Халитова Лилия Азатовна

Халитова Лилия Азатовна сайты

Һәр адымыңны алдан уйла. Агым буенча барырга ярамый, иртәге көн турында бүген кайгыртырга кирәк.

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: шигырьләр, хикәяләр язам

Увлечения: спорт белән шөгыльләнәм, бисер белән чигәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МБОУ СОШ №170 г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/halitova-liliya-azatovna
Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов

                                          Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

                                                                                                      Г.Тукай

Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем  өчен  укытучы - һөнәр  генә, җәмгыятьтәге  урын, мавыккан  эш  кенә  түгел, минем  өчен  укытучы -  бөтен  тормышымның  мәгънәсе. Мин  укытучы  булып  эшләмим, укытучы  булып  яшим. Укытучы  булу  миңа  бик  ошый. Минемчә, балалар  белән  эшләү – зур  бәхет  ул. Алар  гына  риясыз  ярата, шул  яратулары  белән  укытучыга  канат  куя, илһамландыра, ышаныч  тудыра  ала. Мин  укучыларым  белән  очрашуны  көтәм, әзерләнәм, аралашу  өчен  тиешле  сүзләр  сайлыйм. Минем  бар  эшчәнлегем  алар  өчен  генә. Укучылар  белән аралашу  миңа  чиксез  шатлык, рәхәтлек  китерә, чөнки  мин  аларга, алар  миңа  кирәк. 

      Педагогик  эшчәнлек  мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары  буенча  аерым  кисәкләрдән  тора. Бу  күп  хезмәт  куюны  сорый. Бер  җыюда гына  мозаика уңышлы  чыкмаска да  мөмкин. Аны  кабат-кабат  сүтеп  җыярга да  туры  килә. Педагогик  эшчәнлек тә  нәкъ шундый.  Бәлки, дөньяда  барлык  кешеләрнең  бар  яктан да камилләшкән  булуларын  өмет  итү хыял  гынадыр,  ләкин  чын  укытучы  ул  хыялсыз  яши  алмый. Минем  укучым – бу  гади  генә  укучы  түгел, ул кызыксынучан, омтылучан  таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше.  Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

                            Миңа сорау бирсәләр:

                           - Бәхет ни ул? - дисәләр,

                             Бәхет – шушы: укучылар

                              Кеше булып үссәләр.

         Әйе, бүген мин  бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән:  әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын  Кеше  булырлар – мин моңа ышанам!

 

 

О себе

 

Туган елым - 22.03.1981

Туган урыным - Казан шәһәре

Белемем - югары, ТДГИ, татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр факультеты,2003 ел

Педагогик стажым - 5 ел


Методик темам - " Инновацион технологияләр кулланып, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади активлыгын үстерү"

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Г.Баширов "Туган ягым яшел бишек", Аяз Гыйләҗев әсәрләре, Л.Толстой "Анна Каренина"

Моё портфолио

Бу тормышта минем адымым нык.

Укытучы - минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем

 

Күпме вакыт үтсә дә, әле мин балачак илендә. Чөнки мин балалар янында, мин укытучы. Мин сайлаган юл - мәктәп юлы. Балалар минем өчен иксез - чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар. Яктырак янармы, томаннар артында югалып калырмы, минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер.

Мои публикации:
Материалы к аттестации
Разное
Родной язык и литература
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: