Дәрес планнары

Халитова Лилия Азатовна

Татар теленнән һәм әдәбияттән дәрес планнары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6 сыйныфлар өчен20.87 КБ
Файл сер тотмас үрдәк19.46 КБ
Файл Сыйфат19.31 КБ
Файл fraziologik_ytelmlr.docx32.8 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 

Дәреснең максаты: 1. җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү; 2. укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү; 3. укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, тест биремнәре, компьютер, мультипроектор. Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү.

Дәрес планы.

  1. Оештыру.

1.Исәнләшү. Дежур укучыны тыңлау.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Фонетик зарядка.

  1. Актуальләштерү.

1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында алган белемнәрне искә төшерү.

2.Сүзлек эше.

3.Текстны уку.     бит     нче күнегү.

4.Сорауларга җавап бирү.

  1. Яңа материалны аңлату.

1.Бирелгән җөмләләрдән баш һәм иярчен кисәкләрне табу, җөмләләрдәге аермаларны табу.

2.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү.

6.Кагыйдәне чыгару.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  1. Дәреслектән кагыйдәне   .
  2.      бит 10 нчы күнегү (язма)
  3.      бит 4 нче күнегү (телдән)
  4.      бит 7 нче күнегү (телдән)

5. Физкультминутка.

6.      бит 6 нчы күнегү (язма) 7.    бит 9 нчы күнегү (телдән) 8.  бит 13 нче күнегү (телдән) 9. Мөстәкыйль эш. Нәтиҗәләр.

  1. Йомгаклау.

1.Дәрескә йомгак ясау.

2.Өй эшен бирү. 141 бит 11, 12 нче күнегү

3.Билгеләр кую.

  1. Саубуллашу

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәлләрегез ничек?
  • Бүген ничәсе?
  • Бүген атнаның кайсы көне?
  • Сыйныфта барысы ничә укучы?
  • Шулардан кемнәр юк?
  • (I слайд)Бүген безнең дәреснең темасы “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр”.
  • (II слайд)Дәреснең максаты:
  1. җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында белешмә бирү;
  2. укучыларның тәрҗемә эше күнекмәләрен үстерү;
  3. укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Укучылар !Ә хәзер әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк. (3-4 укучыдан сорау.)

  • Булдыргансыз, молодцы!
  • (III слайд).Хәзер без сезнең белән телне язып алабыз, фонетик зарядка ясыйбыз:

Поезд бара –дың-дың-дың!

Тәгәрмәчләр –чың-чың-чың!

Поезд тауга менә –пуф-пуф-пуф!

Ничек ардым – уф-уф-уф!

Поезд таудан төшә – дың- дың, чың-чың!

Станциягә җитте – ш-ш,ч-ч!

  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар, узган дәрестә үткән материалны искә төшерик әле.
  • (IV слайд).Җөмләнең баш кисәкләре турында нәрсә әйтә аласыз? (Укучылар җавап бирә)
  • (V слайд).Җөмләнең иярчен кисәкләре турында нәрсә беләсез?(Укучылар җавап бирә)
  • Молодцы, булдырдыгыз!
  • (VI слайд).Укучылар, хәзер сүзлек дәфтәрләрен алабыз, яңа, бүгенге дәрескә кирәк сүзләрне язып алабыз. (Укучылар язалар).
  1. Аяз - ясный;
  2. Болытлы - облачный ;
  3. Кояшлы - солнечный;
  4. Карлы – снежный;
  5. Озыная – длиннее;
  6. Кыскара – короче;
  7. Ява – идет;
  8. Күкри – гремит;
  9. Чыга – выходит.
  1. Яңа материалны аңлату.
  • (VII слайд)Без сезнең белән “Табигать – безнең йортыбыз!” дигән бүлекне үтәбез. Бүгенге дәрестә дә табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез. 140 бит 8 нче күнегүне уку. (Укучылар күнегүне укыйлар). Әңгәмә.
  • Укучылар җөмләләрнең төзелешенә игътибар итик әле. (Укучылар җөмләләрдәге армаларны аңлаталар). Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп карыйк әле җөмләләрне?
  • 1 нче җөмлә ия белән хәбәрдән генә тора.
  • 2 нче җөмлә җөмләнең баш кисәкләре ия белән хәбәрдән һәм җөмләнең иярчен кисәге аергычтан тора.
  • Ә хәзер бергәләп кагыйдәне чыгарып карыйк.
  • Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне җыйнак җөмлә (нераспространенное) дип атыйлар.
  • Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләне җәенке (распространенное) җөмлә дип атыйлар.
  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышып үтәбез.

  • Алган белемнәрне ныгытыр өчен сезнең белән язмача күнегү эшләп алабыз. 141 бит 10 нчы күнегү.(1 укучы тактада эшли).
  • 139 бит 4 нче күнегү (телдән)
  • 139 бит 7 нче күнегү (телдән)
  • Бераз ял итеп алабыз, физкультминутка ясап алабыз.

1.Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

2.Бер чүгәлик, бер басыйк.

Кул тәгәрмәче ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

  • 139 бит 6 нчы күнегү (язма) - 140 бит 9 нчы күнегү (телдән) - 141 бит 13 нче күнегү (телдән) Табигать темасына караган сүзләрне языгыз.
  • Уен. Бүленәбез ике командага. Бирелә ике җыйнак җөмлә. Җөмләләрне җәенкеләндерергә кирәк. Һәр укучы чыгып бер мәгънә буенча туры килә торган сүз өсти.
  • Хәзер алган белемнәрне тикшереп карау өчен кечкенә генә мөстәкыйль эш эшләп алабыз.
  • Мөстәкыйль эш.
  1. Иярчен кисәкләр өстәп, җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.

1)Кояш кыздыра. 2)Яңгыр ява. 3)Җил исә. 4) Кар ява.

2. Баш һәм иярчен кисәкләрнең астыга сызыгыз.

1) Без ишегалдына чыктык. 2) Әтием кар көри. 3) Мин дә җиңел көрәк алдым. 4) Башта юлны көрәдек, аннары капка төбен чистарттык.

3. Сүзләрдән җөмләләр төзегез.

1) Килде, кыш, салкын. 2) Ява, йомшак, кар. 3)Уйныйлар, урамда, балалар. 4) Чаңгы, алар, шуалар, һәм, чана. 5) Кышкы, тиздән, каникул, башлана. 6) Рәхәт, кыш көне, урамда, безгә.

Җавапларын тикшерәбез.

  1. Йомгаклау.
  • Алган белемнәребезгә нәтиҗә ясап үтик әле.
  • Җөмләнең баш кисәкләре дип кайсы кисәкләргә әйтәбез?
  • Җөмләнең иярчен кисәкләрен атагыз.
  • Җыйнак җөмлә нинди була?
  • Җәенке җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?
  • Укучылар, көндәлекләрегезгә өй эшен язабыз. 141 бит 11, 12 нче күнегү.
  • Билгеләр куела.
  • Укучылар дәрес тәмам. Рәхмәт катнашып утырганыгыз өчен. Уңышлар сезгә! Саубулыгыз!



Предварительный просмотр:

                       Дәрес планы.

Тема “Сертотмас үрдәк” ,Абдулла Алиш.

Максат:  Эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү;телебезнең камиллегенә ирешү,коллективизм сыйфатын тәрбияләү,логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик ,монологик сөйләмне үстерү.

Җиһазлау:

Техник чаралар: проектор,экран,ноутбук.

Таратма материал: битләр,конверттагы биремнәр.

Дәрес тибы: узган теманы йомгаклау.

Кулланылган структураларТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы(танышу),

”КОНЭРС”-почмаклар, МИКС-ФРИЗ-ГРУП  (Буташтыру-урыннарда калу-төркемнәргә берләштерү), МИКС ПЭА ШЭА(Буташтыру-парлада-фикер алышу), РЭЙЛИ ТЭЙБЛ(Парларда язмача эш), ЭЙ-АР-ГАЙД (Фараз-тәэсир итү-җитәкчелек) 3-2-1.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Уңай психололгик халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар,бүгенге дәресне мин, Әхмәтйәнова  Римма Нәҗип кызы алып барам. Сезнең белән уртак тел табарбыз дип уйлыйм һәм барыгызга да уңышлар телим. Хәзер укучылар, бер-берегез белән исәнләшегез.

-Сәлам дустым!

-Мин бик шат!

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы(танышу)

-Кемнең фамилиясе алфавит буенча беренче язылган?

-Кемнең фамилиясе иң ахырдан?

-Кемнең туган көне яз аенда?

-Ә кемнәр кышын туган?

-Кемнең исеме 5 хәреф һәм 5 аваздан тора?

Әкиятләр, әкиятләр

Тылсымлы һәм кызыклы.

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

Борын-борын заманда.

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән?

”Эзли-эзли арып беттем,бераз ял итим.Үзләре барысы да рәхәтләнеп өйдә калдылар, миңа гына шундый авыр эш тапшырдылар. Ә мин юләр шуларның сүзләрен тыңладым, шундый җаваплы эш үтәүне үз өстемә алдым.”

-Дөрес ,”Сертотмас үрдәк”,авторы кем укучылар?

Димәк,бүгенге тема безнең нинди була инде?

-Эйе, Абдулла Алиш”Сертотмас үрдәк”әкияте буенча кабатлау.

СЛАЙД№1

-Хәзер, укучылар, теманы дәфтәрләргә язып куябыз.

2.Яңа тема.

СЛАЙД№2

-Әкият, нинди төрләгә бүленә?(хайваннар турында, көн-күреш әкиятләр,тылсымлы әкиятләр)

-Сертотмас үрдәк әкияте кайсы төргә керә?(хайваннар турында)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП  (Буташтыру-урыннарда калу-төркемнәргә берләштерү)

Музыка яңгырый, укучылар урыннарыгыздан торасыз, класс буйлап йөрергә ярый, музыка туктагач  сорау бирәм.

-Әкиятләр ничә төргә бүленә ?

Укучылар өчәрләп группаларга басалар.

-Дөрес, 3 төргә бүленә, утырыгыз.

Әкияттә очраган кайбер сүзләрнең мәгънәсен  искә төшереп үтик .

СЛАЙД№3

Төк-йон (шерсть)

Йөдәп чыгу-гаҗәпләнү(удивиться)

Күнү-риза булу (быть согласным)

Колак салу- тыңлау (прислушаться)

Алан-урман эчкндә агачсыз, ачык урын (поляна)

Хуҗалык-йорт (домохозяйство)

Хәбәр-новость

Белдермәскә кушты - велел не сообщать

Сукмак - тропинка

Үкенү - раскаяние.

Сер итеп –по секрету

Нәрсә соң ул сер?(кешегә әйтми торган мәгълүмат)

Укучылар, ә сез нинди серләр төре беләсез?

СЛАЙД№4

Гаилә сере-семейная тайна

Табиб сере-врачебная тайна

Хәрби сер-военная тайна

Дәүләт сере-государственная тайна

Сер тота белү гадәткә әверелергә тиеш.Сер тота белмәү күңнлсез хәлләргә, фаҗигага әверелергә мөмкин. Дәүләт серен –сату-илгә хыянәт итү дигән сүз. Сер тота алмаучыларны гайбәтчеләр атыйлар. Сер саклый белә торган кеше- ышанычлы кеше,ул илен дә, халкын да.беркемне дә сатмый.Шулай ук табибларга да Гиппократ антын бозарга ярамый.

-Укучылар, сер турында мәкальләр, әйтемнәр беләсезме?

СЛАЙД№5

-Сер сөйләмә дустыңа, дусныңның да дусты булыр,ул да сөйләр дустына.

-Сер тотмас дустапмас.

-Сер күтәрә алмаслык кешегә  сер сер сөйләмә.

-Сереңне бер генә кешегә сөйлә,киңәшеңне йөз кешегә әйт.

-Сереңне тик йөрәгеңә ач.

-Күп сөйләгән авыз - бәхетсезлек капкасы.

-Өч кеше белгән нәрсәне –утыз кеше белә.

-Үзең саклый алмаган нәрсәне кеше ничек сакласын.

“КОНЭРС “СТРУКТУРАСЫ (почмаклар)

-Укучылар, мин сезгә сорау бирәм, ә җаваплары  дүрт почмакның берсендә. Сез башта җавапларны укып чыгасыз, кайсын дөрес дип уйлыйсыз,шунда  барып барасыз. Шушы мәкальләрнең кайсысы “Сертотмас үрдәк әкиятенә” туры килә?

-Утырырга ярый.

-Ни өчен “Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы” мәкале  “Сертотмас үрдәк” әкиятенә туры килә дип уйлыйсыз?

МИКС ПЭА ШЭА(Буташтыру-парлада-фикер алышу) мин музыка куям, сез торасыз да  кулларыгызны күтәреп  якын торган  иптәшегез белән парлашасыз да фикер алышасыз.

-Сорау-Ни өчен бу хуҗалыкка  зыян тимәгән?

-Фикер алыштык утырабыз.

Сорауга  җавап бирәбез.

Укучылар, әкияттә нинди геройлар бар әле?

СЛАЙД№6

(үрдәк, керпе,бүре, аю, төлке, хуҗа, эт, төлке балалары)

3.Дәресне ныгыту.

Сертотмас үрдәк әкиятенең эчтәлеген беләбез, әйдәгез курчакларны  алабыз да истә калганча әкиятне уйнап  карыйбыз.

РЭЙЛИ ТЭЙБЛ(Парларда язмача эш)

Иңгә-иң партнерлар конвертлардагы  сүзтезмәләрдән җөмлә төзиләр. Әзер булгач кулларын күтәрәләр.

1.Керпе үрдәккә акылы киңәш бирә.

2.Үрдәк керпенең киңәшен тыңламый.

3.Үрдәк җавапсыз була.

4.Хуҗа хуҗалыгын ныгыткан.

5.Сертотмас үрдәк кебек булмагыз.

6.Өй эше бирү.Охшаган эпизодка рәсем төшерегез.

4.Рефлексия.

ЭЙ-АР-ГАЙД (Фараз-тәэсир итү-җитәкчелек) 3-2-1

Карточкаларга  дәрес турында фикерләрегезне языгыз.

3...Мин бүген дәрестә белгән мөһим моментлар.

2...Буген алган белем нинди тормыш ситуацияләрендә кирәк булачак.

1...Дәрес вакытында туган кынлыклар.

5.Өй эше бирү.Охшаган эпизодка рәсем төшерегез.

Укучылар,сез бик матур итеп уйлыйсыз,фикер йөртәсез.(билгеләр кую)Матур уй фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас.Укуда, өйдә, яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серен саклагыз. Хөрмәт казанып яшәр өчен хәзердән үк әзерләнегез.Уңышлар Сезгә!

Дәрес бетте.Чыгарга була.



Предварительный просмотр:

Тема. Сыйфат иленә сәяхәт.

Максат: 1) Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән                                           таныштыру; сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәтү;

         2) Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен үстерү;                      3)  Сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау, тулыландыру;

                  Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа теманы формалаштыру.

Технология: шәхескә якын килү.

Җиһазлау: рәсемнәр, муляжлар, плакатлар карточкалар, кроссворд.

Алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау – җавап, муляжлар белән эш, биремнәр  башкару.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.
  • Исәнмесез, укытучы апа.
  • Кәефләрегез ничек?
  • (......)
  • Чылтыр
  •  Чылтыр- чылтыр кыңгырау

Дәшә безне дәрескә

Күтәренке күңел белән

Керештек без дәрескә.

  • Рәхмәт укучылар, утырыгыз.

1. Дежур укучы рапорты.

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

               ( Сүз дежур укучыга бирелә.)

2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

- Укучылар, бүгенге дәрескә барыгызда әзерме? Карагыз әле, дәреслекләрегез, көндәлекләрегез, каләмнәрегез бармы?  Ягез әле, дөрес, матур итеп утырыгыз.

-Барыгызда дәрескә әзерме?

- Әйдәгез дәресне башлыйк.

II.  Өй эшен тикшерү.

III . Белемнәрне актуальләштерү.

а) фонетик күнегү.

[Ә ] - әни, әти, әби.

[Ү] -  үлән , үгез, бүген.

[Ө] -  өй. өрә, өн.

[Җ ]– җил, җир, җәй.

[Ң ]– яңгыр. яңа. чаңгы.

[Һ] – һәйкәл, һәм.

б ) Әйдәгез әле, шушы сүзләр белән җөмләләр төзик.

IV. Яңа дәрес темасын аңлату.

  • Укучылар, тактага карагыз әле. Нәрсә күрәсез?

(.........)

  • Дөрес. Әйдәгез әле шушы кроссвордны табышмаклар ярдәмендә чишик. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез  аларның җавапларын әйтерсез.
  1.  Озын, яшел сөңге тотып,

Үсә җәен түтәлдә,

Ә кыш җиткәч, бик файдалы

Томау белән ютәлдән.

                               ( суган)

2. Сибәләп кенә уза,

    Чиләкләп тә булгалый,

     Кайчак кәефне боза,

    Елмайтып та алгалый.

                                ( яңгыр)

  3. Кояш – әтәч иртә таңнан

      Аларны йөри чүпләп....

      Әмма кичкә таба ул

      Кабат кагына күпләп!

                                (йолдыз)

4.    Алмаш – тилмәш өч күз яна:

       Яшел, сары һәм кызыл.

       Урамда исән йөрергә

        Булыша ул көнозын.

                                 ( светофор)

5.      Тышы – яшел, эче – кызыл,

          Җылы якларда үсә.

          Бигрәк баллы, бигрәк сусыл! –

         Исемен әйт әле, белсәң ?

                                         ( карбыз)

6.       Өебездә күптән яши

          Нәни тимер тылсымчы:

          Өс – башны пөхтәләндерә –

          Һич калдырмый җыерчык.

                                          (үтүк)

с

у

г

а

н

я

ң

г

ы

р

й

о

л

д

ы

з

с

в

е

т

о

ф

о

р

к

а

р

б

ы

з

ү

т

ү

к

( Укучылар табышмакның җавабын әйтәләр һәм язалар.)

  • Укучылар, игътибар белән карагыз әле. Горизонталь буенча нинди сүз барлыкка килде?

(.......... )

  • Дөрес балалар. Сыйфат. Бүген без сезнең белән сыйфат сүз төркемен, аның нинди сорауларга җавап булып килүен өйрәнербез.
  • Укучылар, менә миндә яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр белән тулган кәрҗин бар. Әйдәгез әле шуларны карап китик. Алар нинди?

    ( Сорау – җавап.

    Бу нәрсә?

    Бу алма.

    Алма нинди?

    Алма кызыл, тәмле.)

Укучылар, без тәмен, төсен, формасын белер өчен нинди сорау бирдек?

(........)

  • Нинди соравына нинди сүз төркеме җавап булып килә.?

(..........)

  • Дөрес, укучылар.

V. Дәреслек белән эш.

- Балалар, хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз. 23 нче биттәге кагыйдәне табыгыз.  Әйдәгез шул кагыйдәне укыйк.

Алия матур итеп, кычкырып укы әле.

(укучы кагыйдәне укый)

  • Димәк, сыйфат нинди, кайсы сорауларына җавап булып килә.

 22 нче битне ачыгыз, 27 нче күнегүне табыгыз. Биремен Искәндәр укы әле.

( Бергәләп телдән эшлибез)

Ә хәзер тактадагы җөмләләрне укыйк. Беренче баганадагы җөмләләрне Алина укы:

  • Урманда тәмле, кызыл җиләкләр үсә.
  • Безнең бакчада матур, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.
  • Мин яшел кыяр яратам.

2 нче баганадагы җөмләләрне Әмирә укы:

  • Урманда җиләк үсә.
  • Бакчада чәчәк үсә.
  • Мин кыяр яратам.
  • Әйдәгез, беренче һәм икенче баганадагы җөмләләрне чагыштырыйк. Беренче баганадагы җөмләләрдән сыйфатларны табыйк.

(..........)

Икенче баганадагы җөмләләрдән сыйфатларны табыйк. Бу  җөмләләрдә сыйфатлар бармы?

(...........)

  • Балалар, әйтегез әлә, кайсы баганадагы җөмләләр матур ишетелә?
  • (...........)
  • Укучылар. димәк сыйфатлар җөмләне матурлыйлар, тулылындыралар.

 



Предварительный просмотр:

       Тема: Фразеологик  әйтелмәләрнең   кулланылышы         

Дидактик  максат: Татар телендә   фразеологик  әйтелмәләр  һәм  дөрес  тәрҗемә  итүне  үзләштерү.

Үстерелешле максат: Логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләрен камилләштерү.

Тәрбияви максат: Төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру.

Кулланылган чыганаклар:

Дәреслек:  рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: 104-106 нчы битләр; Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары  һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр.

 Җиһазлау: Л.К.Бәйрәмова “Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь”.-Казан: ТКН, 1991;  “Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы” дигән презентация; компьютер, проектор.        

Дәрес тибы: катнаш.                                                                    

Методлар: эзләнү.                                                         

Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы         сөйләү, дәреслек белән эшләү.  

Сингапур  укыту  структуралары: Релли  Робин, Сингл  Раунд  Робин, чыгу  билеты.

Педагогик  технология: иҗади  үсеш, компьютер  технологиясе.         

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.   

1.Уңай психологик мохит тудыру.

Укытучы.Хәерле көн,укучылар. Бер-беребезгә карап,елмаешып, уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.

Көтелгән эш:

Балалар бер-берсенә теләкләрен җиткерәләр. Мисал өчен, уңышлы эш телим, “5”ле алуыңны телим. Укытучы: (күзләре белән һәркемгә сөеп карап) мин дә сезгә тел ачкычлары,  дустанә һәм уңышлы эшчәнлек телим.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар,   фразеологик  әйтелмәләрне  искә төшерик әле.  Релли Робин  структурасы буенча  кара-каршы  утырган 1 нче номерлы укучы , ә аннары         икенче номерлы  сөйли башлый. Аерым-аерым укучылардан  сорап  чыгу.

Укытучы: Төркемдә  киңәшеп,   фразеологик  әйтелмәләр  хакында җентекләберәк искә төшерегез әле.

 Көтелгән эш һәм җавап:  Төркемдә киңәшеп, дәреслек  һәм дәфтәрләреннән  файдаланып   искә  төшерәләр. Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер укучыга  сүз  бирә, башкалар  тыңлый.

 Бер укучы: Фразеологизм ике  яки  берничә  сүздән  төзелә.Ул  бер  күчерелмә  мәгънәне  аңлата, бер  җөмлә  кисәге була, аерым  кисәкләргә  таркалмый.

Икенче укучы:  Аларны  бер  сүз  белән  алыштырып  була: авыз еру-көлү.

 Өченче укучы:  Фразеологизмнарны  ирекле  сүзтезмәләр белән бутарга  ярамый.

Дүртенче укучы:  Ирекле  сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә  һәрчак  ясалып  торалар.Аларның  составындагы  сүзләрне  алыштырырга мөмкин.

 

2) Өй эшләренә анализ

Укытучы:  Ә хәзер әйдәгез, өй эшен тикшерик.

1.215  нче күнегүдә бирелгән җөмләләрне  карап чыгу. (мәҗбүри)         

2.Фразеологизмнар  кергән җөмләләрне  тикшерү. (ярым  иҗади)                

3.Фразеологик  әйтелмәләр белән  язылган  әкиятне   тикшерү. (иҗади)        

Өй эшенең иҗади төрен  тикшерү.  Фразеологик  әйтелмәләр белән  язылган  әкиятне   тикшерү.

Үзара бәя

Бәя өчен критерий:

  • теманы  иҗади эштә тулысынча ачып бирсә – “5”;
  • теманы  иҗади  эштә  күрсәтүдә бер кимчелеге булса – “4”;
  • теманы иҗади  эштә өлешчә генә ачып бирсә – “3”.

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар иң яхшы эшне сайлыйлар. Бераздан укытучы бер төркемгә сүз бирә. Төркемнән берәү “ Безнең төркемдә   фәләннең эше иң яхшы эш, чөнки аның  иҗади  фикерләү  үзенчәлеге дөрес күрсәтелгән.  2 һәм 3төркем дә иң яхшы эшне тәкъдим итәләр. Шуннан соң бу 3 укучы үз эшләре белән классны таныштыра.  Иң яхшы иҗади эш билгеләнә.

3). УМ кую ситуациясе.

 Фразеологик әйтелмәләрне укыту һәм икенче телдәге  парын билгеләү, үрнәген  күрсәтү, 1-2  җөмлә  төзетү.

Борын  төбендә  генә – под  носом 
Колагын  торгызу – навострить  уши
Кул  селтәү – махнуть  рукой 
Баш  вату – ломать  голову 
Теше  тешкә  тимәү – зуб  на  зуб  не   попадает
Борын  күтәрү – задирать  нос 

 

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар фразеологик  әйтелмәләрнең  тәрҗемәи  парын  табалар, телдән   җөмләләр  төзиләр.

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

 

Укытучы:Без бу әйтелмәләрне нишләттек? Без алар белән нәрсәләр төзедек?  

1 нче  укучы: Без фразеологик  әйтелмәләрне бер  телдән икенче  телгә  тәрҗемә  иттек  һәм  җөмләләр  төзедек.

Укытучы: Димәк, дәресебезнең темасы нинди?  

Укытучы. Шулай  итеп,без бүген  дәрестә фразеологик  әйтелмәләрнең  кулланылышын   үзләштерербез.

Тактага  һәм  дәфтәрләргә  тема языла.

 Укытучы: дәреснең  максатын куйыйк әле.(Укучылар дәреснең   максатын  әйтәләр)        

                               Фразеологик  әйтелмәләрнең   кулланылышы

 II. УМ адымлап чишү.

Укытучы: Фразеологик әйтелмәләрнең  кулланылышы, тәрҗемә итү  үзенчәлеген  белү  өчен, слайдта  бирелгән  белешмәне  укырсыз  һәм  нәтиҗә  ясый  барырсыз.  

 1 нче  укучы: Фразеологизмны фразеологик әйтелмә белән тәрҗемә итүдә фразеологик берәмлек  әһәмиятле урын алып тора, чөнки тәрҗемәдә фразеологизмны шул телдәге фразеологик әйтелмә белән күрсәтү  тәрҗемәчедән  телнең үзенчәлекләрен белүне һәм сүзлек белән оста файдалануны таләп итә. Тәрҗемә әсәрләрдә   фразеологик  берәмлекләр  түбәндәгечә  кулланылыш таба:

Набрать в рот воды - авызга су кабу

  -Чего ж воды в рот набрали, - досадуя, спросил  Иван  Алексеевич.

                                                                  (М. Шолохов «Тихий Дон»)

 -Ник авызыгызга су каптыгыз? - дип, ачуы    килебрәк   сорады   Иван Алексеевич.

                                                                                   (М. Шолохов «Тын Дон»)

Үзен  суперйолдыз  дип  игълан  иткәч, йолдыз  чире  башланган , күрәсең.      

                                                                                («Кәеф  ничек?» №5,2008)

-У него что  звездная  болезнь  началась?

                                                                             ( И.Василенко «Полотенце»)               

    

   2 нче  укучы:  Татар һәм рус телләрендә  иҗат  ителгән әсәрләрдә,   газета-журналларда фразеологизмнар шактый еш очрый. Алар телебезне искиткеч матур, бизәкле,  аһәңле итә. Шулай да  бер телдән  икенче  телгә  сүзен-сүзгә тәрҗемә итү ысулын   куллану кайвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә  дә мөмкин. Шуның өчен фразеологик  берәмлекләрне  тәрҗемә  иткәндә  зур  саклык  белән  эшләргә кирәк.  

 3  нче  укучы: Рус һәм татар фразеологизмнарын чагыштырып өйрәнү  өлкәсендә  күп  еллар  буе  профессор   Л.К.Бәйрәмова эшли. Бу өлкәдә Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов  кебек  галимнәребезнең  дә  хезмәтләре  байтак.  

  Укытучы: Димәк, фразеологик  әйтелмәләрне тәрҗемә  иткәндә нинди ялгышлар җибәрмәскә  кирәк? (нәтиҗә  ясатыла)

Көтелгән эш: Укучылар  белешмәне  укыйлар  һәм  нәтиҗә  ясый  баралар.

Бер укучы:  Димәк, тәрҗемә  итү  өчен, сүзлекләрдән  оста  файдалана  белергә  кирәк.

Икенче  укучы: Шулай  итеп, тәрҗемә  иткәндә,  турыдан-туры  түгел, ә  мәгънәсе  буенча  тәрҗемә  итү дөрес булыр.   Өченче укучы: Тәрҗемә  итүдә  бик  күп  галимнәр хезмәт  куялар.Мәсәлән, Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов.

 Дәреснең  моделен  төзетү  һәм  нәтиҗә  ясату.

                                                           Модель

  Укучылар,  хәзер,әйдәгез,  белемнәребезне ныгыту өчен мөстәкыйль эш:   Сингл  Раунд  Робин  структурасы  буенча  эш. Бирелгән   фразеологик  әйтелмәләрне  татар  теленә   тәрҗемә    итәргә  һәм 4 җөмлә  язарга.Һәр  өстәлдә  һәрбер  укучы   үз фикерен  әйтеп  чыга. Аннан  соң  укытучы  һәр  өстәлдәге   бер  укучыдан  сорый.

 

Аяктан  егылу – свалиться  с  ног

 Чебеннән  фил  ясау – делать  из  мухи  слона  
 Ташбака  адымы  белән – черепашьим   шагом 
Уртак   тел  табу – находить  общий  язык
 
Үз  урыныңны  белү  – знать  свое  место
Имәндә  икән  чикләвек – вот  где  собака  зарыта
Бер   урында  таптану – топтаться  на  (одном) месте
Куян  йөрәк – заячья  душа 

Агым  уңаена  йөзү – плыть  по  течению
Сүздә  тору –держать  слово 
Судан коры  чыгу – выходить  сухим  из  воды
 
Үз  бәяңне  белү  – знать  себе  цену 
Җил  очырткандай – как  ветром  сдуло 
Тел  кычыта – язык  чешется 
Борын  күтәрү – задирать  нос 
Сүзне  җилгә  очыру,ташлау – бросать  слова  на  ветер 

Сүзгә-сүз – слово  в  слово
Телеңне  йоту –  проглотить  язык
Кул  кычыта – руки   чешутся
 
Муенга  (менеп) атлану – сидеть  на  шее 
Күзен  ачу-открывать  глаза

Күзгә  төтен  җибәрү-пускать  пыль  в  глаза

Хаталар  саны  буенча бастыра  бару.

 

Үзбәя өчен критерий:

4 җөмлә дә дөрес –“5”

3 җөмлә дөрес – “4”

2 җөмлә дөрес  –“3”

1 җөмлә генә дөрес яки берсе дә дөрес түгел  –“2”

Электрон  тактада   

Тәрҗемәләр   тикшерелә.

 Көтелгән җавап Дәрестәге танып белү эшчәнлеге оештырылуның  торышын ачыклау максаты  белән “2” һәм “3” билгеләре алучылар ачыклана.

 Укытучы.217  нче күнегүне эшлибез. Ильяс, биремне  укы  әле.

Укучы.  Фразеологизмнарның    татарчага   тәрҗемәләрен  язарга   һәм   мәгънәләрен   аңлатырга, җөмләләр  төзергә.

 Көтелгән җавап . бик  дус,эшсез  йөрү,юк  сүз  сөйләү,авызы  колакка  җитү,кешегә  ияреп  йөрү, бик аз,акылга  утыру, бик  тәмле, бик  тыйнак.

     Үзбәя

Үзбәя критерийлары: 9-11 җөмләне дә мөстәкыйль  рәвештә  дөрес   язса– “5”,

 7-8 генә җөмләне  мөстәкыйль рәвештә  дөрес  язса– “4”,

Җөмләләрне укытучы һәм дәреслек ярдәмендә язса – “3”.

Ярдәм белән дә  яза алмаса – “2”

Хәзер, укучылар,карточкаларда эшлибез.

Карточка.  Фразеологик әйтелмәләр  белән    җөмләләр төзетү.Һәр  өстәлгә  әзер карточкалар  бирелә.

Бирем .  Һәр  төркемнән 4 әр  җөмлә  төзиләр. Җөмләләрне  аерым-аерым  укучылардан  укыту. (1-2 укучыдан сорау) 

Трай  тибү, борчак  сибү, авызы  колакка җитү, аның кубызына бию, акылга утыру, тел  йотарлык, ут йота, күз  ачып  йомганчы,  күз  төшерү,  борын  күтәрү.

 

Көтелгән җавап:  Бу  малай  борчак  сибәргә  ярата. Айнурның  шатлыктан  авызы  колакка  җиткән.Әнием  тел  йотарлык  ризыклар  пешерә.Абыем  күз  ачып  йомганчы  юкка  чыкты.Кызлар  гел  борын  күтәреп  йөриләр. Әтием  минем  өчен  ут  йота.

Үзбәя  өчен критерий:

   10 дөрес җөмлә –“5”

   7 - 9 дөрес  җөмлә  – “4”

    4  - 6 дөрес   җөмлә–“3”

   дөрес җөмләләр  3 һәм аннан да кимрәк  –“2”

 III. Рефлексия, бәя этабы.  

  1. Рефлексия Укытучы. Укучылар, дәрескә рефлексия ясыйбыз.

(« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? Фразеологизмнарны  ничек  тәрҗемә  итәргә   кирәк?»  сорауларына  җавап  бирү.)

Көтелгән эш һәм җаваплар. Вакыт бирелә. Балалар, гөж килеп,  дәрестәге эшчәнлекне кабат күздән кичерәләр.  Дәфтәр, тактадагы  модель, дәреслек  кулланышта. Бераз  вакыттан  соң  укытучы  кайсы  да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

1 нче төркемнән берәү: Бүген,без дәрестә  фразеологик  әйтелмәләрне  дөрес  тәрҗемә  итәргә  өйрәндек.  

2 нче төркемнән берәү:  Тәрҗемә  итү  өчен, сүзлекләрдән  оста  файдалана  белергә  кирәк.

Укытучы:  Өстәмәләр, тулыландырулар булырмы?  (Пауза ясый)

3 нче төркемнән берәү:  Тәрҗемә  иткәндә,  турыдан-туры  түгел, ә  мәгънәсе  буенча  тәрҗемә  итү дөрес булыр.   Шулай  ук   бик  күп  галимнәр тәрҗемә  эше  буенча  бик  күп  хезмәтләр  язалар. Мәсәлән, Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов.

Чыгу  билеты  язу.

Фразеологик  әйтелмәләрне  куеп  язарга.

1..............................дисәң,  көн  димәс, төн  димәс, туктатып  булмый. (Б. Камалов)

2. Шулай  көйләнер  төсле  тоелганда, ......, кайсы  көнләп, кайберләре  үч  итеп, карчыкның  күңел  ярасына  тагын  тоз  сибә  башладылар. (Г. Бәширов)

3. Гайнетдиннең  башка  чакта  да  чиртсәң  кан  чыгардай  кызыл  булган  йөзе  бу акырудан  тагын  яман  бүртенеп   карады, ............... (Г. Ибраһимов)

Файдалану  өчен  фразеологик  әйтелмәләр: тел  белән  тегермән  тартырга , озын телләр, күзләрен  кан  басты.

1. Тел  белән  тегермән  тартырга  дисәң, көн  димәс, төн  димәс, туктатып булмый. (Б. Камалов)

2. Шулай  көйләнер  төсле  тоелганда, озын  телләр, кайсы  көнләп, кайберләре  үч итеп,  карчыкның  күңел   ярасына  тагын  тоз  сибә  башладылар. (Г. Бәширов)

3. Гайнетдиннең  башка  чакта  да  чиртсәң  кан  чыгардай  кызыл  булган  йөзе  бу акырудан  тагын  яман  бүртенеп  карады, күзләрен  кан  басты. (Г. Ибраһимов)

Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Үзбәя критерийлары:

Әгәр  фразеологик  әйтелмәләрне  дөрес   тәрҗемә  итү, аларның үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә, мисаллар белән дәлилләп аңлатып бирә алса – “5“;

Фразеологик  әйтелмәләрне дөрес   тәрҗемә  итү,  аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып әйтеп бирә алса –“4”;

Фразеологик  әйтелмәләрне дөрес   тәрҗемә  итү,  аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып та өлешчә генә  әйтеп бирә алса –“3”;

 Фразеологик  әйтелмәләрне дөрес   тәрҗемә  итү, аларның үзенчәлекләрен модельдән файдаланып та өлешчә генә  әйтеп бирә алмаса –“2”

 Электрон  журналга  билгеләр  кую.

  1. Өй эшләре тәкъдим итү.

         Мәҗбүри эш: 216 нчы  күнегү, фразеологик  әйтелмәләрне  мәгънәсе  туры  килгән  сүзләр  белән  парлап  язарга.

        Ярым иҗади бирем (ирекле).  Фразеологик  әйтелмәләр  кергән  4 җөмлә  язарга,  тәрҗемә  итәргә.

        Иҗади бирем (ирекле).  “Минем бер  көнем” темасына  хикәя  язарга.  (әзер карточкалар бирү)

      Укытучы. Дәрес тәмам.  Укучылар,сезгә дәрес өчен зур рәхмәт. Чыгарга  мөмкин. Сау   булыгыз.            

Кулланылган   чыганаклар:

 

Дәреслек:  рус  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбенең  5 нче   сыйныфында   укучы  татар   балалары  өчен  дәреслек: 104-106 нчы битләр. Дәреслек   нигезендә   белемнәр   ныгытыла  һәм  истә  кала.

Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге  татар  әдәби   теле: Югары   һәм   урта  уку йортлары  өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр. Җыентык  ярдәмендә  өстәмә  белешмә  бирелә, фикерләү  сәләте  үстерелә.

Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы  битләр. Карточкалар.Карточкалар  төзү  өчен  уңайлы  кулланыла, мисаллар  уңышлы  алына.

Л.К.Бәйрәмова  “Учебный   тематический русско-татарский фразеологический  словарь”.-Казан: ТКН, 1991.Сүзлекләр  ярдәмендә  тәрҗемә  итү, куллану  күнекмәләре  үстерелә.