"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хуснутдинова Гульнур Закиевна

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: “Сан” темасын кабатлау .

Дәреснең максатлары:

1.“Сан” темасы буенча үтелгән материалны(саннарның ясалышын, төркемчәләрен,саннарның җөмләдә кулланылышын,морфологик анализ тәртибен) гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

    2. “Сан” сүз төркеме буенча үтелгән материалның үзләштерелүен ачыклау. Балаларның фикерләү сәләтен арттыру, сөйләмен үстерү.

    3.Сәламәтлекне саклау мәсьәләсенең әһәмиятлегенә укучыларның игътибарын юнәлтү. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Дәреснең тибы: кабатлау һәм белемнәрне системага салу дәресе.

Дәрес формасы: уен-дәрес

Дәрес методы: өлешчә эзләнү    

Җиһазлау:  һәр укучыга визиткалар, Р.Г.Миңнеәхмәтовның 6 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге,  компьютер, балачак сүзе язылган “пиастрлар”.

     Дәрес планы:

I. 1. Дәрескә хәзерлек, уңай халәт булдыру.

2.         Укучыларны барлау.

3.         Дәреснең темасы, максаты, шул максатка ирешү юллары белән таныштыру.

II. 1Сан - мөстәкыйль сүз төркеме.

2.         Саннарның төркемчәләрен кабатлау.

3.         Саннарның ясалышын кабатлау.

5.         Саннарның җөмләдәге функциясен кабатлау.

6.         Саннарга морфологик анализ ясауны кабатлау.

III. 1.Сан сүз төркеме турында гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

2.         Белемнәрне бәяләү, йомгак.

Дәрес барышы:

  1. 1. – Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез!
  • Хәерле иртәләр сезгә, көннәрегез имин утсен!

        2. Укучыларны барлау.

    II.   Укучылар, ә сез беләсезме икән, кешеләр йоклаганда искитәрлек хәлләр була.Мәсәлән,иң гади балалар уенчыкларына җан керә.Алар үзләрен төрлечә тоталар:курчаклар беркайчан да бер-берсе белән атышмыйлар,ә пиратлар кызлы-әниле уйнамыйлар.Ә квартирада төнлә нинди хәлләр булуы балаларның нәрсә белән уйнавыннан тора.

            Бер квартирда кечкенә малай конструкторлар белән уйнарга яраткан.Бигрәк тә пиратлар белән.

            Шулай бер көн пиратлар төнлә белән бер утрау кырына килеп туктаганнар.Корабльдән төшүгә бер карта табып алганнар.Картада утрауның исеме дә күрсәтелмәгән, әмма бик зур хәзинә барлыгы турында,анда ничек барырга кирәклеге турында аңлатып язылган.Һәрбер алдагы юлны билгеләү өчен пиратларга картадагы биремнәрне үтәргә кирәк булган.

             Билгеле инде, биремнәрне үтәр өчен бик күп белем кирәк,ә безнең пиратлар эшләргә,укырга бер дә яратмаганнар.Ә утрауның исемен беләсе,хәзинәне табасылары,анда нәрсә яшеренгәнен беләселәре килгән.Шуңа күрә дә алар ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать иттеләр,хәзинәне бүлешергә вәгъдә иттеләр.Булышабызмы аларга? Һәрбер дөрес җавап өчен алар безгә берничә пиастр бирәләр.

            Безгә иң беренче утрауның исемен белергә кирәк икән.Әйдәгез, тыңлыйк әле аларны.Игътибар белән тыңлагыз.

(видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сораулар бирәләр:

                    1 укучы   предметның санын, исәбен белдерә

                    2 укучы   ничә?күпме? никадәр? ничәнче? ничәү? сорауларына җавап бирә

                    3 укучы   исемне ачыклый

                    1 укучы   җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл, тәмамлык,ия булып килә

                     2 укучы   сорау: бу сүз төркеме ничек атала?)

        - Дөрес,укучылар,бу сүз төркеме “Сан” дип атала.Утрауның исемен дә белдек: ”Сан”икән. Пиратлар безгә моның өчен бер пиастр бирәләр.Молодцы!

            -Укучылар,бүгенге дәресебездә без ”Сан” темасы буенча үтелгән материалны (саннарның ясалышын, төркемчәләрен,саннарның җөмләдә кулланылышын,морфологик анализ тәртибен) гомумиләштереп кабатларбыз, күнегүләр ярдәмендә ныгытырбыз.Дәфтәрләрне ачып,число языйк.

  • Юлыбызны дәвам итәбез. Пиратларыбызны тыңлыйк.

       (видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

  Хәзинәләр утыз сигез попугай утравында яшерелгән.Беренче  яшерелгән урын  Маймыллар бухтасындагы зур таш янында.Ул пальма агачындагы кош оясында , шунда беренче ачкычны да табып була.

         Бирелгән җөмләләрдән саннарны саналмышлары белән язып алырга.)  

 Саналмышның билгеләмәсе искә төшерелә,бирем үтәлә.Укучылар дәфтәрләрендә эшлиләр,дөрес үтәлгәнлеге тикшерелә.Молодцы! Без тагын бер пиастр алабыз.

               

-Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

       (видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

       Бу бирем бик авыр.Сезгә диңгез төбеннән унсигез минут эчендә  бер мең ике йөз алтмыш өч энҗе-мәрҗән җыеп, ике кабилә арасында бүләргә кирәк.Моның өчен биш-алты кешедән торган төркемнәргә бүленегез.Җыеп бетерү белән, кабилә башлыкларына калган ачкычлар артыннан йөгерегез.

Бирем: шушы язганнардан саннарны табып,ясалышын билгеләргә.)

           Укучылар саннарны гына язып алып, ясалышы буенча нинди икәнен язалар.Күнегүнең дөрес үтәлгәнлеге тикшерелә.

               - Молодцы! Без бу бирем өчен ике пиастр алабыз. Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

       (видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

         Өченче көннең таңында сез нәкъ унөч минут һәм унике секунд көнчыгышка таба йөзегез.Аз гына да арттырмагыз!Һәрвакыт крокодиллар йөзә торган елганы күрерсез.Сезгә аларның аркаларына басып ярның икенче ягына чыгарга,  ачкыч салынган мичкәне эләктереп, кире бу якка чыгарга.Мичкәдә өченче ачкыч.

Бирем: саннарны табып,рим цифрлары белән язарга.)

      Укучылар тактада язалар. Молодцы! Без бу бирем өчен бер пиастр алабыз.                                         Пиратларыбыз ардылар,ял итеп алыйк.(Музыка куела.Укытучы әйтеп тора,укучылар ул әйткәнне эшләп торалар:

1.Бинокльдән карыйбыз.

2.Кояшка күтәрелеп карыйбыз,күзләр чагыла,ныгытып йомабыз,тагын карыйбыз , йомабыз.

3.Мачтага үрмәләп менәбез.

4. Җил тынды,җилкәннәрне җил белән тутырырга кирәк- бар көчкә өрәбез.

5. Корабльдә һәрвакыт чиста булырга тиеш – идәннәрне юабыз.

6.Ял вакытында матрослар чүгәләп-чүгәләп күңелле итеп бииләр

7.Якорьны тартып менгерәбез,алга таба хәзинәләр артыннан йөзәбез.

 

          -Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

       (видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

         Алга таба юлны көнчыгышка дәвам итегез.Икенче шарлавыкны күргәч,туктагыз.Ярга бишәүләп ачкыч алырга төшегез.Моның өчен икәвегез эленмәле күпер янында калыгыз,ә өчәү күпернең уртасына кереп,биш-алты каешны бергә бәйләп,берегезне тау куышына кадәр төшерегез.Мәгарәнең уң ягында сандыклар торыр.Берәр сандык  эләктереп корабльгә чабыгыз.

Бирем: саннарның төркемчәләрен һәм нинди җөмлә кисәге булуларын билгеләгез.) Телдән?!

         Укучылар дәфтәрдә эшлиләр.

               -Молодцы! Без бу бирем өчен бер пиастр алабыз. Юлыбызны дәвам итәбез.Алдагы биремне тыңлыйбыз.

             (видеоязмада пиратлар булып киенгән укучылар сорау бирәләр:

   Алдагы  яшерелгән урынны алты маймыл һәм  өчләп буар елан саклый.Ул җимерелгән маякта.

 Бирем:саннарны табып морфологик анализ ясарга.)

 Ике укучы тактада ясый,калганнар рәтләргә бүленеп дәфтәрләрдә.

               -Молодцы! Без бу бирем өчен тагын бер пиастр алабыз.Хәзинәне белү өчен кирәк булган ачкычларны җыйдык инде.Ачкычларны әйләндереп карыйк әле,анда нәрсәдер язылган.Сүз төзеп карыйк инде,нинди сүз чыгар?Пиратлар нинди хәзинә эзләде икән?

                         Б А Л А Ч А К   сүзе килеп чыга.

- Димәк, алар үзләренең балачакларын эзләгәннәр икән. Балачакларына әйләнеп кайтсалар, алар пиратлар булмас иделәр, шулай бит. Сез дә шулай уйлыйсызмы?

Без, бүгенге көн балалары,бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Сезнең балачак- бәхетле балачак.

Киләчәктә бехетле, сау-сәламәт булыгыз.

-Сәламәт булу өчен сез нәрсәләр эшлисез?

-Димәк, сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш.Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк.Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим.Шуңа күрә ит тә,сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә,җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

   Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга,өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәләрне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә,саф һавада күбрәк булырга кирәк.Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

  Кышын да,җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә.Җәен су коенырга,йөзәргә,көймәдә йөрергә,урманга барырга,футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин.Ә кышын тимераякта,чаңгыда чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

   

           - Инде дәресебезгә йомгак ясыйк.Без бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләштек, нәрсәләр белдек?

           -  Сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз.Рәхмәт.(билгеләр кую)

           - Өй эше: 1рәт (көчле укучылар) - әдәби әсәрдән санның һәрбер төркемчәсенә мисаллар табарга һәм дәфтәргә язып килергә.

                              2 рәт (уртача укучылар) - әдәбият дәреслегеннән сан кергән ике җөмлә язып алып , ул саннарга морфологик анализ ясарга. 

                              3 рәт -  саннар кергән мәкальләр язып килергә.

  • Дәресебез тәмам.Барыгызга да рәхмәт.

Дәрес җыр белән тәмамлана. Җыр “Балачак” (Айдар Галимов)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"

7 нче сыйныфта татар теле дәресе....

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт  бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...