Тема: Хат язу кагыйдәләре.Дәрес планы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

5 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Хат язу кагыйдәләре

 Дәреснең максатлары:

1. Укучыларда хат, аны язу кагыйдәләрен булдыру.

 2. Фикерләү, хәтер сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Хат язу культурасы тәрбияләү.

Принциплар:

1. дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек;

2. методик: коммуникатив;                      

3. лингвистик: функциональ.

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: карточкалар, әңгәмә.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: компьютер, дәреслек.

Әдәбият исемлеге: Татарча да яхшы бел : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5кл. : 2 кисәктә : 2 нче кисәк  / Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова ; - Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 111 б. : рәс. б-н.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_5_kl_hat_yazu_kagyydlre.docx17.38 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Хат язу кагыйдәләре

 Дәреснең максатлары:

1. Укучыларда хат, аны язу кагыйдәләрен булдыру.

 2. Фикерләү, хәтер сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Хат язу культурасы тәрбияләү.

Принциплар:

1. дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек;

2. методик: коммуникатив;        

3. лингвистик: функциональ.

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: карточкалар, әңгәмә.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: компьютер, дәреслек.

Әдәбият исемлеге: Татарча да яхшы бел : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5кл. : 2 кисәктә : 2 нче кисәк  / Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова ; - Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 111 б. : рәс. б-н.

Дәрес планы

 I.  Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне  оештыру

Исәнләшү, укучыларга  хәерле көн теләп, дәресне башлау,  психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү:

1) Өй эшен тикшерү;

 2) Үткән дәрес темасына бәйле кечкенә күләмле диктант яздыру.

 3. Уку мәсьәләсе кую:

1) Тактадагы җөмлә ярдәмендә укучылардан теманы әйттертү.

2) Дәреслекнең 5 нче битендәге хат үрнәге белән танышу.

3) Нәтиҗәләр.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1) Дәреслек белән эш:

а) 1 нче һәм 4 нче күнегү телдән

б) 6 нчы күнегү язмача

2) 6 нче биттәге 5 нче күнегү ярдәмендә укучылар белән әңгәмә кору.

3) Карточкалар белән эш.

III. Рефлексив бәяләү:

1. Дәрескә йомгак: сорау-җавап.

2. Дәрескә гомуми бәя.

3. Өй эше бирү: дустыңа хат язып килергә.

Дәрес барышы

 

- Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә!

- Исәнмесез,Гөлназ Миннегаяновна! Хәерле көннәр сезгә дә!

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көннәр теләп, дәресне башлыйк. Алдагы темага керешкәнче, өй эшләрегезне тикшереп алыйк. Артем, өй эше дәфтәрләрен җыеп, яңа дәфтәрләрне иптәшләреңә тарат әле. Өй эше билгеләрен электрон көндәлектән карарсыз.(Укучы дәфтәрләрне җыеп ала һәм яңа дәфтәрләрне тарата.)

Яхшы. Ә хәзер кечкенә генә диктант язабыз. (Укытучы әйтеп тора, укучылар яза)

Укучылар, тактадагы җөмләгә игътибар итегез әле.Сезнеңчә, әлеге җөмлә кайдан алынган? (Тактада “Сау бул,дустым, миңа да хат яз!” җөмләсе язылган була)

- Хаттан.

- Без бүген сезнең белән нәкъ менә хатлар турында сөйләшербез. Дәфтәрләрне ачып, число һәм сыйныф эше дип язып куегыз.

5 нче биттәге конверт үрнәген карагыз һәм 1 нче күнегүдәге ялгышны табыгыз.

- Ялгыш: Андрей 23 нче фатирда түгел, ә 25 нче фатирда яши.

- Афәрин, укучылар! Хәзер 3 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирегез.

- Дима Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә яши.

Диманың бу хатны кайчан язганы билгесез.

Минемчә, ул дустына уку турында язгандыр.

- Әйдәгез,укучылар,4 нче күнегүдәге текстны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. (Һәр укучы бер җөмлә укый һәм тәрҗемә итә).

Булдырдыгыз,укучылар!Текст белән таныштык, димәк, 5 нче күнегүдәге сорауларга да җавап бирә аласыз.

- Чөнки ТРда ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре.

Чөнки Андрей татар телен күптән түгел генә өйрәнә башлады.

Андрей татар телен беренче ел өйрәнә.

- Хәзер 6 нчы күнегүне язмача эшлибез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм күнегүне эшләгез. (Укучылар күнегүне дәфтәрдә эшлиләр)

Укучылар, без бүгенге дәрестә Андрейның Димага язган хатын укыдык. Әлеге хатны укыгач, без Дима турында нәрсәләр белдек?

- Дима хәзер ТРның Казан шәһәрендә яши. Яңа мәктәптә укый.Татар телен өйрәнә.Аңа Марат исемле дусты булыша.

- Әйе, укучылар, сез бик дөрес җаваплар бирдегез. Бүгенге теманы аңлагансыз дип уйлыйм, шуңа күрә өй эшен эшләү авыр булмас. Көндәлекләрне ачабыз һәм язып куябыз : өй эше – дустыңа хат язып килергә.Укучылар, сез бүген бик актив булдыгыз, киләсе дәрес тә шулай ук үтәр дигән өметтә калам. Саубулыгыз!

- Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Татар теле кагыйдәләре

Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....

Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!

Юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе...

Дәрес план конспект Юл йөрү кагыйдәләре нигә кирәк?

Укучылар шартлы рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш.Әлеге дәрес юл фаҗигаләре ни өчен килеп чыга,аларның сәбәпләре турында өйрәтә...

Тема: Изображение Земли на глобусе и на картах. План местности, масштаб плана.

Цели:  - дать знания о способах изображения земной поверхности;           - сформировать понятие «план местности»;      ...

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?. Дәрес планы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнәрнең төшем килешендә булган формасын рус теле белән чагыштырып ныгыту.П р е д м е т – атна көннәрен кабатлау һәм дәресләргә...

Презентация для занятия по учебной дисциплине ОГСЭ.03 «Иностранный язык» для студентов 2 курса СПО по теме: «Деловые и социальные контакты. Деловой разговор. Обсуждение планов дальнейшей работы»

Данная презентация для практического занятия с элементами ролевой игры заинтересовывает и стимулирует студентов к активной коммуникативной деятельности....