Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.
презентация к уроку

Шаяхметова Гульфия Наиловна

 Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon taktash._tormysh_yuly._izhaty.ppt1.62 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һади Такташ (1901-1931) «Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөн ь яны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны »

Слайд 2

Ак каенга асылып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым. Менгән саен, җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күрәлдем.

Слайд 3

Такташны ң әнисе Шәмсениса Әнисе Шәмсениса укый-яза белгән, оста сүзле, киң табигатьле, мөлаем хатын-кыз булган. Такташның әтисе Хәйрулла Еллар үтте, Менә хәзер инде, Әткәй, килеп миңа карагыз, Шагыйрь булды ата казлар кыйнап, Шалкан урлап йөргән балагыз!.. Әтисе Хәйрулла урта хәлле крестьян булган, гарәп-фарсы телләрен яхшы белгән, халык арасында туры сүзле булуы белән танылган . Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Ярый әле мине тапкансың, Озын төннәр буе йокламыйча, Җырлар җырлый-җырлый баккансың

Слайд 4

Балачак дусты Мокамайга багышлап, Һади 7 яшендә мондый җыр чыгарган була: Дыр-дыр, дырабан, Мокамай күкәй урлаган; Әйшә түтәй тоткан, Каравылын кычкырткан! Еллар уза, Һади Такташ даһи шагыйр ь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан булып үсеп җитә. Такташ дустының фаҗигале язмышын сурәтләп, “Мокамай” шигырен яза: Син адаштың, Ләкин син яхшы идең, Синең яхшы иде күңелең, Тик белмәдең тормыш баткагыннан Ялгыз чыгу мөмкин түгелен...

Слайд 5

АНА -Такташның яраткан образы Ана – Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда. “ Мәхәббәт тәүбәсе”

Слайд 6

Мәхәббәт җырчысы Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Тиле яш ь лек ярты гомерен бирә Аның хисе белән янарга.

Слайд 7

Такташның беренче хатыны Гөлчәһрә Хәмзина Такташның улы Рафаил Такташ – дәрәҗәле академик, профессор, сәнгат ь белгече. Ташкентта яши. Байтак кына милләт рәссамнары турында монографияләр язган. Үзе өчен шигыр ь ләр дә иҗат иткән. Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова Такташның улы Аван Такташ фотога төшерү белән мавыккан. Озак еллар гәзитнең урыннарда йөрүче фотографы булып эшли.

Слайд 8

Такташ - бунтарь шагыйрь Килер кешеләр Күреп шул җырларны әйтер иде: Кара, чыннан да, “ Чабаталы даһи” – усал бунтар ь Җырлап үткән икән моннан да...

Слайд 9

Шагыйрь үлгәч Үләрмен дә Онытырлар, дип, Юкка гына, йөрәк, янасың, Тамбов урманнары сагыныр әле Үзе үстергән бунтарь баласын! Һ. Такташ Шагыйрь яшәгән йортка урнаштырылган мемориаль такта. Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була һәм Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.

Слайд 10

“ Шагыйр ь! Кем ул? Шагыйр ь – шигыр ь язучы гына түгел ул, шагыйр ь – үзе шигыр ь ул. Шагыйр ь дигән сүзне әйтү белән, күңел күзе алдына Тукайлар, Есениннар килеп баса. Такташ шундыйларның берсе иде. Такташ – шигыр ь иде ул...” Х.Туфан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү....

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты

татар әдәбиятыннан дәрес планы...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү.

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку....