Гибасева Эльмира Мансуровна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

“Башкара алмаслык эш юк!”

Профессия: учитель, классный руководитель

Профессиональные интересы: чтение

Увлечения: вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Кабы Копри, Апастовский район

Место работы: МБОУ "Бишевская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gibaseva-elmira
Әгәр син кешегә бер балык бирсәң, ул бер тапкыр тук булыр. Әгәр син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буена тук булыр. Әгәр син киләчәкне бер елга исәпләсәң- иген чәч. Әгәр син ун елга исәп тотсаң- агач утырт. Әгәр син йөз елга исәп тотсаң- халыкка белем бир!
(Борыгы шәрык хикмәтләреннән)

Сайтыма рәхим итегез! Сезнең белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.

Материалларның сезгә файдасы тияр дип ышанам.

Туган телебез- татар телен саклау, яшь буынга җиткерү өлкәсендә  кулга-кул  тотынышып,тәҗрибә алмашып,аралашып яшик!

Әгәр киңәшләрегез, тәкъдимнәрегез булса,аларны  минем электрон мәгариф порталы

адресына җибәрә аласыз.

 

 

 

О себе

“Дөньяда бәхетле кешене күрүдән зуррак сөенеч бармы икән? Миңа калса, бәхетле кешеләрдән ниндидер бер җылылык, яктылык бөркелеп тора сыман. Шул җылылык синең сулышың аша- үпкәләреңә, ә яктылык -күзләрең аша барлык тамырларыңа тулып,тормыш авырлыгыннан, мең төрле мәшәкатьләрдән, җитмәүчелектән һәм тагын әллә нәрсәләрдән алҗыган тәнне кинәт өскә күтәрә. Син үзең дә сизмәстән җиңеләеп китәсең. Күзең ачыла. Тирә-юньдә кошлар сайравын ишетә башлыйсың, чәчәкләрнең матурлыгына сокланасың. Үз гомерендә бер дә бәхет күрмәгән кешеләр соклану, гаҗәпләнү сәләтен югалталардыр ”.  Күренекле язучыбыз Фәнис Яруллинның  бу гыйбарәсен укыгач: “Карале,бу сүзләр минем бүгенге халәтемә туры килә бит”, - дип уйлап куйдым. Чөнки минем яраткан эшем, укучыларым, терәк булырдай гаиләм бар.

Әйе, мин бүгенге көндә-татар теле һәм әдәбияты  укытучысы. Мин- авыл укытучысы. Мин үземне бәхетле хис итәм, чөнки тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләдем һәм һич тә үкенмим.

Сәгать телләрен артка күчерик әле. Апас районы Кече Болгаер авылы кызы- Эльмира- кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Курчакларын рәткә утыртып, аларга үзенчә “белем” бирә. Миңа бу һөнәр бик җайлы булып тоела иде. Мәктәптә укыганда татар теле укытучысы Миннебаев  Илдар Хафиз улына шаккатып, хәтта көнләшеп карый идем. Ул һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерергә тырышты, дәресләрендә яңа алымнар кулланды. Иң мөһиме, Илдар абый миндә туган телебез – татар теле, ана телебезгә мәхәббәт орлыклары чәчте. Тырышлыгыбыз әрәмгә китмәде, мин бу фәннәрдән  10 сыйныфта район буенча - беренче, республикада - өченче урыннарны яулауга ирештем. Булган белемнәрем укытучылар әзерли торган уку йорты-КДПУна да керергә булышты.

Менә 5 ел әдәбият-сәнгать сөючеләр арасында кайнаганнан соң, язмыш җиле мине рус мәктәбе  Кабык Күпергә китерде. Ләкин миңа шәһәр мәктәбендә эшләп калырга бөтен мөмкинчелекләр бар иде. Ә минем күңелем туган ягым мәктәпләрен сайлады. Менә инде 12 ел мин авыл балаларына татар теленең  гаҗәп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен – энҗе-мәрҗәннәрен эзли, таба, күрә, чүпли белергә өйрәтәм. Рус милләтеннән булсалар да, укучыларымның сорау тулы карашларын тоям, аларның уңышларын күреп шатланам, күңелемә рәхәтлек алам.

Замана үзгәреп тора, яңалыклар туа, укытучы язмышы да заман язмышы белән үрелеп бара. Уңай һәм кире яклар адым саен үзен сиздереп тора, әмма авыл укытучысымы син, әллә шәһәрдә белем бирәсеңме, бу һөнәрне сайлагансың икән, авыр булса да түзәргә,оптимист булырга кирәк. Укытучының мәгънәсе, асылы үзгәрми.  Ул гомер буе кешеләргә белем бирүче, тәрбияче, күңелләргә гомерлек канат куючы, яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче.

Соңгы елларда укытучыларга  таләпләр күбәйде. “Аларның бурычы -  тулы үсеш алган заманга көндәш шәхес тәрбияләү,  яхшы сыйфатлы белем бирү,  рухи һәм физик үсешкә  ирешү”, дип , газета-журналларда да язалар, телевединиедән дә сөйлиләр. Килешәм. Чыннан да безнең җәмгыятькә яңалыкка омтылучы, белемле, файдалы шәхесләр бик кирәк. Моның өчен  беренчедән,  укучының белем алуга  үз теләге, кызыксынуы булырга, икенчедән, укытучы үз фәнен яраттыра, мөһимлеген төшендерә белергә тиеш. Ә бу алай ук җиңел эш түгел. Моны башкарып чыгу өчен укытучының заманча технологияләр белән коралланган, алдынгы карашлы, яңалыклардан курыкмаучы булуы бик шарт. Хәзерге укучыларның башларын сораулар белән катырып, параграф ятлатып кына белемле укучы итеп булмый. 
Уздырган әңгәмәләребез, биргән һәр дәресебез кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырыр өчен безгә көн дә  белемнәребезне күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнау зарур. Сингапурча укыту системасы да бездән шуны таләп итә.

Әйе, авыл мәктәбендә укучылар саны аз, аралашу даирәсе тар, шәһәр мохите аларга якын түгел. Ләкин алар белем дәрәҗәсе, тәрбиялелек ягыннан  бик нык аерылып торалар. Авыл укытучысы бу балаларны һәрчак күз уңаенда тоту, вакытында ярдәм итү, бик үк сәләтле булмаган балада да үзенә күрә бер үзенчәлек, сәләт таба алу һәм ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә эшләү бәхетенә ия.

           Ләкин авылның, укучыларның киләчәге укытучылардан гына түгел, илнең сәясәтеннән, җитәкчеләрнең акыллы фикерләреннән дә тора. Алга таба авыл мәктәпләре ябылмас, аның үсеше өчен тагын да уңай шартлар тудырылыр дип ышанасы килә.  Өметсез — шайтан диләр, безгә төшенкелеккә һич тә бирелергә ярамый.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Яратып укыган китапларым : М.Мәһдиев,Ф.Яруллин , А.Гыйләҗев Ә.Еники, М.Юныс әсәрләре. Бүгенге көн язучыларыннан  Н.Гыйматдинова ,Р.Зәйдулла  китаплары.Бигрәк тә халкыбызның үткән тарихын сурәтләгән әсәрләр күңелемә якын.

Мой взгляд на мир

“Дөньяда бәхетле кешене күрүдән зуррак сөенеч бармы икән? Миңа калса, бәхетле кешеләрдән ниндидер бер җылылык, яктылык бөркелеп тора сыман. Шул җылылык синең сулышың аша- үпкәләреңә, ә яктылык -күзләрең аша барлык тамырларыңа тулып,тормыш авырлыгыннан, мең төрле мәшәкатьләрдән, җитмәүчелектән һәм тагын әллә нәрсәләрдән алҗыган тәнне кинәт өскә күтәрә. Син үзең дә сизмәстән җиңеләеп китәсең. Күзең ачыла. Тирә-юньдә кошлар сайравын ишетә башлыйсың, чәчәкләрнең матурлыгына сокланасың. Үз гомерендә бер дә бәхет күрмәгән кешеләр соклану, гаҗәпләнү сәләтен югалталардыр ”.        Әйе, Фәнис Яруллинның  бу гыйбарәсен укыгач: “Бу сүзләр минем бүгенге халәтемә туры килә бит”, - дип уйлап куйдым. Чөнки мин бик бәхетле кеше: яраткан эшем, укучыларым, терәк булырдай гаиләм бар.

Мои достижения

Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрендәгечә, үзебез ХХI  гасырда яшәсәк тә, балалараны киләсе заман өчен укытырга, тәрбияләргә тиешбез.

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтьчеме, кырда иген игүчеме,

Кем булса да –

Акыллы һәм көчле булып,

Килеп баса ил алдына

Кеше булып!

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың:

“Ул бит минем укучым!”,- дип мактанасың!

1.Благодарность отделения общего образования ПМЦПК и ППРО КФУ за активное участие в мероприятиях, проведенных в рамках курсов повышения квалификации преподавателей татарского языка и литературы, 2014 год;
2.Грамота МКУ «Отдела образования Исполнительного комитета Апастовского муниципального района РТ за 1 место в районном конкурсе –акции «Мин татарча сөйләшәм”, 2014 год
3.Диплом МО иНРТ за активное участие в республиканском конкурсе-акции “Мин татарча сөйләшәм”, 2014 год
4.Почетная грамота муниципального казенного учреждения «ОО Исполнительного комитета Апастовского муниципального района РТ» за значительные успехи в организации и совершенствовании учебного и воспитательного процесса, формирование интеллектуального, культурного и нравственного развития личности, 2014 год
5.Сертификат участника конкурса “Сельский учитель- 2014”
6. Диплом 1 степени за победу в конкурсе “Педагогик остаханә”
7.Диплом лауреата конкурса методических разработок “Использование инновационных технологий на современном уроке”;
8. Почетная Грамота за победу в номинации "Учитель-творец" в муниципальном туре республиканского конкурса "Учитель года -2015"

 

Моё портфолио

Һәр иртән дәресне башлар алдыннан кулыма ”Мәшһүр мәгърифәтче- галим, педагог  Ризаэтдин Фәхретдин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану” китабын алам. Китапны кат-кат укыйм да уйга калам.

Нинди, эчтәлекле, мәгънәле язмалар!

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!”дигән сүзләрне укыгач, хезмәт елларымны берә-берәм күздән кичерәм һәм үз-үземә сорау бирәм

“14 ел укытучы булып эшләү дәверендә нәрсәгә өйрәндем, эшемдә нинди уңышларга ирештем мин?”. Саный китсәң, шактый гына икән...

Мои публикации:
Классное руководство
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: