"Ялкын" журналына сәяхәт.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

"Ялкын"  журналына сәяхәт. Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yalkyn_zhurnalyna_syaht.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Дәреснең темасы “Ялкын” журналына сәяхәт.

Дәреснең максаты:

1. укучыларның сүзлек запасын баету, сүзләрне урынлы, логик эзлеклелектә кулланырга, матур җөмләләр төзергә, газете-журналларны иркен укырга, татар телендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтү;

2.  “Ялкын” журналы белән танышып, укучылырның аң-белем дәрәҗәсен үстерү;

3. балаларда дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, “Ялкын” журналынннан күргәзмә.

Дәреснең төре: дәрес-экскурсия.

                                                                   Дәрес планы

I.Уңай психологик халәт булдыру 

II. Яңа материалны аңлату.

1. Дуслык төшенчәсен ачыклау;

- укучылыр белән дуслык темасына әңгәмә үткәрү;

- дуслык темасына монологик сөйләм оештыру;

2.  Журналның исемен ачыклау, кроссворд чишү.

3.  Журнал белән таныштыру, аның битләре буенча сәяхәт.

III. Өйгә эш бирү.

IV. Дәрескә йомгак ясау:

- билгеләр кую.

I. Дәрес барышы.

1. - Исәнмесез, укучылар.

2. Бүген дәрестә кемнәр юк?

II.

1. - Укучылар, хәлләрегез ничек?

- . . . ә синең кәефләрең ничек?

- . . . ә дустыңның хәлләре ничек? Серләшеп алдыгызмы әле?

- Бик әйбәт. Дусларыңның  хәлләрен һәрвакыт шулай белеп торырга, алар өчен утка да суга керергә әзер булырга кирәк. Дусларсыз яшәү бу дөньяда бик авыр.

-  Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, дуслар ни өчен кирәк? Бу  дөньяда авырлыкларны җиңәр өчен әти-әниләр генә җитмиме? Дуслар да кирәкме?

- Ә сезнеңчә дус нинди булырга тиеш?

- Чыннан да, балалар, дуслар бик кирәк. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын; дусың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма; бер телем икмәкне икегә бүлешер дусларың булсын ул” - дигән мәкальләр һәм җырлар юкка тумаган.

 Дустың синең белән тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. Аның сүзләре җанга сихәт, дәва бирә, ә күзләре ышаныч һәм өмет өсти.

2. - Укучылар, дуслар турында сүз киткәч, сер итеп кенә әйтим әле: минем дә якын дустым бар  һәм сезне таныштырыр өчен мин аны бүген дәрескә чакырдым. Ә әлегә аның исеме - сер. Ләкин сез аны бик тиз белә алырсыз. Әйдәгез әле бергәләп кроссвордка күз салыйк. Табышмакларны дөрес чишсәгез, уртада дустымның исеме килеп чыгачак.

1. Лампа түгел – яктырта,

    Мич түгел – җылыта. (КОЯШ)

2. Өр яңа савыт тишелеп беткән (ИЛӘК)

3. Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (КАР)

4.Тама-тама таш яра (ТАМЧЫ)

5. Кышын таудан шуабыз, җәен җыеп куябыз (ЧАНА)

Ялкын исеме килеп чыга.

- Чыннан да, минем дустымның исеме ЯЛКЫН. Менә күрәсезме нинди ул Ялкын -  “Ялкын” журналы.

3. Мин аның килүен ай саен зарыгып көтеп алам. Ул минем сердәшчем дә, киңәшчем дә.

Аның белән якынрак таншканнан соң, сез дә аның шундый икәнен аңларсыз. Өйдәгез аның үткәненә күз салыйк.

1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә. Еллар үткән саен “Ялкын”ның редакторлары алмашына бара.

Ә менә бүгенге көндә “Ялкын”ның редакторы Йолдыз апагыз Миңнуллина.

Карагыз әле, балалар, аның тышлыгы нинди матур. Вакыт үткән саен дустым матурлана, заманлаша бара. Ләкин аның тышлыгы гына түгел, эчке ягы да бик матур. Әйдәгез әле журналга сәяхәткә керик.

Аның беренче битләренә күз салсак, монда шигырьләр урын алып тора. Нәкъ менә сезнең яшьтәшләрегезнең иҗат җимешләре бу. Алар редакциягә үзләренең төрле  шигырьләрен, хикәяләрен җибәрәләр. Ә инде анда эшләүче абыйларыгыз, апаларыгыз араларында иң матурларын сайлап алалар. Бер  шигырь укыйм.

- Балалар, менә сезнең арагызда да  шигырь язучылар бардыр.Кайсыгыз үзенең берәр шигырен яисә әкиятен сөйләп үтергә тели?

Дәвам итәбез.

Алга таба без “И Казан, серле Казан” рубрикасы белән очрашабыз.

Безнең Казаныбызның мең еллык тарихы бар. Шәһәребез турында күпме легендалар, риваятьләр сакланган. Казаныбыз тарихы турында галимнәр, тарихчылар тарафыннан яңадан-яңа фактлар табыла. Һәм алар элеге рубрикада урын алганнар. Мәсәлән: “Сөембикә манарасы”, “Казан Пушкинны онытмый”, “Шамил йорты” һ.б.

- Сезнең арагызда тарихны яратучылар бармы? Минемчә бу язмалар сезгә бик кызыклы һәм бик файдалы булыр иде.

- Һәрберебезнең бу тормышта яраткан кумиры бар. Ул җырчы, театр артисты, спортсмен булырга мөмкин. Без аларның җырлавына, уйнавына сокланабыз. Аларга охшарга тырышабыз. Сезнең дә кумирларыгыз бардыр. Кемнәр алар?

-  Ә ни өчен син аны яратасың?

- “Ялкын” үзенең кунакханә рубрикасында татар халкының сәхнә йолдызлары, күренекле шәхесләр белән таныштырып бара. Менә мин сезгә берничәсен күрсәтеп алам.

- Һәрберебезнең холкы төрлечә кемдер чая, кемдер тыйнак, кемдер сыйныфта аерылып торырга ярата, кемдер үзенә дуслар таба алмый. Мондыйларга журналның “Малайларга, кызларга” рубрикасы киңәшче булыр.

- Ә хәзер  журналның иң кызыклы битләренә якынлашабыз. Бу гадәттә, ахыргы битләр була.. Тапкырларга – табышмак, зирәкләргә – башваткыч, яшь хуҗабикәләребезгә “Аш-су” рубрикасы.

- Әйдәге дәфтәрләрегезне ачып, бер рецептны язып алыйк.

- Ә инде могҗизалар яратучыларга  журналның һәрбер санында төрле халыкның әкиятләре басылып чыга.

III.

- Менә, укучылар, мин сезне үземнең дустым белән таныштырдым. Шушы урында мин тәмамлыйм. Сезгә соравым бар: минем дустым сезгә ошадымы? Сезнең дә аның белән дуслашасыгыз киләме? Әгәр теләгегез бар икән, ул сезнең белән дуслашырга һәрвакыт әзер.

Мин сезгә аның белән дуслашу серен ача алам. (Аңлатам)

Ул сезгә һәр ай килеп торачак. Бик кыен чакларда, күңелне кемгә бушатырга белмәгәндә, “Ялкын” сезгә ярдәм итәргә әзер. Серләшергә дә, киңәшергә дә була аның белән. Сан саен кызыклы әсәрләр алып килә.

                              Ул – килсә – көн якты,

                              Күңелдә юк салкын.

                              Сердәшче ул, булышчы,

                              Киңәшче ул “Ялкын”.

IV.

Өй эше итеп сезгә “Минем яраткан дустым” темасына инша язып килергә.

 Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртак ялкын кабынса...

Уртак ялкын кабынса...Безнең тирә-ягыбызда үз осталыкларын, яшәү дәртен яраткан эшләренә күчерә, хыялны чынбарлык итүче шәхесләр бик күп. Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле ...

«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе

«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясеI. Актуальлек. Миссия Төрле фән укытучылары, мәктәпкәчә, башлангыч һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен ил күләмендә төрледән-төрле фәнни-методик пе...

"Ялкын" безне дуслаштырды

"Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашу...

Сез яшәгез, шигъри тулпарларым, Йөрәгемә ялкын кабызып...

Милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якныӊ талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Ә безнеӊ Алабугабызда андый шәхесләр бар һәм без алар белән чиксез горурланабыз!...