План урока по татарскому языку "Сүз төркемнәрен кабатлау"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Зайнуллина Гөлназ Камил кызы

"Сүз төркемнәрен кабатлау"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka.docx35.31 КБ

Предварительный просмотр:

План урока.

Урок № 7

Тема урока

Сүз төркемнәрен кабатлау.

Цель урока

- сүз төркемнәре турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту;
- күрсәтмә материаллар аша сүз төркемнәрен күзаллау, сөйләм телен үстерү;
- кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү.

Планируемые образовательные результаты

Предметные:

1. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен таный һәм куллана белү;

2. Күнегүләр өчен тупланган төрле текстлар аша укучыны төрле яклап тәрбияләү;

3. Төрле сүз төркемнәрен табу, аларны бер-берсеннән аера белү.

Метапредметные:

1. Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема), максатларын формалаштыру;

2. Укучыларның үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве ;

3. Үз фикерен тормыштагы мисаллар ярдәмендә дәлилли белү;

4.Үз уңышларың яки уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

Основные понятия

Исем, алмашлык, сыйфат, сан, рәвеш, фигыль

Трудовые действия учителя

1.Укучылар белән эшчәнлектә метопредмет нәтиҗәләрен, УУГ формалаштыру.

 2. Һәр укучыны мөмкинчелегеннән чыгып, эшчәнлеген объектив бәяләү;

3. Уку процессын оештыру;

Учебно-методическое обеспечение (средства, оборудование)

Укытучы өчен:

1. проектор

2. компьютер

3. Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 7 сыйныф. / Сәгъдиева Р.К., Харисова Г.Ф., Сабирҗанова Л.К., Нуриева М.Ә.; - Казан, 2015.

Укучы өчен:

1.таратма материал

2. шигырь язылган битләр

3. Дәреслек: Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 7 сыйныф. / Сәгъдиева Р.К., Харисова Г.Ф., Сабирҗанова Л.К., Нуриева М.Ә.; - Казан, 2015.

Этап (ход) урока, включая демонстрируемые трудовые действия учителя

Укытучы эшчәнлеге:

1. Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар.

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

   Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

- Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше..

- Бер-берегезгә елмаегыз да, мине тыңларга әзерләнегез.

 (слайд 1)

2. Актуальләштерү.

-Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтеме бар.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе – мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

-Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Барыгыз да әзерме?

-Өйрәнергә тиешле дәрья сары төсле хәрефләр белән язылган. Укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты.

А с и ү к ң з я ч т у ө ф р м п к л е о м ы н и ә й р х е (сүз төркемнәре)

(слайд 2)

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

- Нинди сүз төркемнәрен беләсез? (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш, алмашлык)

- Бүген без сезнең белән үтелгән сүз төркемнәрен кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, сыйныф эше, сүз төркемнәрен кабатлау дип язып куегыз.

(слайд 3)

4. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1) акыл штурмы. 

- Ә хәзер акыл штурмы (мозговой штурм) ярдәмендә сүз төркемнәрен искә төшерәбез.

1. Исем нәрсәне белдерә? (предметны, затны)

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)

3. Исем нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым, сан)

4. Дәреслек – бу нинди исем? (уртаклык, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә)

5. Укучыларыбызга – бу исем (күплек санда, 1 зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә)

6. Кешеләр сүзен килеш белән төрләндерегез.

б.к. кешеләр

и.к. кешеләрнең

ю.к. кешеләргә

т.к. кешеләрне

ч.к. кешеләрдән

у-в.к. кешеләрдә)

7. Кеше сүзен тартым белән төрләндерегез.

(1 зат кешем, кешебез

2 зат кешең, кешегез

3 зат кешесе, кешеләре)

8. Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның билгесен)

9. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы?)

10. Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар? (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек)

11. Матур, ямьсез,зәңгәр  сыйфатларын дәрәҗәләргә куегыз.

(матур, матуррак, бик матур.

Ямьсез, ямьсезрәк, бик ямьсез)

12. Фигыль нәрсәне белдерә? (предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен)

13. Нинди сорауларга җавап бирә? (Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр)

14. Рәвеш нәрсәне белдерә? (эш, хәрәкәт, хәлнең билгесен)

15. Нинди сорауларга җавап бирә? (Ничек? Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Күпме? Никадәр?)

16. Ничә төркемчәсе бар?

17. Сан нәрсәне белдерә?

18. Санның төркемчәләрен санагыз.Мисаллар белән дәлилләгез.

19. Алмашлык нинди сүз төркеме?

- Рәхмәт, мин сезнең җавапларыгыз белән килешәм.

2).  Текст буенча эш.

- Ә хәзер Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” шигырен игътибар белән тыңлагыз. (укытучы укый)

 - Кайсыгыз матур итеп укып күрсәтә?

- Шигырьдәге төп фикер нинди?

(һәркемнең нинди дә булса кимчелеге булмый калмый, шуңа күрә кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Читтән караганда җитешмәгән яклар әйбәт күренә, ә үзебезнеке сизелми. Без үзебез дә шундый ук кеше, ләбаса.)

3) таблицаны тутыру (слайд 4)

- Шигырьне тагын 1 кат укыгыз һәм сүз төркемнәрен таблицага урнаштырыгыз.

- Ә хәзер эшегезне тикшерәбез. (слайд 5)

Физминутка (Г. Тукайның «Туган тел» шигыреннән сыйфатларны табу)

4). Кроссворд чишү.

- Ә хәзер кроссворд чишәргә кирәк.

1        И        С        Е        М        

2        Я        Ф        Р        А        К

1) Кем? Нәрсә? сорауларына нинди сүз төркеме җавап бирә?

2) Язын дөньга килә, көзен саргаеп үлә.

1        Х        А        Т        

2        Ә        Т        Ә        Ч        

3        Б        А        Л        Ы        К        

4        Ә        К        И        Я        Т         

5   Р        Ә         Х        М        Ә        Т

1)Конвертка салып нәрсә җибәрәләр?

2)Башы – тарак, койрыгы – урак. Кычкыртып быргысын, уята барысын.

3). Суда туа һәм яши, ә җирдә үлә.

4). Г.Тукай Шүрәле, Су анасы турында нәрсә язган?

 Тылсымлы сүз.

- Нинди сүзләр килеп чыкты? (ия, хәбәр)

6). Әкият тыңлау.

- Укучылар, мин сезгә хәзер бик кызыклы әкият укып  китәм. Ул “Ия белән Хәбәр мәхәббәте” дип атала.     Борын-борын заманда Ия белән Хәбәр патшалыклары булган. Ия патшалыгында ханның иң яраткан кызы Иябикә яшәгән. Ул һәрвакыт баш килештә булып, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап булып килгән.

Ерак түгел Хәбәр патшалыгы да бар икән. Хәбәр патшаның улы – Хәбәр – егет эш сөючән булган, беркайчан да тик тормаган. Ул нишли? Нишләгән? Нишләячәк? дигән сорауларга җавап биргән.

Бервакыт Җөмлә патшалыгы барлык җөмлә кисәкләрен үзенә кунакка чакырган. Бу зур мәҗлестә Хәбәр-егет Иябикәне күреп, 1 күрүдә гашыйк булган. Шуннан бирле Хәбәр – егет Иябикә артыннан ияреп йөри башлаган. Иябикә Хәбәр – егеттән качар өчен, төрле сүз төркемнәре кыяфәтенә дә кереп караган. Шулай дә Хәбәр – егет Иябикә артыннан калмаган.Хәбәр – егет җәенке җөмләләрне яратмаган. Чөнки җөмлә ахырында торган егеткә сөйгәнен җөмлә кисәкләре арасыннан муенын суза-суза эзләргә туры килгән. Ул хәтта җөмлә кисәкләрен куркытып та караган, аларны куып чыгарырга теләгән. Ләкин булмаган, җөмлә тәртибен бозарга ярамаган.

Хәбәр – егет өчен җыйнак җөмләләр якынрак икән. Ул аларны бик тә яраткан. Чөнки монда Иябикә белән Хәбәр – егет җөмлә эчендә икәү генә

булып, рәхәтләнеп сөйләшәләр, аңлашалар икән. Бу егетнең һәрчак ярдәм итәргә әзер булуы кызның күңеленә хуш килгән.

Шулай борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр сакланган көчле мәхәббәт чагылышын без җыйнак җөмлә эчендә хәзер дә күрә алабыз.

7.) Диктант. Морфологик-синтаксик анализ.

- Ә хәзер кечкенә генә диктант язабыз. Ия белән хәбәргә сызабыз, сүз төркемнәрен билгелибез.

(тактада укучылар берәрле җөмлә язалар)

5. Өй эше.

- Дәресебез ахырына якынлаша. Укучылар, гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк. Ә моның өчен инде, балалар, сынаулар алдында сыгылып төшмәскә, авырлыкларга каршы көрәшергә, кешеләргә игелекле гамәлләр кылырга, һәртөрле очракта да кешелек дәрәҗәсен төшермичә, - чын Кеше булып калырга кирәк. Мин сезгә шуны телим.

- Өегездә сүз төркемнәрен кулланып,

1. “Кешелеккә әйтер сүзем” дигән темага хикәя язып килерсез яки

2. “Кешеләргә теләкләр” дигән темага интервью.

6. Йомгаклау.  Билгеләр кую. Укучылар эшчәнлегенә анализ ясау. - Без бүген тел дәрьясының бер бүлеге булган “Сүз төркемнәре” темасын кабатладык.

- Сез барлык сорауларга да җавап бирә алдыгызмы?

- Кем үз эшеннән канәгать калды?

- Үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?

- Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән эшләү миңа бик күңелле булды.

7. Рефлексия.

Җир шарының күгендә

Гел кояш балкып торсын.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез,

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

  • Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?

(әгәр файдалы булса, тактадагы елмаеп торучы кояш янына,

файдалы булмаса – күңелсез кояш янына басыгыз)

Укучы эшчәнлеге:

1. Оештыру моменты.

Укытучыны сәламлиләр. Үзләренең дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтәләр.

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше..

2. Актуальләштерү.

 Бергәләшеп биремне эшлиләр. Төсле карточкалардан өйрәнеләчәк теманы эзләп табалар.

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

Үзләренең фикерләрен әйтәләр.

4. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Сорауларга җавап бирәләр. Төрле сүз төркемнәренең категорияләрен исләренә төшерәләр.

Текст белән эшлиләр.

Таблица өстендә эшлиләр.

Ял моменты эш белән бергә

Кроссворд чишәләр (такта янында эш)

Әкият тыңлыйлар.

.

Укучылар чиратлашып, җөмләләр язалар, такта янында эшлиләр.

5. Өй эше.

Өй эшен көндәлекләргә язалар.

Укучылар үз-үзләрен бәялиләр.

Һәр укучы дәреснең файдалы-файдасыз булуыннан чыгып, нәтиҗә ясый

Коментарии:   Совместная работа расширяет и обогащает словарный запас, развивает любознательность и наблюдательность, заставляет работать активно. Опираясь на ранее приобретённые знания о частях речи, обучающиеся формулируют тему «Сүз төркемнәрен кабатлау». При помощи наводящих вопросов, добивалась того, чтобы обучающиеся самостоятельно сформулировали тему и цель урока. Учебный материал не давался в готовом виде. На протяжении всего урока обучающиеся «добывали» знания сами, благодаря умелому использованию современных педагогических технологий. На подготовительном этапе к уроку, я предложила цветные карточки, ученики сами нашли тему. Я применяла ИКТ для повышения мотивации учащихся, для выявления особенностей материала урока. В течение урока преподносила дополнительный материал, который вызывал интерес. Общая организация работы на уроке позволила создать в классе рабочую обстановку и рационально распределить время на каждом этапе. Для каждого ученика создавала ситуацию успеха, что поддерживало высокий уровень мотивации обучающихся и позволило завершить урок на положительном эмоциональном уровне. Пожелания ученикам: быть активнее, не бояться высказывать свои ответы. Урок соответствует требованиям ФГОС. Мне удалось реализовать намеченный план урока, решить поставленные задачи и сделать выводы. Я считаю, что урок цели достиг.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүз төркемнәрен кабатлау өчен тестлар.

Укучыларның сүз төркемнәре буенча алган белемнәрен тикшерү өчен тестлар....

Сүз төркемнәрен кабатлау.

Дәрес план-конспекты....

План урока по татарской литературе. Ф.Яруллин "Упругие паруса"

 В плане учебно-методической разработки ставится цель раскрыть в учениках чувства сопереживания близким, взаимопомощи окружающим, а также научить бороться с жизненными трудностями. За осно...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....

план урока по татарской литературе в 9 классе по теме "Р. Мингалим "Сап-сары көзләр "

план урока по татарской литературе в 9 классе  "Р. Мингалим "Сап- сары көзләр" разработан для русских школ.  Ресурслар:1) дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М.Я. Г...