"Сыйфатларны кабатлау". Технологик карта
план-конспект урока (6 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

  

Предмет:  татар теле

Программа:  Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар  өчен, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, - Казан; Мәгариф; 2010.

Дәреслек: Татар теле. 6 нчы сыйныф татар балалары өчен татар теле  дәреслеге. Авторлар: Н.В. Максимов, М.З.Хәмидуллина,. Казан, “Татарстан китап нәшрияты, 2015 ел

Бүлек темасы:

Дәрес темасы: Сыйфатны кабатлау

Дәреснең максаты, бурычлары:

  1. Сыйфат сүз төркемен ныгыту.
  2. Яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана белү, тема буенча фикерне җиткерә белү. Фикерләрне логик чылбырга салу, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.
  3. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү, кышкы табигать белән хозурлана белү, аралашу теләге уяту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfatny_kabatlau.docx40.09 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы -  Халитова Л.А.                       Дата 07.12.2017

Предмет:  татар теле

Программа:  Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан  тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар  өчен, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, - Казан; Мәгариф; 2010.

Дәреслек: Күңелле татар теле, дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 ел

Бүлек темасы:

Дәрес темасы: Сыйфатны кабатлау

Дәреснең максаты, бурычлары:  

  1. Сыйфат сүз төркемен ныгыту.
  2. Яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана белү, тема буенча фикерне җиткерә белү. Фикерләрне логик чылбырга салу, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.
  3. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү, кышкы табигать белән хозурлана белү, аралашу теләге уяту.

Дәрес төре: кабатлау, ЛГКФ

Җиһазлау:  рәсемнәр, пректор, карточкалар

                           

Универсаль уку гамәлләре

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1. Оештыру өлеше

Этапның максаты:

  • Укучыларны дәрескә һәм яңа белемнәр алуга әзерләү.
  • Укучыларны уку процессына кереп китү мотивациясе өчен шартлар тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Этапның максаты:

  • Исәнмесез, укучылар!
  • ...
  • Хәерле көн!
  • ...
  • Укучылар, минем исемем Лилия Азатовна. Мин сезгә үземнең укучыларымнан, яшьтәшләрегездән  сәлам алып килдем. Әйдәгез шуны карыйк әле. (видеода 170 нче мәктәпнең укучылары мөрәҗәгате)

 ("Хәерле көн телим "шигыре.)

Һәр көн саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Биек күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим илемә.

Юлчыларга хәерле көн телим,

Чәчкәләргә карап елмаям.

Һәрбер кеше якын кардәш сыман,

Үз балам күк тоела һәр бала.

  • Балалар, сез әле генә видеоролик карап үттегез. Ә хәзер безнең нинди ел фасылы?
  • ...
  •  Ә сез кышны яратасызмы? Ни өчен?
  • ...
  • Чыннан да, хәзер кыш. Сезнең Һәрберегезнең яраткан ел фасылы бардыр. Әйдәгез әле,кайсыгыз нинди ел фасылын ярата, шул рәсем янына басыгыз.

 (Яраткан ел фасыллары янына басалар).

  • Ә хәзер үзегез яраткан ел фасылын тасвирлап китегез. Ул нинди?
  • ...

-Рәхмәт.Ә хәзер үзегез нинди ел фасылын сайлавыгызга карап төркемнәргә бүленеп утырасыз.

- Әле генә сез ел фасыллларын тасвирлаган сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-...

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Балалар, ә хәзер әйдәгез “Музыкаль ярыш» уенын уздырып алыйк.

Жыр тыңлыйбыз. Сез алардан сыйфатларны табырга тиеш булачаксыз. Кайсы команда сыйфатларны күбрәк таба- җиңүче була.

-Ә хәзер төркемнәр язылган җавапларыгыз белән алмашасыз.

-Әйдәгез, сыйфат буенча алган белемнәрегезне тикшереп алабыз.

Өстәлдә конвертла ята. Һәрбер командага бер сорау бирелә. Әзерләнергә бер минут вакыт бирәт.

(Сыйфат нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?

 Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар һәм ниндиләр? Ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төркемчәләргә?

(Тамыр,ясалма,кушма, парлы,тезмә). Сыйфатлар күбрәк нинди җөмлә кисәге булып киләләр?

-Бик яхшы, молодцы! Ә хәзер экранга карыйк, анда төрле рәсемнәр бирелгән игътибар белән карагыз да әйтегез әле, рәсемнәр нәрсә белән аерылалар.

- (җаваплар тыңлана)

- Әйе, бик дөрес. Кайсы рәсем сезгә ошады, төслесеме, төссез рәсемме?

-...

- Ә ни өчен?

-

-Әгәр дә безнең дөнья шушы төссез рәсем кебек булса,яшәве кызык булыр идеме?

-...

-Димәк дөньябыз кызыклы, матур булсын өчен сөйләмебездә нинди сүзләр кулланырга кирәк?

- Ә хәзер әйтегез: сыйфатлар безгә ни өчен кирәк?

-... (сөйләм матур булсын өчен, сөйләмне баетыр өчен)

- Бик яхшы! Әйе, чыннан да, сыйфатлар безнең сөйләмебезне баеталар, матурлык өстиләр

Шәхси УУГ

  • Бер – береңне хөрмәт итү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Танып белү УУГ

  • Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү.

Коммуникатив УУГ

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
  • III. Укучыларның белемнәрен беренчел ныгыту 
  • Этапның максаты:Яңа белемнәрне проблемалы итеп җиткерү өчен кирәкле фикерләү операцияләрен актуальләштерү.
  • Балаларның тормыш тәҗрибәсенә якын булган биремнәр бирү.
  • ... - Ә хәзер өйдәгез сыйфатлар темасын ныгыту өчен күнегү эшләп алыйк. (Текст бирелә. Сыйфатлары төшеп калган. Балалар сыйфатларны сайлап алып тиешле урынга куялар)

- ...(үзләре тикшерә)

-....

- Әйдәгез,  телдән бирем эшлибез. Мин хәзер сезгә сыйфатлар әйтеп китәм, ә сез сүз нәрсә турында барганын әйтергә тиеш буласыз.

1. Кызыклы, озын, кышкы, җәйге, көзге, язгы, маҗаралы (каникуллар)

2. Тиз, заказлы, котлаулы, гади (хат)

3. Болытлы, аяз, кышкы, яңгырлы, кояшлы (Һава торышы)

4. Яшел, куе, зур, көзге, ылыслы, катнаш (урман)

Шәхси УУГ

  • Булган белемнәрне активлаштыру.
  • Тема буенча актив эшләү.

Танып белү УУГ

  • Укытучының сорауларын тыңлау.
  • Укытучы сорауларына җавап бирү.
  • Шәхси тормыш тәҗрибәсен актуальләштерүне тормышка ашыру.
  • Билгеләре буенча гомумиләштерү һәм классификация ясауны формалаштыру.

Коммуникатив УУГ

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

-Укытучының сорауларына җавап бирү.

-Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • яңа материалны үзләштерүне оештыру;
  • үзләштергән белемнәрне гамәлдә куллану.
  1. Парларда эш.
  • Укучылар, мин сезгә хәзер һәр парга 4 сыйфат бирәм, сезгә ул сүзләрне мин әйткән дәрәҗәләргә куярга кирәк булачак.. Бик яхшы! Әйдәгез, һәр пар үзенең эшен каршы як парга биреп, бер-беребезне тикшереп алабыз. Молодцы!

Шәхси УУГ

  • Яңа материалны һәм төп сорауларны аңлау.
  • Яңа материалны кабатлау һәм гамәлдә куллана белү.

Коммуникатив УУГ

  • Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белүне, укытучы һәм сыйныфташарың белән бергә эшли белүне формалаштыру.
  • Парларда эшли белү.

V. Физкультминутка.

 

VI. Материал белән практик эш

Этапның максаты:

  • үзконтроль, бер-береңә карата контроль һәм үзбилгелүгә өйрәтү;  
  • ситуатив күнегүне оештыру;
  • ясаган хаталарны төзәтүне оештыру.

  1. Проект эше
  •  Укучылар, әйдәгез, бергәләшеп бер проект төзеп алабыз. Сезнең парталарыгызда булган кар бөртекләрен җил тузгытып адаштырган. Аларга үз урыннарын табарга, дуслашырга ярдәм итик. Кар бөртекләренә сүзләр язылган. Сез шул сүзләрне кушкач, табышмак килеп чыгар. Аларда сезгә сыйфатларны табарга кирәк булачак
  • Карларны дуслаштыргач нәрсә килеп чыкты?

Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып

 (кыш килү);        

Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.

(кар);

Аяксыз, кулсыз, капка ача

  (Җил) ;  

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар).

  • Әйдәгез хәзер сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү өчен дәреслектәге тестны эшләп алыйк (89 бит)

Шәхси УУГ

  • Яңа материалны кабатлау һәм практикада куллана белү.
  • Алган белемнәр буенча фикерләрне тулыландыру, ачыклау.
  • 3)        Табигатьнең матурлыгын күрә белү.

Регулятив УУГ

  • Фикерләрне логик чылбырга салу,
  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү,
  • күршең белән хезмәттәшлек итү
  • ясаган хаталарны төзәтүне оештыру.

Танып белү УУГ

  • Белемнәрне структуралаштыра белү.
  • Биремнәрне үтәүнең уңайлы чараларын табу.
  • Логик фикерләүне үстерү

VII. Рефлексия. Өй эше бирү.

  1. Йомгаклау эше.
  • Сез бүгенге дәрестән нәрсә истә калдырдыгыз?
  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  •  (укучыларның җавапларын тыңлау)

Бүген алган белемнәребез киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Тормышта сөйләмебез матур булсын өчен сыйфатларны ешрак кулланыйк.

  1. Өй эше бирү: мәҗбүри эш 89 биттәге тестны эшләп бетерергә. Укучыларга кар бөртекләре бирелә, аларда укучылар я ! , я ? билгесе куялар (үзләренә ошаганын сайлап алалар). ! сайлаучыларга өй эше: сыйфатлар кулланып, үзеңнең яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язырга;

? билгесе сайлаучыларга

Сыйфатлар кулланып, кыш турында диалог төзергә.

  1. Дәрестә катнашкан укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.

Танып белү УУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатларны кабатлау

Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; таби...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

“Сыйфатларны кабатлау” (6 класс)

Максат:  сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне                 гомумиләштерү, ...

"Сыйфатларны кабатлау"

Ачык дәрес конспекты 6нчы класста сыйфатларны кабатлау максатында кулланыла ала....

Сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау(технологик карта)

Ә.З.Рәхимовның үстерешле укыту технологиясе нигезендә төзелгән технологик карта...

Сыйфатларны кабатлау.

Максат: укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; табигатьн...