Разработка урока по татарскому языку по теме: "Ике пирожный хикәясе" 5 класс
план-конспект урока (5 класс)

Гайфуллина Гульнара Талгатовна

Разработка урока по татарскому языку по теме: "Ике пирожный хикәясе" 5 класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Столбище гомуми урта белем мәктәбе

 5 нче «В» сыйныфында  ФГОС таләпләре буенча татар теле дәресенең  план-конспекты .

Тема: Ю. Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе.

 

                              Төзеде:

                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                   Гайфуллина Гөлнара Тәлгать  кызы

                               эл. почта: gulnara-gaifullin@mail.ru

                                    тел. 89274019009

Дәрес планы

Дәрес темасы: Ю. Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе

Сыйныф: 5”В”

Дәреслек: 5 нче сыйныф татар теле / Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М.. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.

Максатлар:

1. Ермолаевның “Ике пирожный” әсәре белән таныштыру, балаларны татарча үз фикерләрен әйтә белергә, геройларга характеристика бирергә өйрәтү.

2. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, кызыксынучанлык, коллективта эшли белергә өйрәтү. Балаларга мөстәкыйль рәвештә максат куеп, нәтиҗәгә килергә ярдәм итү.

3. Укучыларны  яшәргә өйрәтү, әти-әнигә булышырга, аларны хөрмәт итергә; укучылар арасында үзара ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга йогынты ясау.

УУГ

        Танып белү нәтиҗәләре:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;

объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;

парларда һәм күмәк эшли белү;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү “мәрхәмәтлелек”, булышучанлык  төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык” кебек хисләр формалашу.

Җиһазлау: ноутбук, экран, телефон,  проектор, карточкалар, презентация, үз белемнәрен бәяләү өчен смайллар.

Материаллар:

5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Хайдарова Р.З.)

Методлар: анализ, проблемалы укыту.

Алымнар: карточка белән эшләү, диаманта алымы, Plickers кушымтасы, дәреслек белән эшләү, сорау-җавап әңгәмәсе, рефлексия, критик фикер йөртү.

Форма:  индивидуаль эш,парларда эш, группаларда эш.

Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерү

Предметара бәйләнеш: биология, география, татар әдәбияты.


Дәрес конспекты.

I Оештыру этабы.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн.

Кәефләрегез ничек?

Утырыгыз.

II. Өй эше тикшерү.

Узган дәрес темасы: “Өчен бәйлеге”.

Сез узган нәрсәләр өйрәндегез? (Предметның кем өчен икәнен әйтергә өйрәндек)

Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?(60нчы бит 9нчы күнегү)

Әйе, минем өчен, синең өчен, аның өчен формалары белән җөмләләр төзеп язарга иде.

Өй эшен тикшереп алабыз.( фронталь сораштыру)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

Өстәлләрегездәге карточкаларга игътибар итегез әле.

  • Бу өч карточка арасында нинди бәйләнеш бар?

 Һәр карточкада тере табигать сурәте парлап бирелгән: бал корты һәм чәчәк, балык һәм диңгез үсемлеге, крокодил һәм кош.

  • Ни өчен алар парлап бирелгән?

Чөнки алар бер-берсеннән файда күрә:

  1. бал корты нектар белән туклана, бал ясый, ә чәчәкнең орлыгы барлыкка килә, ул үзенең томышын дәвам итә.
  2. Диңгез үсемлеге белән балык, бер-берсен башка балыклардан саклый.
  3. Кош крокодилның тешләрен чистарта, шулай ул үзенә азык таба.
  • Дөрес, бу күренеш биология фәнендә симбиоз дип атала.

Симбио́з — форма взаимоотношений, при которой оба партнёра или только один извлекает пользу из другого. В природе встречается широкий спектр примеров взаимовыгодного симбиоза (мутуализм).

Симбиоз-үзара мөнәсәбәтләр формасы, аның белән ике партнер, яки бер генә файдалана. Табигатьтә үзара файдалы симбиоз мисалларының киң спектры очрый (мутуализм).

  • Ә кешеләр арасында симбиоз күренеше бар микән? Булса үрнәк китерегез.

Әлбәттә бар:

  1. Эш бирүче белән эшче арасында: эшче эш бирүченең эшен башкара, шуның өчен хезмәт хакы ала.
  2.  Әни белән бала арасында: бала үскәнче әнисез, яки олыларсыз тормыш итә алмый, ә әни баланың һәр уңышыннан шатлана.
  3. Укытучы белән укучы арасында: укытучы укучыга белем бирә, укучы әйбәт укыса, укытучы үз эше белән канәгать була.
  • Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Бүгеге дәрес темасы нинди?

Без дәрестә кешеләр арасындагы мөнәсәбәт турында сөйләшәчәкбез.

  • Әйе, дөрес, без  бүген дәрестә Ю. Ермолаевның "Ике пирожный" хикәясе белән танышабыз

IV . Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

  1. Хикәя белән танышыр алдыннан дәресектәге 60нчы биттә 1нче

күнегүне эшлибез. Бу сүзләр безгә хикәягне тәрҗемә итәргә булышыр.

Ярдәм итәргә, олы, кече, булышырга, кызыклы, янына,чыкты, бозыла, чакырды, ашады, иренеңдә, сәяхәт итә, китабын.

Сүзләрне татарча-русча русча-татарча сүзлеге ярдәмендә тәрҗемә итәләр һәм дөрес укыйлар.(Фронталь  сораштыру)

Ярдәм итәргә-помогать, олы-старший, кече-младший, булышырга-помогать, кызыклы-интересный,чыкты-вышел, бозыла-портится, чакырды-позвал, ашады-съел, иренеңдә-на губах, сәяхәт итә-путешествует, китабын-свою книгу.

  1. Ә хәзер без “Ике пирожный” хикәясен чылбыр буенча берәр җөмлә укып тәрҗемә итәбез.
  2. Әйтегез әле, бу хикәядә симбиоз күренеше очрыймы?

Әлбәттә очрый:

  • Оля белән Наташа арасында. Наташа савыт-саба юарга теләми, үз эше белән шөгыльләнә – китап  укый, ә Оля савыт-саба юа, шуңа күрә ул үзе өчен дә, Наташа өчен дә пирожный ашый.
  • Әнисе белән Оля арасында. Оля әнисенә булыша, савыт-саба юа, әнисе аны пироңный белән сыйлый.
  1. Хикәядән планга туры килгән абзацларны табып укыйбыз(фронталь сораштыру):
  • Әниләре кызларны ярдәмгә чакырды.
  • Оля булышырга уйлады һәм савыт-сабаны юа башлады.
  • Наташа Африкада сәяхәт итә.
  • Пирожныйны Оля ашады.
  • Пирожный бозыла.
  1. Өч төркемгә  бүленеп слайдтагы таблицаны тутырабыз:

Герой

Нинди?

Нишли?

Әни

Оля

Наташа

Беренче төркем әнигә, икенче төркем Оляга, өченче төркем Наташага  характеристика бирә.

Герой

Нинди?

Нишли?

Әни

гадел

Бүлмәгә керде

Ярдәм итәргә чакырды

Оля

эшчән

акыллы ярдәмчел тырыш уңган тәрбияле

әнигә булыша рәсем ясый савыт-саба юа

Наташа

ялкау

тәрбиясез

китап укый әнигә булышмый Африкада сәяфәт итә

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1. Слайдта раслаулар бирелгән, кайсысы дөрес икәнен билгеләргә кирәк. Һәр бала дөрес булган раслауларны дәфтәренә яза. Аннан соң партадашы белән дәфтәрләрен алыштырып үзара тикшерәләр һәм билге куялар. Дөрес булган раслаулар слайдта күрсәтелә.

экранда бәяләү критерийлары:

“5”-хатасы юк

“4”-1 хата

“3”-2-3хата

Раслаулар:

  • Кызлар әниләренә ярдәм итәргә теләмәделәр.

Оля әнисенә ярдәм итәргә теләде.

  • Оля кызыклы китап укый.

Оля савыт-саба юды.

  • Наташа китапны укып бетерде.

Оля рәсемне ясап бетерде.

  • Наташа бер пирожный ашады.

Оля ике пирожный ашады.

2. Plickers кушымтасы ярдәмендә тест үткүрелә:

Сораулар:

  1. Кызларның әниләре аш бүлмәсендә нәрсә пешерә?

A. өчпочмак

B. аш

C. ботка

D. пирожный

  1. Оля нишли?

A. китап укый

B. телевизор карый

C. рәсем ясый

D. дәрес әзерли

  1. Наташа нишли?

A. китап укый

B. телевизор карый

C. рәсем ясый

D. дәрес әзерли

  1. Әниләре кемне ярдәмгә чакырды?

A. Оляны

B. Наташаны

C. әтине

D. кызларны

  1. Наташа ярдәм итәргә уйладымы?

A. әйе

B. юк

  1. Кем ярдәм итте?

A. Наташа

B. Оля

Нәтиҗәләре экранда күрсәтелә: һәр бала үзенең нәтиҗәсен, хаталарын һәм сыйныфташларының нәтиҗәләрен күрә ала.

VI. Яңа белемнәрне ныгыту.

  • Сезнең шигырь  язганыгыз бармы?
  • Әйдәгез без сезнең белән шигырь  язып карыйбыз.

Диаманта –1нче һәм 7нче юллары капма-каршы мәгънәле сүзләрдән торган 7 юллык шигъри юллар.

1 юл

Тема (геройның исеме)

1 исем

2 юл

 билге

2 сыйфат

3 юл

хәрәкәт

3 фигыль

4 юл

2 сүз 1 нче темага ассоциация, ә калган 2 сүз аңа капма-каршы мәгънәне белдерүче 7 нче юлдагы сүзгә ассоциация

4 исем

5 юл

Соңгы юлдагы фикерне  ачыклый торган сүзләр  (хәрәкәт).

3 фигыль  

6 юл

Соңгы юлдагы фикерне  ачыклый торган сүзләр (билге)

2 сыйфат

7 юл

1 нче юлдагы темага капма-каршы фикер

1 исем

 Ике төркемгә бүленеп схема буенча шигырь язалар:

Оля

Ярдәмчел, тәрбияле,

Булыша, рәсем ясый, ашый

Савыт-саба, пирожный, китап, Африка

Укый, булышмый, сәяхәт итә

Ялкау, хәйләкәр

Наташа.

VII. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Эш турында мәкальләр табып килергә.

VIII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Кем әнигә булышты?

Әти-әниләргә булышырга кирәк. Ярдәм итегез!

Наташага киңәшләрегезне языгыз.

Наташа ялкау булма, әниеңә булыш, эшчән бул, олыларны хөрмәт ит, үзең турында гына уйлама.

Балалар дәрестәге эшчәнлекләренә үзләре бәя бирәләр, парталарда өч төрле смайллардан берсен сайлап тактага бөркетәләр. 

C:\Users\Гульсина\Desktop\831758b0039b.png     мин бик яхшы,  үз мөмкинлекләремнең тулы көченә эшләдем. Үземне ышанычлы хис иттем.

C:\Users\Гульсина\Desktop\c8bf1d7.jpg           мин яхшы эшләдем, ләкин тулы көчемә түгел. Дөрес җавап бирмәм дип курыктым.

C:\Users\Гульсина\Desktop\Rcd6Mjgzi.png          бүген минем көнем түгел, минем эшләргә теләгем булмады

Ярый, балалар, Дәрес өчен  бик зур рәхмәт, Сезгә!

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по татарскому языку по теме "Дүрт аяклы дусларыбыз"

Урок предназначен для учащихся 5-х классов рускоязычной аудитории...

Разработка урока по немецкому языку на тему "Пасха в Германии" (5 класс, ФГОС)

В данном материалае размещена  технологическая карта урока...

Разработка урока по русскому языку по теме "Понятие о глаголе", 6 класс

Разработка представляет собой схему урока, основными частями которого являются  словарная работа, работа в группе по актуализации знаний о глаголе как части речи и совместная работа с учителем. ...

разработка урока по английскому языку на тему "My flat", для 4 класса по УМК "Enjoy English"

Урок направлен на закрепление лексического материала по теме "Enjoing your house". Также дается  новая лексика по теме "My flat", вводится грамматическая конструкция there is/are. Целью урока явл...

Разработка урока по английскому языку на тему "Праздники" для 5-го класса по УМК "Spotlight"

Данная разработка включает в себя полный конспект урока и презентацию к нему. В связи с приближающимся 70-летием со Дня Великой Победы урок построен с военно-патриотической направленностью ("Празднова...

Разработка урока по английскому языку по теме "SEASONS and WEATHER " (4 класс, английский язык)

Тема: “SEASONS and WEATHER ”Цель: создать для учащихся необходимые условия для обобщения материала о временах года. Учебно-методические задачи.Практические:-активизация навыков и умен...

Методическая разработка урока по английскому языку по теме "Road Safety " для 6 класса

План-конспект урока английского языка в 6 классе по учебнику Spotlight-6Module 3 Getting Around (Поехали!)Тема урока –Road Safety 3а (Безопасность на дорогах)...