Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр

Халитова Лилия Азатовна

Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр.

1.    Тырышып укырга. Укытучының аңлатуын дикъкать белән тыңларга, аның барлык биремнәрен үтәргә.

2.    Тырышып эшләргә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдә катнашырга. Хезмәт кешеләре, аларның  һөнәрләре турында белергә омтылырга.

3.    Үз классыңның файдалы эшләрендә катнашырга. Укуда һәм хезмәттә иптәшләреңә булышырга, намуслы һәм тугрылыклы булырга.

4.     Туган як табигатен акларга. Мәктәп һәм башка җәмәгать милкенә, үз әйберләреңә һәм кеше әйберләренә сакчыл булырга.

5.     Көндәлек режимны үтәргә. Буш вакытны файдалы итеп үткәрергә: укырга, рәсем ясарга, музыка тыңларга, иптәшләр белән уйнарга.

6.    Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Көн саен иртәнге күнегүләрне ясарга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә.

7.    Ата – аналарның, гаиләдәге өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга, аларны ихтирам итәргә, өйдәге вазифаларны үтәргә.

8.    Мәктәптә, җәмагать  урыннарында, урамда үзеңне үрнәк тотарга. Игьтибарлы, әдәпле булырга, өлкәннәргә юлда һәм җәмагать транспортында урын бирергә. Укытучының, дежур укучыларның таләплләрен үтәргә.

9.    Һәрвакыт җыйнак булырга, пөхтә киенеп һәм чәчне тарап йөрергә,  

 дәресләргә мәктәп формасы киеп килергә.

10.Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә. Ут, газ һәм электр җылытулы приборлар белән сак эш  итәргә. Махсус билгеләнгән урыннарда өлкәннәр күзәтчелегендә генә су коенырга

11.Кечкенәләргә ярдәм итәргә. Өлкәннәргә ихтирамлы булырга, аларны хөрмәт итәргә, көч җитәрлек эшләрдә аларга булышырга.