Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл no2.docx28.91 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен татар әдәбияты дәресенә технологик карта

Дәрес темасы  

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты.

“Иптәшләр” шигырен өйрәнү.


Дата

17.11.2017

Сыйныф, укытучы

6 сыйныф  (татар төркеме)  , Халитова Лилия Азат кызы.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет  : язучы тормышы белән кызыксыну, соклану хисләре тәрбияләү; әсәрне өйрәнү.

Метапредмет: татар һәм рус халык авыз иҗатын чагыштыру.

   

Шәхескә кагылышлы: Укучыларда башка милләт халыкларына карата толерантлык һәм ихтыяр көчен тәрбияләү.

Ресурслар:

-төп

-өстәмә

Дәреслек, шагыйрьнең портреты, сүзлек, презентация;

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

I.Ориентлаштыру,мотивлаштыру этабы.

1. Дәресне оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн сезгә! Дәрестә барыгыз да бармы? Бер-беребезгә яхшы кәеф теләп, әдәбият дәресен башлыйк.

- Исәнмесез, хәерле көн!Әйе, бүген дәрестә барыбыз да бар (яки ... юк).

2. Актуальләштерү

-Укучылар, әйдәгез әле, өй эшләрен тикшереп китик.

Укытучы укучылар эшчәнлегеннән чыгып, билгеләр куя.

Берничә укучы үзләренең өй эшләрен укыйлар.

3.Уку мәсьәләсен (УМ) кую  этабы.

- Укучылар, дәреснең темасын ачыкларга кирәк.

Һ.Такташ сүзләренә язылган “Соң мәртәбә” җырын тыңлау.

-  Бу җырның авторы турында татар язучысы Хәсән Туфан болай дип әйткән: “Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак... Такташ килеп чыкты. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем.” Димәк, бүгенге дәрестә без кемнең иҗаты белән танышычакбыз?

(укучылар дәреснең темасын билгелиләр)

- Әйе, бөек татар язучысы Һади Такташның тормышын һәм иҗатын өйрәнәчәкбез, аның шигырьләре белән танышырбыз.

- Җавап: Һади Такташ.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Физкультминутка

Һ.Такташка үзенең иҗат юлында бик катлаулы һәм каршылыклы юллар үтәргә, күп киртәләрне атлап чыгарга туры килә. Ул, барлык кыенлыкларны җиңеп, кыю адымнар белән әдәбият юлына таба баруын дәвам иттерә һәм егерменче гасыр башының ялкынлы җырчысы булу дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул – татар әдәбиятын алга таба үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе.

(Презентациядән фотолар күрсәтелә.)

Шунда ук  сүзлек өстендә эш алып барыла: сәкатип – секретарь, иҗат - творчество, җыентык – сборник, җәмәгать – общество, истәлекләр - воспоминания

Тормыш юлының әһәмиятле  моментлары турында сөйләнә:

Фонохрестоматиядә бирелгән Ибраһим Салаховның һәм Хәким Сәлимҗановның Һ.Такташ турындагы истәлекләрен тыңлау.

Сораулар ярдәмендә эчтәлеген ачыклау:

  • Кайсы вакытларны исләренә төшерәләр?

  • Һ.Такташ аларга нинди булып исләрендә калган?

(Тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән хронологик таблицаны укып чыгу.)

“Җил исә”

“Иптәшләр” шигырен өйрәнүгә кереш.

  • Укучылар, сезнең, әти-әниләрегездән башка, аралашып йөрегән, мәктәптән бергә кайта торган, серләрегезне сөйли торган кешеләрегез бардыр. Сез ул кешеләрне кем дип атыйсыз?
  • “Иптәш” сүзенең мәгънәсен аңлар өчен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә мөрәҗәгать итик.

Һ.Такташ та иптәшләр турында “Иптәшләр” (1927) исемле шигырь язган. Шул шигырь белән танышыйк. Бу шигырьдә нинди иптәшләр турында сүз бара? (Бу проблемалы сорау тактага язып куела). Шул сорауга җавап эзлик.

- Сүзлек өстендә эш: иптәш – товарищ, охшаганбыз – похожи, соры – серый, һ.б.

Укытучы укый.

Шигырьнең эчтәлеген ачыклау өчен сораулар бирелә:

  • Шигырьдә нинди милләт кешеләре турында сүз бара?

“Мишәр” дигән сүзне аңлатып китү. “Мишәр – татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшә торган этник төкем вәкиле”. (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, 399 б.)

  • Ни өчен “охшаганбыз” дип әйтелә шигырьдә?  Шул юлларны табып укыгыз.
  • “Бер үк хисләр чолгый күңелне” юлларын ничек аңлыйсыз? Димәк Һ. Такташ бу шигырьдә нинди иптәшләр турында язган?
  • Димәк, Һ. Такташ халыкның көченә, төрле милләт кешеләренең бер-берсен аңлап яшәүләренә ышаныч белән караган. Татарлар белән чувашлар элек-электән тату, дус яшәгәннәр, язучы әнә шул турыда яган.
  • Кешеләр дус яшәсен өчен нинди милләттән булуы әһәмиятлеме?
  • Шигырьнең төзелеше дә бик үзенчәлекле. Әсәрнең яңгырашына, тукталышларына, төп фикерне ачучы сүзләргә басым ясый. Һ.Такташның рифмалар төрлелеген куллану осталыгына сокланырлык – аның шигырьләре җиңел укыла, бик тиз хәтердә кала.
  • Нәрсә соң ул рифма?

“Мокамай” шигыреннән өзек мисалында аңлатыла. “үрмәләп”, “бергәләп” сүзләре рифмалашып килә. Рифма ачык һәм ябык иҗекле була. Димәк, бу өзектә ябык рифма.

  • Димәк, бу шигырьдә: шинельле, күңелле; үзеңне, күземне – сүзләре рифмалашып , ачык иҗекле булып; артыннан, халкыннан; калырсың, барырсың - сүзләре рифмалашып ябык иҗекле булып киләләр.

Дәреслектән кайбер моментларны укучылар укый.

Иҗатында билгеле әсәрләренең исемнәре атала: “Газраилләр”, “Караңгы төннәрдә” – беренче җитди иҗат җимешләре, “Җир уллары трагедиясе” - җыентыгы, “Күмелгән кораллар”, “Югалган матурлык”, “Камил” – драма әсәрләре.

Укучылар сүзләрне укытучы артыннан кабатлап баралар.

-Ибраһим Салахов Һ.Такташны беренче күрүе турында, аның сәхнәдә чыгыш ясавы турында сөйли. Хәким Сәлимҗанов үзенең Һ.Такташ әсәрләрен сәхнәгә куйган вакытларны искә төшерәләр.

- Ул шаян, ачык йөзле, эшкә таләпчән караучы кеше булып исләрендә калган.

  • Дус, иптәш.  

  • Берәр укучы укып күрсәтә.“Иптәш – эштә, тормышта, дөньяга карашта һәм башка шундый уртак сыйфат булудан якынайган, дуслашкан кеше", ( 404 б).  

Укучылар чиратлап укып чыгалар.

  • Берсе мишәр, берсе чуаш халкыннан

  • “Икебез дә соры шинельле, Икебез дә шундый күңелле...”

  • Икесе дә бертөрле үк уйлыйлар, төрле милләт кешеләре булуына карамастан, аларның уйлары, теләкләре бер – илне саклау, дус яшәү.

  • Юк. Бөтен халыклар да бер-берсе белән дус, тату яшәргә тиешләр. 

(Слайдтан уку).

(Укучылар интерактив тактада “Иптәшләр” шигыренең рифмасын, аның ачык яки ябык булуын ачыклыйлар. Алар кирәкле сүзне сайлап дөрес урынга күчере куялар.)

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

        

Һәр укучыга Һ.Такташның шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратыла. Бирем: шигырь юлларының рифмасын, рифмаларның ачык яки ябык булуын билгеләргә. Эшләр җыеп алына.

Укучылар, без бүген кем белән таныштык ? Аның турында нәрсәләр әйтә аласыз? Ул кайчан һәм кайда туган? Аның кайсы әсәрен укыдык?

- Үткән дәрестә безнең республикабызда яшәгән милләтләр турында сөйләшкән идек. Искә төшерегез әле. Безнең республикабызда нинди милләт кешеләре яши?

Тактадагы төрле халыкларының милли киемнәрен карау.

Укучыларның биремне эшлиләр. Парларда тикшерәләр. Билге куялар.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

-Әйе. Барлык халыклар да бер-берсен хөрмәт итеп, дус яшиләр.

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя;

укучыларга билге кую.

- Укучылар, кемнәрдә сорау калды? Кем аңламады?  Димәк, бүгенге дәрестә ниләр өйрәндек? Нинди нәтиҗәгә килдек?

Кем ничә сорауга җавап бирде? Кем күпме тәрҗемә итте? Үзегезгә бүген нинди билгеләр куяр идегез?

-Без бөек татар язучысы Һ.Такташның тормышы һәм иҗаты белән таныштык, “Иптәшләр” шигырен якыннанрак өйрәндек.

Шул  нигездә укучылар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

3. Өйгә эш алу.

- Укучылар, көндәлекләрегезгә өй эшләрен язып куегыз:

1. “Хәтерсез күке” әкиятен өйдә укып бетерергә һәм тәрҗемә итәргә, аңлашылмаган сүзләрне сүзлек дәфтәренә язарга.

* 2. Сорауларга җавап әзерләргә.

* 3.  Укыган әсәр буенча иллюстрация ясап килергә.        

 - Саубулыгыз, укучылар!

 

Өй эшләрен язып куялар. Сораулары булса, укытучыдан сорыйлар.

- Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү....

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты

татар әдәбиятыннан дәрес планы...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....