Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау(технологик карта)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Sungatullinakurbanova

Ә.З.Рәхимовның үстерешле укыту технологиясе нигезендә төзелгән технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon san_suz_torkemen_gomumilshterep_kabatlau.doc104.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат

1.Сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, морфологик – синтаксик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү;
2.Уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

3.Татар телендә саннарның үзенчәлекле сүз төркеме булуына кызыксыну уяту.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

  - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү.

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

  Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Сан, сан төркемчәләре, саннарга морфологик анализ, схема, модель,  нәтиҗә

Предметара бәйләнеш

Татар теле,   әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Ф.Ю. Юсупов, Ч.М. Харисова, Р.Р. Сәйфетдинова  Дәреслек, 6 нчы сыйныф өчен, 2014 нче ел

Техник чаралар: Компьютер, экран, проектор

Эшчәнлекне оештыру формасы  

Фронталь,  индивидуаль,  парлап, төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт  тудыру

- Хәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән  генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап, елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.

Укучылар,  әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?  

 Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

 Бүген сыйныфта кем дежур? Дежур укучының отчетын тыңлап китик.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!)  искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Укучылар кулларны-кулга  тотынышалар, күңелдән  генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.

Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр.

Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси.  Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: Сан сүз төркеме турында белгәннәрне кабатлау

  Шәвәли сораулар әзерләгән, җавап бирик әле. (1 слайд)

- предметның санын, исәбен белдерә

- Ничә? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү? сорауларына җавап бирә. Бу кайсы сүз төркеме?

Санның кагыйдәсен уң як күршебезгә сөйлибез.

Сан төркемчәләре дөрес билгеләнгәнме? Тагын кайсы сан төркемчәсе җитми?

Ун-тәртип саны

Бишәү- микъдар саны

Уникенче- җыю саны

Унбишләп-чама саны

Саннар дөрес язылганмы? Төркемнәрдә дөресләп язабыз.

( 2 слайд)

Текст белән эшләү.

Без XXI нче гасырда яшибез. Егерме беренче гасырда кешелек дөньясы мәгълүмати технологияләргә тагын да якыная төште. Хәзер безнең планетабызда VII миллиардтан артык кеше яши. Җирдәге төче су запасының 1/10 өлеше Байкал күлендә тупланган.

Укучылар җавап бирәләр.

-Сан.

Укучылар кагыйдәне сөйлиләр. Һәр төркемнән бер кеше кычкырып әйтә.

Санның биш төркемчәсе бар. Бүлем саны төшеп калган

Саннар сүз белән дә цифрлар белән дә языла

Саннар дөрес язылмаган. Төркемнәрдә дөресләп язалар.(Үзбәя)

4 хата тапса-“5”

3 хата тапса-“4”

2 хата тапса-“3”

 Коммуникатив: - бүтәннәрнен сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләренә ышандыра белү.

   

 

Балалар сан төркемчәләрен дөрес итеп урнаштыралар.

Укучылар саннарның дөрес язылышы турында сөйлиләр.

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат:  Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап     бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). 

Санның моделен төзик әле, балалар, Санга туры килүче төшенчәләрне аерып алып, кагыйдәләрен әйтик әле.

-Заман белән төрләнә.

-Саналмыш

-Сан

-Санның 5 төркемчәсе бар.

-Сүз белән дә, цифр белән дә языла

-Сыйфатланмыш

-Чама саны

-Микъдар саны

-Җыю саны

-Бүлем саны

-Тәртип саны

-Исемләшә

Без сан сүз төркеменә кагылышлы барлык кагыйдәләрне беләбез, бүгенге дәрестә нәрсә эшләрбез икән?

Модель төзиләр.Санга туры килүче төшенчәләрне аерып алалар, кагыйдәләрен әйтәләр.

Сан.

-Саналмыш

-Сан

-Санның 5 төркемчәсе бар.

-Сүз белән дә, цифр белән дә языла

-Чама саны

-Микъдар саны

-Җыю саны

-Бүлем саны

-Тәртип саны

-Исемләшә

Саннарны гомумиләштереп кабатларбыз.

  Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Уку мәсьәләсен кую

Әйе, саннарны гомумиләштереп кабатларбыз.

Шәхси УУГ:

 -  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә  эшли белү.

Регулятив УУГ:

 -   уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү.

 

1 нче бирем: 2 минут вакыт бирелә.

Җөмләдәге саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, төркемчәсен һәм ясалышын билгеләргә. (Төркемнәрдә эш. Уң яктагы күршеләренә укып күрсәрәбез, сул як күршебезгә укып күрсәтәбез, иң дөресен укып күрсәтәбез)-һәр төркемнән бер кеше укып күрсәтә.

Яңа елга ун көн калды. (Ничә? Микъдар саны. Ясалышы буенча тамыр сан.)

31 нче гыйнвар көнне Яңа елны каршыларбыз. (Ничәнче? Тәртип саны. Ясалышы буенча тезмә сан.)

Сеңлем белән икәү чыршы бизәп куярбыз. (Икәү. Ничәү? Җыю саны, ясалышы буенча тамыр)

Сигез-тугыз көннән Яңа елны каршыларгә әзерлек башлана инде. (Ничәләп? көннән. Чама саны. Ясалышы буенча парлы сан.)

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а)дәреслектән башка гына җавап бирә алса - «5»;  

ә) дәреслеккә карап алса - «4»;

б) дәреслектән файдаланып  җавап бирә - «3».

2 нче бирем:

Парларда эш- каршы күрше белән. Саннар кулланып, Яңа ел темасына диалог төзегез.

-Яңа ел бәйрәменә ничә бүләк әзерләдең?

-Дүрт.

Ф изкультминут

- Алга таба бару өчен безгә дә ял итеп, көч туплап алырга кирәк. Укучылар, тиздән безнең нинди бәйрәм җитә әле? Мин дөрес сөйләсәм- кулларны алга сузып, чүгәлибез; дөрес сөйләмәсәм- кулларны билгә куеп сикерәбез.

-Яңа ел- гаилә бәйрәме.

-Россиягә Санта Клаус киләчәк.

-Түбән Кама шәһәрендә бәйрәм чыршылары кабызылмый.

-Кар кызы- Кыш бабайның хатыны.

-Яңа ел бәйрәме

 3 нче бирем:

Морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен искә төшерик әле, укучылар.Төркемнәр җавап бирәбез.

Дәфтәрләргә числоны, теманы язу.

Дәреслек белән эш. 73 нче бит. 155 нче күнегү. Күнегүнең биремен укыту. Һәр төркемгә берәр җөмлә.

2 санга морфологик анализ ясау. Ике укучыны такта янына чакыру.

Контроль: такта янындагыларны тикшерү.

 Берсе сөйли,

 Икәү тыңлый,

 Икәве карап тора. (авыз, колаклар, күзләр)

 Бер чокырда – мең чокыр. (уймак)

Һәр төркемнән бер кеше чыгыш ясый.

-Сүз төркеме билгеләнә.

-Мәгънә төркемчәсе билгеләнә.

-Исемләшкәндә, берлек яки күплек саны, тартым белән төрләнүе яки төрләнмәве, килеше билгеләнә.

-Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

-Ясалышы буенча төре әйтелә.

Берсе – исемләшкән сан, берлек санда, тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия.

Бер – сан, тамыр сан, микъдар саны, саналмышы чокырда сүзе, җөмләдә аергыч.

4 нче бирем: (3 слайд)

154 нче күнегү, тест чишү.

 Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

а)бер хата да булмаса –“5”;

б) бер хата булса –“4”;

в)ике хата булса–“3”.

5этап. Рефлексия.

   Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;

в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;

г)укытучы яисә  иптәше ярдәме белән  дә сөйләп бирә алмаса – “2”

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Дәрескә гомуми бәя.  

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

1.Мин бу дәрестә актив катнаштым

2.Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем

3.Мин санга морфологик-синтаксик анализ ясый беләм

4.Сөйләмем дөрес һәм тулы булды

5.Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм

Бу пунктларның барысы да үтәлсә –“5”

1 пунктны эшләгәндә авырлыкка очрадым дип уйласа- “4”

2 пункт буенча авырлыкка очрадым дип уйласа-“3”

3 пункт буенча авырлыкка очраса-“2”

 Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

6 этап. Өй эше бирү

 Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. 156 нчы күнегү
  2. Саннар кулланылган 5 фразеологизм язып килергә.
  3. Саннар кулланып “Шәһәребез тарихыннан сәхифәләр” дигән темага 7-8 җөмләдән торган инша язарга.

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 сыйныф....

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау. 6 сыйныф....

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау (план- конспект).

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.5 сыйныф, рус төркеме...

"Сыйфатларны кабатлау". Технологик карта

Предмет:  татар телеПрограмма:  Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәб...