Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока (7 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hadi_taktashnyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.docx21.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :  Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

  Максат: 1) Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

             2) Һади Такташның биографиясе белән  якыннан таныштыру;

                3)  әхлак тәрбиясе.                                                                                                                                

                                        Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

   Һади  Хәйрулла улы Такташев (Һади Такташ) 1901нче елның 1нче гыйнварында элекке Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва республикасы Торбеев районы) Сыркыды авылында крестьян гаиләмендә туа.

    Булачак шагыйрьгә бала чагында зур йогынты ясаган кеше аның әнисе Шәмсениса апа була. Шәмсениса апаның истәлекләрендә дә, хатларында да улына кайнар мәхәббәте, кайгыртучанлыгы ачык сизелә. Анасына мәхәббәте, тирән, матур хисләре шулай ук шагыйрьнең әсәрләрендә дә чагыла.

    Шәмсениса апа белән Хәйрулла абый көчләре җиткән кадәр үз балаларын да укытырга, алдынгы кешеләр итәргә тырышалар. Кечкенә Һади хәреф танырга үз анасыннан өйрәнә. Һади, әнкәсенең җылы сүзләрен ишетеп, матур әкиятләрен һәм җырларын тыңлап, сизгер бала булып үсә. Күпләгән авыл балалары кебек үк, Һади да кечкенәдән үк эшкә өйрәнә. Мал–туар карау, ат саклау, ат коендыру, җир тырмалау, печән чабу аның яраткан шөгыльләре була.

    Һади башта туган авылындагы мәдрәсәдә белем ала. Бераздан ата – анасы Һадины Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә авылы мәдрәсәсенә илтәләр. Һади моңа үзе дә бик шатлана. Чөнки Пешлә мәдрәсәсенә якын -тирәдәге иң атаклы мәдрәсәләрнең берсе булып танылган, анда география һәм телне, әдәбиятны үзләштерүләренә дә аеруча игътибар биргәннәр. Булачак шагырь зур теләк белән укырга керешә. Малай биредә төрле фәннәр һәм матур әдәбият белән якыннан таныша башлый. Мәдрәсәгә килгән газетлар һәм журналларны да, яңа әдәби әсәрләрне дә укып бара. Аның яшь күңеленә бигрәк тә Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев шигырьләре тирән эз калдыралар.

    Һади тырышлыгы, зирәклеге белән үзен бик тиз таныта, алдынгы укучыларның берсе була, иптәшләре аны яраталар, мөгәлимнәре дә хөрмәт итәләр. Ул кышларын Пешләдә укый, җәен авылга кайта, кыр эшләрендә һәм хуҗалыкта әти-әнисенә булыша.

    Һади бик яшьтән әдәбият белән кызыксыну уяна. Бала күңелендә шагыйрьлек чаткыларын әнисе кабызган. Ана улына халык җырларын, бәетләрне матур итеп җырлап һәм сөйләп күрсәтәторган булган. Шәмсениса апа үзе дә җырлар чыгарган. “Минем шагыйрьлегемә әниеменң дә зур тәэсире бар,”- дип яза Такташ үзенең бер истәлегендә. Һадинең әнисе халык шигьриятен якын иткән, гади вакыйгаларны да матур итеп, күңелгә үтемле итеп сөйләве белән танылган. Шәмсениса апаның улына язган хатларында да җырлар бик еш очрый.

   Пешлә мәдрәсәсендә Һади өч кыш укый. 13 – 14 яшьләрендә инде Һади үзендә шагыйрьлек сәләте барлыгын тоя. Газизә исемле бер нәни кызга багышлап “Кара күзләр” дигән шигырь яза.

    1912 – 1914 елларда алар тормышында бик күп кыенлыклар туа. Беренче бөтендөнья сугышы аларның хәлен тагын да авырайта. Хуҗалыклары тарала башлый, халык өстенә килгән кайгы-хәсрәт аларны да читләп үтми. Башта Һадиның абыйсы Хафиз эш эзләп читкә китәргә мәҗбүр була. Аннан соң да нәүбәт җите: берәр байга хемәтче булып үз тамган туйдырыр һәм йортка да ярдәме тияр дип, аны Бохарага озаталар. Байлар кибетендә ул хезмәтче булып эшли.

    Бохарада Һади тормыш төбендә тапталып калырга теләми. Ул үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмагать эшләрендә кайный, спектакальләрдә катнаша. Гомумән, яшьләр арасында мәдәни-агарту эшләре алып бару һәм үзенең мондый омтылышларына теләкләшлек иткән кешеләр белән аралашу Һадиның әдәби иҗатка булган дәртен тагын да арттыра. 1916 нчы елда язылып та, вакытында басылмый калган “Газраилләр” һәм “Караңгы төннәрдә” кебек шигырьләрен Такташ иҗатының әнә шул чордагы беренче җитди иҗат җимешләре дип карарга кирәк.

     1918 нче елның җәендә ул, туган якларына кайтып, берникадәр вакыт педагогия курсларында укый һәм Сыркыдыда укытучы булып эшли. Шигырьләр язуын да дәвам итә. Шулай да күңеле шәһәргә омтыла. 1920 нче елның көзендә Оренбургка китә. Монда язучы Афзал Таһиров белән таныша. А. Таһиров аңарда, әдәбияткә омтылган яшь егеттә, зур талант булуын күреп ала һәм аны “Юксыллар сүзе” газетасына сәркәтип итеп урнаштыра. Монда да ул иҗат һәм җәмәгать эшендә өлгерлеген һәм тырышлыгын күрсәтә. 1921 нче елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китәргә мәҗбүр була. әмма каләмен кулыннан төшерми. Аның “Онытылган ант”, “Таң кызы”, “Урман кызы”, “Нәләт” һәм “Җир уллары тагедиясе” кебек романтик әсәрләре Ташкентта языла.

  1922нче елда Урта Азиядән Казанга кайткач, аңарда яңа фикерләр, яңа хисләр уяна, чынбарлыкны җырлауның моңа кадәр кулланылмаган мөмкинлекләрен эзләргә ирешә.

  1923нче елда аның “Җир уллары тагедиясе” дип аталган  беренче җыентыгы басыла.

  Әмма 1931нче елның 8нче декабрендә  халыкның сөекле улы вакытсыз вафат була.  Такташка бары 30яшь кенә була. Аны Казанга җирлиләр.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Асылып, губерна, өяз, нәүбәт, фельетон.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Шагыйрь  булып  китүендә  Һ. Такташка кемнәрнең йогынтысы булган?

2. Пешлә мәдрәсәсе Һ. Такташ өчен кайсы ягы белән әһәмиятле?

3. Һ. Такташны  ни өчен Бохарага җибәрәләр?

4. Иҗатын ул кайсы шәһәрдә башлый?

5. Казанда  яшәү аңа иҗатында ничек ярдәм итә?

6. Шагыйрьнең нинди әсәрләрен беләсез?

7. Һ. Такташ шигырьләренә язылган  җырларны беләсезме?

8. Һ. Такташ тагын нинди жанрларда язган?

6.Дәрескә  йомгак.    Укытучы сүзе.                

7.Өй эше.     87 нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы.

Һ. Такташның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача библиографик белешмә. Иҗатына күзәтү....

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү

Һ.Такташның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү.

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку....

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты....