Сүз төркемнәрен кабатлау.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Шарипова Раиса Васильевна

Дәрес план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskii_proekt_uroka.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Шәрипова Рәйсә Васил кызының ачык дәрес планы.

Тема:         Исем, сыйфат, фигыль темаларын гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1.Исем, сыйфат, фигыль        турындагы белемнәрне барлау,        системалаштыру.

2.Табигатькә мәхәббәт, әйләнә-        тирә мохиткә сакчыл караш        тәрбияләү.

        3.Бәйләнешле сөйләм телен        үстерү, сүз байлыгын арттыру.                    

Материал: дәреслек.                                      

Җиһаз: “Кыш” картинасы,  

                 интерактав такта, проектор,  

                 ноутбук.  

                                       

                                 

Дәрес барышы.  

I. Оештыру.

        Исэнләшү, уңай психологик халәт тудыру, дәресне башлау.

  1. Дәреснең темасын ачыклау.

Укучылыр, без бүген сезнең белән өйрәнеп үткән  сүз төркемнәрен искә төшерербез, аңлашылмый калган өлешләр булса, ачыклык кертеп, кабатлап үтәрбез.

Ә хәзер мин сезгә уңайлырак итеп утырырга һәм күзләрегезне йомарга тәкъдим итәм. Мин сезгә шигырь укырмын, ә сез күзләрегезне ачкач, нәрсә күргәнегезне сөйләрсез. Җайлап утырыгыз, мин башлыйм.

“ Кырга ак кардан

         Юрган ябылган.

         Җир язга чаклы

          Йокыга талган.

           Ул тормас, йоклар

          Кышлар    үтмичә-

           Кыйбладан кошлар

            Кайтып җитмичә...”    (Г.Тукай).

            -Нәрсә күрдегез?

         -Димәк, кайсы ел фасылы турында сойләшербез? (Кыш).

  1. Төп өлеш.
  1. Картина буенча эш.

       Тактадагы картинага игътибар итик әле. Картинага карап, һәрберегез берәр җөмлә төзегез. Аннары җөмләләрдән хикәя төзеп карарбыз. Иң уңышлы дип тапкан 3 җөмләне дәфтәрләргә язып куярбыз. Сезгә җөмләләр төзергә җайлырак булсын өчен мин берничә сорау бирермен:

  • Картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
  • Кыш көне табигать ничек үзгәрә?
  • Кемнәрне күрәсез?
  • Кышның нинди уңай яклары бар?
  • Кышның авырлыклары бармы?

     ( Җаваплар тыңлана).

  • Ә хәзер хикәя төзеп карыйк инде? Кем кыюрак? (Бер-ике хикәя тыңлана).
  • Ә кайсы җөмләләрне дәфтәргә язарбыз? (Башта тактага, аннары дәфтәрләргә язу).

Егерме дүртенче февраль.

Җомга.

Сыйныф эше.

Салкын кыш җитте. Балалар урамга чыктылар. Кыш көне күңелле.

  • Өй эше бирү: Картина буенча хикәяне әниләргә сөйләп күрсәтергә.

2. Физкультминутка (обнимаем себя, поварачиваем головы, насос).

3. - Картина буенча җавап биргәндә нинди исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр кулландык? Бәлки безгә аларның барысы да кирәк түгелдер?

а) кагыйдәләрне искә төшерү,

ә) исем ( исемнән генә торган җөмлә әйт),

б) фигыль ( исем+фигыль җөмләсе әйт),

в) сыйфат (бәлки, сыйфат кирәк түгелдер? Бар да аңлашыла бит... Әйе, сыйфат сөйләмне матурлау өчен кирәк.)

Нәтиҗә: сүз төркемнәре барысы да кирәк, алар сөйләмне тулыландыралар.

4. Диктант язу.

а) Дәфтәрләргә 4әр юллы 3 багана сызалар, аларга исем, сыйфат, фигыль дип язалар (слайд 1).

исем

сыйфат

фигыль

ә) Мин әйткән җөмләләрнең сүзләрен баганаларга аерып язалар.

  • Ак кар ява. Салкын җил исә. Шат балалар уйныйлар.

б) үз-үзләрен тикшерәләр, һәр баганага + яки – куялар, 3+ “5”ле, 2+ “4”ле, 1+ “3”ле куя. (слайд 2).

     

исем

сыйфат

фигыль

кар

ак

ява

җил

салкын

исә

балалар

шат

уйныйлар

 

  5.“Сорау-җавап” уены.

  Мин интерактив тактада сүзләр күрсәтәм, укучылар сүзләргә сораулар куярга тиеш.

            Балалар-кемнәр?

            Урман-нәрсә?

            Аю-нәрсә?

            Кызыл-нинди?

            Бара-нишли?

            Килде-нишләде?

            Усал-нинди? Һ.б.

  1. “Үз урынына куй” уены.

       Сүзләрдән җөмлә төзергә:

-өстен җир кар ак каплады,

-шуалар чаңгы балалар чана,

-ясадылар укучылыр җимлек кошларга,

-көне кыш булса да салкын күңелле,

-яратам кышны мин.

IV.Рефлексив йомгаклау.

1. Укучыларнын рефлексив йомгаклавы:

-мин буген дәрестә....белдем,

-миңа......ошады,

-миңа.......авыр булды,

-мин киләсе дәрестә.......телим.

2. Билгеләр кую.

3. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүз төркемнәрен кабатлау өчен тестлар.

Укучыларның сүз төркемнәре буенча алган белемнәрен тикшерү өчен тестлар....

Сүз төркемнәрен кабатлау

Бу дәрес сүз төркемнәрен үтеп бетергәч,аларны кабатлау дәресе итеп үткәрелә...

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....

Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау

Дәрес планы 5нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән....

Презентация. Сүз төркемнәрен кабатлау. 5 нче сыйныф.

Исем, сыйфат, рәвеш, сан, фигыль сү төркемнәрен кабатлау дәресе....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....