Тема: Онытылган... Дәрес планы.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнең төшем килеше белән төрләнешен кабатлау.

 П р е д м е т - фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы – укуга карата, фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Принциплар:

1. дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек;

2. методик: коммуникатив;                      

Җиһазлау: компьютер, дәреслек.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_onytylgan.docx15.81 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Онытылган...

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнең төшем килеше белән төрләнешен кабатлау.

 П р е д м е т - фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы – укуга карата, фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Принциплар:

1. дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек;

2. методик: коммуникатив;        

3. лингвистик: функциональ.

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: карточкалар, әңгәмә.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

Җиһазлау: компьютер, дәреслек.

Әдәбият исемлеге: Татарча да яхшы бел : рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл. / Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова ; - Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 111 б. : рәс. б-н.

Дәрес планы

 I.  Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне  оештыру

Исәнләшү, укучыларга  хәерле көн теләп, дәресне башлау,  психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү:

1) Өй эшен тикшерү;

2) Үткән дәрес темасын кабатлау.

 3. Уку мәсьәләсе кую:

1) Дәреслекнең 7 нче битендәге “Онытылган” шигыре аша укучыларга теманы әйттерү.

2) Тартымлы исемнең төшем килеше белән төрләнешен 13 нче күнегү аша аңлату.

3) Нәтиҗәләр.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1) Дәреслек белән эш:

а) 7 нче һәм 8 нче биттәге 12 нче һәм 14 нче күнегүләр телдән

б) 9 нчы биттәге 15 нче күнегү язмача

2) 9 нчы биттәге 14 нче күнегү ярдәмендә укучылар белән әңгәмә кору

3) Карточкалар белән эш.

III. Рефлексив бәяләү:

1. Дәрескә йомгак: сорау-җавап.

2. Дәрескә гомуми бәя.

3. Өй эше бирү: карточкадагы биремнәрне эшләргә (язмача).

Дәрес барышы

 

- Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә!

- Исәнмесез,Гөлназ Миннегаяновна! Хәерле көннәр сезгә дә!

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көннәр теләп, дәресне башлыйк. Алдагы темага керешкәнче, өй эшләрегезне тикшереп алыйк. Кем үзенең дустына язылган хатын укырга тели?

 (Укучыларның хатлары тыңлана). 

Өй эше билгеләрен электрон көндәлектән карарсыз.(Укучы дәфтәрләрне җыеп ала һәм яңа дәфтәрләрне тарата.)

Укучылар, дәреслекнең 7 нче битен ачыгыз. “Онытылган” дигән шигырьне бер кат укып чыгыгыз. Кемнең шигырьне сәнгатьле итеп кычкырып укыйсы килә? Кем тәрҗемә итә?  (Берничә укучы укый, берничәсе тәрҗемә итеп бара).

Без бүген сезнең белән нәкъ менә әлеге шигырь турында сөйләшербез. Дәфтәрләрне ачып, число һәм сыйныф эше дип язып куегыз. Һәм телдән 12 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирегез.

- Мәсгутькә әлеге 4 киңәшне дә биреп була.

- Булдырдыгыз,укучылар! Шигырь белән таныштык, димәк,4 нче күнегүне дә телдән эшли аласыз.(Укучылар күнегүдәге җөмләләрне шигырьдән эзләп табалар)

 Хәзер 15 нче күнегүне язмача эшлибез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм күнегүне эшләгез. (Укучылар күнегүне дәфтәрдә эшлиләр)

Укучылар, сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? Мәсгуть нинди малай? Мәсгутькә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Мәсгуть укырга яратмый һәм өй эшләрен эшләми.Һәрвакыт дәфтәрләрен өендә онытып калдыра. Укытучы соравына “онытылган,өйдә калган” дип җавап бирә.

- Әйе, укучылар, сез бик дөрес җаваплар бирдегез. Бүгенге теманы аңлагансыз дип уйлыйм,сез Мәсгуть кебек булмассыз дигән өметтә калам.. Көндәлекләрне ачыгыз һәм язып куегыз : карточкадагы биремнәрне эшләргә. Укучылар, сез бүген бик актив булдыгыз, киләсе дәрес тә шулай ук үтәр дигән өметтә калам. Саубулыгыз!

- Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Темы сочинений и тезисные планы по творчеству М.Горького

Материал содержит перечень тем сочинений с подробными планами к некоторым из них...

Презентация на тему «Как работать над планом самообразования»

Презентация  на  тему «Как работать над планом самообразования» является одним из примеров  организации  индивидуальной методической работы педагогов....

Технологическая карта урока в 4 классе по теме "Прогноз погоды и планы на будущее"

Данная технологическая карта разработана на основе УМК "Английский с удовольствием" Биболетовой З.И. и Трубанекой Н.Н., предполагает использование на уроке материалов обучающей компьютерной программы ...

План-конспект занятия по элективному курсу "Профориентация" на тему: "Профессиональные и жизненные планы"

Данный план-конспект может быть использован для проведения занятий по элективным курсам "Профессиональное самоопределение", "Мир профессии", "Профориентация"....

План темы «Ориентирование на местности. План и карта». 6 ч.

Эта типичная схема может быть измерена в зависимо­сти от цели урока, как уже было отмечено выше. Струк­тура урока определяется целью, содержанием, исполь­зуемыми методами и приемами, возрастными особе...

План-конспект урока по профессионально-трудовому обучению(9 класс) на тему:"Пошив изделия по плану".

Закрепление практических и теоретических знаний, умений, навыков в 9 классе...

План-конспект урока английского языка в 6 классе УМК «Английский в фокусе» авторы Н.И.Быкова, Дж.Дули и др. Тема урока: “Holiday plans”. Планы на каникулы.

Тема урока: “Holiday plans”. Планы на каникулы. Место и роль урока в изучаемой теме: 1 урок по теме «Holiday plans» , 1 урок по разделу «Holiday time»...