Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса (русская группа, УМК Хайдарова Р.З
рабочая программа (7 класс) на тему

Гибасева Эльмира Мансуровна

7 нче сыйныфның рус  төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде.

  - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында чыккан гомуми белем бирү турындагы дәүләт стандартының федераль компоненты (2015 нче елның 23 нче июнендәге үзгәртүләре белән);

  - Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең төп гомуми белем стандартының федераль компонентын гамәлгә ашыручы төп белем программасы;

- ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программалар: - “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче авторлар: К. С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, 2011; Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  үрнәк программасы 5-9 нчы  сыйныфлар: К.С. Фәтхуллова,  Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, 2013;

 - Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагогик коллективы 2016 нчы елның  25 ннчы августындагы 1 номерлы карары буенча кабул ителгән “2016-2017 нче уку елына укыту планы”

-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел, 8 нче июнь, 576 номерлы боерыгы. (Приказ Минобрнауки России от 08.06.2015 № 576 «О внесении изменений в федеральный перечень учебников... http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_330177.pdf)

           

                                                                                  Укыту предметының гомуми аңлатмасы

           Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_kl_tat_yaz.docx87.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Биеш урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

Каралды:                                                                           Килешенде:                                                                  Раслыйм:                                                                          

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларның                    Укыту-тәрбия эшләре буенча                                     Боерык №___   ___________, 2016 ел                                                                                                                                                                          мәктәп методик берләшмә утырышы                             директор урынбасары                                                 Мәктәп директоры

беркетмәсе № 1                                                                                                                            

  ____  август, 2016 нче ел                                                      _______/ А.Д.Прокофьева /                                          ___________З.А.Замдиханов                                          

Җитәкчесе________/И.И.Курамшина/                            ____    август, 2016нче ел                                                                                                                                                                                                              

                                                            Югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйбасева Эльмира Мансур     кызының

7 сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                                             

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә   № 1

 август,   2016 ел

                                                                                               

                                                                                                                 2016-2017 нче  уку елы

                                                                                               

I.Аңлатма язуы

7 нче сыйныфның рус  төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде.

  - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында чыккан гомуми белем бирү турындагы дәүләт стандартының федераль компоненты (2015 нче елның 23 нче июнендәге үзгәртүләре белән);

  - Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең төп гомуми белем стандартының федераль компонентын гамәлгә ашыручы төп белем программасы;

- ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программалар: - “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче авторлар: К. С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, 2011; Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту  үрнәк программасы 5-9 нчы  сыйныфлар: К.С. Фәтхуллова,  Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, 2013;

 - Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагогик коллективы 2016 нчы елның  25 ннчы августындагы 1 номерлы карары буенча кабул ителгән “2016-2017 нче уку елына укыту планы”

-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел, 8 нче июнь, 576 номерлы боерыгы. (Приказ Минобрнауки России от 08.06.2015 № 576 «О внесении изменений в федеральный перечень учебников... http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_330177.pdf)

             

                                                                                  Укыту предметының гомуми аңлатмасы

           Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

                                                                                                   Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. 

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.  

Коммуникатив технология нигезендә укытуның принциплары: 

  • Телне аралашу аша өйрәнү принцибы : башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана.
  • - Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше –  укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Урта  сыйныф укучылары өчен  эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Алар,нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

-Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә эш  программасында  аралашу өчен коммуникатив максатлар күрсәтелеп барылды.

-Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

-  грамматик материал коммуникатив  максаттан, аралашу хаҗәтеннән  һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

-  грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

-  грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

-Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу – телне үзләштерү процессын җиңеләйтә.Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.

                                                                 Укыту предметының укыту планында тоткан урыны:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Биеш урта гомуми белем  мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына укыту планы буенча 7 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теленә  атнага 3 сәгать  бирелә. 35 атна уку хисабына барлыгы 105 сәгать.    Үрнәк программада, методик кулланмада татар теленә 68 сәгать кенә вакыт каралган. Калган  37 сәгать  изложение, сочинение  язу, уку материалы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне, диалогик, монологик сөйләмне  камилләштерү  хисабына тутырылды. Еллык тематик планда диктант яздыруга тулы бер дәрес багышланмады. Ул лексик,  грамматик күнекмәләр формалаштыру һәм камилләштерү дәресләренең структур өлеше  генә булып тора.   Ә изложение, сочинениеләр өчен тулы дәрес багышланды. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар эш планына төзәтмәләр кертү битендә күрсәтелде.

Дәреслек: “Татар теле :  Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпнең 7 нче  сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . Р.З.Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева .- Казан “Татармультфильм” 2014  

Методик кулланма: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. Методик ярдәмлек. 7 нче сыйныф / Төзүчеләре: Р.З.Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. - Казан: “ Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел.

                                                                                                  II.  Курсның  эчтәлеге

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Белем һәм тормыш.

Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.

Яхшы уку серләре турында сөйләшү. Яхшы уку кагыйдәләре. Интернет аша үз белемеңне күтәрү. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы

Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Быел безнең сыйныф җитәкчесе яңа. <...> Безгә яңа фәннәр керә. <...>

Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. <...>

Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, ... . <...>

Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк. <...>

Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра,  уртача, фән, уку әсбаплары,  пышылдый, тырыша, көзге, онытырга,   күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.

Без бергә ял итәбез.

Үз фикереңне белдерә белү.

Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?

Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү ... .

Яраткан шөгылең турында сөйли белү. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку

Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү.

Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>

Буш вакыт – ул ... . <...>

Минем буш вакытым аз, чөнки ... . Әгәр буш вакыт булса, ... . <...>

Минем яраткан шөгылем - ... . <...>

Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы.  <...>

Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.

Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. “Ата-анага хөрмәт – мәңгелек” проблемасы.

Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>

Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>

Әниләрне борчырга ярамый. <...>

Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла,  хөрмәт итү.

Без Татарстанда яшибез.

Татарстанның  территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.

Казанның тарихи урыннары   турында   сөйли белү.

Татарстан   Республика-сының территориясе Ул  Башкортстан,   ...   , Оренбург өлкәләре бе¬лән чикләшә. Республикада ... климат. Респуб¬лика ... кебек файдалы казылмаларга бай. Казан тарихи истәлек¬ләргә бик бай. <...>

затлы, мул, уңдырышлы туфрак, кара алтын, ком, газлаштыру, файдалы ка-зылмалар

Тарихи үзәк, борынгы, вакыйга, югары уку йорт-лары

                                                                     

                                                                                               

                                                                                Контроль эшләр графигы

Дата

Форма

Тема

Контроль биремнәр

“Белем һәм тормыш”

Контроль биремнәр

“Без бергә ял итәбез”

Контроль биремнәр

“Өлкәннәр һәм кечкенәләр”

Контроль биремнәр

“Без Татарстанда яшибез”

                                                                                             Язма эшләрне уздыру графигы

Контроль төре

Тема

Дата

план

факт

Кереш диктант №1

“Күңелле өмә”

Изложение № 1

“Безнең музейларыбыз”

Сочинение №1

Яхшы уку өчен...”

Сүзлек диктанты №2

“Белем һәм тормыш”

Изложение  №2

“Кинога барганда”

Сочинение №2

“ Минем буш вакытым”

Сүзлек диктанты №3

“Без бергә ял итәбез”

Сочинение №3

“Өлкәннәрне хөрмәт итү- изге бурыч”

Изложение №3

Һәркем үзенчә хаклы

Сочинение  №4

“Минем яраткан әсәрем”

Изложение №4

“Безнең Татарстан”

Контроль  диктант №4

“Дуслар”

Сүзлек диктанты №5

“Без Татарстанда яшибез”

Еллык аттестация эш формасы

Укучыларның 7нче сыйныф курсы буенча белемнәрен тикшерү өчен  тест формасы кулланыла.

                                                                           

                                                                                         

III. Тематик планлаштыру

 №

Тема

Сәгать саны

1

Белем һәм тормыш.

32

2

Без бергә ял итәбез.

27

3

Өлкәннәргә һәм кечкенәләргә.

29

4

Без Татарстанда яшибез.

17

Барлыгы

105

IV.  7нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теле укытуның календарь-тематик планы

                        Атнага – 3 сәгать (елына- 105 сәгать)

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ — лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК — лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ — грамматик күнекмәләр формалаштыр

 ГКК — грамматик күнекмәләрне камилләштерү

 ЛГКК — лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/МС — диалогик, монологик сөйләм дәресләре

Тема

Дәрес тибы

Сәг.саны

               Өй эше

              Үткәрү вакыты

Искәрмә

        План

Фактик

                                                                              “ Белем һәм тормыш”  (32 сәгать)

1

“Яңа уку елы” темасы буенча лексик-грамматик материал.

ЛКК

1

5 нче күнегү,5 бит

2.09

2

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Д/МС

1

“Яңа уку елы” темасына җөмләләр төзеп язарга

5.09

3

Сыйфатлар ясалышы

ГКК

1

3 нче күнегү, 4 бит (диалог төзеп сөйләшергә)

7.09

4

“Минем җәйге ялым” темасына караган лексик-грамматик материал.

Д/МС

1

Диалоглар ятларга, сәхнәләштерергә, 6-7 бит

9.09

5

“Минем җәйге ялым”.Хикәя төзү

МС

1

Эчтәлеген дустыңа сөйләргә

12.09

6

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль .Кереш диктант №1 “Күңелле өмә”

контроль

1

Өйрәнелгән кагыйдәләрне ятларга

14.09

7

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль

ЛГКК

1

Ситуатив күнегүләр (карточка)

16.09

8

Хәл фигыль

ГКФ

1

4 нче күнегү, 9 бит

19.09

9

Хәл фигыльнең 4 төре.

ГКК

1

6 нчы күнегү, 9 бит

21.09

10

“Мәктәптә беренче көн” текстындагы лексик-грамматик материал

ЛКК

1

12 нче күнегү, 10 бит (эчтәлек сөйләргә)

23.09

11

Хәл фигыль формаларын сөйләмдә куллану.

ГКК

1

3,4 нче күнегү, 11 бит

26.09

12

Хәл фигыль формаларын гомумиләштереп кабатлау

ГКК

1

Ситуатив күнегүләр (карточка)

28.09

13

“Без киңәшләр бирәбез”

Д/МС

1

Диалог ятларга (10 күнегү, 12 бит)

30.09

14

“Минем мәктәп режимым”темасына сөйләшү

Д/МС

1

13 нче күнегү, 13 бит

3.10

15

Изложение № 1 “Безнең музейларыбыз”

контроль

1

Дәфтәргә язып бетерергә

5.10

16

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

 

ЛГКК

1

5 нче күнегү, 16 бит

7.10

17

“Без бергә дәрес әзерлибез”.

Д/МС

1

Диалог ятларга, 16 бит

10.10

18

Без бергә китапханәгә йөрибез”

Д/МС

1

15, 16 нчы күнегү, 18 бит

12.10

19-20

Рәвеш төркемчәләре.

ГКФ

ЛГКК

2

Рәвешләр белән җөмләләр төзеп язарга (19 бит);

7 нче күнегү, 20 бит

14.10

17.10

21

“Без китаплар укыйбыз”

Д/МС

1

Диалоглар ятларга, 20 бит

19.10

22

Сочинение №1 “Яхшы уку өчен...”

МС

1

Өйрәнелгән лексиканы кабатларга

21.10

23

Сәбәп белдерү формасы.

ГКФ

1

8 нче күнегү, 23 бит

24.10

24

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Сүзлек диктанты №2

Д/МС

1

14, 15 нче күнегү, 24 бит

26.10

25-26

“Көндәлек – документ, көндәлек – синең көзгең” темасы буенча лексик-грамматик материал. 

ЛКФ

2

3 нче күнегү, 26 бит;

8 нче күнегү, 27 бит;

28.10

7.11

27

“Көндәлек – документ, көндәлек – синең көзгең” темасы буенча лексик-грамматик материал.

контроль

1

12 нче күнегү, 28 бит

9.11

28

Хаталар өстендә эш. “Безнең көндәлекләребез”

Д/МС

1

Диалог ятларга, 24 бит

11.11

29

“Яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча лексик-грамматик материал

ЛГКК

1

3 нче күнегү, 29 бит

14.11

30

Инфинитив+ кирәк” төзелмәсе

Д/МС

1

Ситуатив күнегүләр (карточка)

16.11

31

Белем һәм тормышка караган лексик-грамматик материалны гомумиләштереп кабатлау

Д/МС

1

12 нче күнегү, 31 бит

18.11

32

Контроль эш №1 “Белем һәм тормыш”

контроль

1

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалларны кабатларга

21.11

“Без бергә ял итәбез”- 27 сәг.

33

Сыйфат фигыльнең заман формалары.

ГКФ

1

3 нче күнегү, 33 бит (җөмләләр төзергә)

23.11

34-35

Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы

ГКК

Д/МС

2

8,9 нчы күнегү, 34-35 бит;

4 нче күнегү, 36 бит

25.11

28.11

36

Җөмләнең баш кисәкләре.

ГКК

1

10, 11 нче күнегү, 38 бит

30.11

37-38

“Буш вакыт” темасына караган лексик-грамматик материал”.

ЛКФ

ЛКК

2

4 нче күнегү, 39 бит;

5 нче күнегү

2.12

5.12

39

Изложение  №2 “Кинога барганда”

контроль

1

Өйрәнелгән кагыйдәләрне кабатларга

7.12

40

Хаталар өстендә эш.Ия белән хәбәр арасындагы сызык

ГКК

1

Диалог ятларга, 40 бит

9.12

41

Буш вакыт – ул нинди вакыт?

Д/МС

1

Рәсем ясарга, эчтәлеген сөйләргә

12.12

42

“Минем буш вакытым булса?”

Д/МС

1

Ситуатив күнегүләр, 43 бит

14.12

43

Теркәгечләр.

ГКК

1

Җөмләләр төзеп язарга

16.12

44

“Минем буш вакытым”

Д/МС

1

Диалог ятларга, 43 бит

19.12

45

Сочинение №2 “ Минем буш вакытым”

Д/МС

1

Акка күчереп бетерергә

21.12

46

Хаталар өстендә эш.Исем фигыльнең барлык, юклык формасы.

ЛКК

1

9 нчы күнегү, 46 бит

23.12

47

Кереш сүзләр.

ГКК

1

5 нче күнегү, 47 бит

9.01

48-49

Файдалы, файдасыз үткәрелгән буш вакыт.

2

11 нче күнегү, 46 бит;

Ситуатив күнегүләр, 48 бит

11.01

13.01

50-51

“Ялгыш адым” шигырендәге лексик-грамматик материал.

Сүзлек диктанты №3

Д/МС

контроль

2

5 нче күнегү, 49 бит

Җөмләләр төзеп язарга

16.01

18.01

52

Хаталар өстендә эш.“Нәрсә ул егетлек?” проблемасы буенча лексик-грамматик материал.

Д/МС

1

Дустыңа киңәшләр бир

20.01

53

Бездәге үрнәк сыйфатлар.

Д/МС

1

Ситуатив күнегүләр (карточка)

23.01

54-55

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

ЛКФ

ЛГКК

2

4 нче күнегү, 51 бит;

Сорау җөмләләр төзеп язарга

25.01

27.01

56-57

“Безнең йортның подъезды

Д/МС

2

4нче күнегү,53 бит;

9 нчы күнегү, 54 бит

30.01

1.02

58

”Без хикәя язабыз”

Д/МС

1

11 нчекүнегү, 54 бит

3.02

59

Контроль эш №2 “Без бергә ял итәбез”

контроль

1

Өйрәнелгән кагыйдәләрне кабатларга

6.02

                                                                                                                  “Өлкәннәр һәм кечкенәләр”-29 сәг.

60

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәге – аергыч.

ГКФ

1

6 нчы күнегү, 56 бит

8.02

61

Өлкәннәр һәм кечкенәләр мөнәсәбәте

ЛГКК

1

Диалог ятларга (12 нче күнегү,57 б)

10.02

62

Җөмләнең иярчен кисәге — тәмамлык.

ГКФ

1

3 нче күнегү,59 бит

13.02

63-64

Тәрбиялелек сыйфатлары

Д/МС

2

6 нчы күнегү, 59 бит:

9 нчы күнегү, 60 бит

15.02

17.02

65

66

67

Җөмләнең иярчен кисәге — хәл. «Бер-беребезгә булышабыз».

ГКФ

ГКК

Д/МС

3

Җөмләләр төзеп язарга;

Ситуатив биремнәр (карточка)

Диалог төзеп дустың белән сөйләшергә

20.02

22.02.

24.02

68

69

“Ярдәмләшеп яшәү күңелле”

 “Без хикәя язабыз”

Д/МС

контроль

2

Ситуатив биремнәр (карточка)

Эчтәлеген дустыңа сөйләргә

27.02

1.03

70

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.

ГКФ

1

5 нче күнегү, 63 бит

3.03

71

Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы

ГКК

1

1 нче күнегү, 64 бит

6.03

72-73

«Ата-анага хөрмәт» темасына караган лексик- грамматик материал.

Сүзлек диктанты №3

ЛКК

2

5 нче күнегү, 64 бит;

Ситуатив биремнәр (карточка)

8.03

10.03

74

Хаталар өстендә эш.Кисәкчәләр.

ГКФ

1

Кисәкчәләр белән җөмләләр төзеп язарга

13.03

75-76

«Ни өчен ата-ана — иң зур кеше”?

Д/МС

2

Хикәя төзеп язарга;

Диалог ятларга, 66 бит

15.03

17.03

77-78

Аралашу әдәбе.

ЛКК

2

3 нче күнегү, 67 бит;

Ситуатив биремнәр (карточка)

29.03

31.03

79-80

«Тәрбияле булу заманчамы? »

Д/МС

2

Тәрбияле малай (кыз) турында сөйләргә;1нче күнегү, 69 бит

3.04

5.04

81

Билгеләү алмашлыклары .

ЛКФ

1

Билгеләү алмашлыклары белән җөмләләр төзеп язарга

7.04

82

Сочинение №3 “Өлкәннәрне хөрмәт итү- изге бурыч

контроль

1

Эчтәлеген дустыңа сөйләргә

10.04

83

Хаталар өстендә эш. Аралашуда үз-үзеңне тоту әдәбе

Д/МС

1

7 нче күнегү, 71 бит

12.04

84-85

Тәрбияле кеше ялгышырга мөмкинме?

Д/МС

2

11 нче күнегү, 71 бит;

Ситуатив биремнәр (карточка)

14.04

17.04

86

Контроль эш  №3 “Өлкәннәр һәм кечкенәләр”

контроль

1

Өйрәнелгән кагыйдәләрне кабатларга

19.04

87

Хаталар өстендә эш.Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Д/МС

1

6 нчы күнегү, 72 бит

21.04

88

 Изложение №3 “Һәркем үзенчә хаклы”

контроль

1

“Өлкәннәр һәм кечкенәләр” бүлеге буенча лексиканы кабатларга                                                                                       

24.04

                                                                                       “Без Татарстанда яшибез”-17 сәг.

89-90

Хаталар өстендә эш.«Туган ягым — Татарстан» темасына караган лексик-грамматик материал.

ЛКФ

ЛГКК

2

4 нче күнегү, 74 бит;

9 нчы күнегү, 74 бит

26.04

28.04

91-92

«Туган ягыбыз ни өчен якын?»

ГКК

ЛГКК

2

3 нче күнегү, 75 бит;

Тема буенча иҗади эш: :кроссворд, шигырь язу, рәсем

1.05

3.05

93

Сочинение  №4 “Минем яраткан әсәрем”

контроль

1

Эчтәлеген дустыңа сөйләргә

5.05

94-95

Хаталар өстендә эш.Татарстанның Географик урыны, климаты, байлыклары

ЛКК

Д/МС

2

Район исемнәрен татарча- русча әйтергә өйрәнергә; 6 нчы күнегү, 77 бит

8.05

10.05

96

 «Без Татарстанда яшибез».

Д/МС

1

Тема буенча хикәя, сорау, өндәү җөмләләр төзергә

12.05

97

Изложение №4  “Безнең Татарстан”

контроль

1

Татарстан темасы буенча лексиканы кабатларга

15.05

98

Хаталар өстендә эш .«Туган як турында сөйлибез”

Д/МС

1

Туган авыл турында сөйләргә

17.05

99-100

Теләк белдерү формалары. Контроль  диктант №4 “Дуслар”

ГКФ

ГКК

2

4,5 нче күнегү, 80 бит;өйрәнелгән кагыйдәләрне кабатларга

19.05

22.05

101

Максат белдерү формалары

ГКК

1

3 нче күнегү, 81 бит

24.05

102-103

«Без туган илебез белән горурланабыз ». Сүзлек диктанты №5

ЛГКК

контроль

2

6 нчы күнегү, 82 бит;

Ситуатив биремнәр (карточка)

26.05

29.05

104

Контроль эш №4  “Без Татарстанда яшибез”

контроль

1

Татарстан темасы буенча лексик-грамматик материалны кабатларга

30.05

105

Хаталар өстендә эш. Телевизордан “Хәбәрләр тапшыруы”.

Д/МС

1

Татарча китаплар укырга

31.05

                                                                   

                                                                        V.   Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү

Үзләштерергә тиешле грамматик материал

  1. Ясалма сыйфатлар.
  2. Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.
  3. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану.
  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру..
  5. Хәл фигыльнең 4 нче формасы белән таныштыру; -ып/ -еп,/-п;.-гач, -гәч, -кач, -кәч формаларын сөйләмдә куллану
  6. Исем фигыльнең тартым һәм килешләрдә төрләнеше белән таныштыру.
  7. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен формалаштыру.
  8. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
  9.  Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру (-да/-дә, -та/-тә, гына/генә, иң, бит, инде).
  10.  Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
  11.  Фигыльнеңбаш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

                                                  Укучыларның  сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

       Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

   Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

         Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

Сыйныф

7

1.

Тыңлап аңлау

1 минут

2.

Диалогик сөйләм

7-8 реплика

3.

Монологик сөйләм

8-10 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

5.

Уку

70-80 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

15 -18 сүз

Сочинение

8-9  җөмлә

                                                       

                                                                           

                                                                             

                                                                     Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләү.

Рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында  балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

                                                        Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

 Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик,3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2—3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

     Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән,

5 орфографик, 5        пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6        орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.

                                                                      Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

                                                                                Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә,    7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

'Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

                                                                 

                                                                                     Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.

                                                                             Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

    Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен,татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
       Рус телле укучылар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленәләр:
1) өйрәтү характерындагы эшләр (изложение,сочинение);
2) контроль эшләр (сүзлек диктанты;хәтер,күрмә,иҗади диктантлар).
       
                                                                Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

  Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.
 Пөхтә,төгәл язылган,1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

                Пөхтә һәм төгәл язылмаган,4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә”3” ле куела.

                Пөхтә һәм төгәл язылмаган,6 яки артыграк орографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

                                                                   Диктантның күләме һәм аны бәяләү

   Пөхтә һәм төгәл язылган,1 орфографик,1 пунктуацион хаталы диктантка «5»ле куела.
  Пөхтә һәм төгәл язылган,2-3 орфографик,2-3 пунктуацион хаталы диктантка “4”ле куела.
  Пөхтә һәм төгәл язылмаган,4-6 орфографик,6 пунктуацион хаталы диктантка “3”ле куела.
  Пөхтә  язылмаган,7 дән артык орфографик,7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка “2”ле куела.

                                                                    Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

         Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә.Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә кулланыла:
         - сорауларга язмача җавап бирү;

          - рус телендәге текстларны татар теленә язмача тәрҗемә итү;
         - укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение);
         - бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б..
Язма сөйләмне бәяләгәндә,эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә,җөмлә калыпларның грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә,стиль бердәмлегенә игътибаритәргә кирәк.Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе- эшнең эчтәлегенә,икенчесе- грамоталы язуга.

                                                                                   Изложениеләрне бәяләү

       Изложение яздыру өчен,хикәяләү,тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына.Алар рус телле балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнкемәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

       Укылган  яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә,текст эчтәлегеннән чыгып,нәтиҗәләр ясый белүләренә,сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә:

  Тыңланган текстның эчтәлеге тулы,эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик,1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә “5” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы,эзлекле һәм дөрес язылган,ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик,2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә “4” ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик,4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә “3” ле куела.
Тыңланган текстның

 эчтәлеге бөтенләй ачылмаган һәм эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик,5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә “2” ле куела.

                                                                                  Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү,әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән бәйләнешле итеп яза  алу мөмкинлекләрен тикшерү максатыннан яздырыла.Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту,тирәнәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелә.

       Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик,1 пунктуацион яки 2 грамматик хаталы эшкә “5” ле куела.          

       Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган,ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик,2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4” ле куела.

       Тәкъдим ителгән темага өлешчә  эзлекле язылган ,эчтәлеге тулысынча ачылмаган,4-5 орфографик,4-5 пунктуацион яки  грамматик хаталы эшкә “3” ле куела.

        Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артыкорфографик,6 дан артык пунктуацион яки  грамматик хаталы эшкә “2” ле куела.

                                     

                                     

                           

VI.     Укытуның материаль- техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

УМК

Укытучы  өчен  методик  әдәбият

Укучы  өчен  әдәбият

1.ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта  (тулы)  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2014ел), 1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева тарафыннан эшләнгән программа.

2. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 6 нчы  сыйныфы өчен  Күңелле  татар теле  (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты,  2014 нче ел) дәреслеге.

 4. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина  әзерләгән методик кулланма “ Рус  телендә төп  гомуми белем бирү  оешмаларында татар  теле  укыту” , ( Казан: “Татармультфильм” нәшрияты,  2014 нче ел)

1 Гәрәева Г.Х. Тылсымлы авазлар.-Казан: Гыйлем, 2014.-216 б.

2.Гыймадиева  Н, Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

3.Нигъмәтуллина Р.Р Татар теле өйрәнүчеләргә К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

4. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф”,2002.

5..Харисова Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе.М.: Гуманит.изд.центр ВЛАДОС, 2001.

6. Харисов Ф.Ф. Обучение татарской устной речи. Казань: «Магариф», 1999.

7. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. - Казан, “Мәгариф”, 2008.

8. Хайдарова Р.З, Малафеева  Р.Л. Татарский язык в таблицах. -Наб.Челны,2005.

9.Хәйдәрова Р.З, Әхмәтҗанова Г.М. Федераль  белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. - Яр Чаллы, 2015.

10.Хәйдәрова Р.З.,  Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.- Яр Чаллы,  2014

11. Фатыйхова Р.Н “Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар.Казан “Гыйлем”, 2009

12.«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», “Гаилә һәм Мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес” газетасы;

13. Эш программаларын төзү буенча методик тәкъдимнәр.Казан, 2015

1. Гыйлаҗетдинова А.Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. Казан” "Яңалиф", 2004.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3. Фәтхуллова К.С “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз”.- Казан Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012

4.Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында: рәсемле ситуатив татарча-русча сүзлек. Казан: “Мәгариф”, 2000. 5.

5.Хайдарова Р.З, Р.Л.Малафеева  Р.Л Татарский язык в таблицах. Наб.Челны,2005.

Арадаш аттестация  өчен биремнәр

                                                                    (1нче вариант)

1. Алмашлыкның синонимын табыгыз.

МОНДА

а) бөтен; б) биредә; в) узган.

2. Кирәкле алмашлыкларны куеп языгыз.

….. абыйсының машинасы бар. а) аның б) минем в) синең ….. кемнәр каршы ала? а) алар б) аларга в) аларны ….. апам кебек буласым килә. а) миңа б) мине в) минем 3. Дөрес сүзне сайлап языгыз. Минем апам…… практикага йөри. а) балалар бакчасына б) балалар бакчасында в) балалар бакчасын

4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. сестра моего друга а) дусның апасы б) дустымның апасы в) дустыңның апасы ты не спи! а) йокла! б) йокламагыз! в) йоклама! 5.Бу сүз нинди килештә? Альбина белән апам КҮРГӘЗМӘГӘ баралар.

а) Баш килеш б) Юнәлеш к. в) Төшем к.

6. Дөрес кушымчаны тап. Без мәктәп… җыелды... а) –кә,-быз б) –кә,-к в) –не, -лар Алар кичә Казаннан кайт… .

а) –ты

б) –тылар

 в) –тык

Әтием эшкә иртә кит… . а) –ә    б) –тем    в) –мый

 7. Кирәкле фигыльне сайлап җөмләне язып бетерергә. Без татар теле дәресендә еш кына…. .

а) сикерәбез   б) тәрҗемә итәбез    в) сөйлиләр

Миңа мәсьәләне дөрес …. кирәк.    а) чишәргә   б) белергә    в) уйнарга

Дустым күптән татар теле белән … .    а) кызыксына   б) өйрәнә    в) укыта

 8. Бу фигыль нинди заманда? Җәй көне ул лагерьда ял иткән.

 а) хәзерге заман   б) билгеле үткән заман    в) билгесез үткән заман

9. Җөмләдәге фигыльне киләчәк заманга куегыз  

 Укучылар беренче сентябрь көнне яңа укытучылар белән танышалар.  

 а) –тылар   б) – каннар   в) –ачаклар

 10. Кирәкле репликаны сайлап алыгыз.

-………….?

 - Минемчә, бик кызык эчтәлекле.

а) Кунакларыгыз киттеләрме?

б) Син кемгә охшаган?

 в) Бу доклад сиңа ошадымы?

11. Кайсы фраза комплемент түгел?

 а)- Синен яңа дәфтәрең бармы?

 б) –Сиңа яңа күлмәгең бик килешә!

 в) – Синең чәчләрең нинди матур!

 12. Дөрес сүзтезмәне табыгыз.

 а) биш китапны алды    б) биш китапларны алды    в) бишне китапны алды

13. Дөрес тиешле сүзне куеп языгыз.

 Яз көне һәр класс… агач утыртты.

 а) бишенче   б) бишәр  в) бишләп  

Ата-аналар җыелышына … кеше килгән иде.

 а) егермеләп   б) егерменче    в) егермешәр

14.Бу җөмлә нинди сорауга җавап була?

 Сәгать алтыда сезгә килермен.

а) –Иртәгә шахмат ярышы буламы?   б) –Кайчан очрашабыз?   в) – Авылда ничә көн буласың?

15. Кирәкле тәрҗемәне табыгыз.

 ПО ТРИ

 а) өченче  б) өчәү  в) өчәр

 16. Тиешле кушымчаны сайлап алыгыз.

Кичә әбием кыстыбый пешер… .

 а) –әчәк  б) –де  в) –ер

 Алар арасында Татарстан… да кунаклар бар иде.

а) –да б) –дан в)- нан

17. Дустыңнан җәйге ялы турында сорарга телисең.   Нинди сораулар бирер идең?

( 7 сорау язарга)

                                                                               

  ( 2нче вариант)

  1. Алмашлыкның синонимын табыгыз.

БӨТЕН

 а) монда   б) үткән    в) барлык

 2. Кирәкле алмашлыкларны куеп языгыз.

….. әниегезнең туган көне кайчан?   а) безнең б) сезнең в) аларның

 Алар … көтәләрме?  а) сез б) сезне в) сезгә

 … әтисе кебек инженер буласы килә.   а) аның б) аңа в) аларның

3. Дөрес сүзне сайлап языгыз.

 Без әбинең … җыештырабыз.  а) өенә  б) өендә  в) өен

4. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.  

ОТДЫХ ТВОЕГО ДРУГА а) дусның ялы б) дустыңның ялы в) дустымның ялы ПУСТЬ ОН НЕ ПЛАВАЕТ! а) ул йөзсен! б) ул йөзмәсен! В) йөзмәсеннәр!

5. Бу сүз нинди килештә?

Ул бигрәк тә ХИМИЯНЕ яхшы белә. а) чыгыш к. б) төшем к. в) юнәлеш к.

6.Тиешле кушымчаны табыгыз. Тарих… без яраткан укытучы укыт… . а) _дан, -ты б) –ны, -ачак в) –да, -ә Бүген апам Мәскәүгә кит… . а) -ә б) -әм в) -әсең

7.Кирәкле фигыльне сайлап җөмләне язып бетерегез

 Без башка мәктәп укучылары белән…. . а) чакырабыз б) керәбез в) аралашабыз Сиңа аны … кирәк. а) тыңларга б) уйнарга в) укырга Безне рус теленнән бик яхшы укытучы … . а) кызыксына б) өйрәнә в) укыта

 8. Бу фигыль нинди заманда?

 Мин авылда туганмын.  а) билгеле үткән заман б) билгесез үткән заман в) хәзерге заман

9. Җөмләдәге фигыльне киләчәк заманга куегыз.

 Мәктәп безне матур, чиста булып каршы ала.

а) –ды б)- ган в)-ачак

10. Кирәкле репликаны сайлап алыгыз.

………… . - Бармы соң? Булса алырмын. а) Бүген футбол карыйбызмы? б) Кассета кирәкме? в) Мин соңга калмадыммы?

11. Кайсы фраза комплемент түгел.

 а)- Сиңа костюмың бик килешә! б)-Син бүген бик матур! в)-Сиңа яңа китаплар сатып алганнар!

 12. Кайсы сүзтезмә дөрес?

 а) Әбиемнең алты оныклары бар. б) Әбиемнең алтынчы оныклары бар. в) Әбиемнең алты оныгы бар.

13. Нокталар урынына тиешле сүзне куеп языгыз.

Шәһәр олимпиадасында … урынны алды. а) икенче б) икешәр в) икәү

… көннән ул мәктәпкә килде. а) икешәр б) икәү в) ике-өч

14. Бу җөмлә нинди сорауга җавап була?

 Кинодан Алсу белән икәү кайттык. а) Кинога бардыңмы? Б) Кинодан кем белән кайттың? В) Кинодан кайчан кайттың?

 15. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

 ПЯТЕРО а) бишәр б) бишәү в) бишләп

16. Тиешле кушымчаны сайлап алыгыз.

 Иртәгә безгә ерак шәһәрдән кунаклар кил… а) –де б)-әчәк в)-гән Кичә Кама елгасы… су коеныргы бардык. а) –на б)- га в)- да

17. Дустың җәйге каникулда кайда ял итәргә тели ?

 Нинди сораулар бирер идең? ( 7 сорау язарга)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...

Рабочая программа по татарскому языку для 2класса (Русская группа)

Рус  телле  укучыларның  рус  телендә  аралашуын    һәм  фәннәрнең  рус  телендә  үзләштерелүен  истә  тотып,  темаларны...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...