Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres._syyfat.docx27.54 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 6

(татар төркеме)

Татар теле.

Тема: Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1.Сыйфат-сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

               2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү, татар халык мәкальләре белән таныштыру, аларның мәгънәләрен ачыклау. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек эшен дәвам итү.

                3.Мәкальләрдән тормыш өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин икәнлеген төшендерү.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Методлар:  презентация карау, әңгәмә, индивидуаль эш,  төркем   белән   эш, бирелгән тема буенча   иҗади язма эш, тестлаштыру.

Кулланылган дәреслек: Татар теле, 6нчы сыйныф өчен дәреслек, Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина. Казан. Мәгариф, 2010.

 Җиһазлау: компьютер презентациясе ”Сыйфат сүз төркемен кабатлау”, тест сораулары.

Дәрес барышы:

I Оештыру моменты.

 Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Татар теле дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, әйдәгез, дәресебезне башлаганчы, дәрестә эшләү, утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

  • Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.
  • Дәрескә күңел сал.
  • Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
  • Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
  • Рәхмәт, укучылар. Укучылар, беләсезме, бөек галимебез Риза Фәхретдин “Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала,”- дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, сезнең эчке дөньягыз язылмаган, сызгаланмаган, буялмаган ак кәгазь кебек. Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне, тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк. Сез шуңа әзерме?

II. Белемнәрне актуальләштерү

  • Өй эшен тикшерү.
  • Укучылар, өй эшенә нәрсә биргән идем?
  • Әдәбият дәресләрендә үзебез укыган Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” әсәреннән сыйфат кергән җөмләләрне табып, сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күрсәтергә.

(Берничә укучыдан укыту.)

  • Укучылар, әдәбият дәресләренә дә кайтып килик әле.  Бу әсәрдә кайсы вакыт тасвирлана?
  • Сугыш вакыты.
  • Әсәрнең төп герое кем? Аңа ничә яшь була?
  • Әсәрнең төп герое – Илгизәр. Аңа 12 яшь.
  • Менә нәкъ сезнең яшьтә була ул, әйме. Балалар, мин бу әсәрне юкка гына бирмәдем бит. Безнең ил Бөек Җиңүнең ничә еллыгына әзерләнә?
  • 70 еллыгына.
  • Менә без 70 ел тыныч, аяз күк йөзе астында яшибез. Тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып уку, тәрбияле булу – ул сезнең бурычыгыз.
  • Дәреснең темасын, максатын җиткерү.
  • Безнең бүгенге дәресебезнең девизы да нәкъ мин әйткәннәргә туры килә. Девизны бергәләп укыйк әле. (1 нче слайд)
  • “Тырышкан табар – ташка кадак кагар” Мәкаль.
  • Мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз.
  • Димәк, тырышып эшләсәк, көтелгән нәтиҗәләребез дә уңышлы булачак. Уңышларга ирешү өчен нинди укучылар булырга кирәк? Әйдәгез әле, үзебезне мактап китик. Без нинди укучылар?
  • Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый? ( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)
  • -Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?
  • Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз,белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз. Сыйфат сүз төркемен кулланып, үз төркемнәрегезгә исемнәр уйлагыз.
  • III. Кабатлау, ныгыту. (сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү)

Слайд №1-4

  • Сыйфат нәрсәне белдерә?Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
  • Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?
  • Сыйфатның төрләнеше турында ниләр беләсез?
  • Нәрсә ул сыйфатланмыш?
  • - Әйе, дөрес, балалар. Җавапларыбызның дөреслеген тикшереп алыйк.(слайдлар буенча тикшерү.)
  • Укучылар, бүген мин күчтәнәчкә мәкальләр алып килдем. Мәкальләрне без кайда өйрәнәбез? Хәзер әйдәгез, сыйфат буенча тулырак җавапларны әлеге мәкальләр өстендә эшләп бирик. Мәкальләрнең мәгънәсен дә ачыклагыз.  Слайд № 5-10
  • Әлеге мәкальләрне укып, сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.
  • Әлеге мәкальләрне укып, асыл һәм нисби сыйфатлар турында сөйләгез.
  • Исемләшкән сыйфатларны табыгыз.
  • Әлеге мәкальләрдә сыйфатлар җөмләнең кайсы кисәге булып килгәннәр?

Бергәләп сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен искә төшерү.

 Слайд №11

Дәреслек белән эш. 75 нче бит. 121 нче күнегү. Күнегүнең биремен укыту.

2 сыйфатка морфологик анализ ясау. Ике укучыны такта янына чакыру.

Контроль: такта янындагыларны тикшерү.

                                  Физминут Слайд№ 11

Төркемнәрдә иҗади эш. - Дәрес девизы итеп алынган мәкальне тема итеп алып, сыйфатлар кертеп, кечкенә генә хикәя төзегез. Хикәягездә үзегезнең бүгенге эшләрегез дә чагылыш тапсын. (төркемнәрдә бергәләп язалар) “Кояшлы” төркеме.     “Уңышлы” төркеме.

             Контроль: Текстлар әзер. Танышып үтик.

  •  Бик матур иҗат җимешләре туган.Татар теленең сүз байлыгы чиксез шул.
  • Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

                                                    Тест.

  1. Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә: ачы, тәмле, төче.

а) төс                 б) тәм                  в) форма         г) холкын

  1. Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә: бик уңган, кып-кызыл, иң кечкенә.

а) гади     б) чагыштыру         в) артыклык        г) кимлек

      3. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Бүлмә якты. Төн караңгы.

а) ия            б) хәбәр                 в) аергыч              г) хәл

      4. Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән: Әлфия матур бии. Алмаз җитез атлый.

а) ия               б) хәбәр                 в) аергыч                г) хәл

      5.Бу сыйфатлар нинди җөмлә кисәге: Ямьле җәй җитәр. Аяз көннәр тора.

а) ия          б) хәбәр                 в) аергыч                      г) хәл  

      6.Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: кояшлы көн, язгы иртә, күңелсез чак, кисек бау.

а) тамыр      б) ясалма             в) кушма            г) парлы

  1. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: уенлы-көлкеле кичә, иләс-миләс уй, зур-зур шәһәрләр.

а) тамыр     б) ясалма           в) кушма           г) парлы

       8. Бу сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди: эчпошыргыч фильм, беркатлы кеше, эчкерсез бала.

а) тамыр         б) ясалма            в) кушма                   г) парлы

 9. Нисби сыйфатларны табыгыз.

а) аю өне      б)  яшел чирәм      в) кыю кыз               г) ак кар

10. Сыйфат нәрсәне белдерә

а) предметны    б) эш-хәрәкәтне   в) предметның билгесен     г) хәлне

                                            Слайд №18

 Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – в                                     “5”-   10 балл      
  2. – в
  3. – б                                     “4”  -7-9 балл
  4. – г
  5. – в                                     “3”-  4-6 балл
  6. – б
  7. – г                                      “2”- 3тән түбән балл
  8. – в
  9. – а
  10. - в

Эшләрне бер-берсе белән алмашып тикшерәләр.

Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Шулай итеп, әгәр сезнең 10 балл булса “5” була.

IV.Йомгаклау.

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әhәмятле?

- Без дәрестә тагын нәрсәләр белән таныштык? Мәкальләр безне нинди булырга өйрәтте?

V. Өй эше.

Слайд №19

“Кыш“ темасына сыйфатлар кулланып, кечкенә күләмле хикәя язарга.

 Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз.

VI. Билге кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 сыйныф....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау (план- конспект).

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.5 сыйныф, рус төркеме...

Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау(технологик карта)

Ә.З.Рәхимовның үстерешле укыту технологиясе нигезендә төзелгән технологик карта...