияртемнәре.

Омонимнар, синонимнар, антонимнар (З сәгать) Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнары, антонимнары. Лексик омонимнар, аларны сөйләмдә куллану үзенчәлеге.

Фразеологик әйтелмәләр (1 сәгать) Фразеологик берәмлекләр . Фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләре һәм аларның рус эквивалентлары.  

Яңа лексика белән танышу (8 сәгать)

Кабатлау (12  сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (18 сәгать)

Белемнәрен тикшерү (диктант, изложение, сочинение, тест) (12 сәгать)

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

Тыңлап аңлау

Ике минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итеп телдән яки язмача сөйләп бирү; татар матбугатыннан алынган текстларны тыңлап, төп эчтәлеген аңлау һәм әңгәмәдә катнаша алу.

Диалогик сөйләм

Җәснкеләндерелгән репликалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кору (һәр укучының репликалар саны сигездән ким булмаска тиеш);

татар сөйләм этикетына хас булган тәгъбирләрне урынлы куллану; сөйләм ситуациясенә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Монологик сөйләм

Өйрәнелгән лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны тугыздан ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләгәндә, тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү элементларын кертү; шигырьләрне япан сөйләү.

Уку

Җөмләләрне синтагмаларга дәрес бүлеп һәм логик басым белән сүз тәртибе арасындагы бәйләнешне саклап, текстларны аңлап уку;

эчтәлеккә нигезләнеп, яңа сүзләрнең мәгънәләрен күзаллау;

аңлашылмаган сүзләрне һәм фразеологик берәмлекләрне сүзлектән таба белү.

Язу

Телдән үзләштерелгән сүзләрне, җөмлә калыпларын орфографик һәм грамматик яктан

дөрес язу;

әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрне дөрес яза белү; нокталар урынына кирәкле хәрефләрне яки кушымчаларны куеп, сүзләрне язу; өйрәнелгән лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп язу.

Укыту-тематик планлаштыру

Тема

Тиеш

Үтелде

Искәрмә

1

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия

4.09

2

Хәбәр

5.09

3

Гади һәм кушма хәбәр

6.09

4

" Белем һәм фән". Яңа сүзләр өйрәнәбез

11.09

5

Монологик сөйләм үстерү. ” Безнең мәктәп"

12.09

6

Тикшерү диктанты "Урманнарны саклагыз!"

13.09

7

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

18.09

8

Тәмамлык

19.09

9

Хәл

20.09

10

Җөмлә кисәкләрен ныгыту.

25.09

11

Җөмлә кисәкләрен ныгыту. Сүзлек диктанты

26.09

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү.” Безнең сыйныф"

27.09

13

Рәсми эш кәгазьләре (ышаныч язуы, аңлатма язу) Бәйләнешле сөйләм үстерү

2.10

14

Диалогик сөйләм үстерү. "Мәктәптә беренче уку көне."

3.10

15

Аныклагыч

4.10

16

Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

9.10

17

Яңа сүзләр "Кеше характеры"

10.10

18

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

11.10

19

Ияртүле һәм тезүле бәйләнеш.

16.10

20

Ияртүле һәм тезүле бәйләнеш.

17.10

21

Сүзтезмә.

18.10

22  

Изложение " Урман-кешенең якын дусты"

23.10

23

Монологик сөйләм үстерү. "Минем дустым"

24.10

24

Җөмләдә сүзләр бәйләнешен кабатлау. Мөстәкыйль эш .

30.10

25

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

31.10

26

Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

31.10

27

Боерык һәм тойгылы җөмләләр.

01.11

28

Фраза басымы. Татар җөмләсенең төп интонацион төрләре.

13.11

29

Диалогик сөйләм үстерү. "Дуслар белән очрашу"

14.11

30

Раслау җөмләләр.

15.11

31

Инкяр җөмләләр.

20.11

32

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

21.11

33

Яңа сүзләр "Гаилә этикасы"

22.11

34

Тикшерү диктанты "Кичке җыр"

27.11

35

Гади җөмләләр

28.11

36

Кушма җөмләләр

29.11

37

Җөмлә төрләрен кабатлау.

4.12

38

Монологик сөйләм үстерү. "Гаиләдә яраткан эшем"

5.12

39

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

6.12

40

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

11.12

41

Диалогик сөйләм үстерү. "Яраткан шөгылем"

12.12

42

Контроль диктант "Кышкы урман"

13.12

43

Белемнәрен тикшерү. Тест.

18.12

44

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар.

19.12

45

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

20.12

46

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

25.12

47

Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

26.12

48

Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе. Татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләре.

27.12

49

Монологик сөйләм үстерү. “Һөнәрләр күп"

15.01

50

Бәйләнешле сөйләм үстерү Тәрҗемә күнегүләре

16.01

51

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә.

17.01

52

Яңа сүзләр. Табигатьне саклау.

22.01

53

Фигыль җөмлә. Билгеле үтәүчеле җөмлә.

23.01

54

Билгесез үтәүчеле җөмлә.

24.01

55

Гомуми үтәүчеле җөмлә.

29.01

56

Үтәүчесез җөмлә.

30.01

57

Сүз җөмлә.

31.01

58

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Табигатьне саклау – изге бурыч.”

5.02

59

Атау җөмлә.

6.02

60

Ике составлы җөмләләр.

7.02

61

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә.

12.02

62

63

Изложение “Канатлы дусларыбызны онытмыйк”

13.02

14.02

64

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Тәрҗемә итү күнегүләре.

19.02

65

Яңа сүзләр. Рәсми сөйләм.

20.02

66

Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә.

21.02

67

Туры һәм кыек сөйләмдә тыныш билгеләре.

26.02

68

Диалогик сөйләм үстерү. Рәсми сөйләм.

27.02

69

Татар һәм рус телләренең грамматик аермалары.

28.02

70

Яңа сүзләр. Татарстан шәһәрләре.

5.03

71

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау. Тест.

6.03

72

Искәртмәле диктант. “Түгәрәк алан”

7.03

73

Фигыль юнәлешләре һәм аларның кулланылыш үзенчәлекләре.

12.03

74

 Затланышсыз фигыльләр. Хәл фигыльнең төрләре һәм кулланылыш үзенчәлекләре.

13.03

75

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тәрҗемә итү күнегүләре.

14.03

76

Диалогик сөйләм үстерү. Яраткан шәһәрем.

19.03

77

Сыйфат фигыль һәм аның заман формалары.

20.03

78

Сыйфат фигыльнең исемләшүе.

21.03

79

Аналитик фигыльләр.

2.04

80

Хәбәрлек сүзләр.

3.04

81

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр.

4.04

82

Бәйлек сүзләрнең җөмлә оештырудагы роле.

9.04

83

Теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр.

10.04

84

Ияртүче теркәгечләр.

11.04

85

Кисәкчәләр һәм аларның кулланылыш үзенчәлекләре.  

16.04

86

Монологик сөйләм үстерү. "Татарстан - сәнәгать үзәге"

17.04

87

Ымлыклар.

18.04

88

Аваз ияртемнәре

23.04

89

Синонимнар.

24.04

90

Антонимнар.

24.04

91

Лексик омонимнар.

25.04

92

Яңа сүзләр " Халыкка багышланган гомер"

30.04

93

Фразеологик берәмлекләр. Аларның мәгънәләре һәм рус эквивалентлары.

2.05

94

Сочинение "Яраткан ел фасылым"

7.05

95

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Батырлыкка һәркайда урын бар"

8.05

96

Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

14.05

97

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау

15.05

98

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне кабатлау

15.05

99

Бер һәм ике составлы җөмләләрне кабатлау

16.05

100

Диалогик сөйләм үстерү. "Тиздән ямьле җәй җитә"

21.05

101

Контроль диктант "Боз китү"

22.05

102

Ярдәмче сүз төркемнәрен кабатлау.

23.05

103

Омоним, синоним, антонимнарны кабатлау.

28.05

104

Белемнәрен тикшерү. Тест.

29.05

105

Еллык йомгаклау -кабатлау

30.05

Әдәбият һәм укыту чаралары, электрон ресурслар

        1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре»,  Казан, «Мәгариф», 1998.

2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К.Раннур н-ты, 2000 ел.

3. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, – Казан: Мәгариф, 2008.

4. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З.  Хәзерге татар әдәби теле. Казан, “Мәгариф”, 2006.

      5. Хайдарова Р.З. «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006.

      6.  Харисов Ф.Ф. «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре»      Казан, Мәгариф, 2002.

Дидактик материаллар:

  1. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. Таблицалар. Схемалар. Анализ үрнәкләре, күнегүләр. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2007
  2. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр.  Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2004

3. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2008

4. Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Казан.  “Мәгариф” нәшрияты, 2005

5.  Нигъматуллина Р.Р. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы.  1, 2  кисәк»,  Яр Чаллы, 2003

6.  Хайдарова  Р.З.«Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся». Набережные Челны, 1998  

7. Харисова  Ч.М. «Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению». Казань, «Магариф», 2005

8. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан. Яңалиф, 2006

9. Хәбибуллина З.Н, Вәлиуллин М.А., Фәрдиева Х.Г. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. Казан, 2003

10. Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003

11. Хәсәнова Н.М. «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2005.

12. Шәмсетдинова Р.Р. татар теле. Күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар. Казан Татарстан китап нәшрияты, 2005

Электрон ресурслар

1. Максимов Н.В., Ларина А.У., Юсипова А.М. Я хочу разговаривать на татарском языке.

2. Татар теле. Заман. Электронный учебник из серии «Я изучаю татарский язык», 2003

  1. Татар теле. Заман. Мультимедийная программа из серии «Я изучаю татарский язык», 2002
  2. Фонохрестоматия  для ускоренного изучения татарского языка (аудиокассеты).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературному чтению для 1 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературному чтению для 1 класса...

Рабочая программа по татарскому языку и литературному чтению для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературному чтению для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 1-11 классы (05.09.2014)

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 1-11 классы (05.09.2014)...

Рабочая программа по татарскому языку для 2класса (Русская группа)

Рус  телле  укучыларның  рус  телендә  аралашуын    һәм  фәннәрнең  рус  телендә  үзләштерелүен  истә  тотып,  темаларны...

Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса (русская группа, УМК Хайдарова Р.З

7 нче сыйныфның рус  төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде.  - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 нче елны...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 5-6 классов

Учебный процесс по обучению татарскому языку и литературе в школе должен строиться на коммуникативной основе с учетом принципов: практической направленности обучения; активной речевой деятельнос...