Дәрес план конспект Юл йөрү кагыйдәләре нигә кирәк?
план-конспект урока (8 класс) на тему

Гыймазова Зәлия Мөдәрис кызы

Укучылар шартлы рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш.Әлеге дәрес юл фаҗигаләре ни өчен килеп чыга,аларның сәбәпләре турында өйрәтә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagyydlre.docx50.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк! Юл фаҗигаләре ни сәбәпле була?

Максат:

1. Укучыларның  юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү.

     2. Балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен,иҗади  сәләтләрен      үстерү.  

  3.Юл  йөрү  кагыйдәләрен  өйрәнүгә  кызыксыну  уяту,  балаларның  үзара  аралашуларын яхшырту,  дуслык,  бердәмлек  хисләре  тәрбияләү.

Дәрестөре:яңа материалны аңлату.

 Җиһазлау: юл билгеләре, презентацияләр,дәреслек.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

  • Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. Һәм ни сәбәпле юл фаҗигаләрендә һәлак булу турында сүз йөртербез.. Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам.

II. Актуальләштерү:

  • Укучылар, игътибар белән тактадагы эпиграфка карагыз әле. Сез аны ничек аңлыйсыз?
  • “Имин тәгәрмәч” җөмләсе нәрсәне аңлата?

III. Төп өлеш:

  • Укучылар, мин сезгә карточкалар өләшәм, сез аларга җавап бирергә тиешсез.
  • Юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен уйлап чыгарганнар?
  • Машиналар/ җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш?
  • Транспорт хәрәкәте зур булган шәһәрләрдә юл аша кайдан чыгарга рөхсәт ителә?-юлларда кайчан бәрелешләр була?

(укучыларның җаваплары тыңлана).

-Укучылар, дәреслектәге текстны укый башлаганчы, безгә яңа сүзләр белән  танышырга кирәк.

1 Һәлак була-погибает.

2. Имгәнә-получает увечье.

3.Имин тәгәрмәч- безопасное колесо.

4. Көч сынашалар- состязаются.

5. Бәйге- соревнование.

6. Җентекләп-тщательно. (сүзлек дәфтәрләренә язу)

2. Текст өстендә эш.

Укучылар, дәреслекләрегезнең 50нче битен ачып, 20нче күнегүдәге  текстны игътибар белән укыйбыз.(Текст уку)

-Димәк ,нинди сәбәпләр юл фаҗигаләрен китерә?

-юлны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннан чыкмау;

-юлга машиналарның-артыннан,автобус,троллейбусларның-алдыннан,йортлар почмагыннан көтмәгәндә килеп чыгу;

-7яшькә кадәрге балаларның урамда үзләре генә йөрүе.

                -Бөтенроссия буенча нинди бәйге оештырыла?

                 -“Имин тәгәрмәч” бәйгесе .

  -Укучылар, текстның эчтәлеген беләбез,ә хәзер сез текстка нигезләнеп 7 кагыйдә уйлап чыгарга тиешсез. Иң яхшы уйлап чыгаручыга яхшы билгесе куела. (җаваплар тыңлана)

Ә хәзер ял итеп алабыз. Бу билгеләр сезгә танышмы? уены.

3 пешеход4 пешех 5 пеш

 Җәяүлеләрнең юл           Җәяүлеләр юлы.            Җәүлеләрнең хәрәкәте тыела.

аркылы чыгу урыны.

1 велосип 2 велос                       5   

Велосипедларда

хәрәкәт итү тыела.             Велосипед юлы.                                         Автобус тукталышы

Бирелгән  билгеләрдән җөмләләр төзеп язарга.

IV. Ныгыту.

- Текстның эчтәлеген сөйләү.

- 21 нче күнегү- текстан табып татарча әйтегез.

-22 нче күнегү- сорауларга җавап бир.

V.Йомгаклау.

- Укучылар, тормыш шулай корылган – без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.

   Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан – ел кискенләшә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы. Димәк, бүгенге дәрестә без юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштергә , аларны һәрвакыт истә тотырга дип үз-үзебезгә максат итеп куйдык.

-Дәрес сезгә ошадымы?

Актив катнашкан укуыларга билге кую.

VI. Өй эше.

51 нче бит, 23 нче күнегү- сорауларга җавап бир.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....