«Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе
проект на тему

 «Мәгариф. Татар теле» журналының концепциясе

I. Актуальлек. Миссия

Төрле фән укытучылары, мәктәпкәчә, башлангыч һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен ил күләмендә төрледән-төрле фәнни-методик периодик басмалар дөнья күрә. Кагыйдә буларак, махсуслашкан журналлар турында сүз бара (мәсәлән, “Английский язык”, “Математика”, “Русский язык” һ.б.). Алар педагогиканың тар юнәлешләрендәге актуаль мәсьәләләрне күтәрәләр, шул рәвешле мөгаллимнәрнең һөнәри үсешенә, аларның компетенциясен арттыруга хезмәт итәләр, алар эшчәнлегендәге яңалыкларны яктырталар. Әмма әлегә кадәр мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле укытучылары өчен мондый төрдәге периодик басмалар юк иде. Мондый журналның гамәлгә куелуы мәктәптә һәм мәктәптән тыш татар телен укытуның сыйфатын яхшыртуга, рус телле укучылар арасында татар телен үзләштерү күрсәткечләрен арттыру максатларына хезмәт итәчәк. Шулай итеп, “Мәгариф” журналы базасында татар телен төрле аудиторияләрдә укытучы педагогларга (шул исәптән чит төбәкләрдәгеләргә дә) методик һәм практик ярдәм күрсәтәчәк “Мәгариф. Татар теле” журналын гамәлгә кую – кирәкле һәм вакытлы чара. Әлеге басма татар теле укытучыларын берләштерүче, алар белән даими элемтәдә торучы мәгълүмат чарасы булып торачак. Аның аша татар теле укытучыларына фән әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да мөрәҗәгать итә алачак. Журнал татар теле укытучыларының форумнарын, башка төр иҗтимагый активлыгын оештыручы үзәк функциясен дә башкарырга сәләтле.

 

II. Контент

1. Бурычлар

·                  Татар телен укытуда инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә турында мәгълүмат бирү;

·                  Татар теле дәресләренә әзерләнү өчен методик һәм дидактик материалар тәкъдим итү, рекомендацияләр бирү;

·                  Татар теле дәресләрендә файдалану өчен контроль-үлчәү материаллары (диктантлар һәм изложениеләр өчен текстлар, тестлар, күнегүләр һ.б.) әзерләү;

·                  Татар теле укытучыларында кыенлыклар тудыра торган методик проблемалар гына түгел, ә гамәли татар лингвистикасы мәсьәләләрен дә яктырту,

·                  Татар теле укытучыларының эш нәтиҗәләренә анализ ясау.

 

2. Рубрикатор

-                   “Актуаль мәсьәлә”,

-                   “Дәрес”,

-                   “Галим сүзе”,

-                   “Методик әсбаплар”,

-                   “Контроль-үлчәү материаллары”,

-                   “Сорау-җавап”,

-                   “Рейтинг” һ.б.

 

3. Аудитория

Мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмаларының татар теле укытучылары, методистлар, мәгариф хезмәткәрләре.

 

4. Авторлар

·        фәнни-тикшерү, югары уку йортлары хезмәткәрләре,

·        ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге экспертлары,

·        татар лингвистикасы һәм педагогика белгечләре,

·        методистлар,

·        журналистлар,

·        мәгариф өлкәсендә муниципаль һәм республика хакимияте органнары вәкилләре.

 

5. Журнал параметрлары

Эче - аклы-каралы, тышлыгы – төсле, формат: 70х108 1/16 (“Мәгариф” журналы форматы), дизайн һәм верстка – “Магариф” журналыныкы нигезендә

Күләм – 48 бит

 

6. Таралу вариантлары

·        Бушлай тарату,

·        Почта каталогы аша,

·       "Мәгариф" сайтында электрон версия рәвешендә.

 

Чыгу ешлыгы: кварталга бер мәртәбә яки айлык

 

IV. Йомгак.

Журнал авторлары өчен төп приоритетлар ул – рус телле балаларга татар телен нәтиҗәле өйрәтү формаларын тарату, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында һәм башлангыч сыйныфларда федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп укытуда алдынгы казанышларны ирештерү, татар теле мөгаллимнәре өчен яңа, актуаль контроль-үлчәү материалларын тәкъдим итү.

“Мәгариф. Татар теле” проектының татар телен уку-укыту мәсьәләләрен хәл итүдә мөмкинлекләре бик зур. Ул татар теле укытучыларының аралашу мәйданы буларак та, аларны берләштерүче, оештыручы һәм алар арасында пропаганда коралы буларак та бик куәтле потенциалга ия мәгълүмат чарасы булырга сәләтле.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Татар телен укыту концепциясе

Татар телен укыту концепциясе...

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе белән танышу, укытучы эшчәнлегенең төп бурычы булып тора....

Татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе

концепция белән таныша аласыз...