“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)
план-конспект урока на тему

Хайруллина Гульнара Назятовна

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау

(дәрес-уен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat.docx20.03 КБ

Предварительный просмотр:

 “Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау

(дәрес-уен)

        Дәреснең максаты:

1.Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2. Язма һәм әйтмә сөйләмдә сыйфатларны таба белү күнекмәләрен ныгыту.

3. Логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү. Үз- үзеңә бәя бирүгә ирешү.

4. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

     Җиһазлау: тест,  презентация, “Адашкан сыйфатны тап!” уены, сыйфатлар язылган карточкалар, рәсемле карточкалар, проектор, ноутбук.

     Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы.

1.Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

2.Дежур укучы. Һава торышы турында сөйләшү.

Уңай халәт тудыру.Экранда көлеп торучы кояшка карап бер- беребезгә елмаябыз.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

         КОНРЭКС.  Без сезнең белән бер уен уйнарбыз. Игътибар белән җөмләне укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап куярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган сүзегезне бик матур итеп язасыз.

                                                          Бүген көн       ..........  .

                                                          Матур, салкын, кояшлы

          Игътибар, балалар. Кем кайсы сүзне сайлады, шул почмакка барыгыз. Һәр кайсыгыз иптәшегезгә ни өчен сайлавыгызны аңлату өчен 10сек. вакыт бирелә.

         Игътибар!! Ни өчен бу почмакны сайладың? Арагыздан бер-ике кеше җавап бирә.

Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр? (нинди? Сыйфат сүз төркеме)

  • Без сыйфат турында беләбезме? (Әйе)
  • Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Сыйфат темасын кабатлау.)
  1. Уку  мәсьәләсен  чишү.

-Сезнең алда 3 төрле смайлик бар. Һәр эштән соң сез үзегезгә туры килгәнен аласыз. Сезгә эш җиңел булса-  көлеп торганны, икеләнсәгез - уйланганны, ә инде эш  авыр булса-  күңелсез смайликны аласыз.

          1.Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.

-сыйфатның лексик мәгънәсе;

-сораулары.

(Сыйфат предметның билгесен белдерә нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.)

          2 .Җыр тыңлату.

-җырдагы сыйфатларны табу;         

        3 . “Артык билгене тап!”уены. Сыйфат ачыклап килгән  исем ничек дип аталды? (сыйфатланмыш)

        4.   СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ.  Мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм. Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.

        -Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр?

                      Төсен

                            Тәмен

                            Формасын

                            Холыкын

                            Табигать күренеше билгеләрен

                            Вакытны

(Укучылар үзләренең  һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар)

          5.  ТИК-ТЭК-ТОУ.  Өстәлдә сүзләр язылган 9 бит. Командадагы һәр бала 3 сүз белән җөмлә төзи.(горизонталь, диагональ, вертикаль)

        6.Физминутка

       7. Антоним сыйфатларны кабатлау. “ Бияләйнең парын тап!” уены. Укытучы 1 бияләй артына язылган сыйфатны укый, 1укучы өстәлдә яткан бияләйләр арасыннан шул сүзнең антоним пары язылган бияләйне таба. Укытучы янына килеп бияләйләрнең икенче ягын ачып бизәкләрен чагыштырып дөреслекне тикшерәләр.

          8.Синоним сыйфатларны кабатлау. Парлы эш. Бирелгән сыйфатларга синоним сүзләр язарга.Кем  тизрәк башкара?

               зур                 кечкенә                                   матур                                                 кайнар.

                                          

           олы, дәү        бәләкәй, нәни                           чибәр, гүзәл                                          эссе, кызу

9.”Кыш килде” текстлары өстендә эш. Экранда бирелә.

Кыш килде.

       Безнең якларга кыш килде. Җилләр исә. Һавада кар бөртекләре уйный. Аяк астында кар шыгырдый. Кыш көне бураннар да була.

Ап-ак кыш килде.

       Безнең якларга ап-ак кыш килде.Салкын җилләр исә.Һавада матур кар бөртекләре уйный.Аяк астында ак кар шыгырдый.Кыш көне көчле бураннар да була.

-текстларны уку;

-текстларны чагыштыру;

-аерымлыкларын табу;

-нәтиҗә ясау.

10 . Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп китик,  тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз.

1. Сыйфат нәрсәне  белдерә?

          а) предметны;

    б) билгене;

    в) хәрәкәтне.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

    а) Нишли?

    б) Кем? Нәрсә?

    в) Нинди? Кайсы?

3. Кайсы сүз артык?

   а) Яшел

   б) Кызыл

   в) Хәйләкәр

4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?

   а) Баллы

   б) Акыллы

   в) Яшел

5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?

  а) Мин бүген бик иртә тордым.

        б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.

  в) Алсу матур күлмәк кигән.

      6. Матур сыйфатының антонимын табарга

   а) чибәр

   б) күркәм

   в) ямьсез

   г) гүзәл

     7. Җылы сыйфатының синонимын табарга

   а) эссе

   б) суык

   в) салкын

-укучыларның мөстәкыйль эшләүләре;

  1. Йомгаклау.

            1.Укучылар хезмәтен бәяләү.

2.Өйгә эш бирү.

    Сыйфатларны кулланып хикәя язып килергә. 87нче бит, 170нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау....