Разработка урока по татарскому языку 8 класс "Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау"
план-конспект урока (8 класс)

Юсупова Лилия Галимзяновна

урок

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.

Максат

1.Белем бирү: җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: сакчыллык  кебек әхлакый сыйфатларын тәрбияләү.

Сыйныф

8

Төп төшенчәләр

Хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр.

Төп ресурслар

Таблица, презентация, карточкалар, дәреслек

Өстәмә ресурслар

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау (дәрес эшкәртмәсе)

Дәрес барышы

I этап.

Оештыру, мотивация

Хәерле, уңышлы көннәр теләү.

Таблицага карап, кабатларга тәкъдим ителгән теманы уйлап карыйк (фикерләр, җаваплар тыңлана).

Хикәя җөмлә

?

?

Тойгылы җөмлә

*

*

*

Туган ил, мин сине бик сагындым!

Тикшерәбез:

Хикәя җөмлә

Сорау җөмлә

Боеру җөмлә

Тойгылы җөмлә

 Озакламый кар явар.

Кем син, үскәнем?

Имтиханга  тырышып әзерләнегез!

Туган ил, мин сине бик сагындым!

II этап. Уку мәсьәләсен чишү

1.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру. 

(Укучылар әлеге җөмләләрнең төрләрен, нинди тыныш билгеләре кулланылганын, интонациясен әйтәләр).

а) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. (“Туган тел”)

ә) Ни кирәк? Кем бу? Кара төндәвакытсыз кем йөри? (“Су анасы”)

б) Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылыкбеләнтыел! И җүләр, кыскангабылтыр, кычкыралармыбыел?”   (“Шүрәле”)

в) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! (“Туган тел”)

2.Укучылар әлеге җөмләләрнең төрләрен, нинди тыныш билгеләре

кулланылганын, интонациясен әйтәләр.

Хикәя, сорау һәм тойгылы җөмләләрнең охшаш һәм аермаларын

табалар һәм таблицаны тутыралар.

Кыш җитә. Кыш җитә? Кыш җитә!

3. Бирелгән текст буенча биремнәрне үтәү.

1) Гаиләнең матди хәле хезмәт хакына гына түгел, бәлки акчаны белеп тотуга да бәйләнгән. 2) Акчаны белеп тотарга кирәк. 3) Чыгымнарны язып бару киләчәктә акчаны дөрес тотарга мөмкинлек бирә. 4) Ашамлыкларны, кием-салымны  уйлап сатып алырга тырышыгыз. 5) Азык-төлекне күп алмагыз. 6)Ләкин бозылмый торган ризыклар һәрвакыт запаста булырга тиеш. 7) Нәрсәләр соң алар? 8) Болар – шикәр комы, ярмалар, тоз, чәй һәм башкалар. 9) Әгәр бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның исемлеген алдан ук төзегез. 10) Шулай ук ял итү өчен билгеле күләмдә акча җыю турында да онытмаска кирәк. (“Файдалы киңәшләр” китабыннан)

Биремнәр:

1) өч  хикәя җөмләне күчереп языгыз .

2) ике боеру  җөмләне күчереп языгыз .

3) бер сорау җөмләне  күчереп языгыз .

Тикшерәбез:

1. Болар – шикәр комы, ярмалар, тоз, чәй һәм башкалар.Ләкин бозылмый торган ризыклар һәрвакыт запаста булырга тиеш. Чыгымнарны язып бару киләчәктә акчаны дөрес тотарга мөмкинлек бирә.

2. Әгәр бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның исемлеген алдан ук төзегез. Ашамлыкларны , кием-салымны  уйлап сатып алырга тырышыгыз.

3. Нәрсәләр соң алар?

4. “Җөмләне дөрес әйт” уены.

Укучыларны 3 төркемгә бүләбез. 1 төркемнең исеме “Хикәя җөмлә”,  2 төркемнең исеме – “Сорау җөмлә”,  3 төркемнең исеме – “Боеру  җөмлә”. Укучыларга карточкалар бирелә. Карточкада бер төрле җөмләләр бирелгән. Һәр команда бирелгән җөмләләрне дөрес интонация белән укырга тиеш.

“Белемне акчага сатып алып булмый” , “Дус акчадан кыйммәтрәк»,

Акчаны белеп тотарга кирәк”.

III этап. Рефлексия

 Бүгенге тема буенча нәрсәләр искә төште? Кабатлап чыгу. (Тест)

1.  Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә нинди җөмлә була?

1) тойгылы җөмлә;     3) сорау җөмлә;

2) хикәя җөмлә;          4) боеру җөмлә.

2. Боеру җөмлә ул -

1)сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмлә;

2)сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә;

3)берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә;

4)көчле хис интонаиясе белән әйтелә торган җөмлә.

3. Сорау җөмләләрдә сорауны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны билгеләгез.

а) сорау алмашлыклары;

б) инфинитив;

в) сорау кисәкчәләре;

г) сорау интонациясе.

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

4. Әйтү максаты ягыннан түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез. Сиңа, Зиннәт, үз мәктәбеңә гариза бирергә кирәк.

1) тойгылы җөмлә;       3) сорау җөмлә;

2) хикәя җөмлә;            4) боеру җөмлә.

5. Тойгылы җөмләләрдә тойгыны белдерүче грамматик чаралар гына бирелгән вариантны күрсәтегез.

а) сүз тәртибе үзгәрү;

б) эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр һәм ымлыклар;

в) төрле заттагы  боерык фигыльләр;

г) көчле тойгы интонациясе.

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

6. Әй, Чулпанның уңган кызлары, ишетәсезме җөмләсеннән соң нинди тыныш билгесе куела?

1)нокта;

2)сорау һәм өндәү билгесе;

3)сорау билгесе;

4)өндәү билгесе.

7. Хәбәре инфинитив һәм хәбәрлек сүз ярдәмендә белдерелгән боеру җөмләне билгеләгез

1)Караңгы төшү белән , безгә юлга чыгарга кирәк.

2)Бар, кызым, дәү әтиеңне каршы ал.

3)Хәрби бурычны , һичшиксез, үтәргә!

4)Бик сагындым сине, Туган ил!

8. Боеру җөмләләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.

а) Агыйдел! Агыйдел! Бер гамьсез нинди матур ага ул! (М.Әмир)

б) Син аз гына утырып тор, якташ. Мин тиз генә чәй алып керим.(Ф.Хөсни)

в) Торсынбайның командасы яңгырады: “Тукта, кулларыңны күтәр!”(Ф.Кәрим)

г) Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, ил кырында чәчәк атыгыз! (М.Җәлил)

1) АБВ        2) БВГ     3) АВГ     4) АБГ

Өй эше.

Бирелгән биремнәрнең берсен сайлап эшләргә.

1. Сорау, боеру, хикәя җөмләләр белән  “Акча эшләү җиңелме?” темасынна хикәя язарга. (10-12 җөмлә)

2. Президентка үзегезне кызыксындырган биш сорау язарга.

3. Дәреслектән 162нче биттәге 316 нчы күнегү. Текстны тәрҗемә итәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по татарскому языку (уку)

Разработка урока по литературному чтению в 5 классе (татарский язык)...

Разработка урока по татарскому языку (уку)

Разработка урока по татарскому языку в 6 классе...

разработка урока по татарскому языку в 1 классе

1 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес.Тема: Йорт хайваннары һәм кошлары ....

Разработка урока по татарскому языку для 5 класса по теме "Сузык авазларны кабатлау"

5 класста "Сузык авазларны кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе...

Разработка урока по татарскому языку в 8 классе

Гади җөмлә төрләрен кабатлау өчен дәрес планы. 8нче татар сыйныфлары өчен төзелде. Сингапур структуралары кертеп эшләнгән дәрес....

Разработка урока по татарскому языку по теме: "Ике пирожный хикәясе" 5 класс

Разработка урока по татарскому языку по теме: "Ике пирожный хикәясе" 5 класс...

Разработка урока по татарскому языку русская группа 7 класс

   Максат:      Белем бирү максаты:Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре темасы  һәм “Юлдаш” хикәясе  буенча яңа сүзләр белән танышты...