Сүз төркемнәрен кабатлау
план-конспект урока (7 класс) на тему

Бахтегараева Райхана Нигматзяновна

Бу дәрес сүз төркемнәрен үтеп бетергәч,аларны кабатлау дәресе итеп үткәрелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7nche_syynyf_suz_torkeme_achyk.docx30.24 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныф.

Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау.

Максат:

1) дидактик – укучыларның белемнәрен ныгыту;

2) белем-күнекмәләрне камилләштерү (үстерү) – исем, сыйфат, фигыль, рәвеш сүз төркемнәрен тану, белү ысулларын билгеләү ;

бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен устерү юнәлешендә эшне дәвам итү;

3) тәрбияви – теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау:хәрефләр язылган тасма, сүз төркемнәре язылган таблица, шигырь тексты, кроссворд, кояш, болыт рәсемнәре, “Туган тел” җыры язылган кассета, магнитофон, компьютер.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, физкулЬтура, музыка.

Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты. 1 минут

- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

- Карагыз әле, балалар, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

- Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше..

- Бер-берегезгә елмаегыз да, мине тыңларга әзерләнегез.

2. Актуальләштерү. 1 минут

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле 1 әйтеме бар.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе – мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Барыгыз да әзерме?

- Өйрәнергә тиешле дәрья сары төсле хәрефләр белән язылган. Укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты. (сүз төркемнәре)

А с и ү к ң з я ч т у ө ф р м п к л е о м ы н и ә й р х е

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау. 2 минут

- Нинди сүз төркемнәрен беләсез? (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш,алмашлык)

- Бүген без сезнең белән үтелгән сүз төркемнәрен кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, сыйныф эше, сүз төркемнәрен кабатлау дип язып куегыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1) акыл штурмы. 5 минут

- Ә хәзер акыл штурмы (мозговой штурм) ярдәмендә сүз төркемнәрен искә төшерәбез.

1. Исем нәрсәне белдерә? (предметны)

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)

3. Исем нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым,сан)

4. Дәреслек – бу нинди исем? (уртаклык, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә)

5. Укучыларыбызга – бу исем (күплек санда, 1 зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә)

6. Кешеләр сүзен килеш белән төрләндерегез.

(б.к. кешеләр

и.к. кешеләрнең

ю.к. кешеләргә

т.к. кешеләрне

ч.к. кешеләрдән

у-в.к. кешеләрдә)

7. Кеше сүзен тартым белән төрләндерегез.

(1 зат кешем, кешебез

2 зат кешең, кешегез

3 зат кешесе, кешеләре)

8. Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның билгесен)

9. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы?)

10. Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар? (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек)

11. Матур, ямьсез,зәңгәр  сыйфатларын дәрәҗәләргә куегыз.

(матур, матуррак, бик матур.

Ямьсез, ямьсезрәк, бик ямьсез)

12. Фигыль нәрсәне белдерә? (предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен)

13. Нинди сорауларга җавап бирә? (Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр)

14. Рәвеш нәрсәне белдерә? (эш,хәрәкәт,хәлнең билгесен)

15. Нинди сорауларга җавап бирә? (Ничек? Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Күпме? Никадәр?)

16.Ничә төркемчәсе бар?

17. Сан нәрсәне белдерә?

18. Санның төркемчәләрен санагыз.Мисаллар белән дәлилләгез.

19.Алмашлык нинди сүз төркеме?

- Рәхмәт,мин сезнең җавапларыгыздан кәнәгать.

2.) Текст буенча эш. 5 минут

- Ә хәзер Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” шигырен игътибар белән тыңлагыз.

Кешеләр турында без                              Я булмаса бүләбез

Беләбез бөтенесен:                                  Галимгә һәм наданга.

Саныйбыз да китәбез                             Кешелекле дибез кайсын,

Холкын, фигылен, төсен.                       Эшлекле дибез кайсын,

Матур я ямьсез дибез,                            Кайсын вәгъдәсез дибез,

Кайнар я гамьсез дибез.                         Кайсын мәгънәсез дибез.

Батыр я куркак дибез,                            Әйе, кеше турында

Саран я юмарт дибез.                             Фикер йөртәбез ансат.

Аерабыз яхшыга,                                    Ә үзебез кем соң без? –

Аерабыз начарга;                                    Шуны белмибез кайчак.

- Кайсыгыз матур итеп укып күрсәтә?

- Шигырьдәге төп фикер нинди?

(һәркемнең нинди дә булса кимчелеге булмый калмый, шуңа күрә кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Читтән караганда җитешмәгән яклар әйбәт күренә, ә үзебезнеке сизелми. Без үзебез дә шундый ук кеше, ләбаса.)

3) таблицаны тутыру 5 минут

- Шигырьне тагын 1 кат укыгыз һәм сүз төркемнәрен таблицага урнаштырыгыз.

- Ә хәзер эшегезне тикшерәбез.

Исем

Сыйфат

Фигыль

Алмашлык

Рәвеш

кешеләр

холкын

фигылен

төсен

галимгә

наданга

фикер

кеше        

матур

ямьсез

кайнар

гамьсез

батыр

куркак

саран

юмарт

кешелекле

эшлекле

вәгъдәсез

мәгънәсез        

яхшы

начар

ансат

беләбез

саныйбыз

китәбез

дибез

аерабыз

булмаса

бүләбез

йөртәбез

белмибез        

без

бөтенесен

кайсын

үзебез

кем

шуны

кайчак

- Ә хәзер эшегезне тикшерәбез.

- Таблицада нинди сүз төркеме юк?

- Сез сан турында нәрсәләр беләсез?

4.)Сүз төркемнәренең категорияләрен билгеләү

- Ә хәзер ,укучылар,һәрбер сүз төркеменә хас сыйфатларны әйтеп чыгабыз.

4.) Физминутка. 2 минут

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

1 урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

1 чүгәлик, 1 басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

5.) Кроссворд чишү.3 минут

- Ә хәзер кроссворд чишәргә кирәк.

1        И        С        Е        М        

2        Я        Ф        Р        А        К

1) Кем? Нәрсә? Сорауларына нинди сүз төркеме җавап бирә?

2) Язын дөньга килә, көзен саргаеп үлә.

1        Х        А        Т        

2        Ә        Т        Ә        Ч        

3        Б        А        Л        Ы        К        

4        Ә        К        И        Я        Т         

5        Р        Ә         Х        М        Ә        Т

1)Конвертка салып нәрсә җибәрәләр?

2)Башы – тарак, койрыгы – урак. Кычкыртып быргысын, уята барысын.

3). Суда туа һәм яши, ә җирдә үлә.

4). Г.Тукай Шүрәле, Су анасы турында нәрсә язган?

5). Тылсымлы сүз.

- Нинди сүзләр килеп чыкты? (ия, хәбәр)

6). Әкият тыңлау 5 минут

- Укучылар, мин сезгә хәзер бик кызыклы әкият укып  китәм. Ул “Ия белән Хәбәр мәхәббәте” дип атала. Борын-борын заманда Ия белән Хәбәр патшалыклары булган. Ия патшалыгында ханның иң яраткан кызы Иябикә яшәгән. Ул һәрвакыт баш килештә булып, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап булып килгән.

Ерак түгел Хәбәр патшалыгы да бар икән. Хәбәр патшаның улы – Хәбәр – егет эш сөючән булган, беркайчан да тик тормаган. Ул нишли? Нишләгән? Нишләячәк? дигән сорауларга җавап биргән.

Бервакыт Җөмлә патшалыгы барлык җөмлә кисәкләрен үзенә кунакка чакырган. Бу зур мәҗлестә Хәбәр-егет Иябикәне күреп, 1 күрүдә гашыйк булган. Шуннан бирле Хәбәр – егет Иябикә артыннан ияреп йөри башлаган. Иябикә Хәбәр – егеттән качар өчен, төрле сүз төркемнәре кыяфәтенә дә кереп караган. Шулай дә Хәбәр – егет Иябикә артыннан калмаган.Хәбәр – егет җәенке җөмләләрне яратмаган. Чөнки җөмлә ахырында торган егеткә сөйгәнен җөмлә кисәкләре арасыннан муенын суза-суза эзләргә туры килгән. Ул хәтта җөмлә кисәкләрен куркытып та караган, аларны куып чыгарырга теләгән. Ләкин булмаган, җөмлә тәртибен бозарга ярамаган.

Хәбәр – егет өчен җыйнак җөмләләр якынрак икән. Ул аларны бик тә яраткан. Чөнки монда Иябикә белән Хәбәр – егет җөмлә эчендә икәү генә

булып, рәхәтләнеп сөйләшәләр, аңлашалар икән. Бу егетнең һәрчак ярдәм итәргә әзер булуы кызның күңеленә хуш килгән.

Шулай борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр сакланган көчле мәхәббәт чагылышын без җыйнак җөмлә эчендә хәзер дә күрә алабыз.

7.)Диктант. Морфологик-синтаксик анализ. 7 минут

- Ә хәзер кечкенә генә диктант язабыз. Ия белән хәбәргә сызабыз, сүз төркемнәрен билгелибез.

(тактада укучылар берәрле җөмлә язалар)

Яз.

Язлар җиткәч, сулар ага,

Бозлар китә еракка.

Бөтен дөнья охшап кала

Нәни малай – елакка.

Гөрләвекләр шаулап ага,

Урамда бала-чага.

Моңаеп бер читтә тора

Табаны тузган чана.

5. Өй эше. 1 минут

_ Дәресебез ахырына якынлаша. Укучылар, гомер кешегә 1 генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк. Ә моның өчен инде, балалар, сынаулар алдында сыгылып төшмәскә, авырлыкларга каршы көрәшергә, кешеләргә игелекле гамәлләр кылырга, һәртөрле очракта да кешелек дәрәҗәсен төшермичә, - чын Кеше булып калырга кирәк. Мин сезгә шуны телим.

- Өегездә сүз төркемнәрен кулланып, “Кешелеккә әйтер сүзем” дигән темага хикәя язып килерсез.

6. Йомгаклау. . Билгеләр кую. Укучылар эшчәнлегенә анализ ясау. 2 минут

- Без бүген тел дәрьясының бер бүлеге булган “Сүз төркемнәре” темасын кабатладык.

- Сез барлык сорауларга да җавап бирә алдыгызмы?

- Кем үз эшеннән канәгать калды?

- Үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?

- Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән эшләү миңа бик күңелле булды.

7. Рефлексия. 1 минут

Җир шарының күгендә

Гел кояш балкып торсын.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез,

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

-Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?

(әгәр файдалы булса, тактага кояш,

файдалы булмаса – болыт ябыштырырга)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүз төркемнәрен кабатлау өчен тестлар.

Укучыларның сүз төркемнәре буенча алган белемнәрен тикшерү өчен тестлар....

Сүз төркемнәрен кабатлау.

Дәрес план-конспекты....

Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау. 2 класс (татар төркеме)

Татар теле - әдәби уку (интеграль дәрес), 2 класс (татар төркеме)Тема: Г.Тукай әсәрләре аша сүз төркемнәрен кабатлау....

Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау

Дәрес планы 5нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән....

Презентация. Сүз төркемнәрен кабатлау. 5 нче сыйныф.

Исем, сыйфат, рәвеш, сан, фигыль сү төркемнәрен кабатлау дәресе....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....