Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.
план-конспект урока (7 класс)

Гәрәева Айгөл Тимерҗан кызы

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx23.8 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Гәрәева А.Т.

Сыйныф: 7

Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Максат: 1)исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен искә төшерү; 2) исем, сыйфат, сан сүз төркемнәре турында белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү; 3) кешелеклек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен таный һәм куллана белү. 

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе

Төп төшенчәләр: исем, ялгызлык, уртаклык, килеш, сан, тартым, тамыр, ясалма, мәгънә, сыйфат, дәрәҗә, ясалыш, асыл, нисби.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле 

Эшне оештыру төрләре: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Чыганаклар: Сүз төркемнәре язылган таблица (слайд); шигырь тексты(слайд); исемнәр,саннар, сыйфатлар таблицасы;  кояш, болыт рәсемнәре.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар !

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

- Шигырьне хор белән укыйк әле.(Слайд)

- Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше..

- Бер-берегезгә елмаегыз да, мине тыңларга әзерләнегез.

2. Актуальләштерү.

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле 1 әйтеме бар.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе – мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Барыгыз да әзерме?

- Өйрәнергә тиешле дәрья сары төсле хәрефләр белән язылган. Укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты. (сүз төркемнәре)

А с и ү к ң з я ч т у ө ф р м п к л е о м ы н и ә й р х е

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

- Нинди сүз төркемнәрен беләсез? (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш,алмашлык)

- Бүген без сезнең белән үтелгән сүз төркемнәрен кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.

- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, сыйныф эше, сүз төркемнәрен кабатлау дип язып куегыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1) акыл штурмы.

- Ә хәзер акыл штурмы (мозговой штурм) ярдәмендә сүз төркемнәрен искә төшерәбез.

1. Исем нәрсәне белдерә? (Предметны)

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)

3.Кеше, Азат исемнәрен ниди исемнәр дип атыйбыз? (Уртаклык, ялгызлык)

4.Ясалышы ягыннан нинди исемнәр була? (Тамыр, кушма, ясалма, кыскартылма, тезмә, парлы)

5. Исем нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым, сан)

6. Дәреслек – бу нинди исем? (уртаклык, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә, ясалма)

7. Укучыларыбызга – бу исем (уртаклык, күплек санда, 1 зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә, тамыр)

8. Кешеләр сүзен килеш белән төрләндерегез.

(б.к. кешеләр

и.к. кешеләрнең

ю.к. кешеләргә

т.к. кешеләрне

ч.к. кешеләрдән

у-в.к. кешеләрдә)

9. Кеше сүзен тартым белән төрләндерегез.

(1 зат кешем, кешебез

2 зат кешең, кешегез

3 зат кешесе, кешеләре)

Исемнәргә морфологик анализ ясау.4нче күнегү .(Дәреслек)

10. Сыйфат нәрсәне белдерә? (Предметның билгесен)

11. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы?)

12. Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар? (Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек)

13. Матур, ямьсез,зәңгәр  сыйфатларын дәрәҗәләргә куегыз.

(матур, матуррак, бик матур.

Ямьсез, ямьсезрәк, бик ямьсез)

12. Сан нәрсәне белдерә?

13. Санның төркемчәләрен санагыз.Мисаллар белән дәлилләгез.

Слайдтан 7нче күнегүдә бирелгән таблица белән таныштыру.Таблица ярдәмендә санга хас кагыйдәләрне искә төшерү.

- Рәхмәт,мин сезнең җавапларыгыздан кәнәгать.

8нче күнегү. Санга морфологик анализ ясау.

2) Текст буенча эш.

- Ә хәзер Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” шигырен игътибар белән тыңлагыз.

Кешеләр турында без                              Я булмаса бүләбез

Беләбез бөтенесен:                                  Галимгә һәм наданга.

Саныйбыз да китәбез                             Кешелекле дибез кайсын,

Холкын, фигылен, төсен.                       Эшлекле дибез кайсын,

Матур я ямьсез дибез,                            Кайсын вәгъдәсез дибез,

Кайнар я гамьсез дибез.                         Кайсын мәгънәсез дибез.

Батыр я куркак дибез,                            Әйе, кеше турында

Саран я юмарт дибез.                             Фикер йөртәбез ансат.

Аерабыз яхшыга,                                    Ә үзебез кем соң без? –

Аерабыз начарга;                                    Шуны белмибез кайчак.

- Кайсыгыз матур итеп укып күрсәтә?

- Шигырьдәге төп фикер нинди?

(һәркемнең нинди дә булса кимчелеге булмый калмый, шуңа күрә кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Читтән караганда җитешмәгән яклар әйбәт күренә, ә үзебезнеке сизелми. Без үзебез дә шундый ук кеше, ләбаса.)

3) Таблицаны тутыру

- Шигырьне тагын 1 кат укыгыз һәм сүз төркемнәрен таблицага урнаштырыгыз.

Исем

Сыйфат

кешеләр

холкын

фигылен

төсен

галимгә

наданга

фикер

кеше        

матур

ямьсез

кайнар

гамьсез

батыр

куркак

саран

юмарт

кешелекле

эшлекле

вәгъдәсез

мәгънәсез        

яхшы

начар

ансат

- Ә хәзер эшегезне тикшерәбез.

- Таблицада нинди сүз төркеме юк?

- Сез сан турында нәрсәләр беләсез?

- Ә хәзер ,укучылар,һәрбер сүз төркеменә хас сыйфатларны әйтеп чыгабыз.

 Физминутка. 

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

1 урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

1 чүгәлик, 1 басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

5. Өй эше.

_ Дәресебез ахырына якынлаша. Укучылар, гомер кешегә 1 генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк. Ә моның өчен инде, балалар, сынаулар алдында сыгылып төшмәскә, авырлыкларга каршы көрәшергә, кешеләргә игелекле гамәлләр кылырга, һәртөрле очракта да кешелек дәрәҗәсен төшермичә, - чын Кеше булып калырга кирәк. Мин сезгә шуны телим.

- Өегездә сүз төркемнәрен кулланып, “Кешелеккә әйтер сүзем” дигән темага хикәя язып килерсез.

6. Йомгаклау. Билгеләр кую. Укучылар эшчәнлегенә анализ ясау.

- Без бүген тел дәрьясының бер бүлеге булган “Сүз төркемнәре” темасын кабатладык.

- Сез барлык сорауларга да җавап бирә алдыгызмы?

- Кем үз эшеннән канәгать калды?

- Үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?

- Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән эшләү миңа бик күңелле булды.

7. Рефлексия.

Җир шарының күгендә

Гел кояш балкып торсын.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез,

Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

-Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?

(әгәр файдалы булса, тактага кояш,

файдалы булмаса – болыт ябыштырырга)

   

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 сыйныф....

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 сыйныф....

"Исем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе (кабатлау дәресе)

Исем. (Кабатлау дәресе)  Укучыларның исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту;алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләр...

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау (план- конспект).

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.5 сыйныф, рус төркеме...

Урок по татарскому языку "Сүз төркемнәре. Исем. Сыйфат. "

Урок подготовлен мною для 5 класса. Он содержит всю основную тему для того, чтобы дети полностью освоили данную тему. У меня получилось....

Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау

Дәрес планы 5нче сыйныфлар өчен татар теле дәресеннән....